Аерылган ир баласын үзендә калдырырга тели: «Кызым чит ир белән үсәргә тиеш түгел!»

Безнең ил кануннары буенча, аерылышкан очракта бала әнисе белән кала. «Бер якның гына хокуклары турында уйлап, икенче якның хокукын кысу була түгелме соң бу?» дигән фикердә булган ирләр бар. Балаларын үзләрендә калдырырга теләгән ир-атлар үз язмышлары турында «Интертат»ка сөйләде.
«Балага биргән акчага үзенә кием алган» Идрис белән Маша 8 ел бергә торганнар. Моннан бер ел элек алар аерылыша. Аларның балалары - 7 яшьлек Ляся хәзер әнисе белән яши. — Аерылышуның сәбәбе нидә? — Маша миңа хыянәт итте. Аңа өйләнүемә бөтен дусларым каршы иде. Нинди кыз икәне күренеп тора, күзеңне ачып кара диделәр. Мин ярата идем. Тыңларга да теләмәдем. Дусларым көнләшә, минем бәхетемне тартып алырга тырыша кебек тоелды миңа. Каршы чыктым. Кечкенә генә итеп туй үткәрдек. Ә ул минем яхшылыгыма таш атты. Иң көлкесе - өйләнмәскә кушкан дустым белән. Мин бу турыда очраклы гына белдем. Хатынымның телефонындагы смсларны укыгач, барысын аңладым. Ул ялганлап тормады. «Хыянәт иттем», диде. Шул көнне мин, киемнәремне җыеп, өйдән чыгып киттем. Аерылышырга булдым. — Лясяга бу хәбәрне ничек җиткердегез? — Ул әле бала. Аңлап та бетерми. Әнисен гомер буе күралмый яшәвен теләмим. Аерылышу сәбәбен аңа әйтмәдек. Бәлки үсә төшкәч әйтермен. Мин Лясяны үземә алырга теләдем. Маша каршы төште. Без баланы суд аша бүлештек. Машага мин фатирымны калдырдым. Лясяга торыр урын булсын дидем. Ә хәзер аерылыган хатыным минем «дустым» белән бергә гаилә корырга маташа. Мин баланы аларда калдырасым килми. Лясяны ни өчен әнисенә калдырырга булдылар соң? — Беренчедән, мин әле квартира арендалап торам. Баланы алып кайтырга төпле урын юк. Икенчедән, Лясяга икенче мәктәпкә күчергә туры килер иде. Суд карары буенча, балага ияләнгән җирендә торырга кирәк. Яисә ул бик зур стресс кичерәчәк. — Кызыгызның кем белән яшисе килә соң? — Әнисе белән. Ул әле күп нәрсәне аңлап бетерми. Әнисе аңа кычкыра да, кул да күтәрә ала. Машаны ярата шул ул. Әнисе бит. Мин эштә күп вакыт булганга күрә, бала белән утырырга вакытым булмады. Ул шуңа күрә мине алай якын кабул итми. Мин балага биргән акчага Маша үзенә кием алган. — Алимент акчасына балага әйберләр алу урынына үзенә тотканын белгәч нишләдегез? — Янына бардым. Син исбатлый алмыйсың диде. Ляся иске киемнәрдән йөри. Ашарына җитә микән дип борчылам. Янәдән хатынымны судка биреп, баламны үземә аласым килә. Минем кызым чит ир-ат белән үсәргә тиеш түгел. Аның әтисе бар. «Ул балага кул күтәрә» Исемнәре үзгәртелде. Альбина белән Вилдан моннан ике ел элек аерылышканнар. Кечкенә генә 4 яшьлек уллары әнисендә калган. Вилдан әлеге вакыткача аерылган хатыны белән судлашып йөри. «Аерылдык. Мин гаепле, анысын беләм. Хатыныма ул йөккә узганга күрә генә өйләнгән идем. Арабызда зур мәхәббәт булды дип әйтә алмыйм. Ул мине бәлки яраткандыр. Мин генә аңа җавап кайтара алмадым. Балабыз туды. Ул нык миңа ошаган. Ул туганнан соң, хатыным бөтенләй дә миңа карамый башлады.Көн дә борылып ята да йокыга китә. Көн-төн бала елый. Мин моңа түзә алмадым», — дип сөйли башлады Вилдан. — Гаеп сездә дисез, ни өчен аерылдыгыз соң? — Мин хыянәт иттем. Нишләргә тиеш идем соң? Хатыным бала гына карый. Үзен бөтенләй дә карамый башлады. Ә мин сәламәт ир-ат! Миңа да хатын-кыз назы кирәк. Башта түзеп карадым. Ләкин көн саен бер үк әйбер кабатлана башлагач, түземлегем калмады. Өйгә кайтам, хатын бала чүпрәкләре юа, миңа аннан-моннан ашарга пешерә, ай буе ботка ашап тордым. Мондый азык кемгә җитсен инде? Читкә йөри башладым. Эштәге бер хатын белән башта атнага бер, аннары көн саен очраша башладык. Аңа килсәң, барысы да әзер, тәмле итеп ашарга пешергән, бала темасы белән башны катырмый, тынычландыра, мине тыңлый, өендә бала акырмый, үзен караган, матур итеп киенгән. Әгәр хатыным шундый булса, мин аннан китмәс идем. — Аерылышырга беренче гаризаны кем бирде? — Хатыным. Хыянәт турында белгәннән соң ук. Минем сөяркәм аңа барысын да сөйләгән булып чыкты. Мин эштән кайтышка киемнәремне җыеп куйган иде инде ул. — Бәлки, суд карары буенча бала әнисендә калуы әйбәтрәктер? — Юк. Мин балага әнисенә караганда күбрәк бирә алам. Ул балага кул күтәрә. Үземнең күргән юк. Минем әни бала карарга барганда күргән. Нәрсәдер төшереп ваткан өчен, Альбина балага китереп суккан. Мин баламны кыйнатып үстерәсем килми. Альбина аңа бер әйбер дә бирә алмый. Ә мин акчаны әйбәт эшлим. Миндә балага яхшырак булачак. Юрист фикере Лилия Борханова, юрист бу проблемага ачыклык кертте. Әти-әни аерылырга була икән, суд баланы кемгә калдырырга дигән карар кылганчы кайбер әйберләрне исәпкә ала: — балага ничә яшь; — баланың әти-әнисенә бәйләнеше; — бала тәрбияләргә яшәү урыны бармы, юкмы. Суд күпчелек очракта әни ягын яклый. 94-95 процент очракта бала әнисе белән кала. Бу ана һәм бала арасында булган бәйләнеш белән аңлатыла. Һәм шулай ук ананың бала карарга атага караганда психик яктан әзеррәк булуы белән дә. Ата баланы үзе белән калдырырга теләсә, яңадан судка мөрәҗәгать итә. Тиешле дәрәҗәдә исбат итәргә тиеш. Бала әтисе белән калган очраклар: — ана психик яктан авыру, сәламәтлек белән проблемалары булу; — балага карата даими агрессия; — балага карата физик, психик көч куллану; — амораль тормыш рәвеше алып барса; — торыр урыны булмау; — бала үстерерлек акчасы булмау. Дәгъвалар белешмә, характеристика һәм башка документлар ярдәмендә дәлилләнергә тиеш. Ир-егетләр фикере Саша, 25 яшь. «Мин бала әтисендә калырга тиеш дип саныйм. Хатын-кыз баланы таба ала. Әти кеше үз баласын үстерергә тиеш. Аның баласын чит ир-ат карарга тиеш түгел. Хатын-кызга бала калдырып, еш кына ир атларның иреген кысалар. Мин болай эшләү дөрес дип санамыйм». Раяз, 34 яшь. «Бала әнисендә дә, әтисендә дә кала ала. Ләкин балага травма гына ясамаска кирәк. Әтисе дә, әнисе дә бер дәрәҗәдә балаларын карарга тиеш. Ул бит аларның икесенең дә баласы. Бала бүлешеп утырырга уенчык түгел. Ул кеше. Аның киләчәктә проблемалары туарга мөмкин. Әти-әниләре мисалын күреп, ул гомере буе ялгыз калырга мөмкин». Алексей, 43 яшь. «Бала әнисендә калырга тиеш. Әни кеше балага нәрсә кирәген әтисенә караганда күбрәк белә. Кечкенә вакытында да әни белән бала арасында элемтә бик көчле була. Әни кеше баланың нәрсә теләгәнен сүзсез генә белә, тоемлый. Әни кеше балага әтисенә караганда күбрәк бирә ала. Әтиләр үзләренең хисләрен артык күрсәтми. Бала үзен яратмыйлар дигән фикер белән үсәргә мөмкин. Мондый хәл булмасын өчен баланы әнисендә калдырырга кирәк». Хатын-кызлар фикере Сафия, 22 яшь. «Бала анасында калырга тиеш. Бала ана назыннан башка үсә алмый. Ата кеше балага ана назын бирә алмый». Аня, 34 яшь. «Әнисендә калырга тиеш. Әгәр дә әни кеше баласына җәбер-золым кылмый икән, ул бала анда калырга тиеш. Бала белән ананы аерырга ярамый. Ул баланың да психикасын боза, ананың да йөрәген яралый». Зилә, 24 яшь. «Кемдә калса да була. Аны үстерергә акча, торыр урын булырга тиеш. Әгәр анада болар юк икән, бала хәерчелектә үсәргә тиеш түгел. Бала үстерү күп акча таләп итә. Әгәр дә әни кешенең акчасы юк икән, баланы атасы үстерсен». Дини караш Бу проблемага карата фикерен «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белдерде. «Динебез буенча, аерылган очракта балалар өчен җавап бирүче, ашатучы, киендерүче булып әтисе кала. Алимент дигән очраклар юк. Баланы тулаем әтисе карарга тиеш. Балага биш, алты яшь булса, аңлый алса, ул әтисе белән калырга тиеш, шулай хәерлерәк дип әйтелә. Әлбәттә, хатын эчсә, наркоман икән, хәтта кияүгә чыга икән, бала әтисе белән калырга тиеш. Яңа әтигә бала кирәкми. Әнисе бәхетле гаилә корсын дип, баланы әтигә бирәләр. Әнисендә калса, әтисенең иреген чикләү, шәригатьне бозу була. Әтисе бала кирәкми дип әйтсә генә әнисендә кала ала. Ул үз баласыннан баш тартырга тиеш түгел. Балага авырлык китермәс өчен аерылмаска тырышып карарга кирәк. Сабыр булырга, хыянәт итмәскә, эчмәскә. Хатыныңны хөрмәт итеп, балаңның әнисе икәнен белергә. Бөтен хатын, бөтен ир бертөрле. Баланы тулы гаиләдә үстерергә кирәк». Төрле очраклар була. Бала кемдә генә калса да, ул тулы гаилә бәхетен татый алмый. Әйе, әтисе, яисә әнисе аның янына килеп, бүләкләр биреп, уйнап тора ала, ләкин баланың киләчәк тормышы бозыла. Шулай ук, бала дип кенә аерылмый торган гаиләдә дә балалар психик травмалар ала. Бер-берсен күрә алмаган әти-әнисенә карап үсә, үзен гаепле саный. Бу очраклар бихисап. Һәр якның үз дөресе була. Шулай да миңа калса, бер кеше иреге дә чикләнмәскә тиеш. Ничек кенә булса да, барысын да яхшы итеп чишеп була. Талашу, сугышудан башка. Әти-әни бер-берсенә үч итеп эшләгәнче, бала турында уйласын иде.