Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Нәрсә кичергәнемне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел..." Башкортстандагы фаҗигадә һәлак булганнарны якыннары искә ала

Башкортстанда 14 июльдә булган юл-транспорт һәлакәте Чаллыда яшәүче алты кешенең гомерен өзде. Елгада көймәләр, байдаркалар белән йөзәргә барган туристларның сәфәре аяныч тәмамланды.

news_top_970_100
"Нәрсә кичергәнемне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел..." Башкортстандагы фаҗигадә һәлак булганнарны якыннары искә ала

Фаҗига Башкортстандагы Уфа-Белорецк юлында, Архангельский һәм Карламан торак пунктлары арасында, җирле вакыт белән 22.00 сәгатьтә була. Башкортстанга елгада йөзәргә (сплав) барган 39 турист Чаллыга Кытайда җитештерелгән King LongXMQ автобусында кайтырга чыга. Көчле яңгыр яуган чак була, йөртүче идарәне югалтып, автобус юл читенә чыгып әйләнеп каплана. Алты кеше үлә, 27 кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. “Альтекс” компаниясенә караган автобуста пассажирларның кайберләре куркынычсызлык каешларын эләктермәгәнлеге ачыклана. Бәрелгән вакытта утыргычлар урыннарыннан кубып чыккан дигән мәгълүмат җиткерде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.

Һәлак булганнарның барысы да “Лидер Транс” компаниясе хезмәткәрләре. Алар үзләренчә бергә җыелып барып, корпоратив чара оештырмакчы булган. Бүген Чаллыда мәрхүмнәрне соңгы юлга озатканнар. Көннең беренче яртысында моргтан ике кешенең мәетен биргәннәр, төштән соң калганнарының җәсәдләрен туганнары кулына тапшыру ниятләнгән булган.

"Ул беренче мәхәббәтем иде"

Коточкыч авариядә дөнья куючыларның берсе - 28 яшьлек Георгий Исламов. Георгий гаиләле кеше булган. Хатыны Альбина белән кечкенә уллары да бар. Ул “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битендә ире белән хушлашу чарасы турында язган.

– Якшәмбе көнне җаным, искиткеч ирем ташлап китте. Нәрсә кичергәнемне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Безгә шушы хәсрәт килүенә ышанып та булмый. Бергә ун ел бәхеттә яшәдек, әле тагын озын-озак еллар бергә яшәрбез, картаербыз, оныклар тәрбияләрбез, сәяхәт итәрбез дип хыялландык. Ләкин болар хәзер чынга ашмаячак. Ул беренче мәхәббәтем иде. Яратышып өйләнештек, мәхәббәт җимешебез - балабыз туды, рәхәт яши идек. Ләкин бар әйбернең дә азагы була. Безнең әкият тә тәмам”, - дип язган Альбина Исламова.

“Бик ярдәмчел, позитив кеше булып истә калачак”

"Георгий йомшак, киң күңелле кеше иде. Хатынын һәм улын нык яратты, аларга бу хакта көн дә кабатлап торган. Еш кына вакытын улы белән уздыра иде", - ди аларның гаилә дусты Диана Акчурина. Денис Зорин Георгий белән институтта бергә укыган.

– Георгий шат күңелле кеше иде. Гел елмаеп йөрде, минем аның боек йөргәнен күргәнем дә юк. Безнең институт группасының җаны дияргә була иде аны. Теләсә кем белән уртак тел таба, сөйләшә белде. Тагын бер сыйфаты: ул проблемалардан беркайчан курыкмады, аларны читкә куймады, ә хәл итә иде, - дип сөйләде Денис “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Илдус Мохамаев Георгийны бик позитив егет дип атады.

– Георгий – сыйныфташымның ире, мин аны биш елдан артык беләм. Бик ярдәмчел, позитив кеше булып истә калачак. Авыр вакытларда андагы оптимизм рухы, аның елмаюы куәт өсти иде! Гаиләсе һәм туганнарының кайгысын уртаклашам! – дип әйтте Илдус “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Тыныч, тотрыклы, итагатьле кеше булып истә калган”

Казанда һәм Чаллыда билгеле музыкант – “Федор Шукшин” кавер-группасы бас-гитаристы Евгений Тимофеевның үзенә 35 яшь тулган көнне һәлак булуы бигрәк үкенечле.

Светлана Тимофееваның Евгений Тимофеев белән бергә ресторанда банкетта эшләгәне булган. Бу хакта ул безгә сөйләде:

– Ул Чаллының вокал-уен кораллары группасы составында иде һәм безгә Түбән Камага ресторанга эшләргә килгән иде. Мин җырчы идем, тәнәфесләрдә аралашып та алдык. Ул минем күңелдә тыныч, тотрыклы, итагатьле кеше булып кереп калган. Кешеләрнең шулай яшьли үлеп китүе бик кызганыч. Урыны җәннәттә булсын! – дигән теләктә калды Светлана.

Вконтактедагы chelnynews_ru төркемендә хәбәр ителгәнчә, Евгенийның коллегасы – “Симбиоз” группасы вокалисткасы Елена Котлова журналистларга мәрхүм белән 2000 еллар башыннан ук таныш булулары турында сөйләгән.

– Коточкыч хәбәр. 2000 еллар башында ул музыкаль юлын башлады, төрле төркемнәрдә уйнады. Бик талантлы музыкант. Хәтерлим әле, безгә «Максимилианс» та чыгыш ясарга кирәк иде, бездән басист киткән иде, шул вакытта Женя коткарды. Бер төн эчендә 20 композиция өйрәнеп уйнады, бик тиз отып ала. Сәләтле иде”, – дип сөйләгән Котлова.

Һәлак булучылар арасында КФУ журфагын тәмамлаган 24 яшьлек Богдан Сутормин бар. Ул былтыр гына югары уку йортын тәмамлап, Чаллыда эшли башлаган булган. Курсташлары, аның фамилиясен күргәч, Богдан түгелдер дип өметләнгәннәр. "Богдан бер генә кешегә дә зыян салмый торган, бераз оялчан, гадәти булмаган фикерле егет иде. Без һәрвакыт ул ерак китәр дип уйладык", -дип әйтте аның төркемдәше Елена Саляхова. 

Фаҗигадә шулай ук 27 яшьлек Айгөл Садриева, "Лидер Транс" компаниясе җитәкчесе Михаил Устюжанинның әнисе Асия Гарифуллина, 33 яшьлек Илдар Йосыповның гомере өзелде.

"Үлем белән уен"

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, фаҗигане бернинди гадәттән тыш хәлләр дә китереп чыгармаган - юл да яхшы булган, каршыга килгән транспорт та булмаган. Дөрес, яңгыр яуган. "Сәбәпләрен тиешле органнар ачыклар", - дигән ул."Лидер Транс" оешмасы комментарийлардан баш тарта. 

21 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәләргә озатылган. Аларның берсе авыр хәлдә - башы бәрелгән, сөякләре сынган. Тагын ике кеше Башкортстанда кала, аларны әлегә күчереп йөртергә ярамый. 

Вәзгыятьне Татарстан Президенты шәхси контрольгә алган. Сәламәтлек саклау министрлыгына каза күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирелгән. Рөстәм Миңнеханов Башкортстан коллегаларына, вакытында ярдәм күрсәткән өчен рәхмәтен белдерде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров аккаунтында күпчелек пассажирларның куркынычсызлык каешларын эләктермәгәнлеге хакында яза. "Безнең илдә машина йөртүчеләрнең сыйфаты контроле начар хәлдә. Чаллы йөртүчесенә дә тизлекне арттырган өчен күп тапкырлар җәза бирелгән булган. Әмма бездә моңа бернинди санкцияләр юк, аңа алга таба да кеше тормышларын ышанып тапшырганнар, коеп яңгыр яуганда тизлекне киметү аның башына килмәгән", - дип яза ул. 

Ул шулай ук куркынычсыз автобуслар куллану кирәклеген әйтә. "Кайда ясалганы билгесез сыйфатсыз автобус - үлем белән уен. Бәрелгәч, аның утыргычлары кубып чыккан, пассажирларның исән калу шансы аз булган. Безнең юлларга сыйфатсыз автобусларны кертү ярыймы икәнен уйларга кирәк. Дәүләт предприятиеләренә моны эшләргә киңәш итмим", - дигән ул.

Автобус йөртүчесе ике айга сак астына алынган

Бүген Башкортстанның Архангельск районында суд булган. Ул төнне автобус белән идарә иткән 32 яшьлек А. З. ка каршы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җинаять эше кузгатылган. Аның көчле яңгырга карамастан югары тизлектә баруы турында әйтелә. Массакүләм мәгълүмат чаралары язуынча, гаепләнүче судта күз яшен тыя алмаган.

– Мәрхүмнәрнең туганнары алдында шушы хәл өчен гафу сүзләрен җиткерәсем килә, - дигән ул.

А.З. суд утырышыннан соң ике айга сак астына алынган, тикшерү изоляторына җибәрелә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә авариядә зыян күргән биш кешенең Чаллы хастаханәләренә урнаштырылуы турында хәбәр ителгән иде. “Дүрт кеше Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә ята. Пациентлар тикшерү һәм хастаханәгә яту өчен теркәлү уза. Алар барысы да үз аңнарында. Авариядә зыян күргән баланы әтисе күзәтүендә Кама балалар медицинасы үзәгенә алып киткәннәр. Уфа хастаханәләрендә ике пассажир калган. Табиблар аларның хәлен авыр дип бәяли”. – дип хәбәр иткәннәр иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100