Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кыз да кочасым килә дия иде». Арча кызы Дилә игезәк балалар тапканда һәлак булды

Ятимлек ачысын үз җилкәсендә татыган Диләнең өч баласы ятим калды.

news_top_970_100
 «Кыз да кочасым килә дия иде». Арча кызы Дилә игезәк балалар тапканда һәлак булды
Гаилә архивыннан

Әле гөрләтеп яшәргә дә бит…

Әй, язмыш, никләргә син шундый аяусыз?! Кешеләрне сынауларның иң ачысы — үлем белән кабат-кабат сыныйсың…

Дилә һәм аның ире Радик 15 ноябрь үзләренең туй көннәрен билгеләп үтә. Алар рәсми рәвештә ир белән хатын булып теркәлә. Әле өстәвенә тиздән Дилә үзенең сөекле иренә ике кыз да бүләк итәчәк. Шушы түгелмени соң җырларда җырланган, шигырьләрдә язылган түгәрәк бәхет?!

Кызганыч, Дилә болай да аз күрмәгән: ятим балачак, беренче иреннән аерылу, баласын ялгыз тәрбияләү һәм башкалар. Булгандыр инде, Раббым… Әмма…

«Биектау районында яшәүче Дилә Фәтхуллина 22 ноябрь иртәнге дүрттә үлә. Өч баласы - 10 яшьлек Әмирхан һәм яңа гына туган игезәк кызлары ятим кала», — дигән хәбәр Интернет челтәрендә таралды.

Бу сүзләр әле менә кайчан гына бәхетле булган Радик белән Дилә турында. Бер мизгел — кеше юк. Ул мәңгелеккә китә. Диләгә бары тик 33 яшь кенә булган. Әле гөрләтеп яшәргә дә бит, ләкин юк — яшәү җебе өзелә.

Диләнең ире әйтүенчә, игезәк балаларның берсен хатыны үзе таба. Икенчесен таптыру өчен кесаров кисүе ясыйлар, яралгы янындагы сыеклык аның канына эләгеп, каны бозыла. Өч баласы, ире белән бәхетле булырга хыялланган Диләнең йөрәге туктый.

Ни кызганыч, әле яңа туган ике кызчык кына әнисенең тавышын да, җылылыгын да тоярга өлгермәде. Кызлар үскәч, аларга: «Әниең менә шундый иде, ул менә шуны ярата иде», — дип сөйләрләр. Балалар, фотосурәтләрне карап, әниләрен күз алларына китерер. Кабат шул сорау: әй, язмыш, никләргә син шундый аяусыз соң?!

«Авыр булса да, гел елмаеп йөрде»

Диләнең бертуган апасы Ләйсән ханым: «Мин Дилә өчен әти дә, әни дә булдым», — ди. Алар тумышлары белән Арча районы Шурабаш авылыннан.

— Ләйсән ханым, кайгыгызны уртаклашабыз. Сеңлегез турында берничә сүз әйтегезче.

— Дилә ачык йөзле, ярдәмчел, кешелекле иде. Ул башкаларга гел булышырга гына тора иде. Авыр булса да, гел елмаеп йөрде. Ходаем аңа нинди генә авырлыклар күрсәтмәсә дә, Дилә аны безгә сиздерми иде. Түземле иде. Матур итеп киенеп йөрергә ярата иде.

Дилә кем булып эшли иде?

— «Елмай» май заводында лаборант булып эшләде.

— Ике игезәк кыз хәзер кайда?

— Алар хәзер ДРКБда. Аллаһка шөкер, икесе дә исән-сау. Исемнәр дә куштык. Олысы — Асылъяр, кечесе — Айзилә. Алар арасында бер сәгать.

— Балалар ятим калды…

— Әйе, бик кызганыч. Дилә ике кыз көтте. «Кыз да кочасым килә», — дия иде. Ире белән бергә көттеләр.

— Менә язмыш… Әти-әниегез дә юк бит?

— Әти белән әни күптән юк инде. Алар йөрәк белән китеп барды.

— Диләнең улы Әмирхан кайда?

— Әмирхан да, Диләнең ире Радик та миндә. Мин аларны беркайчан да ташламаячакмын. Радик бит ир кеше. Хәзер балаларны алып кайтырбыз. Ә сабыйларны өч сәгать саен ашатырга кирәк. Ир кешегә авыррак.

— Бала әнисенең үлүен аңладымы?

— Бала бит әле, бала… Аңа ун гына яшь. Үзебез еласак та, аңа күрсәтмәскә тырышабыз. Ул бернәрсә дә дими. Аңа да бик авыр.

— Үзегезнең балаларыгыз бармы?

— Минем 3 һәм 16 яшьлек кызым бар. Әмма Диләнең гаиләсе — минем гаиләм. Радикка гел ярдәм итеп торачакбыз, Аллаһ боерса.

— Язмыш нигә шундый икән?

— Язмыш бар микән ул? Мин хәзер ышанмыйм да инде. Һәр кеше язмышны үзе төзи. Артта калганны язмыш дип әйтергә була, алдагысы язмыш түгел. Һәр кеше сайлау алдында тора. Нәрсә әйтергә дә белмим.

— Күңел түрегез буш булып калдымы?

— Бушлык дигәне алда булыр инде. Әле һаман да сеңлемнең китүенә ышанып бетә алмыйм. Үләренә өч-дүрт көн кала тәмле ризыклар пешереп, бергә ашаган идек. Ә бүген сеңлем юк…

— Аңлавымча, балалар дөньяга иртәрәк килгәннәр? Дилә ДРКБда табарга тиеш булган.

— Әйе, нәкъ шулай. Егерменче ноябрь көнне больницага кан бирергә барды ул. Аңа: «Ноябрь ахырында „кесеровога“ ятыгыз», — дигәннәр. 21 көнне иртәнге якта авырып хастаханәгә китте. Сау-сәламәт иде ул! Корсагын да авыр күтәреп йөрде дип әйтә алмыйм.

— Табиблар хатасы микән?

— Белмим инде, мин бит табиб түгел…

— Халык ярдәм итәме?

— Әйе, Аллаһка шөкер. Шуны әйтәсем килә: 2202гә беткән карта номеры дөрес түгел. «Фейковый» карта ул. Акчаны ул картага күчермәсеннәр иде.

«Бергә дус гаилә булып яшәргә иде дә соң…»

Диләнең ире Радик өч бала белән калды. Ул: «Диләнең авырлы булуын белгәч, ни көләргә, ни еларга белмәдем. Минем өчен бу — зур бәхет иде», — дип искә алды.

— Радик, Дилә белән ничек танышкан идегез?

— Ике ел элек сөт комбинатында таныштык. Икебез дә әлеге комбинатта эшләдек. Дилә әйтеп бетергесез әйбәт, яхшы кеше иде. Уңган, булган…

Яраттыңмы?

— Бик нык яраттым! Без танышкан көнне цехта бер кеше дә юк иде. Ул вакытта җыелыш бара. Мин соңга калып килдем, ул эшкә урнашырга килгән иде. Соңыннан әкрен генә аралашып, йөреп киттек. Эш сменаларыбызны бер көнгә туры китерә идек. Без бер-беребез өчен яратылган идек. Туган көннәребез дә бер тирәдә: минеке 1 май, аныкы — 9 май.

— Аңа кияүгә чыгу тәкъдимен ничек ясадың?

— Без кыш көне никах укыттык. Соңыннан, туй турында сүзләр алып барганда, мин аякларымны сындырдым. Гомумән, йөри алмас хәлдә калдым. Мине Дилә карады. Соңыннан Дилә авырлы булуы турында хәбәр итте. Ә туйда бит матур буласы, үз аякларымда барасым килә иде. Шулай итеп калды инде ул туй көне. Ноябрьнең 15е өйләнештек, Дилә 22е безне ташлап китте.

— Әмирханны ничек кабул иттең?

— Безнең мөнәсәбәтләр бик яхшы. Дилә улын ярата иде. Гомумән, Диләнең гаиләсе мине бик яхшы кабул итте. Аның апасы Ләйсән дә, баҗай да. Бергә дус гаилә булып яшәргә иде дә соң…

— Диләнең үлүен кем хәбәр итте?

— Беренче тапкыр клиник үлеме Биектауда булды. Соңыннан Казаннан ике бригада килде: берсе — балалар, икенчесе Дилә артыннан. Шулай итеп аларны Казанга алып киттеләр. Без Ләйсән апа белән артларыннан киттек. Хәтерлим: аны тиз-тиз реанимациягә алып кереп киттеләр. Ул вакытны күзләре йомык иде инде…

— Кайда җирләдегез?

— Арчада, чөнки Дилә тумышы белән Арчаның Шурабаш авылыннан. Әтисе авылда җирләнгән, әнисе — Арчада. Авылга кайтып йөрергә ераграк булыр дип, Арчада җирләдек. Анда туган-тумачалары да бар.

— Алга таба яшәргә кирәк, Радик…

— Бик авыр. Шулай да алга таба яшәргә кирәк, әйе. Дилә кебекләр дөнья йөзендә юктыр да инде ул. Бәлки булыр да… Балаларымны аякка бастырасы бар, Аллаһ боерса.

— Игезәкләр икәнен белгәч, нинди хисләр кичердең?

— Шаккаттым. Диләгә, гомумән, балага уза алмыйсың дигәннәр иде. Аның хатын-кыз сәламәтлеге белән проблемалар бар иде. Аңа бит беренче баласын да ЭКО ясатып таптырганнар. Ә монда игезәкләр! Иң беренче тапкыр УЗИга баргач, бер генә бала, дигәннәр иде. Аннан соң гына икәү икәнен әйттеләр. Ни көлергә, ни еларга белмәгән идем.

— Кызларны күрдеңме соң әле?

— Әйе, әлбәттә. Алар сау-сәламәт. Минем Диләм миңа ике кыз калдырды. Рәхмәт аңа! Табибларга зур рәхмәт.

— Кызларыгызны кайчан чыгаралар?

— Әлегә төгәл әйтә алмыйм. Табиблар: «Чыгаруга ук хәбәр итәрбез», — диделәр.

— Асылъяр белән Айзилә. Исемнәрен кем сайлады?

— Дилә Асылъяр дип әйткән иде. Ә менә икенче исем турында әле төгәл җавап юк иде. Иркә дип тә уйлаган идек. Айзилә дип кушарга булдык. Дилә үзе тапкан беренче балага Асылъяр дип куштык.

— Реквизитларыгызны уртанштыргансыз. Ярдәм итәләрме?

— Ярдәм итәләр. Мин болай булыр дип уйламаган идем дә. Киемнәр белән дә, акчалата да ярдәм итәләр. Рәхмәт!

— Кайгыгызны уртаклашабыз.

«Хәлдән килгәнчә ярдәм итәчәкбез»

Биектау районының башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән аралаштык.

«Әйе, без әлеге гаиләнең хәле турында беләбез. Алар безгә мөрәҗәгать иттеләр. Хәлдән килгәнчә ярдәм итәчәкбез, әлбәттә. Фатирга килгәндә, барысы да торак фондыннан тора. 2020 елга яисә 2021 елның башына яңа йорт төзелеп бетергә тиеш. Бәлки шунда күчәрләр. Без матди яктан ярдәм күрсәтәчәкбез», — диде район башлыгы.

Ярдәм итик!

Беркем дә иртәгә нәрсә буласын белми. Дилә белән Радик та зур гаилә турында хылланып, планнар төзеп яшәгән. Үлем килгән дә, бөтен булган планнарны, хыялларны чәлперәмә китергән, юк иткән.

Хөрмәтле укучылар, әгәр мөмкинлегегез булса, әлеге гаиләгә ярдәм итик!

Диләнең апасы Инстаграмга сеңлесе турында видеоролик урнаштырган.

Диләнең апасы Муртазина Ләйсәннең телефон номеры: 89600413842

Диләнең ире Фәтхуллин Радикның телефон номеры: 89393628286

«Сбербанк» карта номерлары: 4276 6200 2555 7616, 6762 8062 9002 353823, 2202 2001 5274 3736 (Валюта күчерү өчен: 40817810162002784468)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100