Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зифа Кадыйрова: “Үз язмышым турында китап яза башладым, басылып чыкканда, бәлки, бу дөньяда булмам да”

Күптән түгел Казанда Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың – мин булмам” әсәре буенча язылган спектакльне күрсәтте. “Татар-информ” хәбәрчесе, спектакль башланганчы, безнең заман герое – китапларын халыкны елатырлык итеп яза белгән язучы Зифа Кадыйрова белән сөйләшеп утырды.

news_top_970_100
Зифа Кадыйрова: “Үз язмышым турында китап яза башладым, басылып чыкканда, бәлки, бу дөньяда булмам да”

- Зифа ханым, әсәрне китаптан уку – бер хәл, геройлар язмышын сәхнәгә кую – икенче. Тамашачы спектакльне ничек кабул итә?

- Халык яратып кабул итә, спектакльне тын да алмыйча карый, аннан соң бик озак алкышлый. Аны минем юбилейга да куйдылар. Башкортстаннан классташларым, дусларым да килеп карады. Театр труппасы белән гастрольләргә дә чыгам. Һәр җирдә яратып каршы алалар. Чаллы театрында исә минем буш урын күргәнем юк, руслар да тәрҗемә белән килеп карый. “Язмыш сынавы”на, “Сагынырсың – мин булмам”га да тамашачы яратып йөри.

- “Сагынырсың – мин булмам” - сезнең беренче китап. Бу әсәрнең язмышы шулай бәхетле булыр, уңышка ирешер дип уйлаган идегезме?

- Юк, нинди уйлау?! Повестьне китап итеп чыгарганчы, мин аны бик күп кешегә укыттым. Халык арасына китәчәгенә, үз укучысын табачагына ышангач кына китап итеп чыгардым бит мин аны. Аңа чаклы ул кулдан-кулга йөрде. Көчкә эзләп таптым. Әсәрнең кулъязма варианты таушалып бетеп, ике ел узгач, 50 яшьлек юбилеема дип бастырдым. 100 данә генә. Сорау туа башлагач, Казанга килеп, тагын бер мең тираж белән чыгарырга булдым. Заказ бирдем дә куркуга калдым – кая гына куеп бетерермен, кирәксез булып, бу китаплар кайда гына аунап йөрер икән дип борчылдым. Шуннан соң инде мин аны 8 тапкыр кабатлап бастырдым. Беренче китап чыкканга быел ун ел булды. Дистә ел эчендә яңа буын үсеп җитте, шуңа күрә аңа хәзерге көндә дә ихтыяҗ туа тора.

- Сезнең бүген укучылар кулында биш китабыгыз бар. Әмма шулай да халык Зифа Кадыйровадан эсвежи әсәр көтә. Укучыларны сөендерерлек хәбәрегез бармы?

- Башланган әсәрләр бар. Соңгы ел ярым эчендә эшләргә мөмкинлегем булмады әле. Гаилә проблемалары аркасында язу-сызу эшләре тукталып торлы. Без көтмәгәндә килеп чыга торган хәлләр бар. Башка язмыйм дип әйтмим, һәр әйбернең үз вакыты бар.

- Бер сөйләшү вакытында: “Ирем үлгәннән соң бер хәреф тә төртә алмыйм” дигән идегез. Аннан соң дөньяга “Синсез килгән язлар” туды...

- Ул халәттән чыктым инде. Дүрт-бишләп башланган әсәрем бар. Әмма аларны язып булмый әле, вакыт сузылды.

"Һәр китапта ничектер минем язмыш бар сыман тоела"

- Зифа апа, шушы биш китаптагы бер генә геройда булса да үзегезнең язмыш чагылыш тапканмы?

- Бөтен китапка да үз язмышымның кайбер мизгелләре кергән дияр идем. Әмма үз язмышым турындагы китап әле язылмаган, язылып кына ята. Шуңа күрә ул укучы кулына кайчан барып ирешер – белмим. Бәлки ул вакытта мин дөньяда булмам да инде. Миннән һәр китапны укыгач: “Бу – синең язмышмы?” дип сорыйлар. Чыннан да, һәр китапта ничектер минем язмыш бар сыман тоела.

- “Сагынырсың – мин булмам” әсәрендә алданган кыз бәласен үз җилкәсенә башка кеше - кызны алдаган егетнең энесе язмышы сурәтләнә. Алданган Сөмбел һәм батыр Байрас – бу сезнең якын кешеләрегезнең трагедиясеме?

- Беләсезме, мин бу әсәр белән ата ролен күтәрәсем килде. Әти кеше, гаилә башлыгын зурлау иде ниятем. Хәзерге заманда тормыш бигрәк тә авыр, балаларны үстерү өчен әти кирәк. Аннан соң Сөмбелне аңлыйсым килде, кешелектән чыгарып ташларга җөрьәт итмәдем. Шул ук вакытта кыз балага хурлык пәрдәсе япмыйча, үз нәселләреннән туган баланы урамда йөртмичә, өйләренә алып кайткан ата белән ананы да ачасым килде. Әсәрне укыганда кем нәрсә эзли, шуны таба. Ә мин менә гаилә кыйммәтләрен ачарга теләдем.

- Зифа апа, сез үзегез язучы да, мәдәният хезмәткәре дә түгел. Әти ролен шулай уңышлы итеп ничек күрсәтә алдыгыз?

- Ул җыелгандыр инде. Тормыш тәҗрибәсе белән. Мин беркайчан да кеше белән үчләшеп, дошманлашып яши белмәдем. Миңа әйтәләр: “Китапларыңда конфликт җитми”, - диләр. Әмма мин кеше белән талаша белмәгәч, аны яза да алмыйм бит. Үзең белмәгәнне ничек кертәсең?

- “Көтеп узган гомер”дә китапның буеннан-буена Фатыйма язмышы сурәтләнә? Аны ничекләр язып бетердегез? Мин, еламыйча, аның бер битен дә укый алмадым.

- Мин “Сагынырсың – мин булмам”ны язганда да еладым, “Язмыш сынавы”н язганда күземне дә ача алмадым. Фатыйма образын да елый-елый тудырдым. Заманасы шул, күз алдыма кечкенә чагымда истә калган шул заманны китереп яздым. “Нигә Фатыйманы бәхетсез иттегез?” дип тә сорыйлар. Миңа калса, ул бәхетсез түгел. Үз ярын бер тапкан, икенче тапкыр эзләмәгән – шул гына. Теләсә кем белән вакыт уздырганчы, ул гомер буе үз мәхәббәтенең истәлеге белән яши.

- Үзегез шушы биш китапның иң көчлесе дип кайсын саныйсыз?

- Иң көчлесе диюдән түгел, иң яратканым – “Язмыш сынавы” белән “Көтеп узган гомер”. Ул рус теленә тәрҗемә ителде, аны руслар да укый. Һәрберсе кадерле. “Язмыш сынавы”н ничә укысам да, еламыйча укый алмыйм. Балалар язмышы, кинәт югалту – елый-елый яздым. Бу әсәр чыкканнан соң миңа күпләр килде, “Минем язмышны кайдан белдегез?” диләр. Һәркем анда үзен күрә. Фатыйма язмышы белән чагыштыручылар да бар. Әсәрне язганда, һәрберсенә бөтен йөрәгеңне бирәсең. Мин аларның һәркайсын елый-елый язам, елый-елый укыйм.

- Зифа апа, сезгә “Минем язмышым шундый, аның турында китап язып булмыймы?” дип мөрәҗәгать итүчеләр дә күптер?

- Бар. Ләкин мин заказга эшләмим, мин – ирекле. Кеше үз язмышын сөйли, ул, билгеле, керми калмый, теге яки бу яклап кереп китә.

"Сыер арасыннан китә алмам дип уйлый идем"

- Беренче мәлләрдә сез китапларыгызны үзкыйммәтеннән дә арзангарак саттыгыз дип беләм. Хәзер, ун елдан соң хезмәтегез  табыш китерә башладымы?

- Китап чыккач, аның күп өлеше бушка таратыла. Бүләк ителә, тегендә китә, монда китә. Аннан соң очрашуларга йөрисең. Шул китап бәясенә водительгә түләү, бензин кебек чыгымнар да керә. Әйтик, мин еракка барганда улымны ике көн эштән алып калам. Димәк, миңа аның ике көнлек эш хакын түләргә кирәк. Болар барсы да сатылган китаплар хисабына. Пенсиям – 11 мең, башка керемем юк. Шул китап акчасына икенче китапны бастыру, редакторлау, әзерләү, сату, барлык кибетләргә тарату чыгымнары да кергән. 10 ел буе мин китапның бәясен бер үк дәрәҗәдә тотып киләм. Мин ун ел элек яза башлаганда 30-40 сум торган китаплар хәзер 300-400 сум булды. Ә мин әле һаман шул беренче еллардагыча 200 сумнан арттырмыйм. Билгеле, НДС һәм салымнар өчен кибетләр үзләреннән өсти.

- Зифа апа, сез - кинәт кенә язучы булып киткән кеше. Сезгә бу язмышны бәлки юраган булганнардыр, бәлки төшегезгә кергән булгандыр?

- Ю-ю-к, без бит – фермада үскән, доярка балалары. Без сыердан башка әйбер турында хыялланмадык та. Мин, гомумән, сыер арасыннан китә алмам дип уйлый идем. Очрашуларда югары класс укучылары миңа сорау бирә: “Зифа апа, сезнең китапларда табигать матур, мәхәббәт чиста, саф, хәзер андый әйберләр юк бит” диләр. Ничек инде булмасын, бар. Көтәргә генә кирәк. Яшьләрнең сабырлыгы җитми. Мин аларга аңлатам: "Менә сабак, аның әле бөресе генә бар, матурлыгы юк. Аның яфрак ярганын, чәчәк атканын көтәргә кирәк", - дим. Чит ил киноларыннан күреп, бүген озатышалар да, ятакка яталар. Бөрене өзеп аткач, аннан нәрсә үссен? Мәхәббәт дигән әйбер яфрак ярырга да өлгермичә өзелеп кала.

"Кем инде ул Зифа Кадыйрова?"

- Зифа апа, тагын нинди әсәрләрегез театр сәхнәсендә сәхнәләштереләчәк?

- Февральдә Әлмәт театры “Синсез килгән язлар” белән килә. Мин аның премьерасында булдым, бик көчле куелыш, бик уңышлы бара. Кино төшерергә теләүчеләр бар, әмма барысы да акчага төртелә.

- Казан театрлары әсәрләрегезне сәхнәләштерергә теләк белдермәдеме әле?

- Казанның үз язучылары күп бит аның. Мин бит әллә кем түгел. Кем инде ул Зифа Кадыйрова? Бервакыт минем белән очрашырга бик күп укытучылар килде. Мин аларны өстәл әзерләп каршы алдым, кухня белән ике арада йөрим, сыйлыйм да сыйлым. Ирем әйтә: “Әнисе, алар бит синең белән язучы буларак сөйләшергә килгән”, ди. Мин инде ерак юлдан килгәннәр дип, татар хатынына хас булганча, аш-су белән каршы алам. Аннан соң кешенең ашавын бозып, нәрсә дип сөйләшеп утырасың? Шулвакытта ирем: “Әй, язучы чыкмый синнән. Алар сөйләшергә килгән иде, син ашаттың да, кайтып киттеләр”, ди. Шуңа күрә мин үземне әллә кемгә санамыйм. Нинди язучылар барын да беләм. Очрашуларга барганда, татар язучыларын читкә алып чыгарга да тырышам.

- Үзегез кайсы язучыларны яратасыз?

- Аерып берәүне дә әйтмим. Елына бер китап укырга мөмкинмен. Соңгы арада Айгиз Бикмөхәммәтовның ике китабын укып чыктым. Аралашып торабыз, Казанга да тартырга тырышам үзен. Мин аның яшьләр белән аралашып үсүен телим.

- Зифа апа, сезнең әсәрләрне хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә укый. Моның сере нидә?

- Минем китапларда гаилә чагыла бит. Ә гаиләнең ире дә, хатыны да, балалары, әби-бабасы да бар. Тормыш бит ул үрелеп бара. Ирләр укыганын да беләм. Алар аны кычкырып йөрми, колакка килеп: “Еладым” диләр. Бервакыт “Язмыш сынавы” спектакле барганда бер ир сикереп торды да, кепкасы белән битен каплап, залдан атылып чыгып китте. “Ай Аллам, бу кешегә шулкадәр авыр микәнни?” дип уйлап куйдым. Аннан бер хатын-кыз ярсып елый башлады. Мин инде куркуымнан кайтып китәргә дә уйладым. Күрәсең, һәркемнең тормышта шундый очраклары бар. “Язмыш сынавы”н язганнан соң кайсыдыр бер районга очрашуга килгәч, бер хатын әйтә: “Апа, минем язмышны каян белдегез? Быел ирем багана башында янып үлде”, ди. Ул бер генә җирдә булган хәл түгел. Монда хатыннарның сынмыйча, яшь балалар белән аякта басып калуы сурәтләнә. Аннан соң бит инде мин гади авыл һәм шәһәр тормышы турында гына язам. Башка фәлсәфәләр кора алмыйм. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100