Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Яшь аермасы бар". Чечняга качып кияүгә киткән татар кызын әнисе өенә алып кайта

Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Ырбишча авылында яшәүче 20 яшьлек Камилә 20 ноябрьдә, әниләренә әйтмичә, өеннән чыгып югала. Бераздан ул үзенең Чечняга кияүгә чыгуы хакында хәбәр итә. "Татар-информ" кызның якыннары белән сөйләште.

news_top_970_100
"Яшь аермасы бар". Чечняга качып кияүгә киткән татар кызын әнисе өенә алып кайта
видеодан скан

«Мин кияүгә чыктым, белдегезме?»

Әти-әнинең ризалыгын алмыйча, кияүчә чыгу, өйләнү ярамый дип кабул ителгән безнең халыкта. Бары тик әти-әни фатихасын алган юл гына изге, дөрес дип санала. Шуңа күрә Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Ырбишча авылы кызы Камилә Абдулкадыйрованың качып кияүгә чыгуын якыннары бик авыр кабул итә.

  • 20 яшьлек Камилә Абдулкадыйрованың әти-әнисе кызларының юкка чыгуы турында 21 ноябрьдә хәбәр итә. Аның нинди киемдә булуы, аерым билгеләре хәбәр ителә. Эзләүгә өлкәдәге «Рысь» коткару-эзләү отряды керешә. Аның Түбән Новгородка киткәнлеген ачыклыйлар.


Камилә бераздан элемтәгә үзе чыга. Инстаграмда туры эфирда ул Чечняга кияүгә китүен хәбәр итә. «Мин Чечняда иргә чыктым, белдегезме? Барысы да әйбәт. Минем турында начар уйламагыз. Мин йөри торган кыз түгел, алай уйламагыз. Мин әйбәт иргә чыктым. Кайтырмын. Башка милләт турында начар уйламагыз, бар да яхшы. Кеше сүзенә ышанмагыз, белмичә кешене сөйләргә кирәкми», — ди Камилә, русчасын һәм татарчасын катыштырып.

Камилә туры элемтәдә вакытта аннан якыннары «Син кайда, Камилә» дип сорап яза. Ул барысы да әйбәт икәнен әйткәч, «бәхетле бул», «котлыйбыз», «без сине гаепләмибез» дип язалар.

Кыз кайтачагын әйтсә дә, аның әнисе Зөлфия ханым, борчылып Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровка мөрәҗәгать итә. Ана фикеренчә, кызны урлап алып киткәннәр.

«Хөрмәтле Рамзан Ахматович! Безнең теләгебезне исәпкә алмыйча, кызыбыз Камилә Абдулкадыйрованы 20 ноябрьдә өйдән сезнең республикага алып чыгып киттеләр. Безнең кызыбызны кайтаруда ярдәм итүегезне сорыйбыз», — ди Зөлфия Абдулкадыйрова.

«Мине иртәгә әнием килеп алачак»

25 ноябрь Камилә Вконтакте челтәрендә яңа видео белән уртаклаша. Әлеге видеода ул өенә үзе кайтачагы турында әйтә.

«Барыгызга да сәлам. Минем бар да яхшы. Мине монда беркем дә көчләп тотмый. Гайбәт сөйләгәнче, башта уйларга кирәк. Беркем дә монда көчләп алып китмәде. Мин бер кешене яраттым. Аңа кияүгә чыгарга теләдем, ләкин, кызганыч, бернәрсә дә булып чыкмады. Әти-әниләр каршы, яшь аермасы да бар. Мине иртәгә әнием килеп алачак.

Зинһар, чеченнар турында теләсә нәрсә сөйләмәгез. Алар кунакчыл һәм яхшы халык. Алар мине яхшы кабул иттеләр, сеңелләре итеп күрәләр. Нәрсә кирәк, шуны алып бирделәр, күлмәк тектеләр. Мин монда үз теләгем белән килдем. Зинһар, ялган мәгълүмат таратмагыз. Мин исән, һәм әти-әнием янына кайтачакмын. Билетларны инде сатып алдык. Монда кияүгә чыга алмадым», — ди Камилә.

«Ул үзе теләп киткән»

Ырбишча авылы башлыгы Наил Хөсәенов бу эшкә кысылмавын әйтте. «Камиләгә инде унсигез яшь бар, ягъни ул үзе кылган гамәлләре өчен үзе җавап бирә», — ди ул.

— Әнисе аның артыннан киткән инде, ягъни кыз кире кайта.

— Бу урлаумы яисә кыз үзе теләп киткәнме?

— Юк, юк, урлау түгел. Үзе теләп киткән.


— Полиция хезмәткәрләре аны эзли башлаганнар идеме?

— Алар эзләмәделәр, чөнки кыз үзе элемтәгә чыкты. Кызның юклыгы ачыклангач, полиция дүшәмбе эзли башларбыз дигән иде. Аны бит беркем дә көчләп алып китмәгән. Камилә үзенең китәчәген белгән, планлаштырган. Машина аны көтеп торган. Ул үзе, теләк белдереп, машинага утырып киткән.

— Бу хәл сездә беренче тапкырмы?

— Чечняга китүчеләр юк иде әле.

— Хәзер ул кире кайта, димәк?

— Видеосында шулай дигән бит. Әнисе барып алырга тиеш.

— Сез үзидарә башлыгы буларак гаиләгә ярдәм иттегезме?

— Мин өйдә юк идем, шуңа күрә булышырга өлгермәдем. Булыша да алмас идем, ул бит үзе теләп киткән. Әгәр аны урласалар, әлбәттә, әлеге эшкә кысылмыйча калмас идем. Һәр кеше нишләргә икәнен үзе уйларга тиеш.

— Алга таба әлеге гаилә белән элемтәдә булачаксызмы? Гаиләсе Камиләне ничек кабул итәр икән?

— Әтисе, әнисе Камиләне хурлар инде, кыйнамаслар әле. Алар бик тәртипле гаилә. Тагын бер тапкыр әйтим: ул олы кеше. 20 яшендә кеше Африкага да, Чечняга да кияүгә чыга ала. Үзе хәл итә.

— Әлеге гаилә нәрсә белән шөгыльләнә?

— Алар бик тырыш кешеләр. Зөлфия ханым балалар һәм өй хуҗалыгы өчен җавап бирә, әтиләре Камил казылык ясау белән шөгыльләнә. Алар акчага тилмереп яшәмиләр. Гаиләләрендә өч бала — бер кыз, ике малай. Камилә гаиләдә өлкәне.

— Әти-әнинең хәер-фатыйхасы кирәктер бит?

— Әлбәттә! Мөселманнар өчен бу бик мөһим әйберләрнең берсе. Йолалар турында онытырга ярамый. Никах кирәк! Аңа кадәр яучылар җибәрергә кирәк. Башта 1-2 көн әти-әни кызларын бирмиләр. Соңыннан гына өченче көнне биреп җибәрәләр. Әгәр кыз кеше риза булмаса, аны беркем дә көчләп кияүгә бирми. Андый күренеш бездә юк!

«Хәзер бар да яхшы»

Камиләнең туганнан туган Рәмис минем сорауларыма: «Хәзер бар да яхшы», — дип җавап кайтарды. Рәмис: «Ул кылган гамәл нормаль түгел. Әти-әнисенә әйтмичә киткән», — ди.

Кызның энесе Хәмис белән Вконтакте челтәрендә аралаштык. Ул: «Бар да яхшы, без аны таптык. Ул бүген кайтачак», — дип җавап кайтарды. Аның сүзләренчә, Камилә өеннән кич чыгып киткән. Башка Хәмис бернәрсә дә сөйләмәде. «Мин сезнең сорауларыгызга җавап бирер хәлдә түгел, гафу итегез», — диде ул.

Камиләнең әтисе Камил әфәнде: «Бернәрсә дә кирәк түгел», — дип җавап кайтарды, аралашасы килмәвен әйтте.

Абдулкадыйровлар гаиләсе, чыннан да, акчага тилмереп яшәүче гаилә түгел. Аларның Вконтакте челтәрендәге фотолары моны дәлилли.

«Кызымны алып кайтам»…

Камиләнең әнисе кызы артыннан Чечняга баруын раслады. Зөлфия ханым «Татар-информ» хәбәрчесенә: «Мин аны алып кайтам. Кызым белән бар да яхшы», — диде. Башка сорауларыма җавап бирә алмавын әйтте.

Мулла: «Баласы булмаган кеше генә сөйли ала»

Кызыл Октябрь районы баш имамы Харис хәзрәт Исмәгыйлев никах шартларын аңлатты:

«Дин буенча, башта кызның әти-әнисеннән, кыздан рөхсәт сорала. Аннан соң гына никах укыла. Бу кагыйдә, ул без уйлап чыгарган әйбер түгел.

Кайбер имамнар әти-әни рөхсәтен никах шартына кертә. Анда әти-әнидән башка никах укылмый. Әгәр дә әти-әнидән соралмыйча никах укылса, казый аша никахны дөрес түгел дип тә танырга мөмкиннәр.

Ата-ана ризалыгы буенча чыгып киткән очраклар бездә булгалаганы бар инде. Әмма бу резонанслы очрак. Беренчедән, Чечня. Икенчедән, Интернетка чыккан. Мәскәүгә яки Казан татарына чыгып киткән булса, бәлки тавыш та чыкмаган булыр иде.

Әмма азагы начар булды дип әйтеп булмый. Кыз әйтүенчә, туй булмаган, ул өенә кайта. Бәлки, Кадыйровка мөрәҗәгать иткәч, ул тарафыннан кияүгә ниндидер мөрәҗәгать булгандыр. Бу минем фаразым гына.

Билгеле, яхшы әйбер түгел. Әти-әнисенә дә, кыз өчен дә. Ояты да бар, ул кызның бит әле алга таба да яшисе бар.

Аллаһ Тәгалә тәүфикъ бирсен һәр кешегә. Моны баласы булмаган кеше генә гаепләп сөйләргә мөмкин, баласы булган кеше генә бу хәлнең ничек икәнен аңлый ала.


Мин үзем әти-әнидән сорамыйча кияүгә киткән кызны хуплый алмыйм. Ата-ана фатихасыннан башка гаилә тормышы әйбәт була алмый. Бу — минем фикерем».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100