Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус корбаннары: зәхмәттән үлгән татар шәхесләре

Коронавирус дигән зәхмәт күпме кешегә михнәт китерде. Шушы вирусның кешенең хроник чирләрен тагын да кискенләштерүе, төрле өзлегүләргә китерүе турында табиблар һәрвакыт сөйләп тора. Милләттәшләребез арасында да соңгы ике ел дәвамында ковид аркасында дөнья куючылар бар.

news_top_970_100
Коронавирус корбаннары: зәхмәттән үлгән татар шәхесләре
Владимир Васильев

ГЫЙНВАР

Арча балалар сәнгать мәктәбенең 56 яшьлек укытучысы Зәгыйдә Гайфуллина коронавирустан вафат.

ИЮНЬ

12 июньдә Ленинград өлкәсенең Выборг районы башлыгы Илдар Гыйләҗев вакытсыз вафат булды. Бу турыда «78 канал» хәбәр итте.

Илдар Гыйләҗев әлеге постка күптән түгел генә билгеләнә. Аңа 57 яшь булган. 

ТАСС белешмәсе буенча, Илдар Гыйләҗев коронавирус белән каты авырган һәм аны Ленинград өлкә клиник хастаханәсенә салган булганнар. Ул шунда үлгән.

16 июньдә Уфада Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрының элеккеге урынбасары, Республика кооператив институты ректоры, Чернобыль АЭСында һәлакәт нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашучы, запастагы полковник Фәнил Мәҗитов вафат булды. Аңа 57 яшь иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ул 1987 елда гражданнар оборонасы өлкәсендә эшли башлый, бу хезмәткә 28 ел гомерен бирә.

ИЮЛЬ

9 июльдә «ТАИФ» АҖ Производство-коммерция идарәсенең тышкы икътисади эшчәнлеге хезмәте җитәкчесе Зөлфия Шиһабетдинова коронавирустан вафат булган. Гомеренең 22 елдан артык өлешен яраткан эшенә багышлаган Зөлфия Шиһабетдинованы «коллективта тынычлык сакчысы» дип йөрткәннәр. Бу турыда «Реальное время» сайты хәбәр итте.

Башта Зөлфия Шиһабетдиновның әнисе белән әтисе коронавирус белән авырган, ул аларны караган. Аннары ул үзе дә авырый башлый.

29 июльдә Чаллыда «Альянсжилсервис» идарәче компания җитәкчесе Рөстәм Шадрин вафат булган. Ул коронавирустан үлгән. Бу турыда идарәче компаниягә сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

«Альянсжилсервис» ҖЧҖ 2015 елда теркәлгән, 2017 елның октябреннән коллектив белән Рөстәм Шадрин идарә итә.

ОКТЯБРЬ

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил Сафиуллин 2 октябрь көнне коронавирустан вафат булды. Җәмил Сафиуллин белән Чаллының Тәүбә мәчетендә хушлаштылар.

Җәмил Сафиуллин — 1953 елның 3 сентябрендә Татарстанның Аксубай районы Түбән Татар Майнасы авылында туган. Юрист, җәмәгать эшлеклесе озак еллар дәвамында Чаллы шәһәрендә яшәде.

Иренең вафаты турында киң җәмәгатьчелеккә Фәүзия Бәйрәмова үзенең фейсбук битендә хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ире сентябрь ахырында температурасы күтәрелеп авырый башлый. Башта өйдә дәвалана, табиб белән киңәшләшеп, аның күрсәтмәләре буенча дарулар эчә. 

2 октябрь көнне иренең хәле начарлана, сулыш алуы кыенлаша башлый. Авыруны тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә озатырга туры килә. Фәүзия Бәйрәмова сүзләреннән, хастаханәгә киткәндә тормыш иптәшенең сатурациясе 80гә төшеп бетә, ә үпкәләренең 50-60ы процентына зарар килә.

Хастаханәдә терелеп чыгар дип өметләнсәләр дә, 3 октябрь көнне Җәмил Сафиуллинның вафат икәнлеге билгеле була.

6 октябрь көнне Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры, Балык бистәсе районының элеккеге башлыгы Равил Гарифулла улы Хәйруллин вафат. Үлеменә кадәр ул коронавирус белән хастаханәдә яткан.

Равил Хәйруллинга 67 яшь була. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры. Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директор вазифаларын үтәде. 6 октябрь көнне аны Арча районы Ташкичү авылында җирләделәр.

11 октябрь көнне Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты, публицист Фәндәс Сафиуллин вафат булды. Ул, ковид йоктырып, авыр хәлдә хастаханәдә ята. Аңа 85 яшь иде.

Фәндәс Сәфиуллин белән хушлашу Казанның Мәрҗани мәчете каршындагы мәйданда узды.

Шагыйрә, мөгаллимә Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова 10 октябрь көнне коронавирус зәхмәте аркасында мәңгелеккә күзләрен йома.

Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова — күпсанлы җырлар, шигырьләр авторы, язучы, мөгаллимә. 1959 елның 9 октябрендә Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында дөньяга килгән.

Уфа вице-мэры Гөлнара Вәлиева коронавирус китереп чыгарган өзлегүдән үлгән, дип хәбәр иткән иде шәһәр мэриясе матбугат үзәге.

Шәһәр хакимияте һәм шәһәр советы COVID-19 нәтиҗәсендә килеп чыккан өзлегүләр аркасында Вәлиева Гөлнара Галимҗан кызы вафат булуы сәбәпле, кайгы уртаклаша, диелгән.

Гөлнара Вәлиева 1972 елда Стәрлетамак районы Морзаш авылында туган. Стәрлетамак районы хакимиятендә бюджет тармагында эшләгән. 2017 елда Уфа мэрының урынбасары, финанс идарәсе башлыгы.

Искәртеп үтик, 2020 елның 29 сентябрендә, 35 көн коронавирус белән авырганнан соң, Уфа мэры Өлфәт Мостафин вафат булган иде.

19 октябрьдә композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Якупов вафат. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Композиторлар берлегеннән хәбәр иттеләр.

Композиторның коронавирус инфекциясеннән соң өзлегүләр нәтиҗәсендә йөрәге тибүдән туктаган. Аңа 86 яшь иде.

НОЯБРЬ

7 ноябрь көнне язучы, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова 67 яшендә коронавирус аркасында дөнья куйды. Бер айга якын Республика клиник хастаханәсендә дәваланган. Үпкәләре 90 процентка кадәр зарарлангач, башта кислородка тоташтырылган, аннары шактый вакыт ясалма вентиляциядә булган. Табиблар трахеясен тишеп, операция ясарга мәҗбүр булган, тик Фәйрүзә ханым шул операциядән айный алмаган. 

2020 елда да кайбер билгеле шәхесләр безне коронавирус аркасында мәңгелеккә ташлап китте.

3 июньдә татарның батыр улы, легендар көрәшче Ильяс Галимов коронавирустан вафат булды.

15 июньдә РФ Хәрби-һава көчләренең кораллану буенча элеккеге баш командующие урынбасары, техник фәннәр докторы, генерал-полковник Әбрәк Әюпов 84 яшендә вафат булган.

13 октябрьдә журналист Рәшит Әхмәтов вафат булды. «Звезда Поволжья» газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов хастаханәдә яткан.

Татарстанның һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов 7 июль көнне Чабаксар хастаханәсендә вафат булды. Берничә көн алдан аның коронавирус белән чирләве һәм үпкәсенең нык зарарлануы билгеле булган иде.

Чаллыда билгеле эшмәкәр Никита Астахин үлгән. Моңа кадәр бер ай элек ул коронавирус белән авырып терелгән булган. Мәрхүмгә 35 яшь булган. Ул түшәмнәр ясый торган оешма белән идарә иткән.

Быел ноябрьдә Астахин 5нче хастаханәдә дәвалана. Ул социаль челтәрләрдә үзенең коронавирус белән авыруы турында язган булган.

Мәрхүмнәрнең урыны оҗмахта булсын! Коронавирус үлем сәбәпләре исемлегеннән сызып ташлансын иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100