«Кызы «әни кайта» дип йөри». Арчада фаҗигадә өч кеше һәлак булды, өч бала ятим калды

Гомере буе юлда йөреп эшләгән, гомере дә юлда өзелгән... Арча районында бүген ике машина коточкыч авариягә очрады, өч кешенең гомере өзелде. Ашытбаш авылы халкы авылдашларын югалтудан тетрәнү кичерә.
Арча районындагы юл һәлакәте бүген иртәнге уннар тирәсендә Кырлай авылы янында булган. «Рено» һәм «Тойота» автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән. Бер машина юл читенә киткән. «Тойота Королла» рулендә Ашытбаш авылы кешесе, һөнәре буенча шофер, 53 яшьлек Нәкыйп Мөхәммәтдинов булган. «Рено Дастер» белән Әтнә районы Яңа Шашы авылыннан 45 яшьлек Рафис Җәләев идарә иткән. Нәкыйп Мөхәммәтдинов һәм аның ике пассажиры, шул исәптән, 33 яшьлек авылдашы Алисә Сибгатуллина вафат булган. Фаҗига булгач, өченче үлгән кешенең кем икәнлеген тиз генә ачыклый алмадылар. Тагын ике пассажир һәм «Рено Дастер» йөртүчесе төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән хастаханәдә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, юл һәлакәте «Рено Дастер» йөртүчесенең кагыйдәләрне бозуы аркасында килеп чыккан булуы ихтимал. Йөртүче югары тизлек белән барып, каршы якка чыккан. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин вафат булучыларның Ашытбаш авылыннан булуын раслады. Алисә — 1986 елгы, аңа 33 яшь булган, Нәкыйп Мөхәммәтдиновка 53 яшь. — Бүген без кунаклар каршы алдык, депутатлар килә иде безгә. Һәлакәт турында ишетүгә, район башлыгы шунда китте. Кунаклар да күпмедер вакыт шунда тоткарланып торды. Безне авария урынына кертмәделәр. Нәкыйпнең Арчадан кайтып килеше булган, пассажирлар да утырткан, — диде ул. Ул фаҗигадә һәлак булган өченче кешенең Казан кешесе Илфат Галимуллин икәнлеген әйтте. Ул тумышы белән Яңа Кенәр авылыннан, туган ягына кайтышы булган. «Минем өчен бик әйбәт ир иде» Нәкыйп Мөхәммәтдинов мәктәп автобусы шоферы булып эшләгән. 80 яшьлек әнисе Флера апа һәм икенче никахтагы тормыш иптәше Хәлимә апа белән өчесе бергә торганнар. — Унике ел бергә тордык. Минем өчен бик әйбәт ир иде. Авыр сүз әйтмәде, һәрвакыт уен-көлке генә. Соң гына өйләнештек. Путевкага дип Арчага АТП га киткән иде. Гадәттә шулай атна башында барып алып кайта иде. Иртән чыгып китте. Йомшак кына сөйләште, озатып калдым. Мин Арчага төшеп киттем эшкә, пенсиядә булсам да, сорагач, төшкән идем. Ул миннән 20 минут алдан чыгып китте, шуннан бүтән күрмәдем инде, — дип өзгәләнеп елый хатыны Хәлимә апа. Мәрхүм Нәкыйп абый күршесе Равил Рәхмәтуллин белән гомер буе иңгә-иң терәп, күршеләр булып яшәгәннәр. — Терәлеп торган күрше булгач, ярдәмләшеп яшәдек. Бик ярдәмчел иде ул, кем сораса да, бөтен кешегә бара иде. Шундый кыен халәттә әле мин. Яхшы кеше иде ул. Гомере буе рульдә булды. Мәктәп автобусында биш еллап эшләде, — диде. «Юлда тыныч йөри иде…» Илнур абый — Нәкыйп абыйның туганнан туганы. — Без аның белән көн саен диярлек очраштык. Мин балаларны мәктәпкә төшерәм, ә ул мәктәп автобусында балалар йөртте. Күрше авыллар Наратлык, Акчишмәдән балалар ташый иде. Көн саен сәлам бирешеп яшәдек. Бик аралашып, бергә йөрешеп яши торган гаиләләр идек без. Юлда бик тыныч йөри иде, мин шуңа күрә аптырадым да. Башта үзе гаепле дип әйткәннәр иде, хәзер теге машина аңа килеп кергән, диләр. Нәкыйп машинасында биш кеше булган. Кайтышлый алгандыр, таныш-белешләрне алырга тырышабыз бит инде, юлда калдырмыйбыз. Туганнарга бик игътибарлы иде ул. Казаннан Мөхтәр дигән икетуган абыйсы әле кайтып кына киткән иде бәйрәм көннәрендә кунакка, — дип сөйләде ул. «Әрәм булды…» Нәкыйп Мөхәммәтдиновның балачактан уйнап үскән тагын бер күршесе Иршат абый да аның юлда тизлекне арттырмавын әйтте. — Машинада ипләп йөри иде ул. Әле менә урамда егетләр белән ни сәбәпле килеп чыкты икән дип, сөйләшеп торабыз менә. Кем гаепле икәнен Аллаһ белгән. Яхшы күрше иде, мөрәҗәгать иткәндә гел ярдәмгә килде. Әрәм булды. Башына төшкән кешегә бик авыр хәлләр. Бүген иртән генә безнең урамда очраштык. Мин җиденче яртыда кар көрәгәндә кузгалып киттеләр алар автобус белән, кычкыртып китте миңа, — дип искә төшерде ул. «Ирләр яшьли үлә торган урам» Бу фаҗигадән соң авыл кешеләре бер гаҗәеп күренешкә тагын бер кат игътибар иткән. Иршат абый әйтүенчә, Ашытбашның Тукай урамында ирләр кыска гомерле икән. — Бөтен авыл шок хәлендә. Безнең Тукай урамында бик күп ирләр яшьли үлеп китә. Аптырап йөрибез инде. 50 белән 60 яшь уртасында ирләр китеп бара шулай. Минем әти 54 яшендә, әтинең дусты 54 яшендә китте, — дип, Иршат абый тагын берничә кешене санап үтте. — Шундый урам. Шаккатырлык. Шүрләтә барыбер. Алисәнең өч баласы ятим калган 33 яшендә гомере өзелгән Алисә Сибгатуллинаның өч баласы — 7 һәм 6 сыйныфларда укучы уллары, ике яшьлек төпчек кызы ятим калды. Алисә Ашытбаш мәдәният йортында техник хезмәткәр булып эшләгән. Рамилә апа — Алисәнең килендәше. Алисә бу гаиләгә 15 ел элек килен булып төшкән. Абыйлы-энеле Сибгатуллиннар гаиләләре белән бер авылда торган. Мин шалтыратканда, Алисәнең кайнанасы һәм өч «кошчыгы» да Рамилә апаларда иде. — Алар өйләнешкәч, без башка чыктык. Ике гаиләдә дә өчәр бала безнең. Аралашып яшәдек. Гел очрашып, туган көннәргә йөрешеп яшәдек. Яңа елны бергә каршылаган идек. Әле 3 гыйнвар көнне минем туган көн иде, анда да менделәр, матур итеп утырдык. Бик авыр безгә, ышанырлык түгел. Алисә бик ачык күңелле, бөтен кешегә ярдәмчел, һәрчак булышырга гына тора иде. Аның белән соңгы тапкыр кичә күрештек. Мин кибеттә эшлим, ул кибеткә кергән иде. Бүген ул түләү эшләре белән Арчага барган. Автобуска утырасы булган. Автобуска менеп барганда, Нәкыйп абый очраган да, утырып кайтып киткән, — диде. «Җырлады, биеде, спектакльләрдә катнашырга ярата иде…» Мәдәният йорты директоры Айгөл Фәйзрахманова Алисә белән бергә эшләгән. — Башта почтада эшләде, аннары клубка керде. Бик тырыш, акыллы кыз иде. 18 яшендә күрше егетенә кияүгә чыкты, өч бала алып кайтты. Тырыш гаилә. Йорт та салып ята иде алар — үз йортларына янкорма төзеделәр. Быел сарайлар, лапаслар да эшләп чыктылар, — дип сөйләде Айгөл. Айгөл Фәйзрахманова Алисәнең һәм концертта катнашканы, җыр-моңга, сәхнә осталыгына ия булуы турында сөйләде. — Бер концерттан да калмыйлар иде. Җырлады, биеде, спектакльләрдә катнашырга ярата иде. Ирле-хатынлы шулай чыгыш ясадылар. Артистсыз калдым менә. Февральдә спектакль куярга тиеш идек, кайсы спектакльне сайлыйм икән дип уйланып кына йөри идем. Алисә озын-озын текстларны шалт итеп ятлый, хәтере яхшы иде. Аның гел авыз ерык була иде, турсаеп йөрмәде, гел шат йөзле булды, — диде. Айгөл Фәйзрахманова Алисә белән соңгы тапкыр кичә күрешкән булган. Бүгенгә «әни көне» нә гариза язган булган. — Бер улым авырта дип, соңгы вакытларда больница юлында да йөрде әле ул. Шул үз эшләре белән Арчага барган булгандыр, — диде. «Үз әниседәй карады, хөрмәт итте» Кайнанасы Гөлсинә апа килене Алисә белән бер түбә астында 15 ел торып өлгергәннәр. — Кече киленем инде ул. Кычкырышмадык, әйткәләшмәдек. Мин үзем ун ел инде онкологиядән интегәм. Шулай булгач, нәрсә дисең инде. Әйбәт иде, үз әниседәй карады, хөрмәт итте. Кая гына барса да, балкып йөри иде. Бүген дә «Әни, мин киттем» дип чыгып китте. Автобуска дип менгән бит ул балакай… Кыз бик теләгән иде, бик теләп алып кайтты өченчесен. Сөйләшә башлады инде матур итеп. Кызы «Әни кайта хәзер» дип йөри. Балаларның олылары да белә инде хәзер, башта әйтмәгән идек. Тора-бара басачак әле ул кайгы балаларны… Бүген-иртәгә түгел… — дип ачыргалана Гөлсинә апа. Нәкыйп Мөхәммәтдинов һәм Алисә Сибгатуллина җәсәдләре бүген экспертизага Казанга китерелгән. Иртәгә аларны Ашытбашка алып кайтып, җир куенына салачаклар. Мәрхүмнәрнең гаиләләре, туганнары, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыннары Оҗмахта булсын! Амин!