Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зариповтан сюрприз: Доминикана утравында - Татарстан машинасы!

Популяр җырчы Рифат Зарипов Кариб диңгезендәге утрауда Татарстан номерындагы машинага тап булуын әйтеп халыкны шаккатырды.

news_top_970_100
Рифат Зариповтан сюрприз: Доминикана утравында - Татарстан машинасы!

Шаккатырсың да! Кариб диңгезендәге утраудагы дәүләткә машинада ничек барган диген! Номерын гына күр әле - 116 ХАН!

Җырчы һәм танылган пародия остасы Рифат Зарипов хәзерге вакытта Кариб диңгезе буендагы Доминика утравында гаиләсе белән ял итә. Сәяхәтен ул Инстаграм челтәренә дә биреп бара. Рифат Зарипов «ВДВ» дигән экскурсия сайлаган. Бу сәяхәтләрне сигез УАЗ машиналарында үткәрәләр икән. Рифат сүзләренчә, уазикларны паром белән Россиядән китерәләр ди. Бер машинаны Рифат үзе дә йөртеп караган. «Гомер буе хыялландым УАЗикта йөрергә, буген насыйп булган икән. Чит илдә Уазик та якын шул», — ди ул.

Нәкъ шушы экскурсия вакытында Рифат Зарипов Татарстан регионы номерлары тагылган машина очрата. Һәр нәрсәдән кызык табарга күнеккән Рифат, бу юлы да машина хуҗасын эзләп таба. Ул — безнең ватандашыбыз, Чаллыдан гаиләсе белән Доминикана утравына күченеп килгән Андрей булып чыга. Андрей биредә фотограф булып эшли икән.

Бу хакта тулырак белергә дип, Рифат Зарипов белән, элемтәгә кердек. Машинаны түгел, номерны гына алып барган булып чыкты.

«116 нчы регион машинасын күреп шаккаттым. Бу машина үзе Доминикананыкы. Фотограф булып эшләүче Чаллы малае, үзенең Татарстандагы машинасын сатып җибәргән. Номерларын исәптән төшергәч, аларны монда алып килеп, машинасына Татарстан номерларын таккан. Ничек эшләгән ул аны, билгесез. Монда хокук сагында торучылар да «бәйләнмиләр» икән аңа», — дип бар белгәнен сөйләде ул безгә.

«Шушы 116 номерлы машинаны күреп, ничектер җылы, рәхәт булып китте әле», — ди Рифат.

Машина хуҗасының бу хакта сөйләшәсе бик килмәгән.

Кануннарның монда бөтенләй башка булуын да, кайвакытта кагыйдәләрнең бөтенләй булмавын да искәртте Рифат. «Кемгә ничек җайлы, шулай йөриләр монда. Тоташ полоса юк, артыңнан да, алдыңнан да узалар, кырыйга чыгып, өстеңә дә киләләр. Бер генә кагыйдә — кызылга туктыйлар, яшелгә кузгалалар», — ди үзе дә көне буе УАЗ машинасында йөргән җырчы.

Җырчы сүзләренә караганда, Татарстаннан килеп эшләүчеләр монда күп икән. «Казаннан күчеп килгән гид белән таныштык. Аның исеме Иван, хатыны татар. Бирегә алар 2013 елны күчкәннәр», — ди артист.

Гид булып эшләгән Куба кешесе белән дә сөйләшкән җырчы. 50 яшьлек абзый десантчы, Рязаньдә биш ел укыган, Кубада Россия гаскәрләре белән бергә хезмәт иткән. "Ул абыйны Доминикана утравына ял итәргә килгән кеше белми калмыйдыр. Ул үзенең илен һәм Россияне бертигез ярата», — дип сөйләде Рифат Зарипов. .

Җырчы төшергән видеоларның берсендә Куба кешесе Рифатның Инстаграмчы дусларына кул болгап, сәламен дә җиткерә.

Тагын шунысы кызык, элекке десантчы тауның иң биек җиренә, Кариб диңгезе янына Россия һәм Һава десанты гаскәрләре флагын да беркетеп куйган.

Ә Татарстанда бу номерны (ХАН116) башка бер машинага тагып куйганнар. Ул машина хуҗасының Доминиканага бернинди катнашы юк. Ул Татарстанның яңгырлы кышкы урамнарыннан йөрүен белә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100