Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәчетне тутыру турында хыялланды»: имам-хатыйб Фәрит хәзрәт Шәйхиев авариядә вафат

Көн туса – тәннәрне чемердәтерлек шомлы хәбәр. Юл фаҗигаләрендә яшьләр күпләп кырыла, югыйсә, юлга үлем эзләп чыкмыйбыз ла. Әллә бозлавык, әллә Чечня сугышыннан соң барлыкка килгән өянәге, әллә тагын башка сәбәп белән, кичә Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәйхиевның юл һәлакәтендә гомере өзелә.

news_top_970_100
«Мәчетне тутыру турында хыялланды»: имам-хатыйб Фәрит хәзрәт Шәйхиев авариядә вафат
http://dumrt.ru/, гаилә архивы

Теләче районы Шәдке авылы мулласы Фәрит хәзрәт Олы Нырсы авылы янында «Лада Гранта» машинасы белән юл читенә чыгып оча, шунда ук һәлак була. Бүген имам туган авылы Шәдке зиратында җир куенына салынды.

Нургали улы Фәрит хәзрәткә 41 яшь булган. Төп йортта әнисе Нәкыя апа һәм гаиләсе белән гомер кичергән. Авылда унбиш ел имам булып хезмәт иткән. Хәләл җефете Илсөяр белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы баласы Җәүдәт алтынчы, уртанчысы Сәгыйть өченче сыйныфта укый, төпчекләре Мәрьямгә алты яшь. Ул быел укырга керергә тиеш икән. Хатыны мәктәптә экология, география укытучысы булып эшли.

«Бик гыйлемле, алдынгы карашлы имам иде»

Шәдке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров районга, авылларына да, Фәрит хәзрәт гаиләсенә дә бик зур югалту, бик зур сынау килгәнен әйтте. Фәрит хәзрәтнең Казанның Меңьеллыгы мәдрәсәсен тәмамлаганын искәртеп, аны «бик динле, гыйлемле кеше» дип бәяләде.

— Иң беренче районнардан булып, мәчетләрне рәсмиләштерү буенча эшләп алды. Авылда балаларны бик каты укытты. Дәресләр бирә иде. Укыту классына кадәр ясаган иде. Атнаның һәр чәршәмбесендә кичен олыларны җыеп, дәресләр бирә иде. Шулхәтле авыл халкын гыйлемгә тартып, дини белем генә түгел, дөньяви белемгә дә өнди иде. Бик гыйлемле, алдынгы карашлы имам иде, — диде.

Фәрит Кадыйров әйтүенчә, Фәрит хәзрәт кичә Теләчегә барган булган. Мәчетнең газы, суы, уты өчен түләп кайткан.

— Калайдан матур итеп тәрәзә йөзлекләре дә ясый иде ул. Күрше авылга шул эш буенча да баргандырмы, аның машинасында калайлары да бар иде. Заказ буенча күрше авылларга да ясый иде. Авыруы да бар иде, бәлки, шул өянәге булгандыр, — диде.

Җирлек башлыгы тормыш юлдашы, әтисез калган гаиләгә ярдәм буенча счет ачылганын, авыл халкы да ярдәм итүен билгеләп узды.

— Без дә ярдәмнән ташламабыз, «Агролак» хуҗалыгы җитәкчесе белән дә сөйләштек. Без монда өч Фәрит идек инде: мин, хуҗалык җитәкчесе Фәрит, имам Фәрит, — диде.

Фәрит Кадыйров әйтүенчә, мәрхүм бик гаилә җанлы булган.

— Балаларын экскурсияләргә, табигатьләргә алып чыга иде. Шундый карашлы кешеләр иде алар. Малайларына әкрен генә әйттек инде, әтиләрен озатырга алып килдек, кызын алып килмәдек, — ди авыл башлыгы.

"Беркайчан «вакытым юк» димәде"

Фәрит хәзрәтнең кода тиешле кешесе, авылдашы Мулланур абый Галләмовның да имамны җылы сүзләр белән искә алуыннан бөтен Шәдке өчен бик зур югалту булуына тагы бер кат инандым.

— Авыл халкы өчен зур югалту бу. Ул авыл өчен җанын-тәнен биреп эшләде. Бөтен яшьләрне иманга тартты. Казанда укып кайткач, мәчетне төзекләндерде. Балаларга дин сабагы бирде. Зиратта оештыру эшләре белән йөрде. Кайсы ягын гына алсаң да, ярдәмчел иде. Хет ашка, хет эшкә — юк дип әйтми иде. Никах, Коръән ашы, исем кушумы — беркайчан «вакытым юк» димәде, андый сүзне белми иде, — диде.

Авылдашлары сөйләгәнчә, армиягә киткәнче үк, Фәрит хәзрәт Казанда мәдрәсәдә укыган, Чечняда хезмәт иткән. Анда дингә тартылуы тагын да көчәйгән. Мулланур абый әйтүенчә, Фәрит хәзрәт Коръән ашлары, мәҗлесләрен гади итеп үткәрүгә өндәгән.

— Ул гел әйтә иде: «гади генә итеп үткәрик, табынга артык сый-хөрмәтләр кирәкми» дия иде. Артык кыйммәтле тортлар, салатлар, балык ише ризыклар белән мәшәкатьләнеп уздыруга каршы иде, — диде.

"Сугыштан контузиясе бар иде"

Фәрит хәзрәт Шәйхиевлар биш бертуган — өч кыз туганы, абыйсы бар. Имам үзе дүртенче бала. Абыйсы Флюр һәм апасы Флюра белән сөйләшеп алдым. Флюр абый үзе дә былтыр Хаҗга барып кайткан.

— Гел авыл өчен дип яшәде инде. Мәчетне тутырасы килде, хыялланды инде мәчетне тутырырга дип. Чәршәмбе көнне видеоязмалар карый идек, Йосыф хәзрәт Дәүләтшин һәм Казанның башка күренекле хәзрәтләре вәгазьләрен тыңлый идек. Энем Коръән дәресләре дә, Фикһ дәресләре дә укытты. Өй буенча да, «төшегез мәчеткә, намазга» дип чакырып йөрде. Җомга көнне 25-30 ар кеше җыела идек анысы, ләкин аның көндәлек намазларга да кеше җыясы килә иде.

Кешедән акча сорый белмәде. Бушка эшләде дияргә була инде, хезмәт хакы түләнмәде. Бер елны авыл халкы җыелып, аңа күпмедер акча бирергә карар кылганнар иде, 1-2 ай булды да, шуның белән бетте ул, — диде.

Фәрит хәзрәт Шәйхиев — сугыш ветераны. Чечняда хезмәте өчен түләнгән акчасына трактор алган булган. Авылдашларының бакчаларын да сукалап биргән. Тракторын хуҗалыгында файдаланган. Печән чабып алып кайта торган булган.

— Мал тота, сыер асрый иде. Кичә дә ул үлеп ята, сыеры бозаулап ята. Авылны яратты инде, кечкенәдән әти белән басуда булдылар. Әти чылбырлы тракторда эшләде, җәй көне комбайнда да бергә эшлиләр иде. Мин өйләнгәндә, ул әле беренче класста гына иде. Шуңа аралашып үселмәде, — диде Флюр абый.

Булдыклы, җитди ир гаиләсен туендырыр өчен һәрвакыт акча таба. Фәрит хәзрәт тә шундыйлардан булган.

— Үзе акчасыз тормады, акча таба белде ул. Тәрәзә йөзлекләре ясый иде, хуҗалыгында цехы бар иде. Шул эшне өйрәнеп, станоклар сатып алды да, шуның белән шөгыльләнде, — диде.

Чечня бик күп ир-егетләребезнең башына җитте, бик күпләрнең сәламәтлекләрен какшатты. Ни кызганыч, Фәрит хәзрәтне дә зыян урап узмаган.

— Аның сугыштан контузиясе бар иде. Кайчак шулай эпилепсия өянәге шикелле ава иде. Рульдә шулай сүнеп китмәде микән дип уйлыйбыз. Соңгы вакытта шулай арган вакытларында бер-ике тапкыр булгалаган иде. Дөрес, юлда бозлавыгы да булгандыр, — дип фаразлый ул.

"Бакчалары кап-кара җир булып төшкә керде"

Имамның апасы Флюра апа — клуб мөдире.

— Аның шикелле вәгазьләр сөйләүчене беркайда ишеткәнем юк. Үтемле итеп, кешенең күңеленә керә торган итеп сөйли иде. Аппаратураны үзе алып, көйләп, клубка 150шәр кешене вәгазькә чакырып, клубта да, мәчеттә дә экраннар булдырып, мулалларның вәгазьләрен видеолардан күрсәтеп, авыл халкын шулай тәрбияләргә тырышты. Йомшак тавыш белән азан әйтә иде. Бөтен авылыбыз белән ятим калдык. Урамга чыгасыбыз да килми, дип әйтәләр, — ди клуб мөдире.

Флюра апа имамның җомга вәгазенә күңел биреп әзерләнгәнен әйтте. Төшкә кадәр китап укып, яңа вәгазь сөйләргә әзерләнгән.

— Абый һәм авылдашлар белән җыелышып, мәчеткә өстәп, мәдрәсә салды. Аерым уку бүлмәсе ясады. Атна саен мәчетләрдә укучыларны чакырып, балаларга уеннар, укулар оештырып, ял көне Казаннан да кешеләр чакыртып, шулай үткәрә иде. Вәгазьләр укып, «пенсиягә чыккан һәр кешене намазга бастырасы килә» дия иде. Мин бит авыл халкы өчен кыямәт көнендә җавап бирәм, алар мине тыңларга тиеш, дип борчылып яшәде. «Гыйлем алу ул савап, атлаган бер адымыгыз савапка илтә, килегез «дип шулай чакыра иде. Авылда җыен булды, «авылыбыз, эшләребез матур, авылда калдырыйк балаларны, берничә елдан әби-бабайлар булып кына җыелып калмыйк, балаларны читкә җибәрмик» дип сөйләде. Икенче сүзе — «пенсиягә чыккан һәр кешене мәчеткә чакырам» диде.

Флюра апа да Фәрит хәзрәтнең күрше-тирәгә, авыл халкына тиешле генә бәядән, матур итеп бизәкләп, тәрәзә йөзлекләре ясаганы турында сөйләде. Әле кичә дә ул шул эше артыннан йөргән.

— Төшкә кадәр ул мәчетнең ут-су, газы өчен 21 мең сум акча түләп кайткан. Икендегә кайтып җитәсем бар, дип кайткан. Кибеттән шөрепләр кереп алган да, тәрәзә йөзлекләренә заказ алырга Нырсыга барган. Машинасы уйнаклап киткән дә, дамба астына тәгәрәгән. Кызу барган булган, бозлавыгы да бар, кар да төшеп тора иде. Чечнядан соң башы да авырткалый иде, соңгы елларда башы авыртканда аңын да җуя иде. Әллә шул чире килгәндерме… — дип фаразлады апасы.

Флюра апа сүзләренчә, бүген җирләгәндә дә, военкоматтан килеп, таш, чардуган кую чыгымнарын үзләренә алуларын әйткәннәр.

Кемнең тормышы начар, кем ятим калган, кемдә янгын — Фәрит хәзрәт гел булышып яшәгән.

— Кешелекле, ярдәмчел, игелекле булды. Бездә узган елда янгын булды, мунча, абзар, гараж, келәтләребез янып бетте. Бөтен авыл халкы белән җыелышып, яңадан салдык. Өч сыерым, ике үгезем урамда калды, бер ай эчендә салып кердек, — дип сөйли ул.

Флюра апа күптән түгел төш күргән булган.

— Бакчалары кап-кара җир булып төшкә керде, бер өем борчак, өем-өем ашлык керде, — диде.

"Сөекле хәләл җефете, өч кечкенә баласы һәм өлкән яшьтәге әнисе калды..."

Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт хәзрәт Фәлахиев 15 ел эшләү дәверендә Фәрит хәзрәтнең мәхәлләсенә җаваплы караганына басым ясады.

— Иң яхшы мәхәлләләрдән иде Шәдке авылы. 29 мәчет арасында иң яхшы алып бара торган хәзрәтләрнең берсе иде. Дин, кәгазь эше, дәүләт законнары булсынмы — идеаль алып барды эшен. Игътибарлы, җаны-тәне белән, мәхәллә күтәрелсен, халык күп йөрсен дип йөргән кешеләрдән иде. Эше барганда, әйбәт булганда, сөенә иде. Сөйлибез аңлатабыз, тыңламыйлар, дип кайвакыт күңеле дә төшеп киткән чаклары булды.

Бәлки, хәзер аның сүзләрен искә алып, дингә тартылучылар да артыр?

Булыр-булыр. Бүген Җеназа вакытында да әйттеләр. «Ул шулай-болай әйтә, шулай эшли иде» дип авыл халкы аның фикерләрен, сүзләрен искә төшерде. Уйланганнар инде барыбер, кабул итеп, эшләп бетермәсәләр дә, аларның күңелләренә үткән инде ул. Мәхәллә нык, сүнмәс дип өметләнәбез, Алла боерса, — дигән теләктә калды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да Шәдке авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәйхиевның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашуын хәбәр итте.

"Күп еллар дәвамында авылдашларының күңелләренә иман орлыкларын чәчкән, Аллаһы Тәгалә сүзен һәм Аның әмерләрен халыкка җиткергән, кардәшләрен Раббыбыз кушканча яшәргә өйрәткән, мөнбәрдән дөрес сүзләр табып аларны тәрбияләгән һәм авылда мәчеткә илтүче сукмакларны такырлаган кеше була ул.

Һичшиксез, Шәдке авылы һәм Татарстан имамнары өчен Фәрит хәзрәтнең вакытсыз арабыздан китүе — зур югалту… Аның сөекле хәләл җефете, өч кечкенә баласы һәм өлкән яшьтәге әнисе калды. Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашам.

Аллаһы Тәгаләдән аның белеп һәм белмичә кылган гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итүен һәм Үзенең Рәхмәте белән бүләкләвен, шулай ук хәзрәтнең якыннарына әлеге кайгыны кичерү өчен сабырлык һәм рухи көч җибәрүен сорыйм. Без барыбыз да Аллаһыдан һәм Аңа кайтачакбыз", диелә мөфтинең кайгы уртаклашу текстында.

Теләче мөхтәсибәте Фәрит хәзрәт гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыюны оештырды. Акчаларны түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә мөмкин:

Сбербанк 4276862018706434

Ак Барс банк 5209859355440477

Насибуллин Алмаз Рамилевич.

Тамчыдан күл җыела. Шәйхиевлар гаиләсенә килгән олы хәсрәткә битараф калмасак иде.

«Татар-информ» редакциясе Шәйхиевлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаша, туганнарына, якыннарына сабырлык тели. Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100