«Татар юморында эшләве бик авыр» — Бүгенге татар сатирасы ни хәлдә? | intertat.tatar

«Татар юморында эшләве бик авыр» — Бүгенге татар сатирасы ни хәлдә?

Татар сатирасы һәм юморы бүген нинди үзгәрешләр кичерә? Карикатураларны ничек ясыйлар? Мәскәүнең легендар «Крокодил»ын Татарстан «Чаян»ы ничек узып киткән? Ни өчен карикатурачылар — тормышта усал, кәефсез кешеләр? «Интертат» бу сорауларга җавап эзләде.

Юмор һәм сатира диюгә, күз алдына беренче чиратта «Чаян» журналы килә. 1923 елдан бирле чыга торган журналны күпләр хәтерлидер. Интернетка кадәрле заманда «Чаян»ны бик күпләр яздырып алып укый иде. Журнал матбугат дөньясында аерым бер урын алып торды. Өйдә кичен олысы-кечесе җыелып, бергәләшеп журнал битләрен актару — матур йола иде бит ул заманнарда. Карикатуралардан кычкыра-кычкыра көлүләр, әтиеңнең мәзәкләрне укып бетергәнен көтеп, тизрәк соңгы битләрдәге башваткычны чишә башлау — бу кичерешләр күпләргә таныштыр.

Ул көннәр хәзер әллә кайда калды... Бүген беркем дә эштән: «Чаян» укыйм әле», — дип ашыгып кайтмый. Хәзер бөтенесе Интернетта. Ә бит ниндидер бер рәхәтлек бар иде шул журнал килгән кичләрдә. Табын артында гаиләң белән җыелып утырулар күңелгә җылы өсти торган иде. Кем белгән, бәлки бүген дә шулай «тере» «Чаян» алып, балалары, оныклары белән башваткычлар чишеп утыручылар бардыр…Әмма тиражларына караганда, андыйлар бик аз...

Хәтерләсәгез, туксанынчы еллар башында 6 миллион нөсхә белән чыга торган «Крокодил» сатирик журналы бар иде. «Чаян» ул чакта юмор-сатира журналлары арасында тираж буенча өченче урында торган. Беренче урында шул «Крокодил», икенчедә — Украинаның «Перец» журналы. «Чаян»ның тиражы 800-900 мең данә булган әле ул елларда. Күз алдына китерегез - «Крокодил» 6 миллион нөсхә белән чыккан!

Иң уңышлы чорларында бу журналда эшләүчеләр: «Коллективыбыз шәп, журналга ихтыяҗ бар», — дип шәхси басма буларак басылу карарына килә. Инфляция башлана. «Крокодил»ны башта берсе, аннары икенчесе сатып ала. Нәтиҗәсен үзегез беләсез — бүген «Крокодил» журналы юк.

Ә «Чаян», сөбханалла, бүген дә чыгып килә. Уңышның сере нәрсәдә соң? Басманың баш мөхәррире Рафаэль Хәлиулловтан шуны сорадык.

«Совет чорында «Чаян» КПССның Татарстан өлкә комитеты контролендә булды. Шунлыктан ул вакытта журналдан хәтта куркалар иде. Басмада билгеле бер дәрәҗәдә илдәге төрле күренешләрне тәнкыйтьләп булды. Нәкъ менә шуңа күрә «Чаян» битләренә эләгүдән курыктылар.

Аллага шөкер, бүгенге көндә без бик бәхетле. Журналыбыз яши. Тиражыбыз да начар димәс идем — 6 мең данә. Бу республика ярдәменнән башка мөмкин булмас иде. Бәхеткә, безгә ярдәм итәләр. Мин моны яшермим. Алай гына да түгел, республикабызның безгә ярдәм итүне кирәк дип табуы белән горурланам.

Бүгенге көндә «Чаян» — карикатуралар бастыручы бердәнбер журнал, рәссамнар өчен Россия күләмендә бердәнбер мәйдан. Алай гына да түгел, татар телендә сатира журналы тагын кайда булсын инде? Без татарча да, русча да басылабыз. Ике телдә журнал чыгару үзе күп нәрсә турында сөйли. Хәзер «Чаян» белән якынча 100 штаттан тыш автор хезмәттәшлек итә.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбургтан почта аша карикатуралар җибәрәләр. Без алар җибәргән рәсемнәрне сайлап алабыз. Алар безне үзләре таба. Ник дигәндә, беренчедән, карикатурачылар өчен басмалар юк диярлек. Алар үзләре дә күп түгел. Яшь карикатурачылар бик әз. Нигездә, бу өлкәдә урта яшьтәге һәм өлкән буын кешеләре эшли. «Крокодил» заманыннан ук иҗат итүчеләр бар. Аларның барысын да беләбез», — дип уртаклашты Рафаэль Хәлиуллов.

Журнал битләрендәге карикатуралар идеясе кайчагында бергәләшеп утырып уйлагач туа икән. Ләкин пандемия башлангач, мондый очрашулар кимегән. Штаттагы рәссамнар да читтән торып иҗат итә.

«Фикерләр төрлечә туа. Кайчакта миңа идея килә, аннан соң рәссамнарыбыз белән сөйләшәбез. Вакыйгалар, соңгы яңалыклар да үз кагыйдәләрен кертә. Көн карамагындагы хәбәрләрне дә яктыртмый булмый бит.

Мәсәлән, җанисәп турындагы шаяртуны мин уйлап таптым. Ләкин бу тормыштагы вакыйгаларга да бәйле. Карикатурада «Гулливер уянгач, аның белән нишлибез?» — дигән сорауга: «Кәрлә итеп язабыз», — дигән җавап кайта.

Пандемиягә кадәр мөхәррир, рәссамнар белән ай саен җыелышып, булган фикерләр белән уртаклаша идек. Уртага салып уйлаганда яхшырак күренә бит ул. Нәтиҗәсе дә яхшырак килеп чыга», — ди баш мөхәррир.

«Интернеттагы меңләгән мәзәкнең — 90 проценты чүп»

Карикатуралар белән аңлашылды кебек, ә бит «Чаян»да рәсемнәрдән тыш, төрле темаларга мәзәкләр дә чыга. Анысын кем уйлап таба? Мөхәррирләр мәзәкләр язып утырамы икән ни? Юк икән… Мәзәк, көлдермешләрне Интернеттан алалар булып чыкты. Дөрес, бөтенесен дә түгел, ә иң яхшыларын. Берничә мәзәк табалар да, сайлыйлар.

«Интернетта нинди генә сайтлар, нинди генә мәзәкләр юк. Җентекләп сайлыйбыз. Чөнки меңләгән мәзәкнең 90 проценты — чүп. Мин гомерем буе юмор өлкәсендә эшлим. Тәҗрибәм дә яхшы кебек инде. Ләкин соңгы арада бик сәер мәзәкләр таралды. Ниндидер үзгә… Анда бөтен нәрсә аңлашыла, ләкин кызык түгел алар. Яхшыларын сайлап, төзәткәләп, өстәп бирәбез», — диде Рафаэль әфәнде.

«Шалтыратып: „Бүтән сезгә язылмыйм“, — диюче булды»

Шулай… Интернеттагы һәр мәзәкне матбугатка «тутыра» башласаң… Ул ТикТокны гына алыйк. Нәрсә генә юк бит анда… Рафаэль абый әйтеп киткән чүбе дә, калдыгы да, ара-тирә күзгә чалына торган яхшы юмор да — бөтенесе шунда.

Яшьләр юморын тәнкыйтьләвем түгел, карасыннар. Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, һәр кешенең үз юморыдыр инде.

Тәнкыйть дигәннән, «Чаян»ны күпләр тәнкыйть журналы буларак белә. Ә басманың үзен тәнкыйтьлиләрме икән? Әле ничек кенә! Рафаэль абый көлә-көлә шундый бер очракны сөйләп алды: «Күптән түгел эш телефонына бер хатын-кыз шалтыратып: „Бүтән мин сезгә язылмыйм“, — ди. Мин: „Нәрсә булды?“ — дип сорыйм. „Журналыгызда чаянворд (сканворд) ясыйсыз, ә җаваплары юк. Нишләп алай ул?“ — ди укучыбыз. Мин башваткыч җавапларын сайтта табып булганын аңлаттым. Ул миңа: „Миндә бернинди интернет та, сайт та юк“, — ди. Шулай да булгалый», — ди баш мөхәррир. Әле бу миңа сөйләгән тәнкыйть кенә, сөйләмәгәннәре, искә төшмәгәннәре күпмедер…

Алмаз Хәмзин: «Тыелып тормыйсызмы әзрәк?» — диючеләр бар»

Тәнкыйтькә каршы түгел журнал хезмәктәрләре. «Тәнкыйть тәрбияли, үсәргә этәргеч бирә», — ди алар. Мөхәррир, сатирик Алмаз Хәмзин да шундый фикердә.

«Әйе, тәнкыйть кирәк. Тукаебыз да: „Тәнкыйть — кирәкле шәйдер“, — дигән бит. Тәнкыйть булганда кеше алга таба үсә, булган хата-кимчелекләрен төзәтә ала. Бу әллә кайчан әйтелгән сүзләр, бүгенге чорга да туры килә. Безнең „Чаян“ да тәнкыйтькә корылган. Тәнкыйть күзлегеннән ясалган карикатуралар да, мәкалә, шигырьләр дә чыгарабыз. Мактанып әйтүем түгел, тәнкыйтьләп язганда, бәлки абруем да коткара торгандыр инде мине», — ди юморчы.

«Чаян»ның тормышы гел бал да май булмаган, тәнкыйть сүзләре белән килешмәүчеләр дә булган. 

«Мине юморист һәм сатирик буларак шушы «Чаян» тәрбияләде. Гаиләм белән бик күп ала идек аны. Ул безнең өй түбәсендә туфрак җәйгәнче шуның хәтле калын булып ята торган иде.

Юморда шуның хәтле эшлисе килә… Әмма бу өлкәдә дәүләт идеологиясе юк. Шунлыктан ниятләрне тормышка ашыруы бик авыр. Татар юморында аеруча авыр инде ул. Үзең белән аерым гына да матур итеп сөйләшәләр. «Тыелыбрак кына тормыйсызмы әзрәк?» — диючеләр дә бар. Аларны да аңлыйм. Ләкин минем бит сатирик булып гомерем үтә. Шәп иттереп эшлисе килә. Безнең бурыч — җәмгыятебезнең җитешмәгән якларын шушы юмор, сатира аркылы матурайту. Җәмгыятькә кирәкле кеше буласыбыз килә, аны алга, прогресска этәрәсе килә.

Бу гына түгел… Элек бездә бөек классик сатириклар эшләде. Ә хәзер юк… Язучылар юк, энекәш… Ачынып әйтәм. Хәзер халык шагыйрьләре бар. Ә алар беркайчан да шушы «Чаян»да җәмгыятькә карата үз карашларын язмый. Куркалар. Куркалар шул… Аларны да аңлыйм. Әйтик фельетон язсаң, судка бирергә мөмкиннәр. Ә бу судны син дөрес булсаң да ота алмыйсың. Ни өчен дисәң… Син ярлы, 15 тәңкәгә эшләгән журналист ниндидер бер бай белән сынаша алмый. Барысын тәнкыйтьли башласаң… Ул байның акчасы бар, ул сине ота. Җәмгыятьнең күзенә карап әйтәм мин моны.

Ә минем барыбер эшлисе килә. Язабыз. Россиядәге сатира журналлары бетте бит инде. Нинди абруйлы «Крокодил»га хәтле югалды. Моннан 5-6 ел элек мин «Чаян»га килгән вакытта алар: «Сезнең журналның тиражы күп икән әле. Безгә ярдәм итмәссезме икән?» — дип ярдәм сорап хат язган иде. Бу хатны үзем укыдым. Шаккаттым… Мин әйтәм, «Крокодил» хәтле «Крокодил» ярдәм сорасын әле… Ә безнең журнал, Аллага шөкер, яши… Яшәтергә кирәк», — дип уртаклашты Алмаз абый Хәмзин.

Александр Алешин: «Шалтыраталар да: „Мин карикатуралар ясыйм, сездә басылсам, күпме түләячәкләр?“ — дип сорыйлар»

Яшь язучылар гына түгел, яңа фикерле яшь карикатурачылар да җитми «Чаян»га. Хәзер биредә күбесенчә өлкән яшьтәге, тәҗрибәле рәссамнар эшли. Шуларның берсе — карикатура белән мәктәп яшеннән кызыксынган Александр Алешин.

«Чаян»ны әбием сатып ала иде. Карикатуралары ошап китте. Мәктәптә укыганда китап, тактага рәсемнәр ясый идем. Әти-әнием дә рәссамнар иде. Рәсем ясарга омтылу бәлки алардан күчкәндер.

Журналга 1984 елда килдем. Мин тәкъдим иткән темаларны хупладылар. Ун еллап штаттан тыш эшләдем. Беренче елларда: «Рәсемнәрең бик үк килеп чыкмый, җитәр», — дип әйтерләр кебек иде. Бәхеткә, алай әйтүче булмады. Аннан соң, карикатурачылар үз тәҗрибәләрендә өйрәнә. Чөнки беркайда да, бернинди университетта да карикатура ясарга өйрәтмиләр. Безне «Чаян»ның редакция коллегиясе ясарга өйрәтте. 1994 елда сәнгать мөхәррире вазифасына чакырдылар. Ә 1998 елда баш рәссам булдым.

Идеяләр башка рәссамнар белән аралашып утырганда, хәтта машинада барганда килә. Аннары шул идеяне тормышка ашыра башлыйм. Карикатураларны элеккечә кулдан ясыйм. Рәсемнең компьютерда ясалганы әллә кайдан күренә. Гомумән, күпчелек карикатурачылар гади кәгазь битендә ясый. Буяганда гына компьютердан файдаланабыз.

Элек бер карикатура ясау өчен бер көн китә иде. Башта уйланып йөрисең, аннан соң утырып персонажны ясый башлыйсың, шуннан соң гына буярга була. Хәзер тәҗрибәм булгач тизрәк, берничә сәгать эчендә ясарга өлгерәм.

Һәр карикатурачының рәсеме үзенчәлекле, башкаларныкына охшамаган була. Безнең персонажларыбыз да аерыла. Ясау алымнары да төрле. Кайберәүләр башта гадәти рәсем ясый, аннан соң килеп чыккан рәсемгә карикатура алымнары кертә. Башкаларның төрле карикатураны әллә ничә тапкыр ясагач, үзенә генә хас булган ысулы барлыкка килә. Башка карикатурачылардан карап ясаучылар да бар. Алай иткәндә дә барыбер рәссамның үз стиле барлыкка килә. Дөрес, әлеге стиль булсын өчен күп тырышырга, еллар буе иҗат итәргә кирәк», — диде карикатурачы Александр Алешин.

Бүгенге рәссамнар элеккегеләреннән аерыла, ди ул. «Бездә электән карикатурачылар мәктәбе шәп иде. Редакция коллегиясендә утырырга урын юк иде. Хәзер генә яшьләр юк… Ни өчен дигәндә, хәзер бөтен нәрсә башка. Бөтенләй икенче ил, икътисад, кешеләр, яшь буын… Карикатурачылар бардыр ул. Ләкин алар башка өлкәләрдә эшли. Хәзер Казанда 5-6 карикатура мэтры калды. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, яхшы күрсәткеч әле бу. Кайбер шәһәрләрдә 1-2 генә бит алар.

Эшли башлаганда без акча өчен түгел, ә иҗади идеяләрне тормышка ашырыр өчен ясадык. Гонорарлар беркайчан да югары булмады. Алай гына да түгел. «Чаян» битләренә эләгер өчен үзебез акча түләргә әзер идек әле. Иң мөһиме — рәсемеңне бастыру. Бүгенге яшьләр беренче урынга керем ягын куя. Кайчакта шалтыраталар да: «Мин карикатуралар ясыйм. Сездә басылсам, күпме түләячәкләр?» — дип сорыйлар. Әле без «товарны», нәтиҗәне күрмәгән. Инде акча турында сорыйлар. Бәлки аңа бөтенләй түләрлек түгелдер… Халыкның тиз һәм җиңел генә акча эшлисе килә. Карикатураны җиңел, тиз ясала торган жанр диючеләр бар. Җиңел түгел шул. Шәп карикатура ясар өчен еллар буе өйрәнергә кирәк», — ди рәссам.

Ни өчен карикатурачылар — тормышта кәефсез кешеләр?

Халыкта: «Карикатурачылар — тормышта усал, кәефсез кешеләр», — дигән фикер бар. Бер караштан, бу чыннан да, шулай шикелле. Эшли-эшли ара торганнардыр инде. Журналда көлеп эчең ката торган рәсем ясасалар да, тормышта елмаеп йөрмиләр. Икенче карасаң, ник усал булсын инде алар? Бер сәбәпсез кем көлеп йөрсен инде? Җүләр дип уйлап әллә кайларга алып китүләре бар. Александр Алешин да карикатурачыларның усал булуларын стереотип дип атады. «Стереотип бу. Төрле кешеләр була инде. Карикатурачы булсынмы ул, башка өлкәдә эшләсенме — кешенең холкы нинди, шундый була инде», — диде ул.

Сатира өлкәсендә дә язарга ярамаган темалар бар икән. «Бәтәч, „Чаян“ башка бер матбугат чарасы да яктыртмаган темаларга яза бит ул. Ярамаган әйберләре юктыр», — диючеләр дә булгандыр. Алтмышынчы елларда журналда карикатураны бастырыр өчен рөхсәт алып мөһерләр куйдырасы булган. Ә инде сиксәненче-туксанынчы елларда яраган-ярамаган әйберләрне аңлап, мөхәррирләр үзләре хәл иткән.

«Дөрес, хәзер цензура булмаса да, тоемлау хисе бар. Нәрсә ярамаганын үзебез сизәбез. Мәсәлән, инвалидлардан, диннән көләргә ярамый. Бу темаларга кагылмаска тырышабыз. Сәясәт турында язабыз. Америка президентын да тәнкыйтьләгәнебез булды. Коррупция, эчкечелек темаларын да яктыртабыз. Ләкин шаяртулар конкрет кешегә карамый», — диде карикатурачы.

Бүген 6 мең нөсхә тиражда чыгып килүче басманың киләчәге нинди булачагын бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Бу турыда «Чаян» хезмәткәрләре үзләре дә күп сөйләмәде.

«Киләчәгебезне төгәл генә әйтүе кыен. Әлбәттә, мин оптимизм белән карыйм. Журналга ихтыяҗ бар бит. Ләкин тиражыбыз артыр дип уйламыйм. Бүгенге заманда интернет барыбер үзенекен итә. Хәзер кеше күбесенчә шунда утыра. Ләкин шунысы да бар, интернетта чыккан материал югала, онытыла. Ә чын басма хатирә, истәлек булып озак еллар саклана.

Үзебезнең укучыбыз бар. Социологик тикшеренү үткәргәнебез булды. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, «Чаян»ны 35-40 яшьтән өлкәнрәк кеше укый. Безне Совет чорыннан ук укып баручылар да бар. Ә яшьләр күп укый димәс идем. Алар күбрәк безнең сайтны, социаль челтәрләрдәге сәхифәләребезне күзәтеп бара» — диде баш мөхәррир Рафаэль Хәлиуллов.

Александр Алешин да журналны алда ниләр көтәсен икеләнеп кенә әйтте. «Киләчәккә шул ук сәясәт, икътисад һәм башкалар тәэсир итә. Тормыш сыйфаты начарайса, тиражлар да кимәячәк. Хәзер халык укырга бик омтылып тормый, бөтен нәрсәдә экономияли. Бу безгә генә түгел, бөтен матбугатка да кагыла», — диде рәссам.