Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул безнең белән Президент түгел, студент»: Миңнеханов төркемдәшләре хатирәләр сөйли

Студентлар көне алдыннан «Татар-информ» хәбәрчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның төркемдәшләре белән сөйләште һәм аның студент вакытта институтта нинди фәннәрне яратуы, буш вакытында ниләр белән шөгыльләнүе һәм башкалар турында белеште.

news_top_970_100
«Ул безнең белән Президент түгел, студент»: Миңнеханов төркемдәшләре хатирәләр сөйли

«Икенче курста ук тракторлар җыйдык»

Татарстан Президентының курсташы Хәмзә Тимриев «Татар-информ» хәбәрчесе белән Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтында очрашты. Институт авыл хуҗалыгы механизациясе факультеты базасында оешкан. Миңнеханов нәкъ шунда укыган да инде. Әмма ул укыган чорда бина төзелә генә башлаган була. Бүген монда Татарстан Президентына багышланган музей ачылган. Анда аның студент билеты һәм укыган вакыттагы фотолары саклана.

Хәмзә Тимриев әйтүенчә, Татарстан Президенты тырыш студент булган. Махсуслашкан фәннәр белән аеруча кызыксынган һәм спорт белән актив шөгыльләнгән. Гадәттә чаңгы шуган һәм футбол уйнаган.

«Рөстәм Миңнеханов һәрчак җыйнак, игътибарлы һәм пөхтә иде. Иптәшләренә, укуга һәм мөгаллимнәргә аерым мөнәсәбәте белән студентлар арасында аерылып торды. Ул һәрвакыт шәфкатьле булды, беркем дә аларның бүлмәсенә кереп, аннан „юк“ дигән сүзне ишеттем дип әйтмәс. Мин дә алар янына тулай торакка килә идем, дәресләрне бергә эшләдек», — дип истәлекләре белән уртаклашты Хәмзә Тимриев.

Укыган вакытта Казан авыл хуҗалыгы институты студентлары басуга «бәрәңгегә» дә, «чөгендергә» дә йөргән. Шулай ук Ленинградта, Пермьдә, Мәскәү өлкәсендә һәм Волгоградта җитештерү практикасы уздык, диде әңгәмәдәш.

«Безнең җитештерү практикасы Волгоград өлкәсендә трактор заводында булды. Икенче курста ук инде без ДТ-75 тракторы җыйдык. Ул Советлар Союзының төп тракторы иде. Безгә беркайчан да шелтә булмады».Хәмзә Тимриев


«Мондый компаниядә уку миңа бик рәхәт иде. Безнең тирәдә яхшы укытучылар, шәп егетләр һәм дуслар булды. Без алар белән әле дә очрашабыз. Ул вакытларны бик рәхәтләнеп искә алам. Группа белән биш ел саен очрашабыз. Бу традициягә әверелде инде», — ди Хәмзә Тимриев.

«Миңнеханов өчен студент вакыттагы дуслык хәзер дә кадерле»

Республика президентының студент чорындагы дуслары белән хәзер дә аралашып яшәвен, агентлыкның тагын бер әңгәмәдәше — Казан фәнни-тикшеренү техник университетының Азык-төлек технологияләре көллияте директоры Анатолий Ильин да әйтте. Ул да Рөстәм Миңнеханов белән бергә укыган.

«Төркемдәшләр белән соңгы тапкыр 2018 елның августында очраштык. Мин аның оештыручысы идем. Рөстәм Нургалиевичка „Очрашырга телибез!“ дип хат яздым. Ул килде. Ул безнең белән һәрвакытта да үзен Президент итеп түгел, ә 236 төркем студенты итеп тота. Ничек кенә эш белән мәшгуль булса да, вакыт табып барыбер килә. Ул студент вакыттагы дуслыкны бик кадерли», — диде Анатолий Ильин.

Анатолий Ильин әйтүенчә, студент елларында Рөстәм Нургалиевич эрудицияле һәм белемле егет булган, яхшы укыган һәм зачет-имтиханнарны вакытында тапшырып барган. Президент инженерлык дисциплиналары: теоретик механика, материаллар каршылыгы, сызым белән кызыксынган.

«Ул институттагы бөтен чараларда катнаша иде. Бүгенгедәй исемдә, Бөек Җиңүнең 30 еллыгында без аның белән сәхнәдә чыгыш ясадык. Ул реконструкциядә катнашты, ә мин „Бөек Җиңүгә 30 ел…“ шигырен укыдым», — диде Президентның курсташы.

Анатолий Ильин Рөстәм Миңнехановның тәмәке тартмавын, алкоголь кулланмавын, бик теләп спорт белән шөгыльләнүен — футбол уйнавын, гер күтәрүен әйтте. Ул булачак президент белән бергә әти-әнисе янына кайтканын да искә төшерде. Рульдә Рөстәм Нургалиевич булган.

«Инде шул вакытта ук машинада йөрергә ярата иде. Аның машинасы дүртенчеме, бишенчеме курста барлыкка килде. Совет машинасы, әллә „тройка“ әллә „шестерка“ иде. Миңа Питрәч районына, аңа Сабага кайтырга кирәк. Шул вакытта ук машиналарны бик ярата иде. Юкка гына соңыннан спорт мастеры һәм чемпион булмагандыр», — диде Анатолий Ильин.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, ул институттагы дусты киләчәктә Татарстан Президенты булыр дип башына да китереп карамаган.

«Президент булыр дип уйлап та карамадым. Без, төркемдәшләре, әлбәттә,сөенәбез. Чөнки бергә укыдык, аралаштык, Кабанга су коенырга йөрдек, учаклар яктык, „Сокол“ кафесында бергә утыра идек һәм бик күңелле студент тормышы белән яшәдек».Анатолий Ильин


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100