Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул минем әнине мыскыл итте» — Азнакай кешесе таксистны ни өчен үтергәнен сөйләде

Таксистны үтерү эше буенча гаепләнүче ике ир-ат судта тикшерү эшенең гадел алып барылмавына ышандырырга тырышты. Тоткарланганнан соң алар полиция хезмәткәрләренә таксистны ничек һәм нәрсә өчен үтерүләре турында сөйләгән. Югары суд залыннан «Татар-информ» репортажы.

news_top_970_100
«Ул минем әнине мыскыл итте» — Азнакай кешесе таксистны ни өчен үтергәнен сөйләде
Владимир Васильев фотосы

 «Ул минем әнине мыскыл итте»

«Мин таксистны мине һәм әниемне мыскыл иткәне өчен үтердем», — дип аңлата кулга алынган бер хөкем ителүче Ренат Зарипов. Аның мондый күрсәтмәләрен кичә, 14 февраль көнне суд утырышында прокурор укыды. Хөкем ителүчеләр эскәмиясенә Зарипов белән бергә Азнакайда яшәүче Эдуард Антонов та утырды. Шунысы кызык, узган елны бу ир-атның фамилиясе Лубчук булган.

Татарстан Югары судында Азнакай таксистын үтерү процессы башлануын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 12 гыйнвар көнне хәбәр иткән иде. Җинаять кылуда гаепләнүчеләр суд процессын присяжныйлар катнашында уздыруны сораган.

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның 21 декабрендә Зарипов һәм Антонов хәмер эчеп исерә һәм такси белән Бөгелмәгә барырга була. Такси шоферына пычак белән янап, күрше шәһәргә илтеп куярга кушалар. Бөгелмәгә барып җитүгә, таксист машинадан чыгып чаба, әмма Зарипов аны куып тота һәм аркасына пычак кадый. Бердәнбер яра үлемгә китерә, ир-ат ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлә.

Бу хәлдән соң ир-атлар машинада булган барлык кыйммәтле әйберләрне, магнитола, акча, таксист документларын алып, автомобильгә ут төртә. Зарипов һәм Антоновны кайнар эзләр буенча тоткарлыйлар. Алар үтерүдә, милекне аңлы рәвештә юк итүдә, документлар урлауда һәм кыйнауда гаепләнә.

Күрше шәһәргә Антоновның кызы янына килгәннәр

Зарипов һәм Антонов фаҗигагә кадәр ике ел таныш булган. Зарипов төзелеш белән шөгыльләнгән, аерылган, сигез яшьлек улы бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ирнең элеккеге хатыны аның турында уңай сүзләр генә әйтә, аның үрнәк гаилә башлыгы булуын, элеккеге иренең үтерергә сәләтле булмавына ышануы турында белдерә. Антонов турында берни дә билгеле түгел.

Прокурор судта Зариповның күрсәтмәләрен укыды. Үтерүдә гаепләнүче сүзләренчә, фаҗига буласы көнне ул иптәшенә эчәргә килгән, аннары алар Бөгелмәгә Антоновның йөргән кызы янына барырга булган.

Тикшерү вакытында Зарипов: «Без башта сыра, аннары аракы эчтек. Такси чакыргач, шешәне юлга үзебез белән алдык. Машина йөртүченең исемен хәтерләмим. Бөгелмәгә килеп җиткәч, мин банкоматтан акча алырга теләгән идем, әмма парольне оныттым. Аннары башка банкоматка барырга тәкъдим иттем, тик машина ватылды. Таксист ризасызлык белдерә башлады», — дип сөйләгән булган.

Хөкем ителүче сүзләренчә, бу вакытта аның иптәше Антонов автомобильнең арткы утыргычында йоклый. Ул таксист белән Зарипов сугыша башлагач кына уяна. Шул вакытта Зарипов пычак ала һәм машина йөртүчесенә кадый.

«Антонов таксистка нәрсә булганын тикшерү өчен аның артыннан йөгерде. Ул вакытта аның янында инде башка кешеләр бар иде, алар аңа ашыгыч ярдәм чакырды. Без бөтен нәрсәне җыйдык һәм машинага ут төрттек. Пычакны да шунда аттык, ул шунда эрер дип уйладым», — дип сөйли Зарипов.

Ир-атлар еракка качарга өлгерми. Алар якындагы йорт подъездында яшеренә, әмма аннан чыгуга аларны полиция хезмәткәрләре инде көтеп торган.

Үрнәк гаилә башлыгыннан — җинаятьчегә

Гаепләнүчеләрнең судта биргән күрсәтмәләре кулга алынган көнне биргәннәреннән нык аерыла.

Суд барышында хөкем ителүчеләр икесе ике рәшәткә артында утырды. Зарипов шактый борчылды, әрле-бирле йөрде. Ә Антонов тыныч кына эскәмиядә утырып торды, адвокат белән сөйләшкәләп алды. Тикшерү эше барышында ике дус бер-берсе белән очрашкан вакытта бәхәс тә чыккан булган икән. Ул вакытта Зарипов Антоновка яный башлаган һәм бернинди дә күрсәтмәләр бирмәскә кушкан.

«Миңа ничектер Зарипов янына керергә туры килде, чөнки аңа карата шикаятьләр килде. Аның үз-үзен тотышыннан зарландылар. Зарипов гел канәгатьсезлек белдерә һәм чыккач башка тикшерүче — Соколовны үзе җавапка тартачагын әйтә, диделәр», — дип сөйләде судта шаһит буларак катнашкан һәм әлеге эшне тикшерү белән шөгыльләнгән тикшерүче.

Судта тикшерүче Александр Соколов та күрсәтмәләр бирде. Хөкем ителүчеләрнең һәм аларны яклаучыларның иң күп сораулары нәкъ менә аңа булды. Алар фикеренчә, тикшерүче дәлилләрне фальсификацияләгән һәм тиешле күрсәтмәләр бирсен өчен Зарипов белән Антоновка басым ясаган.

«Хөкем ителүчеләр үз теләкләре белән күрсәтмәләр бирде. Психологик яктан, бигрәк тә физик яктан аларга бернинди басым ясалмады. Очная ставка вакытында проблема булды, әмма Зарипов Антоновка басым ясады. Барлык сорау алулар һәм очная ставка аларны яклаучылар катнашында узды һәм видеога яздырылып барды», — дип сөйләде тикшерүче.

Хөкем ителүчеләр барыбер гаепләү буенча эшнең гадел алып барылмавына, ә аларның күрсәтмәләрен көч кулланып алуларына ышандырырга тырышты.

«Безгә бөтен нәрсәне танысагыз, 10 ел бирәчәкләр, диделәр», — дип кычкырды Зарипов судта.

Чынлыкта нәрсә булганын судка ачыкларга кирәк булачак. Киләсе суд утырышында башка шаһитлардан сорау алырлар дип көтелә, шуннан соң гына суд фикер алышуларга күчәчәк һәм присяжныйлар хөкем чыгарачак.

 Алёна Низамова тәрҗемәсе

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100