Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда элекке хатынының егетен үтергән Алмаз: «Балаларым белән очраштырмады»

Урам уртасында элеккеге хатынының хәзерге егетен балта белән чабып үтергән Чаллы кешесен Татарстан Югары суды ун елга колониягә хөкем итте. Җәза дәүләт гаепләүчесе сораган сроктан ике тапкыр кимрәк. Суд залыннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Алинә Фәйзрахманова репортажы.

news_top_970_100
Чаллыда элекке хатынының егетен үтергән Алмаз: «Балаларым белән очраштырмады»
Алинә Фәйзрахманова фотосы

10 ноябрьдә Татарстан Югары суды элеккеге хатынының егетен вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче Алмаз Маликов эше буенча хөкем карары чыгарды.

2020 елның сентябрендә Алмаз аерылган хатынына һәм аның егетенә урамда һөҗүм итә. Башта этен көндәшенә өстерә, аннары, җиргә егылгач, балта белән чабып үтерә.

 Җәзаны ике тапкыр киметкәннәр?

Тикшерү барышында ачыкланганча, фаҗигагә кадәр үк инде Маликов элекке хатыны Айгөлне берничә мәртәбә кыйнаган, үтерү белән янаган. Ул берничә маддә буенча гаепләнә: сәламәтлеккә зыян салу, үтерү белән янау, үтерү нияте белән һөҗүм итү, аеруча кансызлык белән үтерү. Кылынган җинаятьләрнең авырлыгын исәпкә алып, дәүләт гаепләүчесе судтан Маликовны 19,5 елга катгый режимлы колониягә озатуны сорады.

Әмма ахыргы нәтиҗә буенча суд билгеләгән җәза үтәү срогы ике тапкыр кимрәк булып чыга — катгый режимлы колониядә 10 елга ирегеннән мәхрүм итү.

Суд «үтерү нияте белән һөҗүм итү» маддәсе буенча Маликовның гаебе расланмаган дип саный. Моннан тыш, «сәламәтлеккә җиңел зыян салу» маддәсе буенча гаепләнүченең гаебе танылса да, аның өчен Маликовка җавап бирергә туры килмәячәк, чөнки җәза бирү вакыты чыккан. Шулай ук судья «аеруча кансызлык белән үтерү» квалификациясен дә дөрес түгел дип тапкан.

«Җинаять кылынган көннәрдәге вакыйгалар суд тарафыннан дөрес билгеләнгән. Әмма суд, гаепләүче як күздә тотканнан аермалы буларак, Маликовның гамәлләрен башкача билгеләде. Аның гамәлләрендә суд аеруча кансызлык күрмәде, үтерү кыска вакыт эчендә башкарылганлыкка нигезләнде, аеруча кансызлык белән башкарылган үтерүнең төп билгесе - кешене газаплау һәм җәфалау санала», — дип аңлатты Татарстан прокуратурасының җинаятьчелек-суд идарәсе өлкән прокуроры Руслан Гобәев.

 «Үтерергә теләмәдем, куркытмакчы гына идем»

Үтерүченең үз гаебен тануын һәм тикшерү эшендә хезмәттәшлек итүен суд җәзаны йомшартучы шартларның берсе дип санады. Элекке хатынының егете Егор Бобенконы вәхшиләрчә үтергәннән соң, Маликов полиция бүлегенә үзе шалтыратып, җинаять кылуы турында хәбәр итә һәм хокук сакчыларына бирелә.

Суд утырышында соңгы сүз бирелгәч, гаепләнүче әлеге җинаятьне кылганы өчен үкенүен, элеккеге хатыныннан һәм үлгән ир-атның әти-әнисеннән гафу үтенүен әйтте.

«Кеше үтерүнең ни икәнлеген, бу адымга кешене ниләр этәргәнен берегез дә белми», — дип башлады ул үзенең чыгышын.

Маликов әйтүенчә, имеш, ул элеккеге хатынының егетен үтерергә теләмәгән. Элекке хатынының яңа егете барлыкка килүе, аның сүзләренчә, балалары белән мөнәсәбәтләре киеренкеләнүгә китергән: алар белән үзе теләгәнчә еш очрашырга, тәрбияләргә мөмкинлек булмаган.

Шуның аркасында элекке ир белән хатын арасында еш кына конфликтлар туган, һәр яңа ызгыш элеккесеннән кискенрәк булган. Әмма, Маликов ассызыклавынча, ул көндәшен үтерергә теләмәгән, бары тик үч алмакчы гына булган: телефонын, я машина тәрәзәсен ватарга теләгән, ә килеп чыккан фаҗига — бәхетсезлек очрагы гына икән.

Шунысын да әйтергә кирәк, аңарчы суд утырышында Айгөл Маликова балаларның аталары белән аралашуына беркайчан да каршы булмавын берничә тапкыр кабатлап әйткән иде. Айгөл балаларының атасын бары бер әйбер хакында үтенгән: балалар янына килүе турында алдан хәбәр итүен һәм аларны төнгә каршы өйдән алып китмәвен.

«Егор ызгышлар чыгарды, балаларга аның белән очрашуны тыйды дип кабатлый бит ул. Әмма Егор чын ир-ат иде, ул һәр ситуациядә үзен ирләрчә, лаеклы тотты. Миңа да, балаларга да яхшы мөгамәләдә булды, балалар да аны яраттылар, әлегәчә сагыналар, газапланалар. Гаепләнүче процесста катнашучыларны бутарга маташа, гаепне әле миңа, әле Егорга аударырга тели. Әле аның эте үзе йөгереп чыккан, әле балтасы кулына очраклы гына килеп кергән, барысы да үзеннән-үзе килеп чыккан… Әмма алай була алмый. Законда каралган иң кырыс җәзаны бирергә кирәк дип саныйм», — диде Айгөл.

 «Мин ауны башлыйм»

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның көзендә бөтен Чаллыны дер селкеткән фаҗиганең сәбәбе — Айгөл белән Алмаз Маликовлар арасында киеренке мөнәсәбәтләр. Ир белән хатын инде ике ел элек аерылышкан була. Фаҗига алдыннан алар арасындагы низаг яңа көч белән кабынып китә.

Алмаз балалар белән очрашулар таләп итә. Айгөл элекке ире белән очрашулардан качса да, аның балалар белән аралашуына, очрашуына киртәләр кормый. Әмма алар очрашуның вакыты мәсьәләсен генә хәл итә алмыйлар, чөнки, Айгөл әйтүенчә, Алмаз сөйләшкәндә үзен агрессив тота, беркайчан да килешүгә бармый.

Балаларны үзе теләгән вакытта алып китә алмавы белән Маликов килешергә теләми. Айгөлгә яный башлый, аннан һәм егетеннән үч алачагын әйтә. Узган елның 10 сентябренә каршы төндә Алмаз Айгөлнең өенә килә. Алар әрләшеп китәләр, нәтиҗәдә, ир хатынны кыйный, аягы белән битенә тибә, йодрыклары белән суккалый башлый.

«Башымнан тотып, башның арты белән идәнгә кыйнаганын ачык хәтерлим. Мин аңымны югалта башладым, 3-5 тапкыр сукканын ачык хәтерлим. Күз алдым караңгыланды, шулчак улымның тавышын ишеттем. Ул коридорга йөгереп чыкты да: „Әти, тукта!“ дип кычкырды», — дип исенә төшерде Айгөл тәүге суд утырышында.

Ул көнне Маликов Айгөлнең телефонын һәм сәгатен эләктереп кача. Әмма янаудан туктамый. Фаҗигагә бер тәүлек кала Алмаз элекке хатынына тагын яза, балаларны алып килергә куша. Айгөл баш тарта, вакыт инде соң булуын искәртә, Алмаздан иртәгәсен шалтыратуын сорый. Маликов ризалашмый, билгеле, һәм Айгөлнең телефонына шушындый хәбәр җибәрә: «Мин ауны башлыйм».

Полиция бүлегеннән үтерергә килә

Шушы хәбәрдән соң Айгөл егете Егор Бобенко белән полициягә мөрәҗәгать итәләр, үтерү белән янау турында гариза калдыралар. Икенче көнне иртән Маликовны полиция бүлегенә чакырталар, профилактик әңгәмә уздыралар. Участок уполномоченные мондый янауларның ахыры ничек бетәргә мөмкин булуын сөйләп күрсәтә, балалар белән бәйле мәсьәләләрне инспекторлар аша хәл итәргә киңәш бирә.

Әмма шул ук көнне төштән соң Маликов Айгөлнең эшенә бара. Башта ул ят исем белән медицина үзәгендә Айгөлгә кабул итүгә языла, шулай итеп, хатынның ул көнне эшкә киләчәген тәгаен ачыклый.

Үзе әйтүенчә, имеш, ул Айгөл белән сөйләшергә генә җыенган, кызының туган көненә бүләк алырга акча калдырмакчы булган. Баланың туган көне икенче көнне булырга тиешле икән.

Әмма очрашуга ул токымлы этен дә ияртә, балтасын да тотып бара. Егорның Айгөлне эш урынына китереп куюын Маликов урамда сагалап тора, аннары һөҗүм итә. Шаһитләр әйтүенчә, вакыйгалар шулкадәр тиз була ки, беркем дә берни дә эшләргә өлгерми кала. Шаһитлар вакыйгаларны шулай сурәтли: хатын машинадан төшкәндә алар янына балта тоткан ир-ат килә, янында эте дә була. Ул машина тәрәзәсен вата, шуннан машинадан егет атылып чыга, качарга маташа. Әмма эт аны куып тотып, өстенә сикерә һәм ябыша. Һөҗүм итүче егылып яткан егет янына килеп, балта белән аның башына, аркасына чаба башлый.

Көндәшен үтергәч, җинаятьче хатыны артыннан йөгерә, әмма Айгөл үзе эшләгән медицина үзәгенең фойесына кереп качарга өлгерә. Үлемнән аны җитәкчесе коткара, ул үтерүченең каршысына травматик корал тотып чыга. Кисәтү өчен коралдан ата, әмма җинаятьчене бу гына туктатмый. Шуннан Айгөл белән хезмәттәше бинага кереп, ишекне бикләп куярга өлгерәләр.

 «Хөкем карарын шикаять итү турында уйлашырбыз»

Ашыгыч ярдәм хезмәтләренә шалтыраткач фаҗига урынына тикшерү-оператив төркеме, ашыгыч ярдәм машинасы, шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев килеп җитә. Полиция җинаятьчене эзләргә керешә. Икенче көнне суд Маликовны кулга ала һәм ике айга тикшерү изоляторына җибәрә.

«Без хатыным белән яхшы егет үстергәнбез. Ул ике балигъ булмаган баланы тәрбияләү өчен җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмады, чөнки Айгөлне яратты. Ул алар белән уртак тел тапты, мөнәсәбәтләре бик яхшы иде. Айгөл элекке ире белән очрашырга курыкканга, улыбыз хәтта балаларны әтиләре янына да илтеп куя иде», — дип сөйләде судта Егорның әтисе.

Зыян күрүче як суд карары йомшак булуына канәгать калмады. Хөкем карарын укыганнан соң Айгөл күз яшьләрен тыеп кала алмады.

«Зыян күрүче як белән сөйләштек. Айгөл елый, егетнең әтисенең хәле шулай ук авыр. Бу мәсьәләне соңрак хәл итәрбез дип килештек, хөкем карарын шикаять итү турында уйлашырбыз. Булган хәлне аңлап, уйлашып, ахыргы нәтиҗәгә килергә кирәк», — диде Руслан Гобәев.

Моңарчы «Татар-информ» элекке хатынының егетен балта белән чабып үтергән Чаллы кешесенең үзе акылында дип табылганлыгы турында хәбәр иткән иде. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100