Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Күбәләк кебек очып йөри иде”: Буа районында биш яшьлек бала коега төшеп һәлак булган

28 август киче Буа районы Ырыңгы (Рунга) авылында яшәүче Скворцовлар гаиләсенә зур кайгы китерә. Төпчек кызлары, биш яшьлек Елена ике метр тирәнлектәге коега егылып төшеп, аянычлы һәлак була. Моңарчы гел су алган коедан баласын тартып чыгарасын гаилә башлыгы Олег Скворцов күз алдына да китермәгәндер, мөгаен.

news_top_970_100
“Күбәләк кебек очып йөри иде”: Буа районында биш яшьлек бала коега төшеп һәлак булган

112 номеры буенча кызның коега төшүе турында хәбәр 45 яшьлек әтисеннән 18 сәгать 04 минутта килеп ирешә. Коммунарлар урамы буенча йортка тиз арада ашыгыч медицина ярдәме бригадасы, коткаручылар, полиция хезмәткәрләре килә. Табиблар баланы аңга китерү өчен тырышып карый, тик инде соң була.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча дәүләт идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кое ике сантиметрлы ДСП кисәге белән капланган булган. Яңгырдан соң юешләнгән фанера баланың авырлыгын чыдата алмаган, һәм бала коега егылып төшкән. Соңрак әтисе, люкның ачык булуын күреп, баласын шуннан табып ала.

“Бәхетсезлек очрагы инде бу”...

Ырыңгы авыл җирлеге секретаре Радислав Шурбин белән элемтәгә чыктык. Ул гаиләне уңай яктан бәяләде.

– Бу катнаш гаилә. Әтиләре чуваш, әниләре мари. Яхшы, имин гаилә. Әниләре бюджет өлкәсендә эшли, балалар бакчасында пешекче, әтиләре Буада механизатор. Гаиләдә өч бала иде – олы кызлары, уртанчы уллары бар. Олы балалары Ирина 2003 елгы, уртанчы уллары Анатолий 2005 елда туган. Елена авылда балалар бакчасына йөрде. Бәхетсезлек очрагы инде бу. Ходай кеше туганда ничек язган булса, шулай була дибез бит инде. Кое такта белән капланган булган, бала баскан да төшеп киткән инде. Такта ярымчерек булган. Коелары йорт каршында бакча белән ике арада, ике метр тирәнлектә, - дип сөйләде.

Аның сүзләренчә, бала әлегә моргта, аны иртәгә җирләргә тиешләр.

“Кичә Елена чиркәүгә барган иде”

Гаилә башлыгы Олег Скворцовның апасы Светлана Анатольевна фаҗига алдыннан баланың православлар бәйрәме уңаеннан чиркәүгә барып кайтканын сөйләде.

– Кичә безнең православие бәйрәме булды, Чикләвек, Икмәк спассы. Чиркәүгә бардык, Елена “причащение” дини йоласын үтәде. Аннары өйгә кайтып уйнаган, соңрак урамга чыккан һәм коега егылып төшкән.

Җәй буе шунда уйнады инде. Үзе генә дә уйнап йөри иде ишегалдында, шунда ук янәшәдә комлыгы да, атына торган таганы да бар. Югыйсә, кое барлыгын да белә иде. Кое такта белән ябылган, ачык тормый иде. Елена гел аны урап, әйләнеп узган. Басарга ярамаганлыгын белә иде. Ничек шулай килеп чыкканын һаман аңламыйбыз, шок хәлендә без. Елена бик тере, шат күңелле бала, күбәләк кебек очып йөри иде, - дип уфтана Светлана.

Аның сүзләренчә, фаҗига вакытында уртанчы уллары әтиләре белән гаражда эшләгән, әнисе һәм олы апасы өйдә булган.

– Елена кереп-чыгып йөргән инде. Аны күз уңыннан югалтканнардырмы – белмим. Бер мизгел ул комлыкта уйнап утырган, аннары күпмедер вакыттан соң өйгә кереп киткән дип уйлаганнармы инде, ләкин беркем дә коега егылып төшәр дип башына да китермәгән. Күрәсең, бала соңрак су өстенә калыкканмы, әтисе курткасы ята дип өстерәп караса, бала да шунда булганын ачыклаганнар.

Бала иртәгә җирләнәчәк. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары фаҗиганең нечкәлекләрен ачыклау өчен тикшерү үткәрә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча дәүләт идарәсе түбәндәгеләрне искәртә:

Ата-аналар! Балаларны беркайчан да үзләрен генә калдырмагыз! Фаҗигаләрнең күпчелеге олылар ваемсызлыгы, карап бетермәве аркасында килеп чыга. Әгәр балагыз мөстәкыйль икән, саклану кагыйдәләрен гел аңлатып торыгыз!

Нәни балаларны бик аз вакытка да ялгызын калдырмагыз! Балаларга барысы да кызык: матур каптагы шырпы да, ялтырап торган пычак, кайчылар да, ачык люк, ачык балкон, ачык тәрәзә, розеткалар һәм башкалар... Бу очракта бәлага – бер адым.

Көнкүреш химия предметларын бала җайлы гына ала торган урынга куймагыз. Көнкүреш химиясе агулануга, тән, күз тиресе пешүгә китерергә мөмкин.

Балаларга уйнарга вак предметлар бирмәгез. Бала авызына кабып, йотуы, борын-колагына тыгуы ихтимал.

Дарулар балаларның кул сузымында булырга тиеш түгел, бу агулануга китерергә мөмкин.

Фатир бүлмәсен җилләтү өчен тәрәзәләрне ачканда, сак булу кирәк. Баланың тәрәз төбенә менеп, москит челтәргә таянуы бар.

Барлык көнкүреш электр җайланмалары төзек булуын кайгыртырга кирәк.

Урамда төзелеш бара торган объектларда, теплотрассалар, казу эшләре бара торган урыннарда уйнарга ярамаганлыгын искәртеп торырга.

Сулыклар янына үзләрен генә җибәрмәскә һәм башкалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100