Әти-әнисе аерылышуын кичергән егет: "Күралмыйм әтине"

Ир белән хатын аерылганда бер канатларын югалталар. Ә балалары ике канатсыз да кала. Әти-әниләренең аерылышуларын кичергән бала күңелендә ниләр булды икән? Аңа нәрсәләр аша үтәргә туры килде икән соң? 
"Мин шок хәлендә идем"Әнәс, гаиләсе турында сөйләгәндә, яшен тыя алмады. Балачакта алган травма әлегәчә калган икән. Вакыт узу белән яралар төзәлә дип уйлаган кешеләр, ялгышасыз. Үтми, бетми, ярасы төзәлсә дә, эзе барыбер кала икән шул."Мин гаиләмне бәхетле дип уйлап йөрдем. Әни гел тәмле әйберләр пешереп әтине каршы ала иде. Бер тапкыр да аларның талашканнарын күргәнем булмады", - дип башлады ул сүзен.- Алар сиңа аерылышырга уйлаганнарын кайчан хәбәр иттеләр?- Миңа ул вакытта җиде яшь иде. Беренче сыйныфка укырга кергән вакыт. Бер атна элек без бөтен гаилә белән миңа мәктәпкә әйберләр алырга барган идек. Әти кибеттәге бөтен әйберне җыйды. Әни белән бергә чәчләребезне кистердек. Беренче сентябрьдә матур буласы килгәндер инде. Аннары көлешә-көлешә бергә кафега ашарга кердек. Ул көнне мин бик тә бәхетле идем. Ә бер атнадан миңа бу хәбәрне әйттеләр. Мин шок хәлендә идем. Сөйләшүдән туктадым. - Алар сиңа ни өчен аерылырга булганнарын аңлаттылармы соң?- Әйе. Әти башка хатын-кызны ярата, ә мин бөтенләй аның улы түгел икәнемне белдем. Бер көн эчендә мин әтисез дә, әнисез дә калдым. Әти - минем чын әтием түгел. Әни - миңа хыянәт иткән кеше. Берсенә дә ышанасым килмәде. Кешегә карата беренче тапкыр нәфрәт хисе тойдым. - Белгәч нинди хисләр кичердең?- Мин елый да алмадым. Тамагыма төер утырды, шунда калды да. Ничә еллар узса да, ул төер әлегәчә бар. Мин бәхетле дип уйлаган гаилә җәһәннәмгә тәгәрәде. Шуннан соң шок хәлендә идем. Бер сүз дә дәшә алмадым. Мине аннары әллә ничә табибка йөрттеләр. Балачаксыз калдырдылар, бәхетсез бала мин. - Әтиең килеп йөрдеме соң?- Ул үзенең балаларын карады. Миңа бары тик ара-тирә акча җибәреп барды. Мин аны үсә төшкәч аңлый да башладым. Чит кеше баласын тәрбияләве авыр булгандыр. Ул миңа яхшы мөнәсәбәттә булуын күрсәтергә тырышты. Авыр сүз әйтмәде, кул күтәргәне булмады. - Ул ничек китәргә булган соң?- Монысын миңа әни үсә төшкәч кенә аңлатты. Җиде ел буе әтинең әнигә кагылганы да булмаган. Әйе, минем янда ул аны битеннән үбә иде. Әти - әнинең балачак дусты. Ул йөккә узгач, аны егете ташлап киткән. Хурлык булмасын дип, әти әнигә өйләнгән. Яраткан бик каты. Еллар белән ияләнермен, яратырмын дип чарасызлыктан әни дә ризалашкан. Ярата гына алмаган шул. Бармак белән дә тимәгән бит әти. Җиде ел буе мине үстергән. Мин аны кичердем. Мин аңа рәхмәтле.- Ә әниеңне?- Әни турында сөйләшәсем килми. Мин аны үземчә яратам. Ул минем өчен чит кеше түгел. Ләкин ничә ел буе мине алдап килүләрен берничек тә кабул итә алмыйм. Әтине ир буларак аңлый алсам, әнине аңлый алмыйм. - Ул сиңа аңлатырга тырыштымы соң?- Яраттым, диде. Егет ташлар дип көтмәгән. Бергә булырбыз дип уйлаган. Хәзер юләр булганлыгы хакында сөйли. Гомере буе беренче егетен яратканы турында сөйләде. Минем биологик әти. Мин аны күргәнем дә булмады. Ул үз баласын ташлап китте. Ул минем өчен бер әйбер дә эшләмәде. Әни аны яратып башка кешегә борылып та карый алмады. Аны да аңлыйм да, шул ук вакытта аңламыйм да.- Алар аерылышканнан соң тормыш ничек барды?- Әни белән сөйләшүдән туктадым. Әтине яныма да китертмәдем. Аның биргән акчасын да тотасым килмәде. Үсмер чактан ук үземә акча эшләргә тырыштым. Мине балачакта шулай таптаган кешеләрдән бер тиен дә аласым килмәде. - Үзеңнең гаилә корасың киләме?- Әлегә юк. Ышана алган кешене тапмадым әле. "Әти, юк, тимә"Руслан әти-әнисе аерылышуын сөенеп кабул иткән. "Әти гел эчә иде. Әни белән миңа көн күрсәтмәде. Көне буе аракыга дип акча сорады. Төннәрен эчәргә чыгып китә иде. Әни белән урамнарга чыгып, аны эзләп йөрдек. Кыш көннәрендә туңып үләр дип курыктык. Ул я эскәмиядә, ә җирдә аунап ята иде. Аракыга акча булмаган көннәрне ул әнигә җикеренә иде. Кичләрен дәрес әзерлисе урынга без әни белән юыну бүлмәсенә кереп бикләнеп утыра идек. Әти әнигә гел кул күтәрде. Әнинең бер көн дә елмаеп йөргәнен күргәнем булмады. - Алар кайчан аерылышырга булдылар?- Әти миңа кул күтәргәч, әни түзмәде. Моңарчы әтинең бер тапкыр да миңа сукканы юк иде. Әнигә сугам дип килгәндә дә мин аларның араларына керә идем. "Әти, юк, тимә" дия идем. Ул ничектер тынычланып кала иде. Ул чыгып китүгә әни елый башлый иде. Әни елаганын күрү авыр булды шул. Бервакыт ул төнлә эчеп кайтты. Аяк киемен салдырышмаганга әнигә кычкыра башлады. Йодрыгы белән аның эченә китереп сукты. Әни ыхылдап идәнгә барып төште. Мин әнине капларга теләп, әтинең каршысына чыктым. Ул мине атып бәрде. Шул көнне без киемнәрне җыеп өйдән чыгып киттек.- Әтиеңне дәвалап караган булмадымы?- Юк. Табиблар да беткән инде бу дип кул генә селтәделәр. Ул үзенең акылында түгел иде инде. Беренче көн әтисез йоклау миңа рәхәт булды. Мин йокым туйганчы, әни, үзем өчен курыкмыйча йоклый алдым. Әни дә аерылышудан соң үзгәрде. Әтине яратса да, ул бу тормыштан туйган иде. Ул беренче чиратта мине уйлады. Ирен сайламады. Мин моңа шат. Әгәр дә ул алга таба да әти белән яшәгән булса, без нишләп бетәсен кем белгән. - Аерылганда син бар идеңме?- Әйе. Минем әнием белән каласымны белдем. Әти анда да эчеп килгән иде. Ул нәрсәдер аңлагандыр дип уйламыйм. - Әти-әниең аерылышканнан соң, әтиең белән күрешкән булдымы?- Өйдән киемнәрне алырга килгәндә күрдем. Ачыгызга катыгыз дип акырып калды. Күралмыйм әтине.- Хәзер ничек яшисез?- Әни кияүгә чыкмады. Икебез бергә гомер итәбез. Безгә башка беркем дә кирәкми.Психолог фикереӘти-әниләре аерылышкан балаларның психик хәле турында КФУ Психология һәм мәгариф институты доценты, психолог, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин сөйләде. "Иң мөһиме - әти-әнинең аерылуы балага ничек йогынты ясаячагын аңлау. Аерылышабыз дип әйткәнче, ир белән хатын иң беренче бала хакында уйларга тиеш. Ул балага ничек тәэсир итәр. Аерылышу балада травма калдырмаган очраклар да бар. Мәсәлән, баланың әтисе кул күтәреп, кыйнаган булса. Бала өй эшләрен эшлисе урынга, тавышка чыдый алмый, әтисеннән куркып ятса. Начар әниләр дә бар, эчкечеләр дә булырга мөмкин. Мондый очракта бала аерылышуга шат кына булачак. Ә бар бәхетле гаиләләр. Көннәрдән бер көнне балага киләләр дә, аерылабыз дип әйтәләр. Ул шок хәлендә кала. Нигә аерылганнарын аңламый. Ике якны да кабул итми башлый. Кайсыдыр як үзенең фикерен белдерә башлап, аны тыңлап икенче якны күралмый башлый. Ул үзен ялгыз хис итә. Аны ташлаганнар дип уйлый. Ул әтисе һәм әнисе янында булуына ияләнгән. Аларның бер-берсен яратмавы аны куркыта. Әнисен әтисе ташлап киткәнне күргән кызлар, үзләренә алдагы тормышларында да проблема тудыра торган травма ала. Ул әнисен ташлаганнарын күрә. Үзе кияүгә чыкмый. Чыкса утызлар тулгач кына чыга. Үзен дә ташларлар дип көтеп яши башлый. Үзенә план кора. Балага аерылышу турында әйткәнче, ничек җайлап әйтәсен башта уйларга кирәк. Әтисе дә, әнисе дә аны яратуын, янында булуын аңлатырга кирәк. Әгәр дә аерылышудан соң да әтисе һәм әнисе яхшы мөнәсәбәт саклап кала алса, бала аның кадәр борчылмаячак. Кемнеңдер юклыгын артык сизмиячәк", - дип сөйләде Рамил Гарифуллин.ерылышу буенча статистикадагы саннар күңелне төшерә. Росстат мәгълүматлары буенча, 2018 елда 985 мең өйләнешү теркәлгән булса, шуларның 608 меңе аерылган. Гадәттә, җәй көне өйләнешкән парлар, көз көне аерылар икән. Март аенда аерылышулар аеруча да күп булган. 2017 елның мартында гына 55 886 кеше аерылырган.