Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Аның бөтен гомере эшләп һәм яратып узды”: Балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаманны соңгы юлга озаттылар

Татар җәмәгатьчелеге балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаман белән хушлашты. Ул озакка,14 ел буена сузылган авырудан соң 73 яшендә дөнья куйды. Аны үзе яшәгән урыннан, Казанның Чехов урамындагы 53 нче йорттан соңгы юлга озаттылар. 

news_top_970_100
“Аның бөтен гомере эшләп һәм яратып узды”: Балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаманны соңгы юлга озаттылар
Балалар матбугатында чыккан шигырьләре, матур җырлары, "Татарстан" радиосындагы тапшырулары аша берничә буын татар кешесенә таныш булган Җәүдәт Дәрзаман һәм аның хәләл җефете Тәслимә апа ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ике кызы да КХТИда чит телләр укыталар икән. Кызы Резеда сөйләвенчә, Җәүдәт абый, инсульт кичергәч, соңгы елларда бик еш авырган. Авыруы көчәйгәч, гомеренең соңгы җиде көнен урын өстендә уздырган. Хушлашу чарасына Җәүдәт абыйның туганнары, балалары, каләмдәшләре, хезмәттәшләре җыелган иде. 
   


Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Җәүдәт Дәрзаманның хөр күңелле булуын әйтте. 

- Аның кайгылары да булгандыр, ләкин ул гел нур чәчеп тора иде. Хөр күңелле иде. Кирәк булса, кураен тартып ала да, шунда уйнап җибәрә. Башкалар биеп китәрләр иде. Мин аны йөз яшькә кадәр җитәр дип уйлый идем. Ләкин язмыш алай түгел икән шул менә. Алар Тәслимә апа белән бер җан булып беткәннәр иде. Инде аның авырый башлаганына байтак еллар иде. Тәслимә апа аны күз карасы кебек саклады. 

Җәүдәт абый бала җанлы иде. Балалар язучысы булыр өчен бала җанлы булырга кирәк. Баскан җирдә аягы туңа башласа, ул тыпыр-тыпыр биеп китәргә мөмкин иде. Менә шундый кеше иде ул. 



“Аны күргәч, яшисе килә башлый иде” 

Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев Җәүдәт Дәрзаман шаян кеше иде дип искә алды. 
 
- Аны күргәч, яшисе килә башлый иде. Шулхәтле кешегә дәрт-куәт бирә иде. Беркайчан да зарланмый иде. Моның бер кайгысы да юк микән әллә дип уйлый торган идем. Бер кеше турында да начар сүз сөйләми иде, гел ачык күңелле кеше иде. Ул чын мәгънәсендә балалар шагыйре иде. Аның һәр кылган гамәлләре дә балаларныкы кебек самими һәм беркатлы иде. 

Кичә генә аның китапларын карап утырган идем. Бу китаплар 100, хәтта 150 мең данәдә басылганнар. Хәзер китаплар 2 мең данәдә басылып чыга. Хәзер ул китапларны китапханәләрдән генә табып була.


“Әти балаларны бик ярата иде” 
 
Җәүдәт абыйның кызы Резеда аның күркәм холкы турында сөйләде
 
- Әти балаларны бик тә ярата иде, шуңа күрә ул балалар шагыйре булгандыр да. Ул җитмеш яшендә дә күңеле белән бала кебек булды. Кешеләрне ярата иде, аларга булыша иде. Әнигә багышлап җырлар язган иде. Без уянганчы эшкә китә иде, без йокларга яткач кына кайтып керә иде. Менә шулай эшләде ул "Татарстан" радиосында. Бакчада эшләргә ярата иде. 

Соңгы минутында да ул бөтенесен дә аңлап китте. Безгә үпкәләп китмәгәндер инде. Авырса да, беркайчан да зарланмады. Гомерне яратып яшәде. Хоккей карарга ярата иде. Аның бөтен гомере эшләп һәм яратып узды. 











  • Җәүдәт Дәрзаман Лениногорск районының Сугышлы авылында туган. 1972 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Татарстан радиокомитетында – редактор, 1987-1994 елларда «Ялкын» журналы редакциясендә баш мөхәррир булган. Татарстан радиосында әдәбият – сәнгать тапшыруларының шеф мөхәррире булып эшләгән. Аның беренче шигырьләре район газетасында, «Яшь ленинчы»да дөнья күргән. 1975 елда – «Илтабар» исемле әкиятләр җыентыгы, 1977 елда «Солдат булдым» дигән шигырьләр китабы басылып чыккан. Соңрак аның «Гөлназ мәктәпкә бара», «Безнең әлифба», «Күзле кычыткан» һ.б. шундый егермеләп китабы дөнья күргән. Җәүдәт Дәрзаман шигырьләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелгән. 
Җәүдәт Дәрзаман шигырьләре

Җепшек көндә

Бүген иртән көн җепшеткән,

Кар явып үткән иде.

Без, малайлар, мондый көнне

Зарыгып көткән идек.


Йөгереп чыктык урамга,

Кар атышып уйнадык.

И уйнадык, и уйнадык,

Тик барыбер туймадык.


— Әйдә,— диде шунда кемдер,-

Кар бабай ясыйк бергә!

Вил чапты кишер алырга,

Нил йөгерде күмергә.


Ә дигәнче үсте бабай —

Үзебездән дә биек.

Эчкә сыймый шатлыгыбыз -

Киттек тирәли биеп.


Күмер күзләр янып тора,

Тап-таман чиләк бүрек.

Кар бабабыз җанл ы кебек,

Китеп бармасын берүк...

“Солдат булдым”

Каеш будым билемә,

Мылтык астым иңемә

Йолдызлы бүрек кидем

– Мин солдат булдым! – дидем.

Иңемә мылтык астым,

Әти каршына бастым.

– Килдем, иптәш командир,

Әйдә, берәр фәрман бир

– Смирно! – ди әти дә,

Печән ашат бәтигә

Бераз утын ярырсың,

Аннан суга барырсың.

– Була!- дидем фырт кына

Һәм борылдым кырт кына

Шуннан китте и китте

Мине чын солдат итте.

Бетте ялкау гадәтем,

Санаулы һәр сәгетем,

Иртүк торам, юынам,

Сөлге белән уынам.

Ялт иттерәм тешләрне

Аннан эшлим эшләрне.

Бүлмәдә тәртип хәзер,

Ни кирәксә, шул әзер

Солдат булу, шулай ул

Өйрәнгәч, бик уңай ул.

  • Җәүдәт Дәрзаманның "Җиләкле көннәр" китабына кергән повестьләрен Татарстан китап нәшрияты сайтыннан укырга мөмкин. Китапка сылтама. 

  • "Татарстан" радиосы рәсми сайтында Җәүдәт Дәрзаман шигырьләреннән тупланган концерт язмасын чыгарган. Әлеге язманы да тыңларга тәкъдим итәбез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100