Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баласын 100 меңгә сатарга җыенган хатын: «Ирем чүплектә калдыра аласың, диде»

Әле генә дөньяга килгән улын сатарга маташкан 26 яшьлек Казан хатыны киләсе ике айны тимер рәшәткә артында уздырачак. Мәскәүнең Лефортово суды шундый карар чыгарды.

news_top_970_100
Баласын 100 меңгә сатарга җыенган хатын: «Ирем чүплектә калдыра аласың, диде»

 «Баланы хет чүплектә калдыра аласың»

Казанда яшәүче 26 яшьлек Эвелина Фадееваның Мәскәүдә яңа туган баласын сатарга маташуы турындагы шаккаттыргыч хәбәр алдагы көнне таралды. Мәскәүнең «Альтернатива» хәрәкәте волонтерлары алыш-бирешкә комачау итеп өлгергән. 

«Мин социаль челтәрдәге бер төркемдә пост күрдем, анда бер хатын баласын бирергә теләве турында язган иде. Октябрь аенда булды бу хәл. Мин аңа яздым, әмма җавап килмәде. Ул бары тик бер ай үткәч кенә баласын сатарга теләве турында язып җибәрде», — дип сөйләде волонтер Анна. 

Бу вакытта Фадееваның инде бәбиләр вакыты җитеп килә, ул баласын табарга җыена һәм туачак сабыена туры килгән яхшы гаилә эзли. Волонтер көмәнле хатынны бу адымыннан кире күндерергә тырыша, әмма тегесе ишетергә дә теләми. 

«Ул миңа үзенең кияүдә булуын, әмма йөкле икәнлеген белгәч, ире ташлап китүен сөйләде. Ир дигәне аңа баладан котылырга кушкан, хәтта чүплектә калдыра аласың, дип тә әйткән», — ди Анна. 

Сабыен 100 мең сумга бәяләгән

Ноябрь уртасында Фадеева Мәскәүгә килә. Волонтер белән очраша, хатынны кунакханәдә бүлмәгә урнаштыралар. Берничә көннән ул бала тудыру йортына ята, сабый 13 ноябрьдә дөньяга килә. 

«Без аралаша башлаганнан алып, баласы туганчы яхшылап уйларга вакыты күп булды аның. Әмма ул үз фикереннән кире кайтырга уйламады да», — ди Анна. 

Фадееваны бала тудыру йортыннан чыгаргач, ул волонтер белән янә элемтәгә керә һәм алыш-биреш турында килешә. Бу вакытта волонтер баласын сатарга җыенган ана турында полициягә хәбәр итеп өлгергән була инде. 

Очрашкач, Фадеева баласын сатып алучыга тапшыра, расписка яза һәм 100 мең сумны ала. Әмма кунакханәдән китәргә өлгерми — аны Мәскәү полициясе хезмәткәрләре тоткарлый. Баланы опека хезмәтенә тапшыралар, волонтер әйтүенчә, нәнине сабыйлар йортына җибәргәннәр. Хәзерге вакытта аның гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамый. 

Аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный

Шушы вакыйгадан соң Фадеевага карата «Ярдәмгә мохтаҗ балигъ булмаган баланы сату» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Мәскәүнең Лефортово районы суды чикләү чарасын сайлады. 

«Тикшерү җинаять башкаруда шикләнелүче ханымны сак астына урнаштыруны сорады. Фадеева үзенең гаебен таныды. Суд аны тикшерү изоляторына җибәрде», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ”га судның матбугат хезмәтеннән. 

Изоляторда Фадеева киләсе елның 22 гыйнварына кадәр утырачак. Әгәр гаебе исбатланса, яңа туган баласын саткан өчен аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. 

Баланың әтисе: «Мин сабыйны алам, тәрбияләргә әзер»

Ләкин «Татарстан 24» сюжеты чыккач, сабыйның әтисе һәм әтисе ягыннан әбисе редакциягә шалтыраткан, әлеге вакыйганың үз версиясен сөйләгән.

Яшь әни баласын сатып йөргән чакта Казанда сабыйны һәм аның анасын ире һәм кайнанасы көтеп торган. Моңа кадәр бу хатын алар белән бер ел чамасы яшәгән.

«Аның планнары башка иде шул. Без кирәк булмадык, без хәерче идек. Аңа „күкләргә менәргә“ ярдәм итә алмадык», — ди баланың әбисе булырга мөмкин хатын Наталья Бобрышева.

Наталья сүзләренчә, 26 яшьлек хатын авыры җиде айлык булганда бу гаиләдән чыгып китә, ул сабыйның ноябрь азагында туасын хәбәр итә.

Булачак әти кеше сөйгәнен кайтарыр өчен тырыша, аңа матди һәм рухи ярдәм күрсәтә. Ләкин шушы көннәрдә ул телевидениедән сюжет күреп гаҗәпкә кала.

Шуннан соң әти кеше элеккеге хатынының анасы белән элемтәгә чыга. Бу гаиләдә берни белмәүләрен әйтәләр. Хатын баланы үлде дигән, акчаларны алган һәм югалган. Шуннан соң сабыйның атасы полициягә мөрәҗәгать итә.

«Мин хәзер полициядә, гариза язам, баламны кайтарыр өчен тырышам. Мин аны алам, тәрбияләргә әзер. Хатынның башында ни булгандыр — әйтә алмыйм», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100