Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авариядә һәлак булган хатынның улы: «Әти машина йөртүченең гафу үтенүен көтте...»

Фаҗига узган елның апрель азагында Гвардия урамында килеп чыга. Руль артындагы яшь кенә егет юл аша кызыл утка чыккан пенсионер ханымны бәрдерә...

news_top_970_100
 Авариядә һәлак булган хатынның улы: «Әти машина йөртүченең гафу үтенүен көтте...»
Алинә Фәйзрахманова

Казанның Совет районы суды үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте турындагы эшне карау процессын чираттагы тапкыр кичектерергә мәҗбүр булды. Гаепләнүче Айрат Садыйковның адвокаты сәламәтлеге аркасында тыңлауларга килә алмады. Зыян күрүче як хөкем ителүчене процессны озакка сузуда гаепли.

Фаҗига узган елның апрель азагында Гвардия урамында килеп чыга. Руль артындагы яшь кенә егет юл аша кызыл утка чыккан пенсионер ханымны бәрдерә.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, «ГАЗ» автомобиленең 23 яшьлек йөртүчесе, куркынычсыз тизлек сайламыйча, җәяүлеләр өчен көйләнә торган светофорның кызыл утына чыккан 74 яшьлек хатын-кызны таптата. Алынган җәрәхәтләрдән пенсионер ханым ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.

Һәлакәтнең кем аркасында килеп чыгуы шактый тиз ачыклана, эшне тикшерү дә озакка сузылмый, тиздән аны судка тапшыралар. Әмма процесс әле дә башланып китә алмый.

Бүген утырышка Садыйков яклаучысыз килде һәм судка эшне кичектерү турында чираттагы үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Ачыкланганча, узган ел азагында ук аның адвокаты аягын сындырган икән. Шуның аркасында ул әлегә йөри, димәк, суд тикшерүендә дә катнаша алмый.

 «Мин каршы. Процессны кичектерү турында бу беренче генә үтенеч түгел инде. Мин аңлыйм, моның сәбәбе бар, аягы сынды, ул озак савыгачак. Әмма утырышларны шулай бер-бер артлы кичектерү — процессны сузу гына. Мине дөрес аңлавыгызны үтенәм, гаепләнүченең килешенгән адвокаты бар. Ләкин ул процесста катнаша алмый икән, дәүләт аңа бушлай яклаучы бирә ала, бу хокуктан файдаланырга кирәк», — дип үз фикерен белдерде зыян күрүче – вафат булган ханымның улы Илдар Хисмәтуллин. 

Әмма Садыйков яклаучысын алыштыруга каршы килде. Прокурор процессны кичектерүнең сәбәбен җитди дип танып, гаепләнүченең үтенечен канәгатьләндерде.

«Әтиемә инде 82 яшь тула, ул инвалид, анда шикәр диабеты бар, йөрәгенә операция ясаткан иде. Өстәвенә, мондый вакыйгалар да аңа сәламәтлек өстәми билгеле. Миңа хәзер аңа шалтыратып, тагын барысы да кичектерелде, дип әйтергә туры киләчәк. Бу аның йөрәгенә чираттагы җәрәхәт булачак», — дип сөйләде Хисмәтуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының корреспондентына тыңлаулар тәмамланганнан соң.

Хисмәтуллин сүзләренчә, фаҗигадән соң Садыйков аннан яки аның әтисеннән хәтта гафу да үтенмәгән, бернинди ярдәм дә тәкъдим итмәгән. Гаепләү белдерелгәннән соң гына егет вафат булучының гаиләсе белән элемтәгә керү юлларын эзли башлаган. Садыйков эшләгән эше өчен үкенмәде, ә гафу үтенүе бары тик җәзасын йомшарту теләге белән генә башкарылды, дип саный Хисмәтуллин.

«Әти көтте аны, килер дә гафу үтенер дип көтте. Без барыбыз да кешеләр, төрле хәл булырга мөмкин, ләкин ул килмәде. Тикшерү экспериментында да мөмкинлек бар иде, без янәшә басып тордык, тик ул хәтта анда да килмәде, безгә игътибар итмәгән булды, ә менә хәзер йөгерә. Шуңа күрә безнең ачу килә», — дип белдерде Хисмәтуллин.

Сүз уңаеннан, Садыйковка карата хәзергә бернинди чикләү чарасы да билгеләнмәгән. Егетне хәтта машина йөртү хокукыннан да мәхрүм итмәгәннәр, чөнки суд эш буенча ахыргы карарны әле чыгармаган.

«Мин, апам, әти — без барыбыз да гаделлеккә ирешергә телибез. Аның гаебен йомшартучы шартлар бар, авырайта торганы юк. Ул иң кырыс җәзаны алмас та иде. Бу безнең максатыбыз да түгел. Без бары тик аны гаепле дип тануларын, гаделлекнең торгызылуын телибез. Әнине кайтарып булмый инде, әмма гаепле кеше җәзасын алырга тиеш», — диде Хисмәтуллин.

Ничек кенә булмасын, судья тыңлауларны кичектерергә булган. Киләсе процессны 17 мартка билгеләделәр. Әмма гаепләнүченең адвокаты бу вакытка сәламәтләнеп өлгереп, суд залына килә алырмы — бу мәсьәлә ачык булып кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100