Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авариядә 4 кешелек гаилә вафат: «Нарасыйлары белән бергә җир куенына кереп яттылар»

Самарадан Ярмәк авылына кайтып барганда Насретдиновлар гаиләсе коточкыч юл һәлакәтенә очрый. Авариядә гаилә башлыгы, хатыны һәм ике баласының гомере өзелә. Алар белән машинада булган 8 яшьлек бала исән кала. Хәзер ул хастаханәдә.

news_top_970_100
Авариядә 4 кешелек гаилә вафат: «Нарасыйлары белән бергә җир куенына кереп яттылар»
социаль челтәрләрдән

14 гыйнвар кичендә М5 трассасында коточкыч юк һәлакәте булуы турында язган идек. Әлеге авариядә тулы бер гаилә — Насретдиновлар һәлак булган: гаилә башлыгы Илнар, хатыны Юлия, 19 яшьлек кызлары Илнара һәм кечкенә кызлары Милена. Туганнары Юлия Галиуллина сөйләве буенча, Насретдиновлар гаиләсе Самарадан туган яклары Ярмәк авылына кайтып барган.

«Минем кайнатам - Юлия апаның әтисе белән туганнан-туган. Зур кайгы бу, барыбыз да шок хәлендә. Үзем бара алмадым, йөрәгемә авыр. Ирем китте… Бүген аларны Ярмәктә җирлиләр.

Юлия апа шундый ачык кеше иде. Фотода ничек елмаеп торса, тормышта да шундый иде ул. Еш аралашмасак та, Сабантуйларында, бәйрәмнәрдә, концертларда күрешә идек.

Илнар абый һәм Юлия апа икесе дә Ярмәктән. Башта авылда тордылар, аннан Самарага күчтеләр. Кызлары Илнара «Яктылык» мәктәбен бетерде, кечкенәсе Милена әле беренче сыйныфка укырга керергә җыена гына иде.

Алар белән машинада туганнарының кызлары Элина да булган. Туганнарыннан сорашып кына беләм: Элина хастаханәдә. Авария булгач, ишек ачылып китеп, ул чыга алган дип аңладым. Барыбыз да ул баланың исән-сау булып терелүен теләп калабыз», — ди Юлия.

«Мәктәпкә хәзрәт чакыртып, дога кылачакбыз»

Илнара Насретдинова укыган «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Газизов белән дә элемтәгә кердек.

Бүген без мәктәптә матәм көнен игълан иттек. Илнараны искә алабыз. Бүген генә мөфти белән сөйләшеп, киңәшеп алдык. Икенче атнада иртәнге ашта һәм икенче сменада төшке ашны мәҗлес формасында үткәрү нияте бар. Хәзрәтне дә чакырачакбыз, әрвахларга дога кылырбыз дип уйлап торам.

Илнара 2020 елны безнең мәктәпне тәмамлады. Ул бик яхшы укыды, татарча матур сөйләшә иде. Мәктәп чараларының алып баручысы була иде. Белем бәйрәме көне, Соңгы кыңгырау линейкаларын, тантаналарын алып барды.

Тәртипле, матур гаилә иде. Кечкенә кызлары мәктәпкә әзерлек курсларына укырга йөрде.

Самара өлкәсендәге социаль челтәр төркемнәренә ярдәм сорап, туганнарының карта номерларын күрсәтеп тә язган идек. Бәла көтмәгәндә килә шул», — диде Радик Газизов туганнарының кайгысын уртаклашып.

«Искиткеч тыйнак гаилә иде...»

«Яктылык» мәктәбенең татар теле укытучысы Фәния Гыйләҗева Илнараның сыйныф җитәкчесе булган.

Менә бу фото сыйныфларының фотоальбомы битеннән. Алар бер акыл иясенең сүзләрен сайлап алырга тиеш булганнар. Шул сүзләрне бүген дә сыйныф алдында елый-елый укыдым. Мәктәбебездә бүген матәм көне итеп игълан иттеләр.

Кичә укытучылар белән белән моргка да бардык. Юлия, Илнара һәм сеңлесенең гәүдәләрен дә ачып күрсәттеләр. Илнара ап-ак, бик матур гына ята… Китте дә барды сабый… Әтисе бик тә ямьсезләнгән дип күрсәтмәделәр.

Илнара мәктәпне тәмамлагач, психология бүлегенә укырга кергән булган. Бик тыныч, тыйнак кыз, кычкырып сөйләшми дә иде ул. Мин аңа бер генә тапкыр да кисәтү ясаганымны хәтерләмим. Мәктәп тантаналарын, бәйрәмнәрен алып бара, матур итеп татарча сөйли иде. Без аның белән дикциясе, интонациясе өстендә эшли идек. Шимбә көнне Илнараның сыйныфташлары килеп китте, алар белән сөйләшеп тордык. Җәй көне җыелышып каберенә кайтырбыз дигән уйны да беркетеп куйдык.

Әниләре Юлия Ильясовна һәрвакыт елмаеп тора иде. Күзләрендә ниндидер бер серлелек тә бар иде аның. Җилкенеп, ашкынып, зур өметләр белән баласы турында яхшы фикер генә ишетергә әзер торган ана иде ул. Кичә моргка Юлия Ильясовнаның хезмәттәшләре дә килде. Ул балалар бакчасында эшләгән. Әле быел декабрь аенда гына мәктәпкә чыршы бизәргә килгәндә күргән идем үзен.

Әтиләре Илнар Җәмилович 7нче сыйныфка кадәр Чаллыда яшәгән, аннары алар Ярмәккә күчкәннәр. Аның ата-анасы инде вафат, абыйсы булуын моргка җыелган туганнардан белдем. Илнар ремонт эшләре белән шөгыльләнгән.

Насретдиновлар гаиләсе белән машинада тагын Юлиянең туганнан-туганының баласы — 8 яшьлек Элина да була. Бала хастаханәдә. Шимбә көнне аны, кабыргалары сынган булу сәбәпле, ясалма сулыш аппаратына тоташтырылуын әйткәннәр иде. Бүген инде баланың авыртуларын киметү өчен ясалма комага җибәрелүен хәбәр иттеләр.. Болай ул аңында булган, сөйләшкән. Табиблар өметле дигән иде. Ул да безнең мәктәптә укый, 2нче сыйныфта.

Илнар һәм Юлия кебек тату, күзгә генә карашып, бер-берсен аңлап яшәүче гаиләләр сирәктер. Аларның үзара бер генә тапкыр да авыр сүз әйтешкәннәрен ишетмәдек, диләр алар белән тыгыз аралашкан кешеләр.

Бигрәк аянычлы бит, бөтенесе берьюлы китте…

Юлия Ильясовнаның әти-әнисе Клара апа һәм Ильяс абый да авылда бик хөрмәтле, игътибарга лаек кешеләр. Юлия дә, Илнар да нарасыйлары белән бергә җир куенына барып керделәр. Урыннары җәннәттә булсын. Тыныч йокласыннар. Күңелебездә шулай якты истәлекләре яшәсен. Юл һәлакәтләреннән сакласын Ходай, бер кешегә дә бала хәсрәтләре бирмәсен, — дип сөйләде Фәния апа.

Ярдәм кулы сузыйк

Юлия Насретдинованың туганы Алинә дә бу гаиләне бары җылы сүзләр белән генә искә алды: «Юлия апа минем әниемнең туганнан-туганы. Бик дус, шат күңелле гаилә иде ул. Алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кешеләр. Юлия апа Илнар абыйны армиядән көтеп алган. Юлия апа балалар бакчасында тәрбияче иде. Илнар абый ремонт ясый иде, аның турында һәрвакыт «алтын куллы» дип сөйлиләр.

Зур кызлары Илнарага 19 яшь иде. Бик якты, тырыш кыз, элеккеге педагогия институтының психология бүлегенә укырга керде. Тыныч, тәртипле булды. Кечкенә Миленага әле 7 яшь кенә иде. Бик кызганыч аларны… Бу авырлыкка түзәргә Ходай сабырлык бирсен», — диде Алинә.

Әгәр Насретдиновларның якыннарына матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр булса, "Сбербанк" картасына җибәрергә мөмкин. Номеры: 2202201214019792 (Язгуль Ильясовна — һәлак булган Юлия Ильясовнаның бертуган апасы).

Насретдиновларның туганнарының, якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100