Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел төнендә салют ракетасы очып кереп Казандагы бер фатир янган

Казанда яшәүче Тәнзилә Гафеева өчен яңа ел төне аздан гына соңгысы булмый кала. Төнге беренче яртыларда Адоратский урамындагы тугыз катлы йорттагы фатирына салют очып керә. Тәнзилә ханымның улы «Татар-информ»га сөйләгәнчә, салютны тәрәзә төбендә үк аттырганнар. Кемнең гаепле булуын хәзер полиция хезмәткәрләре ачыклый.

news_top_970_100
Яңа ел төнендә салют ракетасы очып кереп Казандагы бер фатир янган
pixabay.com

68 яшьлек Тәнзилә Гафеева Яңа ел төнендә могҗиза белән генә исән кала. Аның улы Айрат фаҗигале бәйрәм төне турында сөйләде.

Гафеевлар архивы

Курантлар төнге уникене сугып ярты сәгать узганнан соң, ханым ишегалдында салют атканнарын тәрәзәдән карарга теләп, бүлмәгә уза. Бер мизгелдә фейерверк ракетасының берсе аның күз алдында тәрәзәне ватып бүлмәгә очып керә.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ханым кухняга йөгереп чыга, булган хәлне сөйләргә теләп улына шалтырата. Ә бу вакытта күрше бүлмәдә янгын чыккандыр дип уйлап та карамый.

Гафеевлар архивы

«Миңа әни шалтыратты, ишегалдында салют аттыруларын һәм кемнеңдер йокы бүлмәсендәге тәрәзне ватуын сөйләде. Ул йокларга салкын булачагын да әйтте», — дип сөйләде Тәнзилә Гафееваның улы Айрат.

Улы белән сөйләшә-сөйләшә ханым кире бүлмәгә керә һәм улы аның кычкырганын ишетә. Бүлмәдә янгын башланган була. Ир-ат шундук янгын сүндерүчеләр чакырта һәм әнисенең йортына ашыга.

«Әни утны үзе сүндерергә тырышкан. Бу вакытта аны ут капкан фатирдан коткарырга теләп, күршеләре ярдәмгә ташлана», — диде Айрат.

Күршеләре Тәнзилә ханымга фатирдан чыгарга ярдәм итә һәм утны сүндерә башлыйлар. Әмма, янгынны үзләре генә сүндерә алмый. Санаулы мизгелләр эчендә бүлмә куе зәһәр төтен белән тула.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте белдергәнчә, берничә минуттан № 48 янгын сүндерү-коткару бүлеге янгынчылары килеп җитә һәм утны тулысынча сүндерә. Янгын мәйданы дүрт квадрат метрны тәшкил иткән.

Бәхеткә, бу фаҗигада беркем дә зыян күрмәгән. Фатир хуҗабикәсе табиблар ярдәменнән һәм хастаханәгә ятудан баш тарткан. Җиңелчә шок кына кичергән.

Гафеевлар архивы

Янгыннан соң фатирдагы шкаф янында салюттан калган, дарысы янып бетмәгән металл цилиндр табалар. Аны экспертизага җибәргәннәр.

Айрат белән әнисе салют залпының ничек итеп пыяланы ватуына гаҗәпләнә.

«Берәү дә төгәл генә берни әйтә алмый. Бары тик кемнеңдер подъезд янында салют аттырганын күргәннәр. Кызганыч, безнең йортта камералар юк, бары тик каршы йортта гына бар. Видеоязмаларны алдылар, аларны тикшерәләр», — диде Айрат.

Янгыннан соң Тәнзилә апаны туганнары сыендырган. Айрат ярдәм сорап социаль челтәр кулланучыларына да мөрәҗәгать итте. Чөнки янгында барлык җиһазлар, кием һәм документлар янып беткән, техника эрегән, кунак бүлмәсен һәм коридорны су баскан.

«Әлбәттә, күпләр ышанмады. Үзегез аңлыйсыз инде, җиңел табыш алу өчен Интернетта күп кеше мондый хәлләрне сөйли. Шуңа күрә раслар өчен барысы да бар — янгын нәтиҗәләрен һәм фатирга очып кергән снаряд фрагментын фотога төшердем. Беркемгә дә мондый хәлдә калырга язмасын», — дип сөйләде Айрат.

Ярдәм итәргә теләүче кешеләр күп булган.

«Безгә ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм. Дөньяда игелекле кешеләр күп. Изгелек кире әйләнеп кайта ул», — диде Айрат.

Фаҗигадә гаепле кешене табарга һәм аны җаваплылыкка тартырга теләп, гаилә полициягә гариза язган.

Әгәр Тәнзилә Гафеевага ярдәм итәргә теләсәгез, улы Айратның телефон номеры: 8 952 042 40 29.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100