Шамил Садыйков: «Мәгълүматны кабул итү үзгәрә һәм моны ковид пандемиясе тизләтте» | intertat.tatar

Шамил Садыйков: «Мәгълүматны кабул итү үзгәрә һәм моны ковид пандемиясе тизләтте»

«ТикТок» чорында дәүләт матбугат чыганаклары ничек үсәчәк һәм ни өчен туган телләрдәге массакүләм мәгълүмат чараларына ихтыяҗ арта бара? Россия матбугаты көне уңаеннан, «Татмедиа» ачык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында шушындый сорауларга җавап бирде.

Узган 2021 ел пандемия белән бәйле чикләү чаралары шартларында узды. «Татамедиа» басмалары сатыла торган сәүдә үзәкләренә QR-кодлар белән генә кереп була. Бу медиахолдинг газеталары һәм журналларының тиражларында ничек чагылды?

— Беренчел мәгълүматларлар шәһәр һәм район газеталарына язылу тиражлары узган ел белән чагыштырганда 4,7 процентка кимүен күрсәтә. Шул ук вакытта республика газеталары шул ук чор эчендә язылуны 11,6 процентка арттырган. Журналларга килгәндә, аларның тиражлары ике тапкыр артты, гәрчә аларның нөсхәләре газеталар белән чагыштырганда кимрәк.

Гомумән алганда, 2021 елның 2нче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча, «Татмедиа» басмаларына язылу тиражы 19,6 процентка арткан. Мин моны бик яхшы нәтиҗә дип саныйм.

Коронавирус пандемиясеннән барыннан да бигрәк өлкән яшьтәге кешеләрнең зыян күрүе сер түгел. Бу буын — дәүләт газета-журналларын яздырырга күнеккән даирә. Мондый катлаулы шартларда матбугатка язылу күрсәткечләрен ничек күтәрә алдыгыз?

— Чынлап та, газета-журналларны ешрак өлкән буын кешеләре укый. Кызганыч, нәкъ менә өлкән кешеләр өчен коронавирус куркынычрак. Тагын бер тискәре фактор бар — халыкның реаль керемнәре үсми. Болар барысы да матбугатка тискәре йогынты ясый. Шушы ук вакытта бөтен илдә «Россия Почтасы» системасын үзгәртеп кору эшләре бара. Кайбер авылларда почтальоннарны кыскарталар, кайдадыр бүлекчәләрне бетерәләр. Бу хәл безне нык борчый. Күптән түгел Питрәч районыннан бер әбүнәчебез атнага ике тапкыр чыга торган гәҗитне җомга көнне генә китерүләре турында сөйләде. Басманың ике санын берьюлы почта тартмасына бер үк вакытта салалар. Димәк, район редакциясе өчен чыгарылышны атнага ике тапкыр ясауның мәгънәсе юк, — почтальон барыбер ике газетаны берьюлы алып килә. Нишләргә?

Без матбугатка язылуның альтернатив формаларын актив үстерәбез. Кайдадыр редакция хезмәткәрләре басмаларны эш машинасында үзләре ташый, кайдадыр башка илтеп бирү оешмасы хезмәтен кулланалар, әбүнәчеләр үзләре килеп алсын өчен тиражның бер өлешен редакциядә калдыручылар да бар. Альтернатив язылу проектлары тиражларны 16 процентка арттырырга мөмкинлек бирде. Өстәвенә, безгә дәүләт, ТР Дәүләт Советы депутатлары актив ярдәм итә. Алар «Татмедиа» басмаларын мәктәп, китапханә, интернатлар, күп балалы гаиләләр өчен алдыра. Безнең басмалар иң киң даирә укучылар өчен, алар турыдан-туры социаль юнәлешкә ия. Дәүләт һәм депутатлар халык өчен мөһим булган басма продукция таратуда булышканнары өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт.

«2021 елда медиахолдинг басмаларын сату 17 процентка арткан»

—  Тиражның үсеше «Татмедиа» җәмгыяте продукциясенә ихтыяҗ белән бәйлеме яки күрсәткечләр әлеге административ ресурс нәтиҗәсеме?

 — Дәүләт ягыннан ярдәм зур роль уйный, әмма иң мөһиме — ихтыяҗ. Күптән түгел почтасы булмаган кайбер авылларда кешеләрнең район үзәкләреннән вакытлы матбугат ташуларын һәм авыл белән чиратлап укуларын белдек. Ягъни, басмаларга ихтыяҗ бар, әмма илтеп тапшыру формалары юк.

Безнең продукцияне укучылар өчен үтемле итү өчен без «Татмедиа» клубы» проектын башладык. Аның асылы шунда — без авылда яшәүчеләрне, авыл җирлекләре, китапханә, мәктәпләр, фельдшер пунктлары вәкилләреннән торган партнерлар челтәрен төзибез. Без аларга басма продукциябезне таратуда ярдәм итәргә шартлар тудырабыз.

«Татмедиа» клубы» проекты Балтач һәм Мөслим районнарында эшли инде, кешеләр актив кушылды. Авыл халкы үзләре дә безнең продукциягә мохтаҗ һәм эшне алга җибәрү белән шөгыльләнергә әзер. Бу — стандарт булмаган эш форматы, әмма киләчәк эше. Кызганыч, «Россия Почтасы» бүлекчәләр санын киметә һәм алар бу авылларда кабат ачылмаячагын тәгаен әйтеп була.

Татарстанда яшәүчеләрнең безнең продукциягә мохтаҗ булуы һәм аның өчен акча түләргә әзер торуы тагын бер фактны раслый — 2021 елда медиахолдинг басмаларын турыдан-туры сату 17 процентка арткан.

Күп кенә предприятиеләр базарның тараюыннан һәм ихтыяҗның кимүеннән зарлана. Нәрсә хисабына сатуны арттыра алдыгыз?

— «Татмедиа» медиахолдингы сату каналларын системалы рәвештә үстерә. Киосклар, сәүдә челтәрләре, китап кибетләре, маркетинг… 2021 елда сату департаменты һәм башка каналлар аша 168 мең данә басма продукция сатылган. Бүген «Татмедиа» АҖ газеталары, журналлар һәм китаплар продукциясе 312 сәүдә ноктасында сатыла. Зур эш башкарылды, катлаулы логистика төзелде.

Без «Татарстан Почтасы» аша ваклап сату системасын яңадан карадык. Узган ел без, эксперимент рәвешендә, 60 почта бүлекчәсендә продукциябезне корпоратив киштәләрдә урнаштырдык. Нәтиҗәдә, әлеге почта бүлекчәләрендә газета һәм журналлар сату 78 процентка арткан, чөнки безнең басмалар өстенлектә чыгарылды. Район үзәкләрендә яшәүчеләр почтадан актив файдалана, шуңа күрә бу бүлекләрнең потенциалы бик зур. Быел республиканың тагын 40 почта бүлекчәсендә стойкалар урнаштырырга планлаштырабыз.

Тагын бер кызыклы эксперимент — вендинг автоматлары урнаштыру. Беренче автоматны без Казанда ике ел элек урнаштырдык, быел аларның санын 17 данәгә җиткерәчәкбез. Эксперимент башында аппаратлар киоск саткан кадәр сата алмас дигән шик бар иде. Чагыштыру шуны күрсәтте: бер автомат безнең басмаларны киоск белән чагыштырганда 4 тапкыр күбрәк сата икән. Сизелерлек аерма, өстәвенә, аппарат азрак мәйданны били һәм аңа сатучы да кирәкми.

Метро һәм сәүдә үзәкләрендә вендинг автоматлары — «Татмедиа» рекламасы да. Кешеләр безнең басмаларның логотипларын күрә, газета-журналларның танылуы арта. Гади мисал: безнең автоматлар урнаштырылган станцияләрдә «Татмедиа» АҖнең басма продукциясен киоскларда сату башка станцияләргә караганда күпкә югарырак. Бу да басмаларның танылуы хисабына.

— «Татмедиа» холдингының басма продукция сату буенча үз челтәрен үстерүгә багышланган проектлары бармы?

— «Россия почтасы» белән бәйле хәл безне «Татмедиа» АҖ филиаллары эшен үзгәртергә мәҗбүр итә. Кешеләр белән турыдан-туры эшләү өчен бүгенге көндә безнең районнардагы һәр филиал кибет булырга тиеш. Укучыларның бездән газета-журналлар, китапларыбызны сатып алу мөмкинлеге булырга тиеш.

Бәхеткә, «Татмедиа»ның барлык филиаллары шәһәр һәм район үзәкләрендә урнашкан һәм бу бик уңайлы. Ул биналарда сәүдә нокталары булдыру мөмкинлеге бар. Күптән түгел без Кукмарада филиалның яңа офисын ачтык, бу заманча һәм уңайлы бина һәм анда матбугат киоскы ачарга планлаштырабыз.

Без соңгы елларда филиаллардагы хезмәткәрләрнең эш шартларына зур игътибар бирәбез. Бүгенге көндә ремонт эшләре «Татмедиа»ның 32 филиалында алып барыла. Уңайлы офис бүлмәләре ачыла, оргтехника, телевизион һәм радиостудияләр өчен җиһазлар сатып алына. Ә Яңа ел алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов филиал җитәкчеләренә редакцияләр өчен 35 яңа автомобиль тапшырды. Болар барысы да коллективларның кәефен формалаштыра, эшкә мөнәсәбәт үзгәрә.

«Татмедиа»ның газета-журналлары һәм китапларын барлык маркетплейсларда да алып була»

— «Татмедиа» медиахолдингы аудиториясе Татарстан территориясе белән генә чикләнми, чөнки татар диаспоралары Россиянең күп кенә төбәкләрендә урнашкан. Сез бу аудитория белән ничек эшлисез? 

— Электрон сәүдә системасы безнең өчен бөтен Россия буенча басма продукцияне таныту өчен киң мөмкинлекләр ачты. «Татмедиа» газеталарын, журналларын һәм китапларын Ozon, Wildberries, KazanExpress, Яндекс.Маркет кебек барлык маркетплейсларда да сатып алырга мөмкин. Моннан тыш, үзебезнең интернет-кибетебез дә бар, аның аша без үз продукциябезне республикадан читтә сатабыз.

Хәер, республикадан читтә газета-журналлар сатуның башка юллары да бар. Быел без Башкортстанның сәүдә челтәрләре һәм почта бүлекчәләре белән хезмәттәшлек итә башладык. Күрше республикада миллионнан артык татар яши, алар үз телләрендә басма продукциягә мохтаҗ.

Хәзер безнең басмалар Башкортстанның 162 сәүдә ноктасында һәм 240 почта бүлекчәсендә бар. Быел без Башкортстанның ваклап сату челтәрләре аша 5 мең данәдән артык нөсхә саттык, бу бик яхшы нәтиҗә. Безнең продукциягә ихтыяҗ зур, аеруча «Сөембикә», «Казан утлары» һәм «Салават күпере» журналларына сорау көчле. Башкортстанда безнең басмаларны кире кайтару проценты, Татарстан белән чагыштырганда, ике тапкырга кимрәк.

«Казан утлары» редакциясе татар телендә кесә китапларлары чыгара башлады. Аларны да Башкортстанда сатып алырга буламы?

— Без «Татмедиа» басмаларын Россиянең теләсә кайсы җирендә сатып алу мөмкинлеге булсын өчен тырышабыз, моның өчен шартлар тудырабыз. «Казан утлары» журналының китап проекты уникаль. Быел типографиядә чыгарылган 22 мең нөсхәнең 14 меңе сатылган инде. Бу - зур уңыш.

Шулай ук балалар өчен китапларны «Салават күпере» журналы чыгара башлады. Анимацияле Әлифба чыгардык. Китапта һәр хәрефкә буягыч, уку өчен текст һәм видеопроект кушымтасы бар. Бу продукциягә дә ихтыяҗ зур.

Төбәкләрдә диаспоралар белән эш басма продукция һәм китаплар чыгарганда гына алып барылмый. 2021 елда «Татмедиа» медиахолдингы татар дөньясының энциклопедиясе рәвешендәге «Миллиард Татар» уңышлы проектын эшләде. Проектның иҗади командасы Россия төбәкләрендә: Башкортстанда, Әстерхан һәм Омск өлкәләрендә, Кырым Республикасында, Мәскәүдә экспедицияләр үткәрде. Безнең исәпләүләр буенча проект 4 миллионнан артык кешене бәйләгән. Без, һичшиксез, быел да «Миллиард Татар»га ярдәм итәчәкбез.

— Узган елда «Татмедиа»дагы «Китап» радиосының Башкортстандагы гастроль туры тавыш-гауга чыгарды. Кайбер авылларда сезне чәк-чәк белән генә түгел, автомат белән дә каршы алдылар. Проектны дәвам итәчәксезме?

— Әлбәттә. Без республикадан читтә яшәүче татарларның иҗади очрашуларга мохтаҗ булуына ышанабыз. Киләсе елда без турларны дәвам итәчәкбез, безне Ульяновск, Түбән Новгород, Пенза өлкәләрендә, Чуашстанда көтәләр. Җылы көннәр килеп җитүгә, сәфәрләребезне татарлар күпләп яши торган урыннарда дәвам итәчәкбез. Безнең исәп — Россиянең татарлар яши торган барлык төбәкләрен дә йөреп чыгу. Без урам концертлары, парклар һәм скверларда татар җәмәгатьчелеге белән очрашулар уздырачакбыз. Бу бик кирәкле формат.

Узган ел радиостанцияләребезнең матди-техник җиһазланышын яңарттык. Яңа студияләр «Күңел», «Тәртип», «Китап» радиосында барлыкка килде. Хәзер алар эфирда гына түгел, ә социаль челтәрләрдә дә тапшырулар алып бара. Интернет, радио тапшыруларны Россиянең теләсә кайсы төбәгендә тыңларга мөмкин.

«Татмедиа» редакцияләре аккаунтларына язылучылар саны 34 процентка — 3,4 миллион кешегә кадәр арткан»

— Соңгы елларда укучылар социаль челтәрләргә активрак күчә һәм моның үзгәрмәячәге көн кебек ачык. Моннан тыш, традицион матбугатны кабул итми торган тулы бер буын үсеп килә. Медиахолдингның тиктокерлар өчен проектлары бармы?

Без мәгълүматны кабул итүнең нык үзгәрүен аңлыйбыз һәм бу процессны Covid-19 пандемиясе тизләтте. Әгәр элек социаль челтәрләр традицион гаммәви мәгълүмат чараларының өстәмәсе, бизәге булган булса, бүген вәзгыять тамырдан үзгәрде. Хәзер кешеләр социаль челтәрләрдән яңалыклар белә һәм сылтамалар аша башка мәйданчыкларга күчәргә теләми. Моннан тыш, социаль челтәрләр сылтамаларны «баса», башка җиргә күчеш өчен киртәләр куя. Шуңа күрә без социаль челтәрләр өчен уникаль контент булдырабыз һәм вакыт узу белән бу юнәлештә эш көчәячәк кенә.

2022 елда «Татмедиа»ның барлык филиалларында СММ-белгечләр һәм веб-мөхәррирләр яңача эшли башлый, алар редакция текстларын социаль челтәрләргә күчереп утырмаячак, бу эш — инде узган гасыр. Аларның бурычы — кулланучыларны максималь җәлеп итү өчен контент булдыру. Бу эш лайк, комментарийлар җыюга, аудиториянең реакциясенә юнәлдереләчәк. Моның өчен безгә видеомонтаж, графика, креатив контент эшли белә торган белгечләр кирәк. Бу безнең өчен төп юнәлеш. Без «Татмедиа» структурасында бу эшне координацияләяү өчен яңа бүлек булдырырга җыенабыз.

— Ә хәзер социаль челтәрләрдә «Татмедиа»ның нинди мәйданчыклары бар? Күпме аудиторияне колачлыйлар?

— Күрсәткеч начар димәс идем. Узган ел «Татмедиа» редакцияләре аккаунтларына язылучылар саны 34 процентка 3,4 миллион кешегә кадәр арткан. «ВКонтакте» да язылучылар саны буенча беренче урынны алып тора, әмма бу социаль челтәр халыкны җәлеп итү буенча Инстаграмнан нык калыша. Шунысы кызык: узган ел без «Одноклассники» да контент куллануның җитди үсешен билгеләп үттек — якынча 14 процент. Урта һәм пенсия яшенә җитеп килүче татарстанлылар Интернетны үзләштерә һәм, беренче эш итеп, «Одноклассники»да теркәлә. Ә бу актив кулланучылар, шуңа күрә без хәзер кире бу социаль челтәрдә дә эшләргә җыенабыз.

Бер үк вакытта «Татмедиа» ның YouTube һәм TikTok платформалары актив үсеш күрсәтә. Тагын Тelegramда бик яхшы үсешле каналларыбыз бар. Безнең бурыч социаль челтәрләрдә күңел ачу контентына ияләшү түгел, ә шәһәр һәм авылларда чын тормышны гадәти булмаган яссылыктан күрсәтү. Журналистлар укучылар һәм әбүнәчеләрне борчыган реаль проблемаларга җавап табарга тиеш. Бу өлкәдә «Татмедиа”ның социаль функциясе үзгәрешсез калырга тиеш.

— Сез социаль челтәрләрдә татар телендә контент өлешен арттырырга уйлыйсызмы?

— Ни өчен татар телендә генә? Безнең алда республика халкы өчен туган телләрне максималь колачлау бурычы тора. Узган ел без эшне чуаш телендә башладык. Быел эшне удмурт һәм мари телләрендә башлыйбыз. Татарстанда бу телләрне туган телләре дип санаучы күп кешеләр яши.

Кабатланам, безнең өчен төп юнәлеш — титрлы һәм инфографикалы анимацион видеороликлар җитештерү. Язулы рәсемнәр инде кешене җәлеп итми.

«2021 елда „Татмедиа“ җәмгыятендә уртача хезмәт хакы 33 меңнән 39 мең сумга кадәр артты»

—  Узган ел медиахолдинг «Татмедиа Junior» яшьләр медиапроектын үстерү өчен күп көч куйды. Аның нәтиҗәләре нинди?

— Әлеге студия ярдәмендә без төрле форматтагы һәм эчтәлектәге, төрле яшь төркемнәре өчен бик күп санда видеоконтент эшләдек. YouTubета карау 1,5 миллионнан артып киткән. Шулай ук «ВКонтакте»да 900 мең тирәсе һәм Инстаграмда 300 мең тапкыр каралган. Әлеге видеопродукция ярдәмендә татарлар дөньяның теләсә кайсы почмагында татар телен, үзенчәлекләрен, музыкасын, мәдәниятен өйрәнә ала.

«Татмедиа Junior» проектының үсеше быел да дәвам итәчәк. Заманча балалар социаль челтәрләрдә яши һәм без алар өчен уңайлы мәйданчыкларда контент булдырырга тиеш. Республиканың барлык телеканаллары «Татмедиа Junior» контентын урнаштыру өчен атнага бер сәгать эфир вакытын бүлеп бирәчәк дип килештек. Ул республика шәһәрләрендә һәм районнарында бик кирәк.

«Татмедиа Junior» медиапроекты ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең финанс ярдәме белән гамәлгә ашырылуын ассызыклап үтү зарур. Республикада һәм аннан читтә яшәүче татарлар бу кирәкле контентны күрә алсын өчен Комиссия җитәкчесе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов шәхсән үзе күп көч куйды.

— Моннан тыш, быел «Татмедиа» телеканалларында нинди үзгәрешләр булачак?

Телеканаллар редакцияләре башка филиаллар кебек үк өзлексез үсештә. Узган ел «ЮТВ-24» телеканалының бизәлешен үзгәрттек һәм ребрендинг ясадык, «Чаллы ТВ»ны яңадан эшләтеп җибәрдек. Телеканалның «Комплекссыз шәһәр» дигән шигаре пәйда булды. Хәзер «НТР» телерадиокомпаниясе яңа бизәлешкә күчә, алар үзләренә «Реаль хыяллар шәһәре» дигән шигарне алган. Яңа телеканал Кукмарада ачылды, анда да без зур нәтиҗәләр көтәбез.

Бу проектлар өчен финанс ресурслары кирәк, без аларны җәлеп итәргә тырышабыз. Коронавирус пандемиясе булуга карамастан, безнең реклама бүлеге 10 процентка күбрәк заказ алган. Ә федераль грантларны җәлеп итү ике ел эчендә ике тапкырга артты. Узган елны без чиста табыш белән тәмамладык һәм бу акчалар редакцияләргә үсәргә мөмкинлек бирәчәк. Татарстан Президенты ярдәме, безнең реклама хезмәте, грантлар җәлеп итү нәтиҗәсендә, 2021 елда «Татмедиа» җәмгыятенең уртача хезмәт хакы 33 меңнән 39 мең сумга кадәр артты. Быел да без редакция хезмәткәрләре өчен хезмәт хакын арттырырга планлаштырабыз. Без кадрлар турында кайгыртабыз, чөнки «Татмедиа» өчен кешеләр иң төп ресурс.

«Татмедиа» ачык җәмгыяте базасында кадрлар укыту һәм өстәмә белемнәр бирү, сайлап алу, яңа хезмәткәрләр әзерләү буенча даими программа эшли. Быел бу өлкә белән кызыксынучылар өчен «Кичке журналистика мәктәбе» ачыла.

Тулаем алганда, мондый алым «Татмедиа» хезмәткәрләрен әзерләү сыйфатын гына түгел, ә республиканың барлык медиа-өлкәсе үсешенә дә ярдәм итә. «Татмедиа» медиа-мәктәбен тәмамлаучыларның күбесе республиканың әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чараларында, шулай ук күп кенә ведомстволар һәм компанияләрнең матбугат хезмәтләрендә эшли.

Алёна Низамова тәрҗемәсе