Каракүлдәге янгында өйсез калучыларга ярдәм: «Халык сентябрьгә йортлы булачак» | intertat.tatar

Каракүлдәге янгында өйсез калучыларга ярдәм: «Халык сентябрьгә йортлы булачак»

Омск өлкәсенең Большеречье районы Каракүл татар авылындагы янгын аркасында йортсыз, милексез калган милләттәшләребезгә Татарстан ярдәм кулын сузды. Зыян күрүчеләр яңа өйләренә кайчан күченәчәк? Бу турыда «Интертат» күзәтүендә.

6 май көнне Омск өлкәсенең Большеречье районы Үләнкүл авыл җирлегенә кергән Каракүл татар авылында зур фаҗига булды. Авылда зур янгын чыгып, барлыгы 25 корылманы көлгә әйләндергән. Янган биналар арасында торак йортлар да, абзар, сарайлар да, авылдагы бердәнбер азык-төлек кибете дә бар. Янгын нәтиҗәсендә Каракүлдә гомер кичерүче 11 гаилә йортсыз калды.

«Мин кайтып җиткәндә, авыл дөрли иде инде»

Индира Ибраһимова — коточкыч янгында зыян күрүчеләрнең берсе. Аның йорты, каралты-куралары тулысынча янып беткән.

«Янгын турында көндезге беренче яртылар тирәсендә белдем. Хәзер тәгаен гына әйтә алмыйм. Өйдә түгел идем. Күрше авылга дус кызым янына барган идем. Кызым ул вакытта күрше Үләнкүл авылында мәктәптә иде әле. Янгын чыкканын сеңлем шалтыратып әйтте. Ул да авылда яши, кибеттә сатучы булып эшли.

Дустымның тормыш иптәше шундук машинада авылга алып кайтып китте. Мин кайтып җиткәндә, авыл дөрли иде инде. Өйгә килсәм, сарайлар янып беткән, йортның үзенә ут капкан…

Тиз генә документларны алырга кереп киттем. Анда да дөрес документларны алып чыкмаганмын… Кызымның паспорты янган иде, икенче көнне ясап бирделәр. Үземнең паспортым, Аллага шөкер, букчамда булган», — дип сөйләде безгә Индира ханым.

Янгынның тиз таралуы да аңлашыла, җилле көн булган ул. Индира Ибраһимова сүзләренчә, өстәвенә, йортлардагы газ баллоннары шартлый башлаган. «Безнең йортка янгын күрше өйләрдән күчте. Авыл халкы газ баллоннарыннан куллана. Күршеләрдә шул газ баллоннары шартлаган да, очкын безгә күчкән», — диде ул.

«Мунча, машина, бозауга кадәр янды…»

Документларын алганнан соң, Индира ханым авыл башына йөгергәнен сөйләде. Шулай итми мөмкин түгел, чөнки авыл тулысынча утка эчендә калган. «Бернәрсә дә күренми башлады. Бөтен җирдә төтен, ут иде. Авыл башына йөгердем. Анда ашыгыч ярдәм машиналары, янгын сүндерүчеләр килгән иде. Янгын сүндерүчеләр башка авыллардан да килде. Ул чакта ут безнең йорттан күршеләребезгә күчеп маташа иде. Янгын сүндерүчеләр күршенең өен коткарып калды. Каракүл халкы да, тирә-юньдәге авылларда яшәүчеләр дә бик нык булышты. Алар ярдәме белән авыл башындагы бер-ике өйне саклап калып булды», — диде әңгәмәдәшебез.

Каракүлдә гомер кичерүче Индира Ибраһимованың йорты, каралты-куралары гына түгел, машинасына кадәр янып беткән. Моңа кадәр арканда була торган бозау да абзарда янып үлгән. «Бозауны, гадәттә, арканлый идек. Ул көнне салкынча булгач, болынга чыгармаска булдым. «Дус кыздан кайткач, арканлармын», — дип уйлап йөрдем. Җитешмәдем шул… Сарайда янып үлде…

Машинам, трактор арбасы да бар иде, алар да янды… Бөтен нәрсәбез янды. Өйдән нинди киемнән чыгып киттем, шуның белән генә калдым. Башка бер әйберебез дә калмады. Мунча, сарайлар… Барысы да көлгә әйләнде…» — дип уфтанып сөйләде ул. Хәзер Ибраһимовларга, йортсыз калган башка гаиләләргә кебек үк, яңа өй салачаклар. Ул яңа йортларны җиткереп чыкканчы, кайда да булса яшәп торасы бар бит әле… Ә менә бу мәсьәләне кем ничек булдыра ала, шулай хәл иткән. Кемдер туганнарында, кемдер башка кешеләрнең җәйге йортларында вакытлыча яшәп тора.«Каракүлдә әбиебезнең йорты бар. Хәзер мин шунда торам. Өйдә салкын, җылыткычлары кулланырлык түгел. Шуңа күрә кызым Үләнкүлдә яшәп тора.

Хәзер безгә яңа йорт салалар, көнозын эшлиләр. Буралар алып киләләр. Нигез салырга йөрибез. Элеккеге йорт янында төзибез. Янган өй урынында яңа йорт торгызырга ярамый диләр, шуңа күрә әзрәк читтәрәк салабыз. Бөтенләй башка урында салучылар да бар. Безнең кое-бар, шуңа күрә бүтән урынга күченмибез», — диде Индира Ибраһимова.«Җил утны елга аркылы алып чыккан»

Омск өлкәсе Большеречье муниципаль районының Үләнкүл авыл җирлеге җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтшина янгында кешеләрнең саулыгына зыян килмәвен әйтте. «Аллага шөкер, сәламәтлекләренә зыян килүчеләр юк. Барысы да исән-сау. Елганың теге ягындагы камышлар янып, җил утны янгынга каршы казылган чокырлар өстеннән елга аркылы авылга алып «ташлаган». Ул көнне бик җилле иде бит. Алтмышынчы-җитмешенче елгы агач йортлар иде бит инде авылда. Алар дары кебек кабынып киткән. Шуның хәтле тиз булды ул. Ут мизгел эчендә йортларга, корылмаларга күчте. Башта беренче йорт янган, аннары икенчесе… Мин килеп җиткәнче, ярты сәгать эчендә, ярты авыл юк иде.Авыл халкы малларны арканга алып чыга. Ярый көндез булды бу хәл… Кайбер кешеләрнең сыерлары арканда иде. Сарайдагылары да булган шул. Биш баш бозау үлгән. Сарыклар көтүдә иде. Чебеш, тавыклар янган», — диде ул.

Авыл советы җитәкчесенә карата җинаять эше кузгатылган

Үләнкүл авыл җирлеге җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтшинага карата җинаять эше кузгатылган.«Бездә гаеплене эзлиләр бит инде. Миңа карата җинаять эше кузгаттылар. Әйе, мин гаепледер инде! Мин шырпы белән барып, ут төрткәнмендер… Хәзер тикшерү эшләре бара. Шәһәрдәге аеруча мөһим эшләр бүлеге тикшерә. Авыл халкы мине яклап, хатлар да язган бугай. Шулай дип ишеттем.

Хәзер камышлар үсә торган җирне өч ел буе су басты. Аннары камышлар үсте. Ул камышлар да үзеннән-үзе янып китмәгән, җил белән күрше районнан килгән. Андагы ташландык, берничә кеше генә яши торган авылдан чыккан ут ул. Алдагы көнне, 5 майда, күл янында бер сүндергән идек инде без аны. Бу юлы коткара алмадык. Һәр яз-көз шулардан очкын килә безгә. Көннәр-төннәр буе кизү торып, сүндереп тордык», — дип уртаклашты җирле җитәкче.

Аның сүзләренчә, әлегә зыян күрүчеләр көзгә кадәр Каракүлдәге җәйге йортларга күчкән. Бу — андагы бакчага кайтып йөрүчеләрнең өйләре. «Хуҗалары рөхсәт биреп кертте. Бер абыйны Омск шәһәренә балалары алып китте, ул оныгы белән тора, икенчесе Үләнкүл авылына китте.

Халыкның паспортлары, төрле документлары янды. Аларны ясарга булышабыз. Ут, су кертү мәсьәләләрен хәл итәбез. Кием-салым белән кулдан килгәнчә ярдәм итәбез», — диде Ләйлә ханым.

Янган авылга кем ярдәм итә?

Каракүл авылында зыян күрүчеләргә Омск өлкәсе җитәкчелеге генә түгел, бөтен дөнья буйлап ярдәм күрсәтәләр. Өлкә губернаторы Александр Бурков резерв акчаларыннан 2 миллион бирсә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 3 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирде. Омск өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе халыктан акча җыюы хакында да игълан иткән иде. Автономия рәисе Радик Миңнеханов сүзләренчә, бүгенге көнгә, Татарстан җитәкчелеге һәм Омск өлкәсе җитәкчелеге ярдәмен дә кушып, барлыгы 7 миллион сумга якын акча җыелган.

«Безне авыр вакытта ташламаган, ярдәм кулын сузган Татарстан Президенты, җирле түрәләргә, Татар автономиясенә Алланың зурдан-зур рәхмәтләре яусын!» — ди Индира Ибраһимова.

«Президенттан тиешле йөкләмә бирелде һәм Бөтендөнья татар конгрессыннан янгыннан зыян күрүчеләргә 3 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелде», — диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Татарстан Президентына һәм башка ярдәм күрсәтүчеләргә Каракүл халкы рәхмәтләр әйтеп, догалар укый. Үләнкүл авыл җирлеге рәисе дә ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтен җиткерде.

«Төзекләндерү эшләре башланды инде. Йортларга фундамент казыйлар, буралар, төзелеш материаллары килде. Эш тулы куәтенә бара. Безгә ярдәм кулы сузган Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы, өлкәбезнең татар милли-мәдәни автономиясенә бик зур рәхмәт! Аллага шөкер, ярдәм итүчеләр бар», — диде Ләйлә Мөхәммәтшина.

«Халык сентябрьгә кадәр йортлы булачак»

Татарстан хакимияте, төбәк җитәкчеләре бүлеп биргән һәм Омск өлкәсенең «Мәдәният» Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе сайтында җыелган акчаларга зыян күрүчеләргә яңа йортлар төзеләчәк. Дөрес, алар өйсез калган 11 гаиләгә дә түгел, ә 7 гаилә өчен булачак. «Калган дүртесендә әби-бабайлар яши иде. Аларның моңа кадәр дә авылдан китәргә теләкләре булган. Алар йорт җиткереп тормаска уйлады. „Кирәк булса, төзүчеләрне табабыз, йорт мәсьәләсендә ярдәм булыр“, — дидек. Олыгайган көндә кирәге дә юктыр инде. Калган 7 гаилә көзгә кадәр йортлы булачак», — диде Үләнкүл авыл җирлеге рәисе.

«Бөтен дөньядан булышалар. Төркия, Австралиядән җибәрүчеләр дә бар. Янгында зыян күрүчеләр өчен Татар автономиясе көче белән хәзер фельдшер-акушерлык пункты да төзекләндерелә. Йортларны сентябрь аена кадәр төзеп бетерәчәкләр», — диде Радик Миңнеханов.

Ул Үләнкүл авыл җирлеге җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтшинаны яклауларын да әйтте. «Яхшы адвокат ялладык. Шәхсән үзем ике тапкыр адвокат һәм тикшерүче белән шул урынга бардым. Моның табигать казасы икәнен дәлиллибез. Барлык тикшерү эшләре дә гадел булыр дип өметләнәм», — диде автономия рәисе.