Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Казанның күрке булырлык Җәмигъ мәчете, әлбәттә, булырга тиеш!»

Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең урыны ачыкланды дияргә була. Ул Казансу елгасы буенда төзелер дип көтелә. Мөселманнар мәчетне түземсезлек белән көтсә, Россиядәге теләсә кайсы шәһәрдәге диярлек күренеш күзәтелә - төзелешкә каршылар да барлыгы ачыкланды. «Интертат» бу мәсьәләгә ачыклык кертте.

news_top_970_100
«Казанның күрке булырлык Җәмигъ мәчете, әлбәттә, булырга тиеш!»
"Татар-информ"

Шушы көннәрдә Татарстан хакимияте Мәскәүдәге Гайдар форумы кулуарларында Казанның яңа Җәмигъ мәчете төзелеше өчен урынның якынча билгеле булуын әйтте.

«[Мәчет төзелеше өчен урын] якынча билгеле. Без җир участогын формалаштырабыз. Казансуның каршы як ярында, географик яктан, анда метро, күренеш әйбәт. Әмма безгә килешү процедурасын узарга кирәк», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгына элегрәк биргән интервьюсында, 2021 елның язында мәчет төзелеше өчен оптималь урын турында җәмәгатьчелек фикер алышуы башланды, дип искәртте.

«Мәчет бер генә очракта да ызгыш предметы булырга тиеш түгел. Шул ук вакытта теләсә нинди вариант бар кешене дә 100 процентка канәгатьләндермәячәген аңларга кирәк», — дип белдергән иде Татарстан Диния нәзарәте рәисе. Әмма Җәмигъ мәчетенең Казансу елгасында төзелергә мөмкин булуын белгәч, кайберәүләр ризасызлык белдерә башлады. Берәүләрне экологик мәсьәләләр, Казансуның халәте борчыса, башкаларга мәчетнең йортларга якын булуы ошамады.

Сүз уңаеннан, Җәмигъ мәчете якынча 10 мең кеше сыйдырыр дип көтелә, объектның зурлыгы да шаккаттыра — манараларның озынлыгы Россиядә иң биеге булыр дип планлаштырыла. Әлеге уңайдан тагын бер фикер: «Әлеге масштаблы мәчет барыбыз да яратып өлгергән „Казан“ гаилә үзәген икенче, арткы планда калдырмасмы? Мәчет фонында ул югалмасмы?» — дигән шик-шөбһә әйтүчеләр бар.

Яңа Җәмигъ мәчетенең әһәмияте нидә булачак? Экологик яктан ул Казансу өчен куркыныч булмасмы? Казан яңа мәчет фонында югалмасмы? Әлеге четрекле мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, «Интертат» сораштыру уздырды.

«Бу намаз уку урыны гына түгел, ә мәдәният, мәгърифәт үзәге булырга тиеш»

Әлбир Крганов, Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашстан мөфтие:

Мәчет төзүне, әлбәттә, хуплыйм. Аллаһы йорты төзелү бәрәкәт арттыра. Китапларда да «Аллаһы Тәгалә күк йөзен йолдызлар белән бизәгән шикелле, җир йөзен үзенең йортлары белән бизәгән», — дигән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә дә: «Азаннар ишетелеп торган манаралардан, азан әйтелгән җирдән шайтаннар курыккан хәлдә качып китә», — диелгән.

Казанда бу олы мәчетнең төзелүе Идел буендагы Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына да багышланган була. Архитекторлар бу мәчетне Болгар һәм татар стилендә ясарлар, дип көтеп торам. Гарәпләр, төрекләрнең дә стильләре матур. Ләкин үзебезнең зәвыкны югалтасы түгел иде.

Ул намаз укый торган урын гына түгел, ә яңа заманча мәдәният, мәгърифәт үзәге булырга тиеш. Анда Татарстан мөфтиятенең кунакларын кабул итү, мөселман хатын-кызлары өчен аралашу, форумнар үткәрү, түгәрәкләр оештыра торган, яшьләр күрешә торган, бәлки, спорт белән шөгыльләнә торган да урын булсын иде.

Мәскәүдәге «Храм Христа Спасителя» чиркәвендә 2 меңнән артык кеше сыйдыра торган конференц-зал бар. Рус чиркәвенең төрле күргәзмәләр үткәрә торган заллары бар. Ә менә без хәзер татар имамнары форумын оештырган вакытта да театрлар буенча урын эзләп йөрибез. Шушы Җәмигъ мәчетендә зур зал булса, бик файдалы булыр иде. Дөрес, сезнең аэропорт тирәсендә халыкара күргәзмә үзәге бар, алар дә әйбәт.

Мәскәүдә яһүдләрнең 8 катлы бинада, үз үзәге бар. Мәскәүдәге иң яхшы акустик зал аларда диләр. Шул ук залда, бер кнопкага баскач, идәннәре алмашынып, урындыклары да, өстәлләре дә идән астына кереп китә. Күп функцияле залга әйләнә. Бу комплексның төзелгәненә 15 ел инде. Яңа заман шартларына туры китереп, олы кешеләргә дә, балаларга да, хатын-кызларга да уңайлы иттереп төзесеннәр иде бу Җәмигъ мәчетен.

Ризасызлык һәр шәһәрдә бар ул, безнең илдә дә, башка илләрдә дә. Бөтен кешегә ярап бетерә алмыйсың. Халык әйтмешли, Алла да ярый алмый бәндәгә. Кемгә яңгыр, кемгә кояш кирәк. Ләкин каршы булган кешеләрнең фикеренә дә колак салырга кирәк. Аларга аңлатырга кирәк. Мөселманнармы алар, түгелме… Бу бинаның намаз уку урыны гына түгел, ә шундый социаль үзәк булачагын аңлатырга тырышырга кирәк.

«Төзелешкә каршы булучылар белән бәхәскә керү мәгънәсез»

Рамил Төхвәтуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты:

Каршы килү — референдум уздырып, күмәк бер фикергә килү түгел. Ә бит аларның күбесе фикерләрен аноним рәвештә белдерә. Аноним, без белмәгән кеше теләсә нәрсә язарга мөмкин. Яшерен-батырын түгел, шактый гына радикаль карашлы кешеләр, Исламга карата үзләренең тискәре мөнәсәбәтләрен белдерүчеләр бар.

Кызганычка каршы, җәмгыять идеаль була алмый. Төрле карашлы кешеләр һәрвакытта булды һәм булачак та. Мондый кешеләр, әлбәттә, җәмгыятьтә була ул. Ләкин ул, минемчә, доминант, күпчелек түгел, дип саныйм.

Бүгенге көндә Татарстанда 173 милләт вәкиле яшәп килә. Үзебезнең бөтен конфессия вәкиле белән тату яшәвебез белән горурланабыз, башкалар өчен якты үрнәк булып торабыз. Лютеран, протестант булсынмы ул, кирхаларга да, мәчетләргә дә, чиркәүләргә дә — бөтенесенә шартлар тудырылган.

Күпмедер дәрәҗәдә үзләренең тискәре карашларын белдерүчеләр, минемчә, эчке яктан толерант түгел. Толерантлык — түземлек дигән сүз. Минемчә, ул толерантлык белән генә чикләнергә тиеш түгел, ә хөрмәт, мәхәббәт булырга тиеш. Чөнки һәр диннең изге китапларында иң беренче мәхәббәт тора.

Әгәр дә мәчетнең урыны төгәл, 100 процент билгеләнгән булса, минемчә, бик матур җирдә булачак ул. 

Динсез кешедән куркырга кирәк. Динле кешенең эчке дөньясы башкача. Русларның «Синең эчеңдә Аллаһ күпме бар, тышкы дөньяң да шуның кадәр бәхетлерәк булып тоела», — дигән сүзләре бар. Каршы булган кешеләрне кызганырга гына кала. Аларның нәфрәттән башка бүтән бер нәрсәләре дә юк.

Әйе, кайбер язмаларга күз салдым. «Болай да мәчетләр күп», — дигәннәр. Мондый кешеләр белән бәхәскә дә керергә кирәкми. Дин әһелләрендә язылмаган бер катгый кагыйдә бар: үз динеңне өстен куеп, башкаларын дөрес түгел, дип әйтү катгый тыела. Монда да аларга игътибар итмәскә, бу мәсьәләне күпертмәскә кирәктер. Чөнки алар шундый тап белән яши. Каршы килү аларга холык белән бирелгән. Аның артында нәфрәт ятса, бу инде бик начар нәрсә. Нәфрәт беркайчан да яхшылыкка алып бармый.

«Бу христиан шәһәре генә түгел, бу бит әле мөселманнарның да шәһәре»

Ркаил Зәйдулла, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре:

Ничек кирәкмәсен инде мәчет? Кызык кына… Мәчет төзи башласалар, бүтән диндәгеләр каршы чыга. Ниндидер бер оят дигән нәрсә дә юк. Казан Изге Ана иконасы чиркәвен яңадан эшләп куйдылар, татарлар каршы килмәде бит, бернинди каршы сүз булмады. Ә аларда бүтән диннәргә карата хөрмәт юк. Менә Актанышта тәре кисү турында провокация булды бит, бөтен Россияга тавыш чыгардылар. Ә уналтынчы елдамы соң Яңа бистәнең Татар зиратында йөзләп кабер ташларын ваттылар вандаллар, вәхшиләр. Бернинди тын чыкмады.

Болай була алмый бит. Тату яшәүнең юлы ике яклы булырга тиеш. Мин ул кадәр дини кеше түгел, ләкин Җәмигъ мәчете, әлбәттә, беренче чиратта, мөселманнар өчен кирәк… Ләкин икенче яктан, балансны арттырырга кирәк. Адым саен чиркәү салалар. «Мәчетләр күп», — дип әйтә алар сан буенча. Ләкин бит безнең мәчетләр бик тыйнак. Безнең егерме, бәлки, күбрәк тә салынган мәчетнең акчасы бер чиркәү салырга җитми ул. Казанның күрке булырлык Җәмигъ мәчете, әлбәттә, булырга тиеш. Бу христиан шәһәре генә түгел, бу бит әле мөселманнарның да шәһәре.

«Касәне каплый дию» — сылтау гына. Безнең татар мәдәниятенә кагылышлы һәйкәл салырга булса да, шул ук кешеләр: «Ландшафт туры килми, фәлән-төгән», — ди, бәхәс башлана. Әнә, Сәйдәшев һәйкәлен 20 елдан артык шулай бәхәсләшеп, көчкә куйдылар. Татар мәдәниятенә кагылышлы, яисә татар шәхесләренә куелган һәйкәлләргә Казанның ландшафты килешми. Монда да шул ук сылтау инде ул. Шушы мәсьәләне юри бәхәскә әверелдереп, сузып, соңыннан оныттырырга теләү, дип уйлыйм мин.

«Мәчеткә йөрмәүчеләр бу эштә катыша алмый»

Нәсим Акмал, Татарстан дәүләт радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы, журналист:

Дин тотучылар мәчет кирәк, дип әйтә икән, димәк, кирәк. Әгәр үзләре мәчеткә йөри торган дин тотучылар булмаса, монда русларның да, татарларның да каршы чыгарга да, «әйе» дип әйтергә дә хакы юк. Әгәр дин тотучылар үзләре мәчет кирәк, дип әйтеп, диндә булмаган башка кеше «Юк, кирәк түгел мәчет», — дип кычкыра икән, димәк, бу дин тотучыларның хокукларына кизәнү дигән сүз. Моны бүтәнчә аңлап булмый. Мәчеткә йөрмәүчеләр бу эштә катыша алмый.

«Дингә каршы чыгучылар соңгы урында дип уйлыйм, беренче чиратта, бу — экологик каршылык»

Айрат Фәйзрахманов, Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире:

Бу шәһәр төзелешендәге конфликт дип атала, һәм ул көтелгән нәрсә. Монда дингә каршы чыгучылар соңгы урында дип уйлыйм: беренче каршылык — ул экологик каршылык. Соңгы 10 елда Казансу һәм Иделгә ком сибеп төзелеш алып баруга экологлар тарафыннан нык көрәш алып барылды. Мәчет яки башка бина булсынмы — бинаның тибына карамыйча, ул чыннан да суга зыян китерә дигән төпле, фәнни караш бар. Һәм бу карашның тарафдарлары — ул КФУ экологлары, шәхсән профессор Нәфисә Минһаҗева, профессор Сергей Мухачев, журналист, эколог, Иделнең су буенда төзелешне туктата алган Юлия Фәйзрахманова. Алар белән бергәлектә көчле экологик җәмәгатьчелек.

Бу Куйбышев сусаклагачының акваториясе булып тора һәм, ихтимал, күп күләмдә суны ком белән сибеп, төзелеш алып бару экологиягә зыян китерә аладыр. Шул очракта бердәнбер юл — экологик шартларны максималь рәвештә үтәп, яр буена, яр сызыгына нык зыян салмыйча төзелеш алып бару. Күп кенә көчле профессиональ архитекторларыбыз бар һәм алар бу шартларны үтәп, экологиягә нык зыян китермичә, заманча мәчет проектын ясый алырлар иде дип уйлыйм. Бу техник биремдә чагылырга тиеш.

Әгәр Кабан күле буендагы кебек мәчет белән бергәлектә матур, яшеллек күп булган бакчалар, чын бостаннар калкып чыкса һәм экологлар белән бергәлектә техник бирем төзелсә — конфликтны шактый киметеп булыр иде, минемчә. Экологларга «Сез — ислам дине дошманы, безгә мәчет төзергә бирмисез» дип әйтеп, алар белән диалогка кермәү зур хата булыр дип уйлыйм. Шуны ассызыкларга кирәк — үзәктә су буенда матур урыннар бетеп бара һәм мондый бәхәсләр әле алда булырга мөмкин.

Казансу буенда урнашкан йортларда торучы кешеләр: «Мәчет алар өчен күнеккән манзараны ябачак», — дияр. Бу да «градостроительный конфликт»ның бер катламы. Шул ук вакытта, бу кешеләр аларның яңа йортлары кемнеңдер сүтелгән йорты өстендә торуын онытмасыннар иде. Шәһәр үзгәрә, тәрәзәдән манзара үзгәреп тора һәм зур шәһәрдә моңа инде әзер булырга кирәк. Һәрхәлдә каршы килүче халык белән сөйләшеп, проектның уңай якларын да күрсәтергә кирәктер.

Шәхсән мин Җәмигъ мәчетенең төзелешен бик көтәм, бу күркәм гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә бер мәгърифәт, милләт үсеше урыны булыр дип өметләнәм. Шул ук вакытта беркемне үпкәләтмичә, диалогта һәм тиешле аңлату эшләрен уздырып, бу төзелеш алып барылса иде дигән теләктә калам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100