Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстаграм белән хушлашу: ике кулсыз калган блогерлар кая китә — ВКгамы, Росграмгамы?

Ни өчен Россиядә инстаграм шулай популяр иде? Әлеге матур дөньяда яшәргә күнеккән халык алга таба нишләр? Эшмәкәрләргә бизнесны кайсы челтәрдә алып барырга? Эшсез калган блогерларга нишләргә? Язмабызда шул сорауларга җавап эзләдек.

news_top_970_100
Инстаграм белән хушлашу: ике кулсыз калган блогерлар кая китә — ВКгамы, Росграмгамы?
pixabay.com

Роскомнадзор Россиядә иң популяр социаль челтәрләрнең берсе булган Инстаграмга керүне чикләде. Бу яңалык әлеге сәхифәне кулланучыларны шок халәтендә калдырды. Махсус кушымталар куеп Инстаграмын яшәтергә тырышкан кешеләр бар әле барын. Әмма алар аша да, бу платформаның элекке кебек тулы көченә эшләмәвендә һәрберебез инанды. Караучылар күпкә азайды, бу лайклар, комментарийлар саны азаюда да күренә.

Ни өчен бездә инстаграм популяр иде?

Инстаграм Россиядә ныклап 2013 елдан эшли башлады. Алмашы табылмас кебек тоелган ВКонтакте челтәрендәге яшьләрне, соңрак өлкән буын кулланучыларын да кычкыртып тартып алды ул Инстаграм. Үз вакытында бөтен танышу сайтларын алыштырган, видео-музыка тыңлау, шәхси бизнесны үстерү мөмкинлекләре биргән ВКонтакте челтәре, беркөнне әби-бабайлар өчен аралашу урынына әверелеп калды. Онытылган аккаунтлар һәм төркемнәр еллар буе боегып хуҗаларын көтте.

Ә бу вакытта Инстаграм көннән-көн популярлык җыйды, кулланучыларын үзенең яңа трендлары, мөмкинлекләре белән гаҗәпләндерде. Россиядәге кулланучылары саны буенча дөньякүләм популяр Фейсбук челтәрен дә сызгыртып узып китте. 

Интернет-маркетолог Антон Трусов сүзләренчә, Россиядәге иң популяр челтәр — Инстаграм европалылар тарафыннан җиңелчә флирт, яшь кызларга фотоларын күрсәтү өчен ясалган социаль челтәр буларак кына кабул ителә.

— Әгәр дә инде синең чын социаль челтәрдә теркәләсең килә икән, киң экосистемалы Фейсбукка рәхим ит. Акыллы кешеләр белән фикер алышасың килсә, Твиттер менә дигән. Дөнья күләмендә менә шушы бүленешне күзәтергә мөмкин иде. Шуңа да Фейсбук Россиядә үзе белән кызыксынучылар аз булуын күреп аптырашта калды, аны Россиядә күтәреп алучы булмады. Үземнең дә Фейсбукта теркәлгәннәр соң: «Вертолет кабинасы бит бу. Мондагы төймә, кайсы нәрсә өчен икән?» — дип уйлаганым исемдә.

Инстаграмның интерфейсы гади, функцияләре аңлаешлы. Ә Россия халкы гадилекне ярата. Беркемнең дә катлаулы Фейсбук белән вакытын уздырып торасы килмәде. Инстаграм функцияләре артык гадиләрдән булмаган ВКонтакте кулланучыларын да тиз генә үзенә җәлеп итте, шул рәвешле соңгы җиде елда безнең илдәге иң популяр челтәрләрнең берсенә әйләнде, — ди Антон.

Инстаграм турында фактлар:

Инстаграмга Кевин Систром һәм Майк Кригер 2010 елда нигез сала, беренче пост 17 июльдә дөнья күрә.

2017 елда Инстаграмда 450 кеше эшли — 3,5 млн кулланучыга бер хезмәткәр туры килә.

2012 елда Фейсбук 1,1 миллиард кулланучысы булган Инстаграмны 1 миллиард долларга сатып ала. 2018 елда Инстаграм инде 100 миллиард долларга бәяләнә. 2019 елда реклама елына 20 миллиард доллар табыш китерә. 2020 елда табыш 14 млрд доллар була.

Көненә ярты миллион кеше сторис куя. 25 млн компаниянең Инстаграмда аккаунты бар.

Инстаграмы булучылар көненә уртача ярты сәгать вакытын шунда сарыф итә.

Инстаграмдагы блогерлар 2017 елда $ 0,8 млрд доллар акча эшләсә, 2020 елда бу сан 2,3 млрд долларга җитә.

«Хәзер инстаграмдагы бизнес-аккаунтларга өметләнеп утырырга ярамый»

Инстаграм инде күптән аралашу челтәре генә булудан тыш, зур суммадагы акчалар әйләнә торган бер механизмга да әверелде. Соңгы елларда теләсә кайсы юнәлештәге бизнесның уңышы инстаграмдагы аккаунтының үсешенә бәйле булды. Визажист, косметолог, маникюр остасы, массаж ясаучы, хәтта табибларны да Инстаграм аша сайлый башладык. Торт пешерүчеләр, төрле бүләк ясаучылар, җиһаз җитештерүчеләрнең эше биредә чәчәк атты. Бәйрәмнәр үткәрәм дигәндә ял базасы, кафе арендалау, торт, чәчәккә заказ бирү кебек эшләр дә шушы челтәр аша бик җайлы гына башкарып куелды.

Россиядә бизнес алып бару өчен кулланылучы челтәрләр арасында Инстаграм беренче урынны били (ВКонтакте — икенче, Фейсбук — өченче). Әмма гамәлгә куючылары берәр кайчан шушы челтәрдә «Газпром» хәтле «Газпром» аккаунт төзер һәм анда уңышлы бизнес алып барыр дип башларына да китермәгәндер. Бизнесның бик зур өлеше Инстаграмга күчкән иде. Ул эшмәкәрләргә адекват дәрәҗәдәге суммалар һәм көч сарыф итеп, потенциаль клиентлар табу мөмкинлеге бирде, шуның белән файдалы булды, — дип билгеләп үтте Антон. 

Инстаграмга чикләүләр кертелүне эшмәкәрләр үзләре ничек кабул итә соң?

Чаллыдагы киемнәр кибете челтәре җитәкчесе Елена Романова инстаграм беткәнгә артык көенмәгән.

— Мин бизнесымны гап-гади базардан башлаган кеше. Инде ничәмә-ничә еллар дәвамында сыналган клиентларым, сатып алучыларым бар. Ә менә эшләрен интернет-кибет буларак инстаграм челтәреннән башлаучыларга кыенга туры килмәгәе. Бүгенге ыгы-зыгыда югалып калырга мөмкиннәр. Минем дә кибетләремдәге сату күләме кимер дип уйлыйм. Әмма бу вакытлыча булачак. Бөтенләй ябылырбыз, сатып алучыларым калмас дигән курку хисе юк. Әкренләп ВКонтакте челтәрен үстерә башладым. Телеграм безгә туры килми, анда башка челтәрләрдәге кебек җанлы итеп аралашу юк.

Инстаграм ул яшәү рәвеше, мода иде.

Инстаграм ул яшәү рәвеше, мода иде.

Әмма инстаграмда бизнес алып бару өчен визуалга зур игътибар бирергә, аның барлык таләпләрен үтәргә кирәк. ВКонтактеда бизнес алып бару күпкә уңайлырак. Нәтиҗәдә, нәрсәдән башлаган булсак, шунда ук кире әйләнеп кайттык. Күпләрнең Инстаграмы инде бөтенләй эшләми, бүген, мәсәлән, ике сатып алучым безне ВКонтакте аша табып килүен әйтте, — дип сөйләде ул. 

Антон Трусов фикеренчә, бүгенге көндә инстаграмдагы бизнес аккаунтларга гына өметләнеп калырга һич кенә дә ярамый.

Якын көннәрдә Инстаграмны ачарлар дип иллюзияләр коруның бер мәгънәсен дә күрмим. «Юк, юк, мин әлегә монда калам, карауларым артты гына дип әйтүче кешеләр күп. Мин караулар артуның вакытлыча күренеш икәнен төгәл әйтә алам. Роскомнадзор чикләүләрне дәвам итәчәк. 21 март көнне суд көтелә. Аның кысаларында Инстаграмны экстремистик челтәр дип танысалар, чикләүләр тагын да катгыйланачак. VPN хезмәтләрен ябу буенча эш алып барыла. Минем ике кушымтамны юкка чыгардылар инде. Яңасын куйдым. Әмма мин аны дүртенче тапкыр йөкләтергә җыенмыйм. Монда әле мин — бөтен эше социаль челтәрләр белән бәйле кеше турында сүз бара. Ә гади кулланучыга бу мәшәкатьләр кирәкме? — ди Антон.

Белгеч эшмәкәрләргә төп игътибарларын ВКонтакте челтәренә юнәлтергә киңәш итте.

— Бизнес алып бару өчен масса, күп аудитория кирәк. ВКонтакте элекке аудиториясен кире кайтарыр, ә бәлки яңа аудитория туплар. ТикТокка чикләүләрне бетермәсәләр, ВКонтакте якын арада иң популяр челтәргә әверелер дип уйлыйм, — диде Антон.

Якын көннәрдә Инстаграмны ачарлар дип иллюзияләр коруның бер мәгънәсен дә күрмим.

«Фэшн, бьюти блогерлар өчен ВКонтакте — искелек»

Стилист Лилия Исмәгыйлева Инстаграмның фэшн һәм бьюти блогерлар өчен идеаль мәйданчык булуын билгеләп үтте. (Белмәгән булсагыз — фэшн блогер — мода һәм стиль турында, бьюти блогер — матурлык, макияж турында аккаунт алып баручы).

Инстаграмда теркәлүемә быел 9 ел булды. Минем блогым үзеннән-үзе үсте. Хәзер башлаган блогерлар шул үсеш өчен бик күп акчалар түгәләр. Без башлаганда һәр яңалык бик яхшы кабул ителә иде һәм без блоглар табигый рәвештә үсә торган дулкынга эләктек. 

Минем блогым матур тормыш рәвеше турында. Инстаграм шәхсән минем эштә бик зур роль уйный торган мәйданчык. Тиз укыла, хатын-кызларга мәшәкатьләрдән арынып, үзе турында уйларга мөмкинлек бирә торган социаль челтәр иде. Матурлыкны күрсәтеп бирү өчен инстаграм иң җайлы һәм гади ысул. Чөнки синең кыйммәтең детальләр, видео, музыка, рилслар аша ачыла. Биредә моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шуңа да Инстаграм тыела дигәч, «мораль яктан искергән әйбергә кире әйләнеп кайтыгыз» дип әмер бирелгән кебек тоелды. Ничек кенә камилләштерсәләр дә, ВКонтактега күңел тартмый.

Инстаграм тыела дигәч, «мораль яктан искергән әйбергә кире әйләнеп кайтыгыз» дип әмер бирелгән кебек тоелды. Ничек кенә камилләштерсәләр дә, ВКонтактега күңел тартмый.

Шәһәрдәге кибетләрне күтәрер өчен, аларга сорау булсын өчен минем блогым бик кирәкле блог. Халыкка да кайсы кибеттә нинди кием булуын күрсәтеп бирәм, үземә күрә бер юл күрсәтүче булып торам. ВКонтакте челтәрендә моны эшләве авыррак, халык өчен дә искелек инде ул ВКонтакте. 

Инстаграм эшләгәндә аудиториямнән сорашу уздырган идем: 100 процент кешенең 90 проценты ВКонтактега кире кайтмыйча, телеграмга язылырга әзер булуын белдерде. Мөмкинлекләре азрак булса да, кеше барыбер яңалыкка омтыла икән дигән фикергә килдем. Үземнең телеграм каналыма беренче көнне үк 7 мең кеше теркәлде.

Ләкин Инстаграмның бетүе миңа бик уңайлы булмады инде. Чөнки минем Россия дәрәҗәсенә чыгасым килгән иде. Язылучыларың 200 меңнән арткан очракта, сиңа зуррак брендлы кибетләр дә игътибар итә. Әлегә мин күбрәк Казандагы кибетләр белән эшлим. Инстаграмның юкка чыгуы үсешемә комачаулый, — дип сөйләде Лилия. 

«ВКонтакте зур күләмдәге рекламага әзер түгел»

Инстаграм барлыкка килү үз вакытында реклама базарына — әйтик баннерлы рекламаларга бик начар йогынты ясаган ресурс. Урамнардагы реклама щитлары, сайтлардагы реклама банерлары юкка чыгуга бу челтәр сәбәпче дияргә була. Бүгенге көндә Инстаграмны рекламадан, ә рекламаны Инстаграмнан башка күз алдына китерүе авыр.

Инстаграм юкка чыгу мине ике кулсыз итте, — дип башлады сүзен Мах.Меdia реклама агентлыгы җитәкчесе Гөлчәчәк Титова. — Безнең агентлык вакансияләр урнаштыру белән шөгыльләнә. Бүгенгә кадәр клиентларымның яртысы таргетлы рекламаны ВКонтакте челтәрендә алса, 50 проценты Инстаграмда ала иде.

Инстаграмдагы аудиториянең күпкә сыйфатлырак булуын билгеләргә кирәк. Мин вакансияләр пакеты җибәрүгә үк анкеталар калдыралар, 90 процентына кире шалтыратып, нәтиҗәле итеп сөйләшергә була иде. 

Мин хәзер аптырашта. Чөнки Инстаграмга альтернатива булырлык челтәр бездә юк. Безнең Россиядә шундый челтәр булмауның аяныч икәнлеген хәзер генә аңладык. Кызганычка каршы, ВКонтакте аны берничек тә алыштыра алмый. Мин хәзер клиентларымның яртысын Яндекс директка җибәрергә мәҗбүр. ВКонтактеда модерация 48 сәгатькә әйләнде, бу бик озак, чөнки вакансия яна торган әйбер. Моңа кадәр инстаграмда реклама белән шөгыльләнгән бөтен кеше ВКонтактега килде. Ә алар мондый күләмгә әзер түгел булып чыкты, эшкәртеп өлгерә алмыйлар. Икенчедән аукцион кыйммәтләнде һәм инстаграмда эшләгән алгоритмнар ВКонтактеда эшләми. 

Инстаграм барлыкка килү интернет сайтлардагы баннерлы рекламага тәэсир ясады, иң беренче чиратта ул алардан хатын-кызлар аудиториясен тартып алды. Инстаграмны башта 18-35 яшькәчә хатын-кызлар теләп кулланды. Сатып алучыларыбызның да 90 проценты хатын-кызлар иде. Ә менә ир-атларга кагылышлы реклама инстаграмда соңгы ике ел эчендә генә актуальләште. Аңа кадәр Инстаграмга ир-атларга юнәлтелгән таргетлы реклама куюның мәгънәсе булмады. Алар өчен реклама «Авито» да яхшы эшләде. Шулай итеп баннерлы рекламаны Инстаграм гына түгел, «Авито» да, башка яңа ресурслар да юкка чыгарды, — дип сөйләде ул.

Блогерлар: «Керәсе ризык барыбер керә ул»

Әле бит Инстаграм күпме кешегә яңа эш урыннары тәкъдим иткән иде. Шундый төшемле эш тагы кайда бар әле?! Инстаграмдагы реклама хисабына баеп беткән блогерлар тарихы барыбызның да күз алдында. Аларга алга таба нишләргә? Дәүләт эшенә урнаштыргамы? «Ут-хатын» буларак танылган блогер Гүзәл Хөснетдинова VPN аша карауларны да чикләгән очракка дип аудиториясен әкренләп ВКонтакте челтәренә күчерә башлаган. Анда әлегә 30 мең язылучысы бар. 

Минем Инстаграмны алып бара башлаганыма биш ел иде. Быел гыйнвар аенда сәхифәмне юкка чыгардылар. Яңа сәхифә ачкан идем, аңа менә 100 мең кеше кире язылды. Мин блогымны реклама сатып алмыйча гына үстердем, миңа кеше үзе килә иде. Телеграм каналым юк, аны принципиаль рәвештә ясамыйм. Чөнки минем өчен телеграм канал ул ниндидер ботка, гайбәт оясы. ВКонтакте сәхифәсен үстерәчәкмен. Кеше теләсә нәрсәгә җайлаша. Инстаграм туры эфирлар уздыру, сторислар, монетизациясе белән уңайлырак иде, әлбәттә, — ди блогер.

Гүзәл Хөснетдинова Инстаграмда «Ут белән уйнама» кебек түләүле, җәнҗаллы проектлар оештыруы белән, актив реклама алучы блогер буларак та билгеле. Ул Инстаграмның төп керем чыганагы булуын кире какмады. Әмма: «Бер кылым да селкенмәде. Мин мөселман буларак беләм — Аллаһ Тәгалә ташламый, керәсе ризык барыбер керә. Аннан минем ВКонтакте челтәремдә дә реклама бирүчеләрем барлыкка килде инде. Мин моннан тыш бер косметик компаниянең директоры булып торам. Эшсез, акчасыз калудан курыкмыйм. Кулым, аягым бар, чыгам да эшлим», — ди.

Инстаграм ябылгач, блогерларның да тугры дуслары ничәү булганы ачыкланыр дияр идек. Кайбер блогерлар аудиторияне үзләре артыннан ияртү өчен артык гадел булмаган юлларга да барды. Мәсәлән, гивлар үткәрү — ничәдер блогерга язылган өчен бүләк яки акча вәгъдә итү. Миллионнан артык язылучысы булган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев яңа телеграм каналына халыкны шулай җыя хәзер. 

Ә чынлыкта, йөрәкләре януга да карамастан, блогерлар бу вәзгыятькә юмор аша карарга тырышты. Берничәсе җыелышып, бу уңайдан кызык видео да төшерде әле. Янәсе, блогерлар эшкә урнашкан — кемдер кибеттә сата, кемдер тырнак ясый, кемдер сыер сава, машина йөртә.

Бүгенге көндә һәр блогерның аудиториясен җәлеп итүнең үз ысуллары бар. Әгәр блогер чынлап та кызык булса, язылучылары үзләре үк аның артыннан иярәчәк. Блогерлар инстаграмда бик яхшы эшләгән кайбер инструментларның ВКонтакте яки башка челтәрләргә туры килмәвен аңларга тиеш. Димәк, аларга аудитория туплар өчен вакыт кирәк булачак. Ә вакыт ул акча. Моңа кадәр блогерлар зур брендлар белән эшләсәләр, әкренләп урта һәм кече бизнеска да игътибар итсәләр, файдалы булыр, — дип киңәш бирде интернет-маркетолог.

Инстаграм безне тәртипле һәм матур яшәргә өйрәттеме?

Өлкән буын никадәр сүксә дә, Инстаграмның безнең илгә билгеле бер культура алып килүен кире кагарга ярамый. Нәк менә инстаграм безне тәртипле, матур итеп, европача тормыш рәвеше алып барырга өйрәтеп үк бетермәсә дә, шуңа омтылыш тудырды. 

Беренчедән, инстаграмда барысын да визуаль өлеш хәл итә. Фотоларны үзең өчен ниндине дә куярга була әле. Әмма башка кулланучыларга тәкъдим ителсен өчен алар бик матур һәм сыйфатлы булырга тиеш. Инстаграм активлашкач, күпме халык фотога төшерү белән ныклап кызыксына башлады, блог алып бару инструментларын өйрәнде. 

Шуңа өстәп, инстаграмда теләсә каян урлап алынган видео, фотоларны куярга ярамавын да искәртергә кирәк. Монда бурлаша алмыйсың инде, андыйларны челтәр шунда ук «блок»ка куя, мавыгып китсәң, бөтенләй сәхифәңнән коры калуың да бар. Тәртипле итеп алып барганда үз-үзеңне позицияләү, үзеңне таныту өчен иң шәп платформа иде инстаграм. Шушы матур һәм тәртипле яшәү культурасын ул безнең кулланучыларга да алып килде. 

Инстаграмда утыручыларга көч кулланган, шәрә яки ярымшәрә фото-видеолар, агрессия, законга каршы гамәлләр күрсәтелгән һәм порнографик материаллар урнаштыру гомумән тыела. Ниндидер гөнаһсыз тоелган әйберләр өчен дә сәхифәңне ябып куярга мөмкиннәр. Чаллы блогеры Чулпан Гыйниятуллинаның 120 мең язылучысы булган сәхифәсен памперстан гына йөргән балаларын күрсәткән өчен юкка чыгарганнар иде.

— Кафеда иптәш кызлар белән шампан шәрабе эчеп утырганны куйган идем. Анысын да эләктереп алганнар. Гомумән, блогерның язылучылары 100 меңнән артып китә икән, аны тулы контрольгә алалар, — дип сөйләде иде ул «Интертат» хәбәрчесенә. 

Ә ВКонтакте челтәрендә ул яктан барысы да Россиядәгечә инде. Баштарак аның киңлекләрендә нинди генә эчтәлектәге видеолар очрамый иде. Бүген дә әлеге челтәрдә теләсә кем (шул исәптән яшүсмерләр һәм балалар) коточкыч кансызлык сурәтләнгән яки эротик һәм хәтта порнографик характердагы фото-видеоларны бернинди каршылыксыз таба ала. Бу челтәрдә утыручылар хакерларның «взламывать» итүе белән дә даими очраша иде. Инстаграм исә аның ише тәртипсезлекләргә юл куймады.

ВКонтакте сәхифәсе Инстаграмның аудиториясен үзенә чакырган очракта, шушы кимчелекләрне бетерүгә басым ясаса иде.

Фирдүс Тямаев: «Шул кирәк ул блогерларга»

Инстаграмда җырчылар тормышы ул аерым бер дөнья иде. Иҗатларын үстерү, тамашачысы белән аралашу мәйданчыгы, челтәрле бизнес белән шөгыльләнүче бер төркем артистлар өчен сату базары. 

Иң күп татар аудиторияле (550 мең) җырчыларның берсе Фирдүс Тямаев минем инстаграм матур яшәү образы алып килде диюем белән килешмәде. Ул киресенчә, Инстаграм яшьләрне бөтен чикләрне бозып, әллә ниләр кыланырга этәрде дип саный.

Бөтенесе блогерга әверелеп, ыштан салып күрсәтеп, кабергә төшеп ятып, кыш көне суга сикереп, машинасын шартлатып, әллә ниләр кыланып беттеләр. Блогерлар башкаларны да начарлыкка өйрәтәләр иде, авызлары тулы сүгенү булды. Без, кайвакыт, аудиторияне тотып тору өчен үзебез дә шаяртып контент куябыз, әмма кысалардан чыкмыйча гына. 

Шырдый-бырдыйлары белән Инстаграм, ТикТок, Ютуб дөньяга күчеп, эшләми генә акча эшләп яттылар. Андый блогерларның ябылуы әйбәт тә булды әле. Эшләп ашасыннар. Безнең аша, безнең видеоларны күчереп алып пиар ясап күтәрелүчеләре дә булды. Җитәкчелеккә карата пычрак сүзләр язучылар да, сәясәтне болгатып ятучылары да күп булды.

Россия үз Инстаграмын ачса, һәрберсе паспорт белән генә теркәлеп, аның ише нәрсә оештыручыларны штраф салып була торган итсеннәр иде. Тәрбияви челтәр булсын иде, бигрәк деградация китте бит. 

Россия үз Инстаграмын ачса, һәрберсе паспорт белән генә теркәлеп, аның ише нәрсә оештыручыларны штраф салып була торган итсеннәр иде. Тәрбияви челтәр булсын иде, бигрәк деградация китте бит.

Үзем Инстаграмны яңа җырларым, клипларымны рекламалау өчен актив куллана идем. Шәхси тормыштагы күңелле хәлләр белән дә уртаклашып бардым. Тамашачы белән якын аралашу өчен туры эфирлар үткәреп булуы нык ярдәм итә иде. Бер нәрсәгә генә нык эчем поша: без Инстаграм аша бик күп авыру балаларга, авыр хәлле гаиләләргә ярдәм иттеп килдек. Инстаграм аша хәйриячелек эшен оештыру күпкә җиңел иде, — дип сөйләде ул.

«Инстаграмның Россиядәге аудиториясе башка челтәрләргә таралып бетәчәк»

Антон Трусов, интернет-маркетолог:

Маркетолог буларак мин, шәхсән, инстаграм ябылуга түгел, ТикТокка чикләүләр кертелүгә күбрәк борчылдым. Соңгы елда ТикТикка зур өметләр баглаган идем. ТикТок — ул киләчәгебез, барлык киентларыма да шуны әйтеп килдем. Әмма ТикТок хәзер безгә яңа видеолар урнаштырырга рөхсәт итми, челтәрне япканчы куелган контентны гына карый алабыз. 

Минем фикеремчә, Инстаграмның аудиториясе бүлгәләнеп бетәчәк. Әйе, соңгы 7 ел эчендә ул кешеләрне берләштерә алу сәләтен күрсәтте һәм дөньякүләм лидерга әйләнде. Әмма минем фаразлауларым буенча Инстаграмның Россиядәге аудиториясе башка челтәрләргә таралыр. Дөрес, кайсыдыр челтәр үзенә күбрәк халыкны җәлеп итәр. Мин бу челтәрне ВКонтакте булыр дип уйлыйм. — диде ул.

Инстаграм урынына… Росграм килә 

Инстаграм һәм ТикТокка охшашрак берничә социаль челтәр бар. «Ярус», «Лайки» һәм «Росграм».

Yarus Россия программистлары 2020 елда ясады, анда хәзер 2 млн кеше теркәлгән. Аны Фейсбук, Tik Tok һәм YouTube функционалларын берләштергән, бушлай аудио тыңлау һәм яңалыклары уку мөмкинлеге булган социаль челтәр дип тәкъдим итәләр. Соңгы араларда күпсанлы хакерлар һөҗүменә дучар булды, шул сәбәпле зур проблемалар да кичерә.

Likee күпмедер дәрәҗәдә Инстаграм һәм ТикТокны хәтерләтә — кыска видеоларны эшкәртеп кую мөмкинлеге бар. Анда 200 млн кулланучы бар.

Rossgram Россиядә 28 мартта эшли башлаячагы хакында игълан итте. Ул Вконтакте һәм Телеграмны ясаган Павел Дуровның классташы Александр Зубов ясаган дип рекламалана. Ул Инстаграмның Россиядәге аналогы булыр дип планлаштырыла. Аның дизайны да Инстаграмны хәтерләтәчәк. Анда инде ун меңләгән кеше теркәлергә теләгән, оештыручылар бер айда бер миллионнан артык кулланучы булыр дип көтә.

Интернет-маркетолог Антон Трусов бу челтәрләргә бәя бирде:

Сингапурда гамәлгә куелган «Лайки» 8 яшьтән теркәлү рөхсәт ителгән бердәнбер социаль челтәр. Балалар аудиториясе белән булса да, анда миллион язылучы җыюның бернинди проблемасы да юк. Контентны үзгәртеп, аңа игътибар итәргә була. 

Росграм турында әлегә төгәл генә берни дә әйтеп булмый. Мин анда теркәләчәкмен, әмма эшем шушы өлкә белән бәйле булган өчен генә. Ул Инстаграмның башка кулланучыларын үзенә карата алырмы, әлегә моны беркем дә белми, — диде Антон. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100