«Мин аны гомерем буе сагыначакмын...» - Казанда Равил Харисовны искә алу кичәсе узды | intertat.tatar

«Мин аны гомерем буе сагыначакмын...» - Казанда Равил Харисовны искә алу кичәсе узды

«Чулпан» концертлар залында Татарстанның халык артисты Равил Харисовны искә алуга багышланган концерт булды. Бер ел узган да киткән. Кичәгә хезмәттәшләре, туганнары, аны яраткан тамашачысы килгән иде.

«Репетиция вакытында еладык»

Концерт башланганчы ук, сәхнә артында әзерләнеп йөргән артистлар белән сөйләшеп алдык. Гөлшат апа Имамиева белән «Фәридә-Алсу» дуэты бер бүлмәдә иде. Гөлшат апа белән бүлмәдән чыгып, икәү генә сөйләштек. Ул мәктәп елларыннан ук Равил абыйны күреп үскән. Читтән генә, концертларында. Соңыннан 25 елдан артык вакыт бергә эшләгәннәр.

Аның буй-сыны, чибәрлегенә кызларның күзе төшә иде. Ул вакытта Ренат Ибраһимов һәм Равил Харисов бик популяр иде, Мәскәүдән килеп концертлар куйдылар. Равил абый йолдыз иде безнең өчен. Мин укып бетердем, эшли башладым һәм Равил абый белән бер сәхнәдә эшлибез! Күз алдына китер нинди хисләр! Ул вакытта: «Ничек инде Равил абый белән эшлибез?!» — дип шаккаттык. Ул бит әле акыллы, интеллигент, чөнки артист гаиләсендә тәрбия алган. Ул театр тормышын, бик күп шәхесләрне белгән. Равил абый үз үлчәмендә бокс буенча чемпион да булган. Аның алдында сайлау мөмкинлеге булган: музыка һәм спорт юнәлеше. Армиядә хезмәт иткәндә ул инде музыкага кереп киткән», — дип сөйләде ул.

Гөлшат апа бик еш аның белән бергә юлда йөргән, барганда сәгатьләр буе аның тарихларын тыңлаган, кайтканда да шул ук тарихларны тыңлаган, гәрчә инде барысын да яттан белсә дә. Равил абый оста балыкчы булган, кайда, нинди балык тотканын сөйләргә яраткан. Хезмәттәшләре хәзер дә күперләрне узганда: «Анда Равил абый менә мо-о-о-ндый зур чуртан тоткан», — дип елмаеп искә ала икән.

Бер ел узып китте. Кичә репетиция вакытында еладык. Әле дә кызлар хәзер сәхнәгә чыккач ничек җырларбыз инде, диләр. Кискен генә барысы да искә төшә дә, күңелнең асты өскә килә. Әле аның җырларын куялар да, Равил абый сәхнәдә җырлый кебек. Аның күңеле сабый баланыкы кебек иде. Ул затлы татар иде. Искә төшерәм дә, шундый кызганыч була. Равил абый тамашачыга җырның эчтәлеген җиткерә белә иде. Аның «Яшьлегемә кире кайтыр идем» дигән җыры бар иде, шуны баянга булса да яздыр инде дип сорый идем. «Ярар, ярар, эшләрмен», — диде…

Татарстанда андый җырчылар башка юк. Ул бит Росконцертта эшләгән. Хәзер кайсы җырчыны Росконцертка чакырырлар икән? Аның шәхесе тулысынча ачылып бетмәде дип уйлыйм. Вакытында санлап бетермәдек, — диде Гөлшат апа.

Ул шул ук кешенең кадерен белмәү турында иде…

«Ул батыр булып килеп керә иде»

Аннан соң гримеркадан «Фәридә-Алсу» дуэты артистларын алып чыктым. Алар да Равил абый белән бергә егерме елдан артык эшләгән.

Ул артист буларак та, шәхес буларак та безгә үрнәк булды. Равил абый югары дәрәҗәле артист иде. Аның костюмнары, үз-үзен тотышы… Ул хатын-кызларга бик хөрмәт белән карый иде. Аның кебек артист юк дип саныйм. Бәлки, аның кебек булырга тиеш тә түгелдер. Ул уникаль, бердәнбер. Ул кешене үзенә тартып тора белде. Менә хәзер килеп керер кебек тоелган вакытлар була. Ул кинәт кенә китеп барды, гастрольгә киткән кебек кенә. Ул безгә карап тора һәм ярдәм итә кебек. Аны белүебез белән горурланабыз, — дип сөйләде Алсу апа.

Фәридә апа да аның хатын-кызларга карата булган мөнәсәбәтен ассызыклады.

Равил абый затлы, асыл егет иде. Һәрвакыт интеллигент, сизгер джентельмен булды, хатын-кызларга матур сүзләр кызганмады. Очрашкач та буфетта тәмле әйберләр белән сыйлый иде. Яшерен-батырын түгел, ул безне ярата иде. Сез бик интеллигент дуэт, дип әйтә иде. Ул беркайчан да тыныч кына утырмады — һәрвакыт нидер сөйли. Аның биографиясе бик бай: София Ротару, Лев Лещенколар белән эшләгән, шул энергияне туплаган. Ул артистлар өчен эталлон булды. Мәдәният үзәгенә батыр булып килеп керә иде, ул әле җырламаган, әмма инде җиңеп керә иде. Равил абый үзе белән коллективның ниндидер бик мөһим өлешен алып китте кебек. Аның белән бер эпоха китте.

Без шәһәрнең бер ягында яшәдек, концерттан соң бергә кайта идек. Минем иремне балык тотарга чакырырга җыенып йөрде, булмады бит. Равил абый үзенең концертын оештырырга теләде, ул вакытта безнең бу зал юк иде, исән булса, сәхнәдә балкыр иде, — дип сөйләде Фәридә апа.

Сәхнә артында Рөстәм Насыйбуллин очрады. Ул да Равил абый белән балыкка барырга өлгермәгән.

Казан асып, бергә балыкка бергә барырбыз дип сөйләшкән идек, өлгермәдек шул. Үкенечкә калды. Ул балык тотарга бик ярата иде, җәй буе балыкта булды. Ул бик әйбәт кеше иде, киңәшләре белән ярдәм итте. Ул сәхнәгә чыга торган костюмнарын кигәч, кием бөгәрләнмәсен дип, бер тапкыр да урындыкка утырмый иде, сәгатьләр буе басып торды. Мин дә шуңа өйрәнеп калдым, киенгәч басып кына торам, — ди ул.

«Без бүгенге көнгә кадәр дус»

Концерт Равил абый башкаруында «Авыл көе» белән башланды. Видеога карамыйча, күзне йомып кына утырсаң, ул сәхнәдә булырга тиеш кебек, тик ул экранда гына. Концертны Гөлнара Мулланурова һәм Әмир Әхмәдишин алып барды. Сценарийны Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Мостафина төзегән. Равил абый үзе җырларны төрле телләрдә башкаргач, кичәдә рус, татар, итальян телендәге җырлар яңгырады. Артистлардан беренче булып «Аве Мария» җыры белән Резеда Галимова чыгыш ясады. Аннан соң экранда кечкенә Равил, аның әти-әнисе күренде.

Концерт дәвамында Равил Харисовның биографиясе сөйләнде. Әти-әнисе, уку еллары, армия, Мәскәүдәге иҗади тормышы, Казан еллары, гаиләсе…

Аннан соң Рөстәм Насыйбуллин «Кара урман» җырын башкарды. Сценарий авторы сүзләренчә, «Кара урман» җыры Равил абыйның балачагы белән бәйле. Әнисе театрда эшләгәндә, ул сәхнә артында гына шул җырны яратып тыңлый торган булган.

Алинә Шәрипҗанова «Червона рута» җырын башкарды. Җыр аралаш диярлек, Равил абый «чыгыш ясады». Менә ул «Җомга»ны башкара, «Эх, алмагачлары», «Сылукай»…

Татарстанның атказанган артисты Марина Самкова рус телендә җырлады. «20 ел элек иҗади тормышымда Равилне очраттым һәм без бүгенге көнгә кадәр дус. Мин күпме яшәсәм, шул кадәр бу дуэтларны ул минем белән башкарачак», — диде ул. 

Залда Равил абыйның хатыны Ирина апа да бар иде. Алып баручылар бу парның танышу тарихын сөйләгәндә, тамашачылар күз яшен яшереп тора алмады. Залда Ирина апаның хәлен бик яхшы аңлаучы апалар бар кебек тоелды.

Гөлшат апа Имамиева да «Таң атканда» җырын башкарганнан соң, Равил абый турында берничә сүз әйтеп узды. «Равил: „Минем исемемдә ‚Ра‘ бар, ул — Кояш алласы, мине Аллаһы Тәгалә ярата“, — дип әйтә иде. Ул чыннан да шулай булгандыр», — диде ул.

Соңыннан барлык артистлар бергә «Миром правит любовь» җырын башкарды.

«Мин аны күп концертларга чакырдым»

Сценарий авторы Гүзәл апа Мостафина сүзләренчә, видеолар бик аз сакланган.

Шәхси архивлардан, телевидениедән эшләдек, кызганыч, видеолар аз. Ул 9 Майда «Поклонимся великим тем годам» җырын шундый матур җырлый иде, бер җирдә да сакланмаган. Шундый кызганыч. «Миром правит любовь» җырын да таба алмадык. Шулкадәр җыры бар, бик аз сакланган. Сценарийда мин аның биографиясендәге һәр чорны бирергә тырыштым.

Мин аны беренче тапкыр Спорт сараенда узган «Татар җыры» бәйгесендә күргән идем. Ул Мәскәүдән кайткан иде. Мин шаккатып карап тордым. Ул — Европа стилендәге җырчы, ул вакытта алар сирәк очрый иде. Аның баритон тавышы үзенә җәлеп итеп тора иде. Казанга килгәч, бергә эшли башладык. Ул бит Мәскәүдә «Бәйрәм» ансамблен оештырган иде, Хәния Фәрхинең дә иҗат юлы шунда башланды. Хәнияне алып баручы буларак чакырганнар иде, аннан соң ул җырлый да башлады.

Мин аны бик күп концертларга чакырдым. Аны теләсә кайсы концертка чакырып була иде, чөнки аның репертуарында төрле темага җырлар бар, — дип сөйләде ул.

Гүзәл апа сүзләренчә, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Зәкиев, Әмир Әхмәдишин — аның дәвамчылары.

«Аны тыңлау китап укыган кебек иде»

Резеда Галимова да Равил абый турында истәлекләр белән уртаклашты.

Безне җыелма концертларга еш чакыралар иде, шуларның берсендә танышкан булсак кирәк. Равил аралашырга ярата иде. Аның кызыклы тарихлары хәзер телдән телгә йөри. Ул бик яхшы артист-дус булды. Тавышны көйләүдә ярдәм кирәк булса, ул концертка кадәр берничә сәгать алдан килә, ярдәм итә иде. Кешеләр мине концертка чакырганда үзем белән тагын бер җырчыны алып килүне сорый иде, һәрвакыт аны чакырырга тырыштым. Ул һәрвакыт теләп чыгыш ясады, концерт алдыннан дулкынлансаң, "Борчылма, күпме кирәк, шул кадәр җырларбыз. Концерт начар уза алмый, ул уңышка гына дучар була ала», — дип тынычландыра белде.

Концерт алдыннан: «Равил, тәмләп кофе эчәсе килә», - дип шаярта идек. Ул әйе, әйе дип куя. Коллективтан кемдер «Равил, акча бир», — ди. Ул шунда ук барыбызны да буфетка алып китә иде.

Аның дәвамчысы булырлык артистлар юк дип саныйм. Чөнки Равил осталыкка Анатолий Кролл кебек шәхесләрдән өйрәнгән. Аны бөектә булырга өйрәткәннәр. Ул башкала тәҗрибәсен туплаган. Шул дәрәҗәне тотарга тырышты. Ул гына да түгел, әти-әнисе дә шундый белем биргән. Ул эстетик гаиләдә үскән. Ул үзе дә әңгәмә аша безне тәрбияли иде. Аны тыңлау китап укыган кебек иде, — дип сөйләде Резеда Галимова.

«Аның җылысын тойган кебек булдым»

Соңыннан, залда тынычлык урнашкач, дулкынланган күңелләр тынычлангач, күмәк фотолар ясалгач кына, мин Равил абыйның хатыны Ирина апа белән сөйләштем. Тик ул тынычланмаган иде әле. Равил абыйны җирләгәннән соң бер тапкыр да аның видеоларын карамаган булган, ә бүген зур экраннан ирен күрде.

Мин бу елны бик авыр кичердем, минут саен аның юклыгы сизелә. Бу концертта мин беренче тапкыр аның видеосын карадым. Карый алмыйм, тавышын искә төшерсәм дә, күз яшьләре ага башлый. Ул һәрвакыт өйдә кебек, ниндидер тавыш булып китсә, ул кебек. Бу хәл аның белән беркайчан да булмас дип уйлый идем, хәзер түзәргә тырышам инде. Мин үзем генә яшим, аның бөтен костюмнарын, язмаларын саклап торам. Аның бит алты йөздән артык җыры бар. Беләсезме, өйдәге әйберләрнең барысын да ул сатып алган иде. Ул Яңа ел алдыннан уенчыклар алырга яратты, нәрсә елы килә — шундый сувенир алып кайтып куя… Концертлардан бик бәхетле кайта иде…

Ике тапкыр төшемә кергән иде, шуннан соң кергәне юк. Мин савыт-саба юып торам, имеш, ул килеп кочаклап ала. Шунда уянып киттем, аның җылысын тойган кебек булдым. Без бит 30 ел бергә идек, мин аны гомер буе сагыначакмын, — дип сөйләде Ирина апа.