Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсия фонды җитәкчесе белән әңгәмә: яңа төр пособиеләр кемгә тиеш, аны ничек алырга?

Июльдән Татарстан буенча Пенсия фонды йөкле әниләр һәм 8-16 яшьлек бала тәрбияләүче ата-аналар өчен түләүләр буенча гаризалар кабул итә. Гаризалар 20,5 меңгә җиткән. Яңа түләүләрнең үзенчәлеге турында «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Наталья Рыбаковага Россия Пенсия фондының ТР бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин сөйләде.

news_top_970_100
Пенсия фонды җитәкчесе белән әңгәмә: яңа төр пособиеләр кемгә тиеш, аны ничек алырга?
Солтан Исхаков

Йөкле хатыннарга пособиене ничек алырга?

— Эдуард Яфасович, яңа түләүләр кертелү сәбәпле, республика халкында бик күп сораулар барлыкка килде. Әлеге мәсьәләгә бергәләп ачыклык кертик һәм башта йөкле ханымнар өчен биреләчәк пособиеләр турында сөйләшик. Йөкле хатыннарның барысы да айлык түләүләргә дәгъва итә аламы?

— Пособиене йөклелекнең беренче 12 атнасында учетка баскан хатын-кызлар алырга мөмкин, әгәр аларның гаиләсендә бер кешегә керем күләме региондагы җан башына яшәү минимумыннан артмаса. Пособие мохтаҗлыкны комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә. Йөкле хатын-кызның үз статусын 10-14нче, 18-22нче һәм 30-32нче атналарда раславы мөһим фактор булып тора.

— Түләүләр кайсы чорга билгеләнә?

— Әгәр булачак әни хатын-кызлар консультациясендә исәпкә куелганнан соң 30 көн эчендә айлык пособиене сорап мөрәҗәгать иткән булса, ул шул ук айдан түләнә. Әгәр хатын-кыз учетка басып, 30 көннән соң һәм бала табуга кадәр мөрәҗәгать иткән булса, пособие мөрәҗәгать иткән айдан түләнә башлый. Әгәр бала табу айның беренче көннәренә планлаштырылган булса, айлык пособие, бала табу аен да кертеп, тулы ай өчен түләнә.

— Эшләмәүче хатын-кызлар пособиеләргә дәгъва итә аламы?

— Әйе, пособие сорап мөрәҗәгать иткән вакытта эшләмәгән хатын-кыз, «нульле керем кагыйдәсе» үтәлгән очракта, шулай ук аны алырга мөмкин. Ягъни, гаиләнең керемнәре бәяләнә торган чорда гаиләнең өлкән әгъзаларында өстәмә керемнәр яки аның булмавының объектив сәбәпләре булырга тиеш.

Ялгыз ата-аналарга пособие алу тәртибе

— Балаларны ялгыз тәрбияләүче ата-аналар өчен ай саен бирелә торган пособие турында сөйләгез әле, зинһар. Ул кемгә тиеш?

— Айлык пособие 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга гаиләдә керем яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта бирелә. Бала бердәнбер атасы һәм анасы яисә икесенең тәрбиясеннән мәхрүм калган очракта (аларның үлеме белән бәйле рәвештә), бердәнбер ата-анасына яисә законлы вәкилгә түләү билгеләнә. Түләүне балага карата алимент түләү турында икенче ата-ана тарафыннан суд карары булган очракларда баланың ата-анасы һәм законлы вәкилләре рәсмиләштерә ала. Түләү билгеләнгәндә мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү кулланыла.

— Гаиләдә берничә бала булса, айлык түләү һәр балага да биреләме?

— Әйе, әгәр алимент билгеләү турында суд карары гамәлдә булса яисә мөрәҗәгать итүче бердәнбер ата-анасы булса, пособие алда әйтелгән яшь төркемендәге һәр балага түләнә.

— Икенче ата-ананың алимент түләү-түләмәве ни дәрәҗәдә мөһим?

— Алиментны түләү яисә түләмәү пособие билгеләүне кире кагу өчен сәбәп булып тормый. Алимент билгеләү турында суд карары булуы гына мөһим.

— Ата-ананың берсе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән булса, яңа пособиене ата-аналарның берсе ала аламы?

— Әгәр ата-ананың алимент түләү турында суд карары бар икән, ул пособие алырга мөмкин.

— Ата-аналар яңа түләүләрне күпме алачак? Алар индексацияләнәчәкме?

— Пособие балага 8 яшьтән 17 яшькә җиткәнчегә кадәр түләнә. Пособие бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла. Айлык түләү күләме, балага региональ яшәү минимумы үсү нигезендә, 1 гыйнвардан башлап ел саен арта барачак.

— Атасыз да, анасыз да калган балаларга әлеге түләү кагыламы?

— Әйе, түләү ятим балаларга кагыла. Бала тулысынча дәүләт карамагында булмаса, айлык пособиегә аларның опекуны яки попечителе хокуклы. Опекуннарга пособиене билгеләү өчен яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондына клиент хезмәтенә шәхсән гариза бирергә кирәк. 

— Әгәр гаиләдә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге ике бала булса, һәр бала өчен дә гариза язарга кирәкме?

— Әгәр гаиләдә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге ике һәм аннан күбрәк бала булса, аларның һәркайсына айлык түләү алу өчен бер гомуми гариза тутырыла.

Гаризаны ничек һәм кая бирергә?

— «Мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү» һәм «нульле керем» нәрсә ул?

— Мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү гаиләнең керемнәрен һәм мөлкәтен бәяләүне, шулай ук «нульле керем кагыйдәләрен» куллануны күздә тота. Түләүне бер кешегә яшәү минимумыннан түбәнрәк туры килгән уртача керемле гаиләләр алырга мөмкин. Гаиләнең һәр әгъзасына торакның мәйданы 24 квадрат метрдан кимрәк булса, гаилә милкендә бер яки берничә фатир булырга мөмкин. Гаиләнең шулай ук бер дачасы, гаражы, автомобиле, шәһәр җирлекләрендә гомуми мәйданы 0,25 гектардан артмаган яисә авылда 1 гектардан артык булмаган җир кишәрлеге булырга мөмкин. Моннан тыш, мохтаҗлыкны бәяләгәндә мотоцикллар, үзйөрешле транспорт чаралары, кече суднолар һәм банктагы саклык акчалары булуы исәпкә алына. Банктагы саклык акчалары буенча процентлардан еллык керем күләме Россия буенча тулаем халыкның яшәү минимумы күләменнән артмаска тиеш. Бу уртача 250 мең сумлык кертемнәр.

«Нульле керем кагыйдәсе» гаиләнең өлкән әгъзаларында стипендияләр, хезмәт яки эшкуарлык эшчәнлегеннән керемнәр, пенсияләр булганда пособие билгеләүне күздә тота. Аларның булмавы объектив тормыш шартлары белән нигезләнергә тиеш.

— Түләүләрне алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

— Татарстан халкы дистанцион форматта Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә яки Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала.

— Әгәр гариза тутырганда хата җибәрелсә, нишләргә?

— Алдагы тәҗрибә буенча шуны әйтә алам, иң киң таралган хаталарның берсе — мөрәҗәгать итүченең дөрес булмаган банк счетын күрсәтүе. Кайберәүләр ябык булган счетларны яки өченче затларга караган счетларны бирә. Әгәр дә хата ясагансыз икән, гаризаны эшләп бетерергә мөмкин. Хата җибәрелгән очракта, Пенсия фонды, гаризаны кире какмыйча, аны эшләп бетерү өчен сезгә кире кайтарачак. Үзгәрешләрне биш эш көне эчендә кертергә кирәк.

— Түләү билгеләнгәнме, юкмы икәнен ничек белергә?

— Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биргәндә аның статусы турында хәбәр ителәчәк. Әгәр гариза Россия Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирелгән булса, мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта, акчалар закон тарафыннан билгеләнгән вакыт аралыгында өстәмә хәбәр итүләрдән башка күчереләчәк. Әгәр түләү билгеләү өчен нигезләр юк икән, мондый карар кабул ителгән көннән алып бер эш көне эчендә мөрәҗәгать итүчегә хәбәр җибәреләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100