Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Иң шәп малайлар иде алар...” Әлмәттә ике бертуган мунчада ис тиеп үлгән

7 февраль көнне Әлмәттә 13 һәм 17 яшьлек үсмер малайларның мунчада ис тиюдән дөнья куюы турында хәбәрне ишеткәч, тәннәр чемердәп куйды. Шулай булмый ни, инде буй җитеп, кул арасына керә башлаган ике бөркетен – газизләрен бер көндә мәңгелеккә югалткан һәм җир куенына салган әти-әнигә ничек чыдамак кирәк ди?! Бала хәсрәтеннән дә читене юк дип әйтүләре юкка түгел. Равил белән Шамилнең әтиләре Рамил Шаһиевның кайгы йотып йөргән көннәре булса да, ул “Интертат”ка эчен бушатып, вакыйганың ничегрәк булганы турында сөйләде.

news_top_970_100
“Иң шәп малайлар иде алар...” Әлмәттә ике бертуган мунчада ис тиеп үлгән

Безгә ис тимәде!

Равил белән Шамилнең әтиләре Рамил Шаһиев моңа кадәр чыккан мәгълүматларның дөреслеккә туры килмәвен әйтте. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән алынган хәбәргә таянып, "яшүсмерләрнең әти-әнисе дә күпмедер дәрәҗәдә ис газыннан агуланган дип фаразлана, чөнки алар мунчадан чыгу белән йокыга талган. Берникадәр вакыттан соң әтиләре уянып мунчага киткән һәм аңсыз яткан улларына тап булган" дигән мәгълүмат таралган иде.

- Журналистлар дөрес сөйләми, телевизордан күрсәткәннәр дә ялган. "Ата-аналар үзләрен начар хис итеп йоклаган" дип әйтәләр, ләкин алай түгел иде бит. Судка бирергә була хәтта. Акылы булган нинди әти-әни үзен начар хис итсә, баласын мунчага җибәрсен инде?! Бала-чага түгел, өч бала ата-анасы бит без. Киресенчә, “бармагыз, балалар, мунча исле” дияр идек, - дип борчылып сөйли Рамил әфәнде.

Шаһиевлар Әлмәттә үз йортлары белән яши, өч ул тәрбияләгәннәр, нәниләренә 4,5 яшь. 7 февраль көнне кичен алар мунча яга. Башта Рамил тормыш иптәше Гүзәл белән юынып чыга, аннары олы һәм уртанчы уллары Равил белән Шамил кереп китә.

– Төрлечә була иде: балалар беренче кереп, безнең алардан соң кергән вакытлар да булды. Бу юлы без мунчадан чыктык та, әле балалар белән 10-15 минутлап телесериал карап утырдык. Безнең гаиләдә шулай бергәләшеп "Молодежка" карау гадәте бар. Кечкенәсе уенчыклар белән уйнап йөрде. Сериал беткәч кенә кереп киттеләр. Барысы да әйбәт кебек, гадәттәгечә, кәефләре дә яхшы иде. Иртүк эшкә чыгып китәсе булгач, мин инде иртәрәк кереп яттым, ә хатыным һәм кечкенә улым йокламады. Өстәл артында утырып калдылар. Шуннан хатыным, "барып кил әле, малайлар озаграк торды бугай" дип уятты. Сәгать-сәгать ярым вакыт узгандыр инде, күп булса. Чабынып мунча керергә яратучылар өчен күп вакыт та түгел кебек, ә алар мунча ярата иде, - ди Рамил әфәнде.

Ата кеше фаҗиганең сәбәбе үзләре өчен дә аңлаешсыз булуын әйтте.

- Гел ягып кергән мунча инде ул, бернинди үзгәреш юк иде. Мунча каты ягылган, эссе дип әйтмәс идем. Уртачарак кына иде. Мин инде утын өстәмәгәннәрме дип тә карадым, утынлыкка таба эзләр юк иде...

Иң шәп малайлар иде алар!

– Иң шәп малайлар иде алар, тыңлаучан, тәрбияле иделәр. Яхшы укыдылар, 4-5 тән төшкәннәре булмады. Бер начар гадәтләре дә юк иде. Берәр җиргә барсалар да, өйгә катгый тәртип буенча, гел вакытында кайттылар. Ата-ана, әби-бабай кадерен белеп, апа-абыйлары, туганнарын бик хөрмәтләп, якын итеп яшәделәр, - дип искә ала Рамил абый сабыйларын.

– Җомга көнне җирләдек. Якшәмбе көнне өчесен уздырдык. Төпчегебез Разилгә 4,5 яшь. Без инде аңа абыйлары юклыгын үзебезчә аңлаттык. Сорады инде абыйларын. Туганнар, племянниклар килеп, аның белән гел вакыт уздыралар, юаталар, күңелен күрәләр, төнлә дә үзен генә калдырмыйлар хәтта бездә куналар. Күңелсезләнергә ирек бирмиләр.

Әле йөрәк җәрәхәтләре бик тере булса да, Ата белән Ана бәгырь җимешләрен иң җылы, тәмле сүзләр белән генә искә алырга үзләрендә көч табуы сокландыра да, күңелне дә кузгата.

Коймакларга кадәр пешерә иде

– Шамил тыйнак бала иде. Спортка мөкиббән булды инде. 1,5 ел футболга йөрде, аннары 3 ел йөзү белән шөгыльләнде дә, футболга янә кире әйләнеп кайтты. Соңгы вакытта баскетбол белән мавыгып китеп, “Иске Әлмәт” мәдәният йортына баскетбол секциясенә йөрде. Командада иң яхшы уенчылар исәбендә иде. Танылган футбол һәм хоккей уенчыларын исем-фамилияләренә кадәр төгәл белеп, кайсысы кайчан иң яхшы һөҗүмче, сакчы булганын әйтеп бирә ала иде. Төнлә уятып сорасалар да, ялгышмас иде, мөгаен.

Ә аш-су осталыгын әйтеп торасы да юк. Бәрәңге дә кыздыра, коймакларга кадәр дә пешерә иде хәтта. Ял көннәрендә әнисе белән кухняда кайнашырга ярата иде.

Җитез дә бала иде инде! Кубик-рубикның бөтен төсләрен җыю вакыты бер минутка да тулмый иде кайчак. Кечкенә энесен үлеп яратты, буш вакытында гел аның белән уйнарга тырышты. Ә абыйсы Равилне үрнәк итеп куеп, аңа охшарга тырыша иде.

Равил исә баскетбол, йөзү белән кызыксынды. Үсмер егетләр тәннәрен, мускулларын ныгыту, чыныктыру белән шөгыльләнгән кебек, ул да шуңа хирыс иде. Равил, гомумән, олы бала булгангадыр, таянычыбыз иде инде. Үзебез эштән кайтып җитешмәгәндә, иң нәни энекәше Разилне балалар бакчасыннан алып кайта иде. Разилне абыйсы Равилнең копиясе дияргә дә була. Икесенең кечкенә чактагы фотоларын чагыштырсаң, аерып та булмый хәтта, - ди әтиләре.

"Вконтакте" социаль челтәрендә Равил һәм Шамилнең икесенең дә статусында 08.05.2018 датасы тора. Равил "Алла сакласын" дип тә язып куйган булган. Әтиләре Рамил бу көнне үзенең туганнан туанының 17 яшьлек улы кинәт үлгәнен әйтте. Күрәсең, Равил белән Шамил бу югалтуны йөрәкләренә шулай якын алган.

- Туганнарыбыз бик күп, алар белән бик дус, тыгыз аралашып яшибез. Былтыр майда шул егет үлгәч, бөтен туганнар социаль челтәрләрдә аның истәлегенә дип шул датаны куйган иде, - ди ул.

Ачык күңелле, мәрхәмәтле, укуга хирыс бала иде... 

Равилнең Әлмәт политехник техникумындагы сыйныф җитәкчесе Диана Яхина белән дә сөйләштек.

– Равил бик ачык күңелле, мәрхәмәтле бала. Башкалар белән дә дустанә мөнәсәбәттә булды, беркем белән конфликтка кергәне булмады. Мин аны бар яктан да уңай яктан гына сыйфатлый алам. 4-5 кә генә укыды. Ата-анасы Равилнең тәрбиясе белән бик яхшы шөгыльләнгән, аның тәрбиясенә бөтен күңелен биргәннәр. Спорт белән мавыга иде. Баскетбол уйнарга ярата иде. Укуга да хирыс иде, - дип искә ала укучысын Диана Яхина.

Якын дуслар идек... 

Равил белән 1 курстан бирле дус булган Раил иң якын дуслар булганын әйтте. 

– 2017 елдан парта артында гел бергә утырдык. Дәресләргә бергә бардык, бергә кайттык. Зур тәнәфесләрдә буфетта бергә утырдык. Буш вакытта урамда саф һавада да бергә йөри идек, кайчак бер-беребезгә кунакка йөрештек. Сессияне әйбәт япты ул, барлык имтиханнарны беренче тапкырдан тапшырды.

Туганнары бик күп иде Равилнең. Гел шимбә көннәрен туган тиешле абый-апалар белән бергә уздырулары, каядыр барулары турында сөйли иде. 
 
Руль артында йөрергә бик ярата иде, ул аның яраткан шөгыле булды. Шимбә көнне автошколада эчке имтихан тапшырырга тиеш иде. Инструктор белән йөрергә өйрәнү ничек мавыктыргыч булуы турында рәхәтләнеп сөйли иде. Гел позитивлык хас иде аңа. Гел көлә идек, әз генә күңелебез күтәрелсә дә, икәү кычкырып көлә идек. Безгә шуның өчен эләгә дә иде инде анысы, шелтә белдереп тә алалар иде. Яраткан кызы булуы турында да әйткән иде, аның белән дүрт ай йөреп калдылар, - диде Раил.

Ул да Равилнең бик тә мунча яратуын, тәмен белеп керүен әйтте.

- Икешәр сәгать парланып утырып, аннары суынырга урамга чыгуы турында ләззәтләнеп сөйли иде, ди.

Шамил компаниянең җаны иде

Әлмәтнең 2 нче мәктәбендә 7 В сыйныфында укыган Шамилнең сыйныф җитәкчесе Маргарита Викторовна Макарова да якты истәлекләре белән уртаклашты.

– Минем өчен бик саф күңелле, ихлас, зур йөрәкле, игелекле бала иде ул. Шулкадәр ачык, компаниянең җаны иде инде. Сыйныфта малайлар белән дә, кызлар белән дә дөрес итеп аралаша, уртак тел таба белде. Сыйныфташлары аның нечкә юморын, авыр минутта терәк була белүен бәяли иде. Шамилнең үлеме турында хәбәрне класс бик авыр кичерде, дуслары еладылар. Укуга килгәндә, җаваплы, тырыш бала иде. Әнисе улына бик игътибарлы булды. Укуы, уңышлары, уңышсызлыклары турында гел кызыксынып торды. Әти-Әнисенә Ходай сабырлык бирсен, аларга бик авыр! – диде укытучысы. 

Без дә редакциябез исеменнән Шаһиевлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз. Иңнәренә авыр йөк булып килгән шушы олы кайгыларын җиңәргә, хәлләрен җиңеләйтергә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен иде! Равил белән Шамил тыныч йокласын! Бу язма алар рухына дога булып барсын иде! Амин!

(Фото - архивтан, әлеге фаҗигагә катнашы юк).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100