Альфонс хатыны: "Ирем көн дә минем күңелемне күрә"

Үзләре ир-атларын акчалата тәэмин итәргә ризалашкан хатын-кызлар "Интертат"ка тормыш юлларын сөйләде. 
Геройларым исемнәрен үзгәртергә кушты."Минем акчага гына яшибез"Казан үзәгендә яшәүче гаилә белән без башта аларның фатирларында очрашырга планлаштырган идек. Килеп чыкмады. Асиянең ире дусларын чакырган булып чыкты. Ярар, дидем, "Кольцо"да күрешергә килештек. Асия белән сөйләшү дә гадәти форматта булмады. Без бер урында утырып тормадык. "Ярдәм итәрсең, сайлашырсың" - дип, ул мине кибетләр буйлап йөртә башлады. Ярар, дидем. Сөйләшергә кирәк бит, нишлисең, киттем. Әллә үзе турында уйлый башлап, берәр кирәк-ярак аламы дип уйлаган идем, ялгышканмын. Ул гел ир-ат бүлекләрен генә күзләп йөрде. - Күпме очрашасыз?- Өч ел.- Өч ел буе аның тормышын син кайгыртасыңмы?- Әйе. Мин моның начар ягын күрмим. - Димәк, өйгә түләүләргә, ашарга, киемнәргә бары тик син генә акча бирәсең. Ул беркая да эшләмимени?- Эшләми. Мин барында аңа акча кирәкми. Икебез дә бу тормышка ияләнгән инде. - Алга таба да шулай яшәргә уйлыйсыңмы?- Әйе. Минем акча икебезгә дә җитә. Елына өч-дүрт тапкыр ял итәргә барып кайтабыз. Ул кая әйтә, шунда барабыз инде. - Акча кемгә күбрәк китә, сиңамы, әллә иреңәме?- Кемгә дип, аңа китәдер. Мин артык әйбер алырга яратмыйм. Ирем төрле әйберләр белән кызыксына. Аны нәрсәдер бәхетле итә ала икән, нишләп әле мин аның күңелен күрмәскә тиеш ди. - Ә иреңнең синең күңелне күргәне бармы?- Көн дә күрә. Эштән кайтуга кочаклый, үбә, бер ятып ял итәбез. Минем өчен бәхет шул. - Син эштә булгач, ул өйдәге эшләрне эшлидер...- Юк. Анысына да мин үзем өлгерәм. Хатын-кыз эшен ир-ат эшли алмый бит инде.- Ир-ат эшен хатын-кыз эшли ала димәк...- Бу башка тема.- Ярый, аена күпме акча тотасың?- Төгәл сумманы әйтә алмыйм. Иремә генә хезмәт хакының яртысы китә. - Үзеңне бер дә кайгыртмыйча яшәү була түгелме соң бу?- Юк. Кем ничек карый инде. Безнең җәмгыять ияләнмәгән. Ул ир-ат кына акча эшләп, хатын-кызны кайгыртырга тиеш дип уйлый. Чынлыкта хатын-кыз да ир-ат ролен үз өстенә алса, бу бер дә начар түгел. Иренә тагын кул сәгатьләре, күлмәк, костюмнар алып, Асия кире өенә кузгалды. Элек хатын-кыз җилкәсендә утырган ир-атларга карап, хатын-кызны җәлли идем. Ничек инде алай, мескеннәр дип уйлый идем. Бу ханым белән очрашкач, җәлләү бер дә калмады. "Кешенең бездә эше булмасын"Зөһрә белән очрашу минем фикеремне тагын да ныгытты. Хатын-кызлар үзләре ирләренә шулай яшәргә рөхсәт итә. Алга таба бу нәрсәгә китереп чыгарырга мөмкин, алар уйладымы икән, белмим.- Ирең беркая да эшләми?- Юк. Өйгә акчаны мин алып кайтам. Өйдә хуҗа ирем, эштә хуҗа мин.Бу сүзләрне ул көлеп әйтте. Беренче генә сорамыйлар иде ахрысы.- Туганнарың бу хәлгә ничек карый?- Беркем дә белми. Егетемнең ягы гына аңа гел кыйбатлы бүләкләр биргәндә аптырап карый. Аларның үзләренә дә бирә башлагач, сораулар тумады. - Гаиләгездә кем баш?- Егетем. Мин инде. Ул үзе дип уйлый. Интим планда да мин баш. Ирем хатын-кыз ролен үти. Аңа шулай ошый. Мин каршы килмим. Ир-ат ролен үземә алам.- Баш кеше проблемаларны чишүдән кала, өйгә акча да алып кайтырга тиеш дигән сүзләргә ничек карыйсыз?- Тиеш нәрсә күп ул. Кешенең бездә эше булмасын. Мин барысына да канәгать. Өйгә кем акча алып кайтуы мөһим түгел. Мин икебез өчен дә җитәрлек акча эшлим. Шөкер. Калганы кем ничек уйлый, миңа барыбер.- Берәр вакыт җәл булыр дип уйламыйсызмы?- Юк. Егетем миннән китмиячәген беләм. - Әгәр акчагыз бетсә?- Ул мине ярата. Акча өчен генә торадыр дип уйламыйм.Бу ханымнар белән әңгәмәдән соң уйландым. Әллә чынлап та бу гадәти хәлме? Ни өчен хатын-кызлар бу хәлгә риза. Ни өчен алар гаилә учагын саклар урынга ир-атларына кием, ашау алыр өчен акча эшләп тир түгә. Ни өчен алар шулай эшли. Шуны ачыклар өчен кечкенә генә сораштыру оештырып алырга булдым.Егетләр ни әйтә?Руслан, 20 яшь. "Альфонсларга тыныч карыйм. Ир-атларның хәзер иреге чикләнгән. Бар әйберне хатын-кыз өчен эшлиләр. Телефон ал, тун ал, ал да ал. Ә ир гел тир түгә. Нишләп әле хатын-кызларга ирләре өчен акча түгәргә ярамасын ди".Ильяс, 25 яшь. "Ничек карыйм дигәндә, андыйларга ачуым чыга. Мин үзем авыл малае. Гомеремдә дә әти диванда аунап ятып, әнинең генә эшләгәнен күргәнем булмады. Күрергә дә язмасын. Ни генә дисәләр дә, ир-ат баш булып кала белергә дә тиеш. Әгәр ул үзенең гаиләсенә ризык, торырлык булса да акча алып кайта алмаса, ул чын ир-ат түгел".Илнур, 22 яшь. "Альфонсларны яратмыйм. Андыйлар минем җенемне чыгара. Ир-ат түгел, хатынша алар. Оялмыйча кызларыннан акча сорап яталар. Үзләренең бер бармак күтәреп эшләгәннәре бармы? Юк. Бу баткаклык. Көлке дә, кызганыч та".Кызлар фикереДилә, 19 яшь. "Мин альфонсларны өнәп бетермим. Кызлар иркә зат булырга тиеш. Егетләр кызларны кайгыртырга, яратырга тиеш. Әгәр башкача булса, бу нормаль мөнәсәбәт түгел дип уйлыйм". Гөлзирә, 28 яшь. "Андыйларга карашым бер - һәркемнең үзе теләгәнчә яшәргә хакы бар. Әгәр кыз кеше егет өчен түли икән - бу куркыныч түгел. Иң куркынычы, ярату булмаса. Акча кемнән килү мөһим түгел инде ул".Рәзинә, 23 яшь. "Яратмыйм андый егетләрне. Кыз кеше тир түгеп яшәргә тиеш түгел. Аңа карата хөрмәт булырга тиеш. Кыз кеше ул егетнең булачак балаларының анасы. Әгәр ул аның акчасына яшәп ятса, ул балаларына бернәрсә дә бирә алмаячак дигән сүз. Бу бик начар". Дини карашБу проблемага дини караш нинди икән? "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үз фикерен белдерде. "Раббыбыз Аллаһ Коръән китабында ачыктан-ачык безгә аңлатып биргән ир һәм хатын-кыз вазыйфаларын. Ир вазыйфасы - хатынны, гаиләсен тәэмин итү, ягъни ашату, киендерү, торак урынны булдыру. Хатын-кызның вазыйфасы  - өйдәге учакны саклау. Шуңа күрә, әгәр дә ир-ат "Юк. Мин беркая да бармыйм, өйдә ятам, син матурым эшлә дисә, бу Аллаһ каршында гөнаһ", - дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.Хатын-кызларга киңәшен дә бирде. "Иң беренчедән, кияүнең әти-әнисенә бу хакта әйтергә. "Әни, нишлик, мине ишетми, сезне ишетер", - дип әйтергә. Әнисе өчен баласы, иң кадерлесе, шуңа күрә дә яхшылап аңлатып, киңәш сорау формасында әйтергә кирәк. Начар булып калмас өчен. Сезгә никах укыган, яныгызда булган хәзрәт белән дуслашыгыз. Төрле авыр вакытка китермичә, хәзрәт белән сөйләшегез. Ул сезгә киңәш белән ярдәм итәчәк", - дип сөйләде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.