Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ишеккә якын да килә алмадык» - Түбән Камада әниле-уллы ике кеше янгында үлгән

Быелгы 8 Март бәйрәме Түбән Кама районы Үчкә авылы халкы өчен бик хәвефле килә: янгын бер йортны көлгә әйләндереп, әниле-уллы авылдашларының гомерен өзә.

news_top_970_100
«Ишеккә якын да килә алмадык» - Түбән Камада әниле-уллы ике кеше янгында үлгән

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ялкын йортны һәм веранданы чолгап алган була. Яну мәйданы 108 квадрат метр дип билгелиләр. Янгынны сүндергәч, ни кызганыч, 52 яшьлек хатын-кыз һәм 35 яшьлек ир-ат мәетенә тап булалар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча дәүләт идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгын чыгуга ут белән саксыз эш итү сәбәп булырга мөмкин. Башлангыч фараз әнә шундый.

Каенлы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Гарипов сүзләренчә, мәрхүмнәрне 9 мартта җирләгәннәр.

— Әниле-уллы бергә яшиләр иде, тик пропискада бездә саналмыйлар. Күченеп кайтканнан бирле шулай рәсми теркәлмичә яшәделәр. Бу гаилә социаль яктан имин булмаган гаилә исәбендә. Беркайда эшләмиләр иде. Малаеның пенсиясе булган, шуңа яшәгәннәр. Алай беркем белән аралашмадылар, эчтеләр инде, шулай да беркемгә зыян китергәннәре юк иде.

Совхоз вакытында эшчеләргә коттеджлар төзегәннәр бит. Иренә бирелгән йорт булган дип аңладым, шуны төзеп бетереп яшәгәннәр, тик беркемгә рәсмиләштерелмәгән. Ире элегрәк үлгән, — дип сөйләде Рәмис Гарипов.

Күршеләре белән элемтәгә кергәч, алар безгә мәрхүмә ханым Дания, улы Илфат исемле булганын әйттеләр. Күршеләр булып 20 елдан артык гомер кичергәннәр. «Үзен Дания дип тәкъдим иткән булса да, чынлыкта документта ул Наталья Гаптрганиева булган», — дип сөйләде күршеләрендә яшәүче Эльмира ханым.

— Пропискалары юк иде, шуңа төгәл мәгълүмат юк. Алар үзләре Аксубай районы Ибрай авылыннан, дип әйткәннәре хәтердә.

Даниянең әнисе дә безнең авылда җирләнгән, ашларын уздырып, әйбәтләп кенә озаткан иде.

Без алар белән алай тыгыз аралашмадык. «Исәнмесез, ничек хәлләр, сәламәтлек ничек?» — дип кенә, шәһәр күршеләре кебегрәк кенә сөйләштек, кирәк булганда, ярдәм итәргә тырыштык. Үзем һөнәрем буенча табиб, кирәк чакта мөрәҗәгать итәләр иде. Илфат эпилептик, Дания 3-4 ел элек авариягә эләгеп, аягын сындырган иде. Хастаханәдә озак ятты, аннан соң өйдән сирәк чыкты. Бик авырдан йөрде, носкилар бәйләде, йон эрләде, кайчак шул носкиларны сата иде. Кулы бәйләүгә оста булды, ул яктан бернинди начар сүз әйтә алмыйм.

Безгә беркайчан комачауламады алар, тыныч иделәр, ярсу түгелләр, кайчак эчкәлиләр иде, ләкин өйләрендә беркайчан тавыш ишетелмәде, беркайчан исерек килеш урамда селкенеп йөрмәделәр.

Без, гадәттә, көне буе эштә, өйгә кичкә генә кайтабыз. Ә алар күбрәк гел өйдә торды, җәен бакчаларында яшелчәләр, бәрәңге утырттылар, ялкау дип әйтеп булмый инде, ни дисәң дә. Илфат та булышырга сорап килгән кешене кире бормады: кем сораса да, я казышырга бара, я башкасын эшләшә.

Янгын көнне исерек булганнардырмы-юктырмы — анысын әйтә алмыйм. Минем инде ике атналап күргән юк иде аларны. Илфат хастаханәдә ятып чыккан дип тә әйттеләр. Әйтәм җирле күренмәде ул, моңарчы аны суга барганда күргәли идем. Ә Дания өеннән чыкмый иде.

Шулай фаҗигале үлүләре бик кызганыч, аларның беркемгә зыяны тимәде бит. Кече улы кайтты, бөтен җирләү мәшәкатьләрен үз өстенә алып йөрде, монда без авылдашлар да булыштык. Кече улы читтә яши иде, монда башлангыч мәктәпне тәмамлап, әтисе үзе янына алган, диделәр. Аннан соң мин аны бер генә күрдем, армиядән соң кайтып килгән иде. Әйбәт малайга охшаган, иремә: «Самарада эшлим, фатир алдым, машинам бар», — дип сөйләгән. Ичмасам, аның язмышы мәрхәмәтлерәк булсын иде инде, бер кайтканда ике якын кешесен җирләде бит, бик жәл, — дип уртаклашты Эльмира ханым.

Ире Рөстәм әфәнде әйтүенчә, янгын кичке 9нчы яртыларда чыккан.

— Ишетеп чыктык, нык яна иде, янгын тиз чолгап алган. Өйгә керә алмадык, авылдагы ир-атлар йөгереп килде инде, ул яктан халык бердәм бездә, тик керерлек түгел иде. Тәрәзәне дә ватып карадык, ишеккә якын килешле түгел. Шөкер, җил булмады, су сибеп торгач, безгә күчмәде. Күңелдә курку булды инде, аны болай гына сөйләп булмый, ул бик куркыныч әйбер... Бер кешегә дә күрсәтмәсен, ничә минут эчендә йорт көлгә әйләнә дә куя.

Нишлисең, күрәчәк булган инде. Язмышлары шулай язылган. Әшәкеләнеп, ярсып йөри торган гадәтләре юк иде. Алардан авылдагы берәүгә дә зыяны тигәне юктыр дип уйлыйм, — дип әйтте Рөстәм.

Бурдан кала, уттан калмый. Шушы фаҗигә кемнәргәдер каза булса, башкаларга гыйбрәт, сабак булсын иде. Ут-күздән сакланып, уяулыкны истә тотып, Аллаһы Тәгалә сакланганны саклармын дигәнне истә тотып яшик.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100