Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зур фаҗигане булдырмый калган Дамир Йосыпов турында: "Намазлы, сабыр һәм тыйнак чын татар егете..."

Бүген аздан гына ил күләмендә фаҗига булмый калды. Мәскәү өлкәсендәге Жуковскийдан Кырым башкаласы Симферопольгә очып киткән самолетның двигателенә кошлар эләгә һәм ул сүнә. Бераздан икенче двигателе дә сүнә. Самолетны татар егете - очучы Дамир Йосыпов кукуруз басуына шассисыз килеш утырта ала. Шулай итеп ул "Урал авиалинияләре" авиакомпаниясенең А-321 пассажир самолетындагы 226 пассажир һәм экипаждагы 7 кешенең гомерен саклап кала.

news_top_970_100
Зур фаҗигане булдырмый калган Дамир Йосыпов турында: "Намазлы, сабыр һәм тыйнак чын татар егете..."
Самолет җирдән күтәрелеп китүгә үк двигателенә акчарлаклар эләгә. "Очып барганда шартлаган тавыш ишетелде", дип яза бер пассажир. "Двигатель берничә тапкыр шартлады, аннары сүнде. Аны яңадан кабызмакчы булдылар, без егылып төшә башладык. Мин хачыма тотындым, мин хәзер Аллага ышана башлыйм", - дип яза Твиттерда @artemiyplk.

Самолет - "Урал авиалинияләре"неке. Двигательләре эшләмәгән самолет 250 км/сәгать тизлектә, шассилары чыкмаган килеш Рыбинское авылы тирәсендәге кукуруз кырына төшеп утыра. Әмма бу бик җиңел төшеп утыру дип әйтеп була - ун кеше генә җиңелчә тән җәрәхәтләре алган. 

"Без басуга егылып төшкәч, бөтенесе йөгерешә башлады. Экстрен ишекне ачканнан соң бөтенесе сикерешеп төште, кемнәрдер яланаяк кына йөгерде", - дип сурәтли бу хәлне бер пассажир. "Мине котлагыз! Һәм барыбызны, - ди блогер Леонид Еремин. - Пилотлар молодцы! "Кошчыкны" утырттылар!" 

Самолет утыргач, пассажирлар кул чабып экипажга рәхмәт әйтә. Дамир Йосыповның хатыны НТВ каналына интервьюсында бу хәбәрне ишеткәч, куркып калуын, баласы тынычландыруын әйткән. 


Пассажирларның эмоцияләре

Авариягә юлыккан самолеттагы пассажирлар ни кичергәннәрен язган.

"Пилотлар, сез могҗиза булдырдыгыз! Исемә төшкән саен күз яшьләре белән рәхмәт әйтәм!"

"Каз тәннәре чыга. Чын профессионаллар!" 

"Лайнерның баклары тулы, салон тулы. Менә шушы вәзгыятьтә пилотлар самолетны төшереп утырта алды!"

"Рәхмәт, профессионаллар! Сезнең аркады БӨТЕН КЕШЕ дә исән! Кемдер өр яңа туган көнен билгеләп үтә. Менә кем ул чын, батыр, сыйфатлы ир!"

"Могҗизалар була ул. Икенче туган көнем! Күкрәккә тутырып яңадан һава алам! Никадәр гаилә сөенә - бу бит искиткеч яңалык!"


Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров "Бу егетләр чын могҗиза ясады. Дамир Йосыпов белән Георгий Мурзин, каушап калмыйча, самолетны кырда утырта алды. Бу егетләр аркасында корбаннар булмый калды", - дип язган. Премьер-министр Дмитрий Медведев экипажның дәүләт бүләкләренә лаек булуын әйтте.

Кем ул Дамир Йосыпов?


Дамир Йосыпов (Юсупов) 1977 елда Красноярск краеның Игарка шәһәрендә туган. Бераз вакыттан аның әти-әнисе Сызраньга күченә. Дамир Йосыпов очучы булырга теләсә дә, була алмый. Ул медкомиссияне уза алмый, юрист булырга укый һәм шәһәр хакимиятендә эшли. Әмма очучы булырга теләге сүнми, ул 32 яшендә Оренбург өлкәсенең Богырыслан гражданнар авиациясе мәктәбенә укырга керә. 2013 елда "Уральские авиалинии" компаниясендә эшли башлый. 

"Мин беренче очуымда гомерлеккә истә калдырдым. Хәтта мин самолет белән идарә иткәнемә дә ышанмадым", - ди ул бер интервьюсында.

Булачак хатыны белән ул самолетта таныша. Дөрес, пилот булып түгел, пассажир булганда. Хатыны Наталья, аларның ике баласы бар. 

Airbus А-321 самолетының икенче пилоты да татар фамилияле. Георгий Мурзинга 23 яшь. 

Дамир Йосыпов - намазлы мөселман

Сызраньның Җәмигъ мәчете баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев Мәскәү өлкәсендә двигателе сүнгән самолетны кукуруз басуына утырта алган очучы Дамир Йосыповның намазлы кеше булуын әйтте. 

- Мин аның белән таныш. Мин 2000 елга Сызраньга килдем, ул мәчеткә йөрде. Ул Коръән дә укый, намаз да укый белә. Ул мәчеткә еш йөри иде. Биш вакыт укыды дип әйтмим, җомга намазларын калдырмады. Аның юридик белеме бар, шуңа күрә мәчеткә юридик яктан ярдәм итте. Милли эштә дә тырышты. Татарча әйбәт сөйләшә ул. Дамирның хыялы иде очучы булу. Моннан китеп Богырысланда укыда да, очучы булды. 5-6 ел элек Екатеринбургка китте, кайткалап йөрде. 

Илгизәр Сәгъдиев былтыр Дамир Йосыповның әтисе, гомере буе вертолетта очкан Касыйм Йосыпов белән Хаҗга баруы турында сөйләде. “Алар өч ир туган, олы абыйсы Аликны да беләм, ул полициядә, икътисади җинаятьчелек буенча эшли”, - диде ул.

- Без дини яктан карап әйтәбез – динле бәндә булгач, Аллаһтан бер ярдәм булгандыр инде аңа. Каушап калмыйча карар кабул итә алган. Ул безгә бик зур горурлык. Америкада суга утырткач, бер пилот милли герой булды. Дамир да безнең өчен чын каһарман. Бик тыйнак ул, бернинди тәкәбберлеге булмаган, мөлаем гына чын татар егете, - дип бәяләде Дамир Йосыповның адымын Илгизәр Сәгъдиев. 

Свердловск губернаторыннан рәхмәт

Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашов двигателе сүнгән пассажир самолетын кырга утырткан экипажга рәхмәтен белдерде. Бу хакта ул үзенең Инстаграмында хәбәр итте.

“Уральские авиалинии” рейсының батыр экипажына: һава судносының командиры Дамир Йосыпов, икенче пилот Георгий Мурзин, өлкән бортпроводник Дмитрий Ивлицкий, бортпроводниклар Надежда Вершинина, Дмитрий Гончаренко, Алия Слякаева, Яна Ягодинага батырлык һәм профессионализм өчен рәхмәтемне белдерәм”, - дигән ул.

Губернатор бу кешеләргә бүләк биреләчәген әйткән.

...ә татарлар мәчет сорый

Екатеринбургта мәчет салу белән бәйле проблема бар. Шуңа да губернаторның бу постын татарлар җавапсыз калдырмаган. Губернаторның бу постына беренче комментарийны Бөтендөнья татар яшьләре форумының элекке җитәкчесе Тәбрис Яруллин язган. Ул #мечетьвподарок дигән комментарий калдырган. Комментарий калдыручы башка татар активистлары да Екатеринбургта Җәмигъ мәчетенә урын табылмау проблемасын хәл итүне сорый.

“Евгений Владимирович, Дамир Йосыпов өчен иң яхшы бүләк Екатеринбургта Җәмигъ мәчетен төзү булачак”, - дип яза Гөлназ Бәдретдинова. “Дамир абый Йосыпов үзенең бу гамәле белән татарларның Ватанның лаеклы улы булуларын исбатлады. Ә татарларга һәм мөселманнарга мәчет кирәк. Бу сорауны хәл итегез, зинһар өчен”, - дип язган форум рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов.

Татарлар батыр очучы белән горурлана

Сызрань милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ринад Шәрәфетдинов:

- Шәхсән үз исемемнән һәм Милли-мәдәни автономия исеменнән очучы-герой, чын татар, чын кеше булуына соклануымны белдерәм.

Яңа шәһәр (Ульяновск) мәчете имамы Габдулла хәзрәт:

- Бик тәртипле кеше, мин аның мондый хәлгә эләккәч, самолетны алып чыгасына шикләнмәдем. Шалтыратып, котладым. Кеше буларак та ул тәртиплелеге, төгәллеге белән аерылып тора.

Сызрань мәчете имамы Фәрит Ибраһимов: 

- Дамир Йосыповның әти-әнисе Сызраньда яши. Аның әтисе безгә мәчеткә йөри. Мин Дамирны герой дип саныйм. Мин аның дөрес карар кабул итүенә һәм самолет утыртуына гаҗәпләнмим. Дамир - бик җаваплы кеше. Бу бигрәк тә ул юрист булып эшләгән чакта сизелә иде. Ул күп кенә кешеләргә һәм безгә дә ярдәм итте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100