«Башка каска киеп кенә йөрисе калды инде»: Сөрде халкы юлдан зарлана, ә җаваплылар юк | intertat.tatar

«Башка каска киеп кенә йөрисе калды инде»: Сөрде халкы юлдан зарлана, ә җаваплылар юк

Бездә бер-бер хәл килеп чыкмыйча гына бернәрсә дә эшләмиләр кебек. Җитәкчелек килә башласа, урамнарга хәтле юалар. Берәр фаҗига булмыйча, саклык чараларына да игътибар итмиләр. Берәр юл һәлакәте килеп чыкмыйча, юлларны да карамыйлар. Юлга тилмергән Сөрде авылы халкы да бәхесезлек очрагы килеп чыкмагае дип ут йотып яши.

Арча районы Сөрде авылында яшәүче Илнар Абдуллин Сөрде белән Кенәр авыллары арасындагы ватылып беткән өч чакрым асфальт юл турында сөйләгәндә дә: «Бер зур юл һәлакәте булмыйча, эшләмәсләр инде аны…» — дип уфтанып куйган иде. Алла сакласын, әлбәттә. Чокырланып, таралып, ватылып беткән асфальт өстенә салынган вак таш шуып, өч машина юл читенә дә төшеп киткән икән инде. Сөрде мәктәбенең яз көне түбәсе ишелгән иде бит. Шуңа күрә бөтен Сөрде балалары Кенәргә менеп укырга мәҗбүр. Шул юлдан кырык-илле бала төяп, мәктәп автобусы йөреп тора.

«Сайлау алларыннан җайлап-майлап чыгалар инде»

«Башка каска киеп йөрисе генә калды инде хәзер», — дип башлады сүзен Илнар Абдуллин. Сөрде авылында яшәп, шул юлны төзекләндерү өчен кая гына бармаган, кемгә генә язмаган ул. «Яз һәм көз айларында монда „кошмар“ инде. Яңгырлырак, бөтен чокырларына да су тулган көнне килсәгез сез! Бөтен чокырны күрсәтеп чыгар идем», — ди ул чын күңелдән.

— Кенәр белән Сөрде авыллары арасындагы өч чакрым юл ташландык хәлдә дияргә була. 2018 елдан йөри башлаган идек, документлары да бар. Өч ел элек сайлау алдыннан, башлыкның урынбасары Алсу Мөхәммәтовага чыгып, наказлар язып алдылар, Казанга җибәрделәр, тик бер нәтиҗәсе дә булмады. Аннары мин бу хәл турында депутатларга яза башладым. Айрат Фәррахов, Лотфулла Шәфигуллиннарга, гомумән, өч-дүрт депутатка яздым. Нәтиҗәсе генә юк.

Бер ике-өч атна элек Арча районы башлыгы туры эфирда: «Менә Сөрде авылында юллар начар», — дип сөйләде. Үзе юл министры киләчәк, аны алып килеп күрсәтәм дип әйткән иде, тик министры да, беркем дә килеп күренмәде әле, — диде ул.

Юл берничә дистә ел элек салынган. Түбән Оры, Кызыл Яр һәм Югары дигән авылларга йөргән зур-зур йөк машиналары ватып бетерде ди ул. Бик таныш хәл. Сөт, таш ташыган зур йөк машиналарына асфальт чыдый димени инде?! Илнар беренче чиратта балалары Кенәргә барып укучы әти-әниләр сабыйларының исәнлеге өчен борчыла.

— Ул асфальт юл әйбәт иде безнең. Күрше авылга асфальт салганда дәү машиналар безнең юлның астын өскә китереп бетерде. Хәзер аңа вак таш кына сибәләр дә, шуның белән котылалар. Бер юлы тәрәзәгә таш тиде. Башка каска киеп йөрисе генә калды инде хәзер. Әле ярый без, автобус белән балалар укырга йөри бит. Кенәр мәктәбенә иртә белән килеп алалар да, кич белән кире төшерәләр. Шул бер зур юл һәлакәте булмыйча эшләмәсләр инде аны… Берәрсенә гаеп тагып, тыгып куярлар да, шунда эшләнер инде. Бөтен ата-аналардан: «Балаларны ул авария хәлендәге юлдан йөртүгә каршы», — дип имза җыйсак дип уйлап йөрим. Тик аннары мин кеше котырткан шикелле булып кала, күп кеше андый нәрсә язарга курка да...

 «Өч машина дамба астына китте»

Кенәр мәктәбенә Түбән Оры авылыннан эшкә җирле депутат Әлфия Бакиева да йөри. «Ул юлда йөреп, машиналар ватыла», ди. Шуңа өстәп, юеш вак ташта шуып, дамба астына киткән кешеләр булуы да сагайта. «Вакытында барып җитим дисәм, ярты сәгать алдан чыгып китәм, чөнки ул юлдан тиз генә барып җитеп булмый», — дип сөйләде безгә Әлфия Бакиева.

— Юл бик ватык, чокырлы-чокырлы. Яңгыр яуган вакытта чокырларына су тула. Мине дә иң борчыганы — шул юлдан Кенәр мәктәбеннән балалар белән автобус йөреп тора. Ул сулы чокырлар бозлавык вакытында бигрәк тә куркыныч. Автобус, әлбәттә, җайлап кына, әкрен генә йөри. Тик бер булмаса, бер була ул хәтәр. Уйламаганда гына автобусның төзексезлеге дә килеп чыгарга мөмкин.

Икенчедән, ул юлдан күпме кеше машина белән эшкә йөри. Күп кеше: «Машина ватыла», — ди. Дөрестән дә, үзем дә машина белән йөрим, ул юлдан йөри-йөри машиналар бетә инде. Анда язын таш түшиләр, тик ул таш очып чыгып бетә. Тәрәзәләр дә ярыла, әле быел гына шул ташта шуып, өч машина дамба астына китте. Ташны салган вакытта нәкъ бозлавыкта шуган кебек шуа машина. Ташта идарә итүе дөрестән дә бик авыр. Хәзер инде ташы чыгып, очып бетеп бара, тагын чокырлар ясалды.

Әгәр ашыгыч рәвештә хастаханәгә барырга кирәк икән, барып җитә алмыйсың инде. Һәр минутың кадерле булган вакытта да анда чаба алмыйсың. Чабасың икән, йә дамба астына китәсең, йә машинаң ватыла инде. Юл буенча вак-вак чокырлар. «Бомбежка»дан калган юл кебек. Ул асфальт салынганга да егерме-утыз ел бардыр инде. Кызыл Ярга юл салганда зур-зур йөк машиналары, «Вамин» машиналары бетерде инде аны. Ул КаМАЗлар йөрмәгән булса, шулкадәр дә ватылмаган булыр иде бәлки, — дип сөйләде ул. 

«Өстен генә кырып булса да, асфальт салмаслар микән…»

«Өч елдан соң салабыз» дигән вәгъдәләрнең срогы чыккан инде. Әмма халык һаман яхшыга өметләнеп яшәвен дәвам итә. «Өстен кырып булса да салсыннар иде», — ди Әлфия апа.

— Бу проблеманы җитәкчелек белә. Килгән бөтен депутатларга да әйтәбез инде. «Халык контроле» нә чыктык, чокырларның тирәнлегенә хәтле үлчәп яздык. Өч елдан соң программага кертәбез дип җавап килде. Быел җәй өч ел дигәннәре үтеп китте, бер тавыш-тын да, бер селкенү дә булмады.

Көзгә тагын щебенка гына салабыз дип әйтәләр. Катырып куйса, бигрәк тә хәтәр. Асфальт булмый инде быел, бу вакытта асфальт җәя алмыйлар. Арчадан Кенәргә таба юллар ремонтланып килә безнең үзе. Ташкичүгә хәтле килеп җитте инде, күп тә калмады. Юлны тулысынча ремонтлый алмасалар да, бәлки безнең якка да, өстен генә кырып булса да, асфальт салмаслар микән дигән өметтә йөрибез. Чөнки Арча юлын да, өстен кырып кына салып чыктылар асфальтны, бик тиз эшләделәр.

Җирлек башлыгы: «Мәгариф бүлегенә дә хат язып карыйсы булыр»

Яңа Кенәр авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Сөрде авылы буенча җаваплы Наил Нәҗметдинов та шалтыратуыбызның сәбәбеп белгәч, авыр сулап куйды. Яшерер сер юк, барысын да тәгаен сөйләп бирде ул. «Юл бик начар хәлдә, глава белә», — диде.

— Хәзерге көндә җимерелеп бетте дисәң дә була, чокыр-чакыр инде. Машина белән йөрүе бик авыр. Мәктәп автобусларын йөртүчеләр дә: «Куркабыз», — диләр.

Вак таш белән тигезләп куйганнар иде бер. Ул таш тормый инде... Быел көзгә тагын шул ташны салабыз дип әйткән булалар. Асфальт юл салабыз дигән кеше юк әле. Берничә ел элек сиптереп-сиптереп кенә чокырларны ямап та йөргән булдылар. Кенәр белән Сөрде арасындагы юлдан дүрт авыл халкы йөри, йөк машиналары да. Юл аның кадәр техникага түзми инде.

Авыл җыелышлары булды, анда әйтелде. Районның хисап җыелышлары була, аларга да әйтелде. «Эшлибез, эшлибез» дип китәләр инде. Район башлыгы Илшат Нуриев үзе дә карап китте инде аны. Авылларга килеп йөри бит ул төрле проблемаларны хәл итәргә. Күреп йөриләр инде. Әлегә чират җитеп бетми микән. Акчага бәйле микән инде.

Быел Яңа Кишеттән Ташкичүгә хәтле юлларны ремонтладылар. Бәлки шуннан соң булмас микән дигән өмет бар инде бездә, — дип сөйләде ул.

«Шул юлдан мәктәп балалары йөри. Гомерләре өчен куркыныч янаганын аңлыйсыздыр бит?» — дигән соравыма Наил Нәҗметдинов, авыр сулап: «Районда мәгариф бүлегенә җирлек исеменнән берәр хат язып карыйсы булыр инде. Алар мәгариф министрлыгына җибәрсә генә. Тагын шундый юл бар инде», — дип җавап бирде.

Язып карыйсы булыр инде…

Арча главасы: «Ул безнең карамактагы юл түгел»

«Глава бөтен нәрсәне дә белә безнең», — дип тәкрарлагач, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән элемтәгә кердек. Башлык: «Ул безнең карамактагы юл түгел, минтрансныкы», — дип җавап бирде. Шулай да киләсе елга булыр дигән якты өметләр яшибез дип тә әйтте.

— Әлбәттә, таныш, ничек таныш булмасын инде бу хәл белән. Аны киләсе елга була дип карыйбыз инде, сөйләшүләр бара. Киләсе елга планга кертәбез дигән ышандыру сүзләре бар Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының. Ул безнең карамактагы юл түгел бит. Киләсе елга булыр дигән өмет бар. Тик кызганыч, быелгы өметләрнең дә берсе дә акланмады бит. Шактый программалар туктатылып торды, — ди Илшат Нуриев.

«Яңа Кенәр — Түбән Оры“ юлын ремонтлау каралмаган»

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына юлланган хатка җавапны сезгә дә тәкъдим итәбез. Гәрчә бөтен сорауларыбызга да җавап алмасак та.

"Сөрде белән Яңа Кенәр авыллары арасындагы юл 7,015 чакрым озынлыктагы асфальт-бетон өслекле «Яңа Кенәр — Түбән Оры» автомобиль юлы челтәренә керә һәм Татарстанның төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы юлы булып санала. 

Ел әйләнәсендә юлларны тәэмин итү Татарстан бюджетыннан юл эшләре программасы буенча автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны карап тотуга бүлеп бирелгән акчалар хисабына гамәлгә ашырыла. 

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән расланган 2021 елга юл эшләре программасында «Яңа Кенәр — Түбән Оры» автоюлын ремонтлау буенча финанслау каралмаган. Әлеге автомобиль юлын ремонтлау турындагы мәсьәлә киләсе елларда юл эшләре программаларын финанслау күләме чикләрендә каралачак. 

Өстәмә хәбәр итәбез, Татарстан Республикасында 2020 ел нәтиҗәләре буенча норматив таләпләргә җавап бирә торган төбәк әһәмиятендәге юллар өлеше 47,5% тәшкил итә", — дип хәбәр итә Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Район эчендәге ике авыл арасындагы өч чакрым юлга хуҗа таба алмадык. Берсе безнеке түгел, аларныкы, ди, икенчесе дә шул ук сүзне кабатлый. Шулай хуҗа таба алмыйча аптырап йөргән халыкның гына тәрәзәләре ярыла, машиналары юл читенә төшеп китә, балалары дөбер-шатыр килеп, чокырлы юлдан мәктәпкә йөри. Башларына каска киеп йөрердәй кешеләргә генә нишләргәдер инде. Халык өч меңгә якын транспорт салымын нәрсә өчен дип түли торгандыр, анысы сер булып кала.

Юл проблемасы, әлбәттә, Сөрде белән Кенәр арасында гына түгел. Кайсы районга барып төртелмә, гел шундый ватык, җимерек юллар, әле бөтенләй юл булмаган авыллар очрап тора. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев та райондагы җимерек юллар турында бик авырдан гына сөйләде:

— Хәзерге көндә безнең иң проблемалы участок — ул Кече Төрнәле һәм Кәче авылына керә торган юллар. Аларның икесенә дә бик зур суммалар кирәк. Кайчан ремонт буласын да әйтә алмыйм. Юллар күперләр белән бәйле. Миннән генә тора торган әйбер түгел. Аның буенча министр белән дә сөйләшәбез, президентка да мөрәҗәгать иттек. Төрнәленең дә, Кәченең дә проектлары яңартылды, бәлки шушы арада керер, — диде ул.

Һәр районның, һәр главаның авырткан урыны инде ул юллар. «Мин белмим, минем кулдан килми, ул безнең карамактагы юл түгел». Белмимнең башы авыртмый шул.

Ашыгыч ярдәм машинасы да кереп җитә алмаган авыллар булуы бик аяныч. Җитәкчелек сүзләренә караганда, бүгенге белән түгел, киләчәк белән яшисе кала халыкка. Бүген юк, бәлки иртәгә булыр, иртәгә булмаса, берәр атнадан яки берәр елдан. Барыбер булыр әле… Аяныч һәм кызганыч хәлдә калган гади халыкка исә юлга чыккан саен бисмилласын телдән төшермәскә генә кала.