Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Транспорттагы QR-кодларга караш: «Сөенеп туя алмыйм» һәм «Гарык булдым QR-кодлардан»

22 ноябрьдән Татарстанда җәмәгать транспортына QR-коды булган кешеләрне генә кертә башладылар. Яңа кагыйдәләр гамәлгә керүнең өченче көнендә «Интертат» хәбәрчесе халыкның кәефен белү максатыннан, төш вакытында җәмәгать транспортында йөреп кайтты.

news_top_970_100
Транспорттагы QR-кодларга караш: «Сөенеп туя алмыйм» һәм «Гарык булдым QR-кодлардан»
Рифат Каюмов

Рәсми мәгълүматлар буенча, яңа кагыйдәләр кергән беренче көнне Казанда 2,8 мең кешене җәмәгать транспортына кертмәгәннәр, яисә үз тукталышларына кадәр үк алдан чыгарганнар. Массакүләм мәгълүмат чаралары автобусларда QR-кодсыз кешеләр аркасында чыккан гаугаларны да күрсәтте.

Кызлар минем белән сөйләшергә дә теләми...

Маршрутны 11:30 сәгатьтә «Кәҗә бистәсе» метро станциясеннән башладым. Халыкның QR-кодларын бер контролер тикшереп тора иде. Янында полиция хезмәткәре дә бар, шуңа күрә монда QR-кодсыз кереп тә, гауга оештырып та булмый. Көндез халык күп булмагач, бер хезмәткәр кодларны тикшерергә җитешә. Иртәләрен нинди хәл икәнен сорашкач, контролерлар күбрәк җәлеп ителгәнен әйтте. Аның сүзләренчә, бүген метрога кергәндә зур чиратлар һәм этеш-төртешләр булмаган.

Поездны озак көтәргә туры килмәде. Алар элеккеге график буенча йөри. Поезд эчендә мин халык фикере белән кызыксынып карадым. Урта яшьләрдәге ир-ат җәмәгать траспортында сирәк йөрүен әйтте. Ул башка көннәр белән чагыштырганда бернинди үзгәреш тоймаган. Метрода QR-кодлар кертелүенә битарафлык белдерде.

Өлкән яшьтәге хатын-кыз QR-кодларга каршы булуын әйтте.

— Вакцина ясату һәркемнең үз эше. Моңарчы грипптан прививкалар ирекле иде бит. Кайбер танышларымның антитәнчекләре бар, ә расланган диагнозлары юк. Антитәнчекләре булгач, алар укол кадатырга теләми. Шуның аркасында гына автобуска кертмәү — гаделсезлек, — диде ул.

Әңгәмәдәшем метрода көн саен йөрүен һәм халыкның кимегәнен сизмәвен әйтте.

Икенче вагонда утыз яшьләрдәге хатын-кыз янына утырып, сүз башларга тырышкан идем, теләмичә генә бер колакчынын салды да, күземә акаеп карады. Мин мәкалә әзерләү өчен халык фикере белән кызыксынуымны әйттем. Ул сөйләшергә теләмичә, ераккарак күчеп утырды. Аның акайган күзләре һаман да күз алдымда тора әле. Бу күренешне безнең каршыда утырып баручы тагын да яшьрәк кыз күзәтеп барды. Мин аның янына күчеп утыруга, ул сикереп торды да, башка вагонга йөгерде. Шулай итеп, вагон уртасында кеше куркытучы булып утырып калдым. Кыяфәтем куркыныч түгел иде кебек инде. Өстемдә пөхтә һәм классик кием. Кулымда камера, диктофон ише әйберләр дә юк ләбаса.

Оятымнан киләсе тукталышта төшеп калдым.

Платформада басып торган тагын бер яшь хатын-кыз янына килдем. Ул да теләмичә генә колакчынын салды да, «әйе», «юк», «барыбер» сүзләре белән генә сөйләште.

Мин игътибарымны яннан узып баручы өч егеткә юнәлттем. Алар студентлар булып чыктылар. Өчесе дә сорауларымны игътибар белән тыңладылар һәм җавап бирүдән читенсенмәделәр. Метрога сирәк төшәләр, ләкин көн дә автобуста йөриләр икән. Автобуста пассажирларның бераз кимегәнен сизгәннәр. Алар прививка ясатуга уңай, тик транспортта QR-код сорауга тискәре карыйлар.

— Катгый таләпләр керткәнче, башта тест режимында эшләп карасыннар иде. Халык моңа әзер булмаганга күрә киеренке вәзгыять барлыкка килде. Кичә автобуста барганда берничә кеше кондуктор белән ызгышты. QR-код кирәген алар бөтенләй белмәгән, — диде егетләрнең берсе.

Егетләр белән сөйләшкән арада чираттагы поезд да килеп җитте. Мин шуңа утырып киттем. Кырык яшьләрдәге хатын-кыз янына килеп утырдым да, сүз башлап җибәрдем. Аның да колакларында колакчыннар булган. Музыка тыңларга комачау иткәнгәме, иркенләп сөйләшергә теләмәде. Шулай да, көн саен метрода йөргәнен, кич белән халык саны кимемәгәнен, QR-кодларга уңай караганын белдем.

Яшь һәм урта яшьтәге хатын-кызларның тискәре энергияләрен бүтәнчә үземә җыярга теләмәдем, шуңа күрә сөйләшүемне олы апалар яки ир-атлар белән дәвам итәргә булдым.

Ни өчен бүгенге яшь хатын-кызлар шулкадәр агрессив һәм кеше белән кешечә сөйләшергә теләмиләр икән? Халык үз эченә бикләнеп, кыргыйлана бара түгелме соң? Бәлки, алай түгелдер, миңа гына юлымда шундыйлар очрагандыр.

Олы яшьтәге кешеләр белән сөйләшүе, чыннан да, рәхәтрәк. Күбесенең күзеннән җылы нур сибелә. Исемнәрен әйтергә читенсенмиләр, фикерләрен тулы җөмләләр белән дәлилләп аңлата беләләр.

«Унсигез тулгач, прививка ясатам да, рәхәтләнеп теләгән җиргә керәм»

 «Тукай мәйданы» тукталышында мин поезддан төштем. Платформадагы эскәмиядә утырган, заказга ризык ташучы егеткә игътибар иттем дә, шуның белән сөйләшеп карарга булдым.

— Миңа унсигез яшь юк әле, шуңа күрә QR-кодым да юк. Унсигез тулгач, прививка ясатам да, рәхәтләнеп теләгән җиргә керәм. Әлегә сәүдә үзәкләренә керү кыен. QR-код булмагач, күп вакыт сакчылар белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Кешегә унсигез яшь тулганмы, юкмы, аларга барыбер — QR-кодыңны гына күрсәт! Кайвакыт кибеткә җылынып чыгарга да кереп булмый, — диде егет.

Шунда ук олы яшьләрдәге хатын-кыз белән сөйләшеп киттек. Ул вакцина ясатырга теләмәүчеләрне аңламый.

— Быел ирле-хатынлы күршеләремне җирләдек. Икесенең дә прививкасы юк иде. Башта җәй көне бакчада торганда вакцина кирәк түгел диделәр, аннары поликлиникага барырга иренделәр. Күптән түгел генә коронавирус йоктырып, бер-бер артлы вафат булдылар. Мин транспортта QR-код кертү яклы. Бәлки, шушы чара кешеләргә прививка ясатырга этәргеч булыр. Хәзер ата-аналар да балаларына кирәкле прививкаларны ясатмаска тора. Нинди замана килде хәзер? Без кечкенәдән бөтен прививкаларны вакытында ясатырга күнеккән. Олы буын үлеп бетмәде бит әле, — диде Татьяна Ивановна.

Метро станциясеннән чыкканда контролерларның эшенә игътибар иттем. Метрога керүчеләр күренмәгәч, мин күзәткән арада полиция хезмәткәре белән контролер сөйләшеп торалар иде. Хәлләрен сорашмакчы идем, алар миңа шәһәрнең матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә куштылар.

«Сатулар кимеде, кеше әз йөри»

Метродан чыккач, «Кольцо», «Республика», «ГУМ» сәүдә үзәкләренә кереп, кибетләрне күзәтеп йөрдем. «Республика» белән «ГУМ»да бөтенләй кеше юк диярлек. «Кольцо»да бераз халык бар, ләкин элеккечә түгел. Сәгатьләр сатыла торган кибеттә кибетче керемнең туксан процентка кимегәнен әйтте. Аның хезмәт хакы сатылган товар күләменә карап исәпләнә икән. Бу айда күпме акча аласын уйларга да курка.

Аяк киемнәре, өс киемнәре кибетләрендә дә касса тирәсендә товар алучылар күренмәде. Бер кафега кергәч, заказлар кабул итүче кыз керүчеләр саны алтмыш процентка кимегәнен әйтте. Төшке аш вакытында залда өч кеше ашап утыра иде.

Сәүдә үзәгендә камыр ризыклары сатыла торган ноктада тукталдым.

— Сатулар кимеде инде, энем. Кеше әз йөри, элеккечә түгел. Сатырга тырышабыз инде, яшәргә кирәк бит, — диде сатучы хатын-кыз.

 Автобус барганда смартфонының камерасы кодны «эләктерә» алмый

Сәүдә үзәкләрен карап чыкканнан соң, автобус тукталышына юнәлдем. Беренче очраган 29нчы маршрут автобусына утырып киттем. Салон яртылаш тулы иде. Кондуктор минем белән сөйләшергә теләмәде, хәтта QR-код белән акча да сорамады. Яңа кергән пассажирлар үзләре QR-код сузмаса, сорап интектермәде. Ике тукталыш барганнан соң, 15нче маршрут автобусына күчеп утырдым.

15нче автобус маршрутын «Сәламәтлек комбинаты» тукталышыннан башлады. Салонда 3-4 кеше генә бар иде. Бу юлы QR-кодсыз һәм бушлай йөрергә насыйп булмады. Кондуктор ипләп кенә икесен дә сорады. Автобус барганда смартфонының камерасы минем кодны «эләктерә» алмый азаплады. Тырышкан табар, ташка кадак кагар ди. Бишенче тапкырдан код укылды. Аның маршрутында ызгышлар бер дә булмаган. Пассажирлар кимү сәбәпле, кондуктор 22-23 ноябрьдә планын үти алмаган. Ул киләчәктә планны киметерләр дип өметләнә.

Кремль янындагы тукталышта 75нче маршрут автобусына күчеп утырдым. Бу юлы да салонда берничә генә кеше бара иде. Кондуктор QR-кодны тикшерү өчен берничә мәртәбә талпынып караса да, эш барып чыкмады. Автобус селкетү сәбәпле, минем код «укылмыйча» калды. Күп кеше сораулар биргәнне, эше белән кызыксынганны яратмый. Кондуктор да, кеше кимемиме дигән соравыма: «Барысы да яхшы», — дип кенә җавап кайтарды.

Кондукторны сөйләштереп булмагач, олы яшьтәге бер пассажирга «бәйләнеп» карарга булдым.

— Транспортта QR-кодлар кертелүенә сөенеп туя алмыйм. Беренчедән, халык кимеде. Буш автобуста йөрүе рәхәт. Икенчедән, кайчан бу автобуста вирус йоктырырмын дип куркып йөрисе юк. Прививкалы кеше янында булганда, күңелгә тынычрак. Вирусның барлыгына ышанмаган кешеләрне мин «кызыл зонага» кертеп чыгарыр идем, — диде очраклы әңгәмәдәшем.

Редакциягә кадәр бер тукталыш кына барасы иде. Эшкә килеп җитүгә, мин автобустан төштем.

«Кайбер кондукторлар бөтенләй QR-код сорап тормыйлар»

Тукталышта миңа олы яшьтәге бер ир-ат мөрәҗәгать итте. Ул Ямашев урамында урнашкан кибеткә кайсы автобусның барасын белми иде. Без аның белән сөйләшеп киттек. Ул автобуста еш йөри торган кеше булып чыкты. Әңгәмәдәшем прививканы ел башында ук ясатып куйган, чөнки кеше арасында күп йөри.

— Автобуста QR-код өчен талашкан кешеләрне күрергә туры килмәде. Яңа законның беренче көннәре генә авыр була бит, аннары җайлана ул. Кайбер кондукторлар бөтенләй QR-код сорап тормыйлар. Кичә бер автобусның кондукторы бөтенләй юк иде. Шоферы тукталышта: «Гарык булдым QR-кодлардан», — дип сукранып алды да, телефонын тотып атты, — дип сөйләде бу абый.

QR-кодлы тормыш башта гына авыр тоелса да, һәркем аңа үзенчә яраклаша. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов пассажирлар өчен кертелгән QR-кодлар җәмәгать транспорты йөрешенә зур йогынты ясамавын әйтте.

— Транспорт чараларын линиягә чыгару кичә дә, бүген дә пассажирлар агымы нигезендә гамәлгә ашырылды, ягъни рейслар саны кимемәде, — диде Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министр сүзләренчә, Казанда һәм башка шәһәрләрдә җәмәгать транспорты маршрутларында тоткарлыклар, берничә очракны исәпләмәгәндә, булмаган. QR-кодсыз пассажирлар аркасында тукталышта тоткарланган автобуслар берничә генә булган. Социаль челтәрләрдән халык нәкъ шуларны күреп өлгергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100