Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

КФУ ректоры Илшат Гафуров ни сәбәпле кулга алынган?

КФУ ректоры Илшат Гафуровны тоткарлау вакыйгасында әлегә җавапларга караганда сораулар күбрәк.

news_top_970_100
КФУ ректоры Илшат Гафуров ни сәбәпле кулга алынган?
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы

Казан федераль университеты Илшат Гафуровка кеше үтерүдә шикләнелә. Ул Мәскәү Басман судының җинаять кодексының 105 маддәсе, 2 өлеше, «ж» һәм «з» пунктлары буенча гаепләнә, дип хәбәр итә ТАСС. Гафуров берничә ел элек булган үтерүгә катнашы бар дип шикләнелә. 

КФУ ректоры Илшат Гафуровны кулга алуда оператив гамәлләр федераль хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан башкарылганга, җирле хезмәтләрдән шәрехләмәләр көтү урынсыз. Әлегә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы үзенең ачык чыганакларыннан тупланган мәгълүматны тәкъдим итә. 

Бүген иртән таралган яңалык республиканың мәгълүмат кырын шок халәтендә калдырды. КФУ ректоры Илшат Гафуровның кичә тоткарлануы хәбәр ителде. Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, кулга алуны федераль үзәк хокук саклау органнары хезмәткәрләре башкарган. 

Агентлык чыганаклары Гафуровның кулга алынуын Чаллыдагы «29 нчы комплекс» оешкан җинаять төркеме лидерлары — Алик Большой кушаматлы Адыган Сәләхов һәм Рузалик кушаматлы Рүзәл Асадуллин катнашындагы җинаять эшләре белән бәйләп аңлатты. 

Агентлык чыганагына билгеле булганча, хәзерге вакытта башка җинаятьләре өчен җәза үтәгән Сәлаховны җинаять эшләре буенча күрсәтмәләр бирү өчен берникадәр вакыт элек Татарстанга кайтарган булганнар. 

Ничек кенә булмасын, Гафуров җитәкләгән уку йортының матбугат хезмәтендә КФУ элекке режимда эшләвен дәвам итүен, әлегәчә җитәкчеләренең тоткарлануы турында бернинди рәсми мәгълүмат булмавын әйттеләр. 

Ректор кәнәфиенә утырганчы

Илшат Гафуров 1961 елда Баулыда дөньяга килә. 17 яшендә Алабугада урта мәктәпне тәмамлый һәм КДУның физика факультетына укырга керә, аны 1983 елда тәмамлый. 

Югары белем алгач, Гафуров Алабуга дәүләт педагогика институтының гомуми физика кафедрасы ассистенты булып эшли башлый. 1985 елда КДУның молекуляр физика кафедрасына аспирантурага укырга керә, өч елдан Алабуга педагогика институтына яңадан әйләнеп кайтып, өлкән укытучы булып урнаша. Бер елдан полимерлар физикасы темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 

80-нче, 90-нчы еллар аралыгында җәмгыятьтәге үзгәрешләр Гафуров алдында яңа мөмкинлекләр ача. 1992 елда ул «Зилант» иминият компаниясенең Кама филиалын җитәкли башлый, соңрак «Зилант» төбәк хуҗалыкара ассоциациясенең генераль директоры вазифасын били. 

Илшат Гафуровның аннан соңгы эшчәнлеге күбрәк сәясәт белән бәйле була: 1995 елда аны беренче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлыйлар, Гафуров икътисади үсеш һәм реформалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зона турында» республика канунын, инвестицияләр турындагы кануннарны эшләүдә катнаша. 

Моннан тыш, Илшат Гафуров ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Бәяләүче эшчәнлек буенча Республика ведомствоара комиссиясе составына, шулай ук Дәүләт милке белән идарә итү ТР Дәүләт комитеты коллегиясе каршындагы приватизация советына керә. 

1998 елның апреле Гафуров тормышында яңа этап башлангычына әверелә — ул Алабуга шәһәре һәм районы администрациясе башлыгы итеп билгеләнә. Аның тәкъдиме белән 2002-2006 елларда районның социаль-икътисади үсеше программасы гамәлгә ашырыла. 

1995 елдан Гафуров ун ел дәвамында беренче һәм икенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты булып тора. Шул ук вакытта ул Казан финанс-икътисад институтында «менеджмент» белгечлеге буенча белем ала һәм укып бетерү белән үзе өчен яңа булган әлеге өлкәдә фәнни тикшеренүләр алып бара башлый. Гафуровның тикшеренүләрен «Алабуга» махсус икътисади зона»сын — илдәге беренче эре шундый зонаны булдыруда файдалануны аның эшчәнлегендәге мөһим казанышларның берсе дип бәяләргә мөмкин. 

КФУ җитәкчесе булгач

2010 елның 9 апрелендә РФ Хөкүмәте карары нигезендә Гафуровны КФУ ректоры итеп куялар, шул ук елның маенда КФУның яңа ректоры ТР Югары уку йортлары ректорлары советы рәисе итеп билгеләнә. Гафуров әлеге постка билгеләнгәннән соң университет студентлар һәм укытучылар алмашы, шулай ук Россия һәм чит илләр университетлары белән берлектә тикшеренү проектларын үстерүне активлаштыра. 

2014 елның сентябреннән Илшат Гафуров бишенче чакырылыш Дәүсоветның депутатлар корпусына керә, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча Комитеты әгъзасы була. 

Криминал дөньясы белән бәйләнешләр турында

Интернет киңлекләрендә Илшат Гафуров турында бөтенләй башка эчтәлектәге мәгълүмат та табарга мөмкин. Гафуров 1992 елда филиалын җитәкләгән «Зилант» оешмасының ял базасында, имештер, «29 нчы комплекс» җинаятьчел төркеменең лидерлары Алик Большой һәм Рузалик белән очрашкан.  

1997 елда фирма банкротлыкка чыккач, Гафуров ял базасын сатып ала һәм группировка лидерлары белән очрашулар шунда уза. 

1999 елның 29 августында Мәскәүдә Алабуга шәһәр советы депутаты Айдар Исрафиловны үтерәләр. Ул вакытта җинаять эше «29 нчы комплекс» җинаятьчел төркеменә карата ачылды. Үз чыганакларына сылтама белән Lenta.ru хәбәр иткәнчә, Исрафиловны үтерергә нәкъ менә Илшат Гафуровны заказ биргән. 

Ул вакытта үзен җинаятьчел төркемнәр белән бәйләнештә булуда гаепләүләргә җавап итеп, Гафуров КФУ ректоры итеп билгеләнгәнче үз кандидатурасын тәфсилләп тикшерүләре турында әйтте. 

Эшнең вакыты узганмы?

«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе адвокат Эдуард Иванов белән Илшат Гафуровны тоткарлау турында фикер алышты. 

Эдуард Иванов фаразлавынча, әгәр бу имеш-мимешләр расланса, җинаять эше «Үтерү» маддәсенең икенче бүлегендәге яллап үтертү пункты буенча кузгатылган булуы ихтимал. 

Алабуга депутаты ерак 1999 елда ук үтерелгән булу сәбәпле, җинаять җаваплылыгына тартуның вакыты узмаганмы соң дигән урынлы сорау туа. 

«Икенче бүлектә каралганча, җәза буларак вакытлыча иректән мәхрүм итүгә генә түгел, үлем җәзасына яки гомерлеккә иректән мәхрүм итүгә хөкем итү дә мөмкин булганга, җинаять җаваплылыгына тарту вакыты буенча суд аерым карар чыгара», — дип аңлатты Эдуард Иванов.

Моннан тыш, адвокат ассыззыклаганча, Гафуровның «29 нчы комплекс» җинаятьчел төркеме белән бәйләнешләре расланса, гаепләү тагын да җитдирәк булачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100