Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рейтинг күтәрелде, репутация төште: Уразова белән Тямаевның трассадагы видеосы нинди нәтиҗәләргә китерде?

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова һәм Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның юлда төшергән ролигы федераль күләмдә низаг китереп чыгарды. Җырчыларны хайваннарга мәрхәмәтсез мөнәсәбәттә гаеплиләр. Ни сәбәпле низаг шул дәрәҗәгә җитте? "Интертат" шуны ачыкларга тырышты. 

news_top_970_100
Рейтинг күтәрелде, репутация төште: Уразова белән Тямаевның трассадагы видеосы нинди нәтиҗәләргә китерде?

Эх, шашлык ясарга өлгермәдек инде...

Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразова гастрольләр вакытында төшкән видеороликларын куйдылар. Юлда әллә төлке, әллә мәче үләксәсе ята. Ул аз гына күренеп ала, әмма кызыл таптан чыгып караганда, ул юлда бәрдереп үтерелгән хайванга охшаган. Артистлар көлешә. "Шашлык ясарга өлгермәдек", - ди Гүзәл.



"Үзегез беләсез, гастрольгә барабыз, ашыйсы килә. Шуңа күрә Гүзәл белән тукталдык", - ди Фирдүс.

"Сөйләмә инде, кеше ышандырырсың", - ди Гүзәл.

“Сүз юк...”

Бу видеоның нинди реакция китереп чыгарасын җырчылар күзалламагандыр, мөгаен. Аларның бу ролигы башкаларыннан аерылмый - шул ук манералар, "дуслар" дип мөрәҗәгать итеп, көлеп сөйләшү. Әмма роликны социаль челтәрләрдә бөтенләй башкача бәяләделәр. 

"Бу шаярумы инде? Кызык һәм көлке түгел. Юморыгыз бигрәк сәер", "Мөселманнар песиләрне хөрмәт итә. Песиләрне беркайчан да мәчеттән кумыйлар. Сез кылган гамәл һичшиксез сезгә әйләнеп кайтачак”, “Ничек өч бала анасы булып, машина белән бәрдерелгән песидән көлергә була? Балаларыгызга да әлеге видеоны күрсәтерсезме?” Мондый реакция килеп чыккач, җырчылар бу роликны юкка чыгарып атты, әмма ул челтәрдә таралды.

Җырчыларны хайваннарны җәберләүдә гаепли башладылар. Интернетта куелган роликларда алар хакында "живодерлар" дип язалар һәм мәчене алар бәрдереп үтергән дип язалар. Җырчыларның "халык артисты", "атказанган артист" исемнәрен йөртүләренә игътибар итәләр - бу кешеләр бит башкаларны тәрбияләргә тиешле дип гаеплиләр. 

“Мин тавык суярга да куркам”

Ялгышканнарын аңлап, Гүзәл белән Фирдүс ролик төшерде. Комментарийларның күбесендә аларның ихлас гафу үтенмәүләренә басым ясыйлар. Чыннан да, бу вакыйгадан соң алар аны үзләренчә аңлатырга тырышты.

"Гүзәл Уразова белән шаярып видео куйган идек, журналистлар язып тутырганнар, "ике артист җәнлекне мыскыл итеп көлә, иманнары юк" дигәннәр. Кемнәр минем шаяруны аңлый, алар аңлаган. Без бит юлда кафега керсәк, "бу эт итеннәнме, песи итеннәнме" дип шаяргалыйбыз. Бу да шундыйрак шаяру иде. Бәлки минем шаяруым урынсыз да булгандыр. Кемнәр шаяруны аңламый, мин Гүзәл исеменнән дә, үз исемемнән дә гафу үтенәм", - дип сөйли Фирдүс.

Тямаев үзенең этләр, песиләр яратуын әйтә. "Мин аларны һәрвакытта да ашатам, эчертәм, алар белән аралашам, танышам, сөйләшәм", - ди ул.

Шуннан соң Фирдүс кисәк кенә... мылтык турында сөйли башлый.

"Өемдә ау мылтыгы бар, минем аңардан бер тапкыр да атканым юк, чөнки мин тавык суярга да куркам. Шуңа күрә берүк мине дөрес аңлагыз. Бу шаяру гына булды", - ди Фирдүс Тямаев.

Халыкның "җәнлекләрне мыскыллаганнар" дигән сүзенә Фирдүс каршы килә. "Без аны таптатмадык, өстендә биемәдек, өстенә басып җырламадык, типкәләп йөрмәдек, ахырдан без аны әле алып та куйдык", - дип сөйли ул. Аның бу сүзләрне язуы гаҗәп - ул җәнлекнең өстендә бию мөмкинлеге булуын фаразлый. 

"Язуын язганнар... Тик бер дә ике ел элек абыемның сарае янганда, сарайга кереп, ике сарык белән этне коткарганны бер дә язмаганнар. Исән-сау булыгыз, аңлавыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт", - дип тәмамлый сүзен Тямаев.

Игътибар итегез: Фирдүс җәнлекләр турында сөйли.

“Миңа начар сүзләр җиткергән кешегә Ходай үзе шундый сүзләр җиткерсен иде”

Ә хәзер Гүзәл Уразованың гафу үтенү сүзләренә күз салыйк. Ул... җирдә яткан әйберне чүпрәк дип атый. Имеш, ул 800 километр юл үтеп, вакыйга булган урынга кире кайткан һәм трассада аунап яткан шул чүпрәкне тапкан!!!

“Исәнмесез, кадерле дуслар! Менә, ниһаять, ике көн үтмәде, мин шушы урынга килергә кабат мәҗбүр булдым. Ике көн элек без дустым Фирдүс белән менә шушы урында очраштык. Һәм инде үзебезнең эшләр турында сөйләшеп киттек. Уйнап сөйләшкән сүздән ниндидер начар әйбер чыгардылар. Шуңа күрә әз генә ачыклык кертәсем килә, дуслар. 

Менә мин үзем махсус килдем. Безгә җәнлек таптаганбыз, диләр. Кемнедер кыйнаганбыз, өстенә сикергәнбез. Мондый әйбер булмады. Фирдүс шаяртты. Җирдә яткан әйбер җәнлек булмаган, аның чүпрәк икәнен аңлагач, мин дә шаярттым. Шашлык булмады, тегесе-монысы. Кемдер дөрес аңламады. Зинһар өчен, гафу итегез. Ходай Тәгаләдән гафу сорыйм. Шушы урыннан гафу сорыйм. Кемнеңдер күңеленә тигәнмен икән, гафу итегез. 

Мин үзем өч бала әнисе, мин бөтен дөньяны, сәнгатьне яратучы кеше. Тамашачыларны, балаларны яратам. Мин бөтен этләрне, мәчеләрне яратучы кеше буларак, мондый хәл күрсәм, көлеп түгел, дога кылып китәм. Без гомер буе юлда йөрибез. Мондый хәлләрне көн дә күрәбез”, - ди Уразова.

Соңыннан җырчы машиналарның ничек торуы һәм теге әйбернең ничек ятуы турында сөйли башлады.

“Ничек бар шулай, туктадык. Башта куркып киттек. Асфальт өстендә бер җәнлек ята дип курыктык. Һәм аннан соң, ныклап карагач та, нәрсә икәнен аңлый алмадык. Без аңа игътибар итмәдек. Видеоны төшерүне дәвам иттек, фотога төштек. Соңыннан шаяраша башладык. Фирдүснең юморист булуын бөтен кеше белә. Аны бөтенесе ярата. Бездә эшләгән кеше буларак без дә аны хөрмәт итәбез. Аның бөтен шаяртуларын без аңлыйбыз. Фирдүс: “Мин аны читкә алып куйдым”, - диде. Үземнең дә шуны күрәсем килә. Ул хайван түгел иде”, - ди җырчы.

Гүзәл Уразова чыннан да чүпрәк таба. Сорау: ул чүпрәк теге көнне асфальтта яткан әйберме соң? Ике тәүлек вакыт аралыгында ул берәр башка җиргә очып китмәгәнме?.. Бу көннәрдә җилнең дә көчлесе исте.

“Минем сезгә киңәш итәсем килә: нинди хәл булса да, кешенең үзе белән сөйләшмичә, бер вакытта да ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз. Менә сез нахакка Фирдүс белән икебезгә шундый яман сүзләр әйттегез. Мин Ходайдан сорыйм: миңа начар сүзләр җиткергән кешегә Ходай үзе шундый сүзләр җиткерсен иде. Безнең белән булган кешеләрне мин һәр вакыт хөрмәт итәм”, - дип тәмамлый җырчы сүзен.

Җырчының каргышлары һәм беренче видеода төшерелгән, Фирдүс җәнлек дип атаган әйберне "чүпрәк" дип әйтүе халыкның ачуын тагы бер тапкыр кузгатып җибәрде.

Петиция
Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразованы җәзага тартуны сорап, имза җыю башланды. "Кеше булуны югалту аздан - көчсез һәм яклаучысызларга кызгану югалудан башлана. Видеодагы ике кеше - танылган һәм күпләр яраткан шәхесләр. Әмма бу аларга юлда мәчене таптатып үтерергә һәм аннары шуны видеога төшереп, бу темага көлүгә комачауламаган.

Бүген яклаучысыз хайваннарны таптаталар, иртәгә кешене таптатулары бар. Һәм аларның шаяртулары ихлас һәм шаян булачак. Бернинди курку да, оят та юк - ике "артист" та бу видеоны профильләренә элеп куйганнар", - дип язылган петициядә.

Петициядә имза җыеп, Гүзәл Уразова һәм Фирдүс Тямаевны җаваплылыкка тартырга өндиләр. "Халык һәм атказанган артист исемен күтәргән һәм халыкка тәэсире булган кешеләр үз сүзләрен һәм адымнарын үлчәргә тиеш", - диелә өндәмәдә.

Петицияне 300 дән артык кеше имзалаган.

“Аллаһы Тәгалә каршында намусым чиста”

Фирдүс Тямаев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына җавап бирде.

“Беренчедән, дөресен әйткәндә, җирдә нәрсә ятканын аңламадым. Чүпрәк идеме ул, хайванмы?! Икенчедән, без Гүзәл белән шаяртырга яратабыз. Безнең “кара” шаяртуыбызны аңламаучылар да булды. Без әлеге хайванны машина белән бәрмәдек, ләкин без аны юл читенә куйдык. Мин шәхсән журналистларга комментарий бирүдән баш тартмыйча, гафу үтендем. Столбищеда өйләре булмаган хайваннар өчен сыеныр урын бар. Бүген мин аларга 30 мең сум күчердем. Минем намусымда калмасын, хайваннар сакчылары җәнлекләр турында кайгыртырлар. Гомумән, мин даими рәвештә хәйрия белән шөгыльләнәм. Бүген күчергән акчам беренчесе дә, соңгысы да түгел. Аңлагызчы мине. Аллаһы Тәгалә каршында намусым чиста”, - ди Тямаев.

“Татар булуым өчен оят”

Җырчылар хакында Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты рәисе урынбасары Александр Хинштейн да язды. 

Ул “Твиттер”да бу видео белән уртаклашкан. “Мрази” дип язып куйган. Әлеге пост астында да әллә нинди ямьсез комментарийлар калдырганнар.

“Татарлар! Йөрмәгез аларның концертларына, дискларын сатып алмагыз!” - дип язган берсе.

“Барысы да кире әйләнеп кайтыр”, “Татар булуым өчен оят”, “Үлгән җәнлектән көлү алар өчен норма”, - диючеләр дә бар. Бу - комментарийларның монда язарга яраклылары гына.

Гүзәл Уразова аккаунтын комментарийлардан ябып та куйган иде. Хайваннарны яклаучылар аның башка постларына начар сүзләр язып тутырды.

Бу шаукымнан файда күреп калырга теләүчеләр дә бар кебек. Кемдер Тямаев исеменнән ачылган аккаунтка җырчының елмайган фотоларын тезә. Аңа күп итеп комментарийлар язалар - билгеле, постның популярлыгы арта, язылучылар өстәлә.

Халыкныкы, атказанган!

Гүзәл Татарстанның халык артисты, ә Фирдүс атказанган җырчы. Аларның инстаграмнарына йөз меңләгән кеше язылган. 

Гүзәл белән Фирдүс юл чатында төшергән видео белән бәйле булган хәбәрләрнең бөтенесе дә: “Татар эстрадасы йолдызлары”, - дип башлана. Барысы да “татар” сүзен кулланалар. Шул рәвешчә, алар эшләгән әйбер татар халкының да адымы итеп карала.

Танылган шәхесләрнең бу адымнарын ничек бәялисез? Халык артисты һәм атказанган артистның җаваплылыгы нәрсәдә? 

Шул сәбәпле, бу хакта төрле өлкә белгечләреннән бу хакта фикерләрен сораштык.

“Исемнең дәрәҗәсе төште”

“Аксу” студиясе җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров: 

- Һәркем үзенчә аңлый. Алар яманлык эшләргә уйламаганнар. Бу – беренчедән. Икенчедән, ялгышмасам, аларны Мәскәү телеканалларыннан күрсәтте. Алар өчен менә дигән реклама. Кара пиар да пиар. Кемнеңдер ачуы килә, шуңа күрә, көнләшеп, теләсә нәрсә әйтәләр. 

Фирдүсне мин яхшы беләм. Ул гел позитив кеше. Алар шаярырга гына теләгәннәр. Ләкин шаяруның урынсыз булуы да бар.

- Аларның гафу үтенүләрен тыңладыгызмы? Фирдүс хайван турында сөйли, Гүзәл: “Чүпрәк”, - ди.

- Аклана башладылар шул. Кирәкми иде. Гүзәл ягыннан бик дөрес тә түгел. Ничек булган, шулай булган инде. Без дә: “Котлетыгыз нәрсә итеннән?” – дип шаяра идек. Туксанынчы елларда юлда йөргәндә әллә нинди котлетлар ашаган булды. Үзем искитәрлек әйбер күрмим.

- Көлеп басып торырга ярамый инде...

- Ярамыйдыр да, алар бөтен әйбердә дә бары тик позитив кына күрергә телиләр.

- Гүзәл нишләп чүпрәк, ди?

- Бу хатын-кызның йомшаклыгы. Аптырагач, нәрсә әйтергә белмәгәч...

- Халыкны ахмакка санап...

- Әйе. Анысын күрмәгән идем. Ә Фирдүснекен тыңладым. Ихластан сөйли кебек. Гүзәл алдагандыр, аныкын карамадым.

- Бу пиар адыммы?

- Алар бөтен әйберне дә куеп баралар бит. Ахырын гына уйлап бетермәгәннәр. Ләкин әлеге видео белән алар начарлык эшлибез дип уртаклашмаганнар. Шаярулары урынсыз булган. Яхшы гына реклама алдылар инде.

Элекке артистлар арасында да зур көндәшлек булган. Мәсәлән, Илһам Шакиров белән Таһир Якупов арасында да нәрсәдер килеп чыккан. Илһам Шакировны эчерткән, диләр. Илһам абый үзе дә гаепле. Эчмәсен иде. Элек тә булган, хәзер дә бар.

- Исем алгач, үзеңне тиешенчә тотарга кирәктер ул?

- Әйе. Исемнәрне артык тараталар. Ул халык артист исеменең дәрәҗәсе дә төшеп бетте. Алар биргәч, аларга ярарга тырышасың инде. Башка төрле итеп уйласаң да, алар фикере белән яшисең. Аларга охшаган җырлар башкарарга кирәк.

- Тарихта исемне кире тартып алу күренеше бармы?

- Совет вакытында мондый күренеш бар иде. Биргән әйберне кире алып була. Монда криминал юк дип уйлыйм. Таптамаган, үзләре әйтмешли, өсләренә сикермәгәннәр.

“Үзләре кабарталар”

Җырлар авторы һәм юрист Анна Попова фикеренчә, бу җырчыларның уйламыйча ясалган адымнары.

“Минемчә, Гүзәл белән Фирдүс бу видеоны бернәрсә турында да уйламыйча төшергән. Ике дус, бүгенге көнне эстрадабызның күренекле артистлары юлда очрашканнар. Алар начар гамәл кылмаган. Бу – пиар түгел. Пиар булса, уйланмыйча эшләнгән пиар, чөнки ул безнең милләтебезгә хас түгел. Миңа калса, акланып язган видеолары кирәкми иде. Үзләре кабарталар. Россия каналларында күрсәттеләр. Инстаграмда видео таралды. Минемчә, гауганы күтәрергә кирәк түгел иде”, - ди Анна.

Анна “Elvin Grey” лейблында юрист булып эшли. Ул юрист буларак та үзенең фикерен әйтте.

“Гүзәлнең юристы социаль челтәрләрдә үз фикерләрен белдергәннәргә суд белән яный. Бу – аларның профессиональ яктан булган кимчелекләре, ялгышлыклары. Миллион кешене судка биреп булмый. "Матур сүз өчен" генә сөйлиләр. Берничек тә фикерләрен язган кешеләрне җаваплыкка тарта алмаячаклар. Тагын да халыкның игътибарын җәлеп итәләр. 

Бу – пиар түгел. Без Россия да, Европа да түгел. Бездә мондый адымны аңламыйлар. Әйе, шушы ике тәүлек вакыт аралыгында рейтинглар артты. Статистикалар моны дәлилли. Ләкин репутация турында онытмаска кирәк. Бу – бер дә матур күренеш түгел. Татар тамашачысы: “Менә шушындый пиар булган иде”, дип концертларына йөри башламаячак”, - ди юрист.

Шулай ук Татарстанның халык һәм атказанган артистлары булулары турында да сөйләштек.

“Әй, бәреп аттылар инде. Карагыз, Филипп Киркоров Россиянең халык артисты. Ләкин нинди клиплар төшерә. Дөньякүләм эстрадада нишләп кенә бетмиләр... Анда ул пиар, әйе. Халык артисты әүлия булырга тиеш дигән сүз түгел. Исемне нигә бирәләр? Чөнки җырчылар халык өчен хезмәт итә. Бу видео аларның халыкка хезмәт итүләрен сызып ташлый алмый. Алар икесе дә ничә еллар дәвамында татар халкы өчен концертлар куеп йөриләр”, - ди Анна.

“Теләсә-нинди ялгыш бер сүз бомба булып шартларга мөмкин”

Журналист Данил Сәфәров та үз фикерен әйтте.

“Бу хәл барыбызга да гыйбрәт. Бүген социаль челтәрләр заманы. Теләсә нинди ялгыш бер сүз бомба булып шартларга мөмкин. 

Гүзәл белән Фирдүсне акламыйм. Шаярулары чыннан да мәгънәсезрәк. Әмма халык, масса егылган, абынган кешене таптарга ярата бездә. Заманында Зөлфәт Зиннуров Раштуага ярымай формасында бәке ясаган иде. Әлбәттә, кирәкмәс иде андый гамәл. Әмма мине барыннан да Зөлфәтне кара яндырып тәнкыйтьләүчеләр шаккатырды. Каргауларга кадәр барып җитә бит кайбер комментарийлар. Алла сакласын! Һәм Интернет ул шундый әйбер - һәр кеше, һәр матбугат чарасы үзеннән өсти дә, фейк килеп чыга. 

Әйтик, кичә күрдем: твиттерда үзәк матбугат журналистлары теге этне Гүзәл һәм Фирдүс үзләре таптаган дип бирде. Бу бит ялган. Бу бит фейк. Әмма укучыга анысы мөһим түгел, укучы өчен үгезгә кызыл чүпрәк күрсәткән кебек бер котырту җитә, ул аңа риза була. Ә эт идеме ул, мәче идеме, чүпрәк идеме дигән сорауга килгәндә - анысы мөһим түгел. Видеода бит шашлык дип көләләр. Кире 800 чакрымга бару, аклану, чүпрәк дию - анысы артык иде. Гафу үтенергә кирәк иде. Үтенделәр. Шул җитә иде”, - ди ул.

“Теләктәшлек күрсәтергә чакырам”

“Үзебезнең милләттәшләребез Гүзәл Уразова белән Фирдүс Тямаевка теләктәшлек күрсәтергә чакырам. Һәр хәлдә үзем дә аларның хәләтен аңлыйм. Алар инде эшнең нәрсәдә булганын аңлаттылар. Гафу үтенделәр. Шуннан соң инде без үзебезнең милләттәшләр яклы булырга тиешбез дип саныйм, чөнки милләтебезгә каршы бара торган мәгълүмат агымын без туктатырга тиешбез. Ботлар, рус мәгълүмат чаралары, рус “пабликлары” күтәреп алды. Бу – нормаль күренеш түгел. Җиңгәндә, әйбәт һәм матур булганда гына: “О, безнең Фирдүс! О, безнең Гүзәл”, - дип кенә түгел, ә менә шушы хәлдә дә коллегалар, җырчылар, журналистлар, татарлар бердәм булырга тиеш ”, - ди журналист Рөстәм Исхакый.

Әлеге фикерләрен Рөстәм Исхакый үзенең “Инстаграм” сәхифәсендә әйткән. Пост астында шулай ук комментарийлар калдырганнар.

“Һәр эш өчен җавап тотасың инде. Алар бит медийный кешеләр. Икенче юлы мондый видеолар, үзләре әйтмешли "черный юмор" төшерер алдыннан уйларлар. Монда җырчымы ул, татармы ул - бернинди роль уйнамый! Интернет аудиториясенең реакциясе көн кебек ачык бу хәлдә. Меңләгән яхшы гамәлләреңне бер "тупой" видео, үзләре әйтмешли "черный юмор" белән сызып атып була. Минемчә, юмор хисе бөтенләй юк бу кешеләрдә. Бигрәк тә "черный" юмор”, - дигән бер “инстачы”.

"Миңа кызык түгел", "мин еракта"

Продюсер Рифат Фәттаховның җавабы исә бик кыска булды: “Минем аларның видеоларын карап утыруга караганда мөһимрәк эшләрем бар”, - ди ул. Рифат Фәттаховка кызык түгел икән. Вәт шул.

Казан филармониясе директоры Рәис Шакиров та үз фикерен белдерүдән баш тартты. “Аларның гайбәтләренә кушыласым килми”, - ди ул.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та телефонын алды. “Еракта мин, сөйләшә алмыйм, мин кызлар белән”, - диде ул миңа. 

Зөлфәт Зиннуровка да кызык түгел икән. Соравымны икенче тапкыр биргәч: “Не интересно”, - дип җавап бирде рус телендә. 

- Татарча аңлыйм мин, Зөлфәт абый.

- Ике тапкыр сорагач, русча әйттем.

Серле SMS

Илдар Хәкимовка шалтыраттым. “Соңрак”, - диде. Соңыннан тагы бер шалтыраттым. “Мин сиңа SMS язган идем”, - ди.

Хаты килеп җитмәде, чөнки мин аңа эш телефоныннан шалтыраттым. Ә эш телефоныннан SMS укып булмый. 

Үземнең телефонымнан язгач: “Рәхмәт, Алинә, кирәкми берни дә”, - дигән җавап килде. Гүзәл Уразованың исә телефоны сүнгән иде.

Фирдүстән җавап җыры: Тезләнер бу дип көтмәгез!

Фирдүс үзенең “Инстаграм” челтәрендә тагын бер видео белән уртаклашкан. Ул шушы вакыйга уңаеннан җыр язуы хакында хәбәр итте.

“Раббыбыз бу якты дөньяны яратуга ук, пакь күңелле кешеләр янәшәсендә кара эчле бәндәләр дә пәйда булган күрәсең...Юкка гына тормыш ак-кара полосалардан тормыйдыр. Бу – кешеләрнең чын йөзен ачучы төп фактор! Кемдер әлеге сынаулардан үзенә сабак алып, хаталарын төзәтә, кемдер сына, кемдер сыгыла! Ә Тямай бандасы җыен юк-бар гайбәтләрдән, көнчел, кара эчле кешеләрнең уйдырмаларыннан өстен кала бирде һәм калачак та!!! Без беркемгә дә үч, ачу сакламыйбыз!!! Чөнки безнең намусыбыз чиста! Калганын исә, киләчәк күрсәтер!!!”, - дип язган ул.

Җырның текстын да уртаклашкан. Сүзләрне Гөлчәчәк Сәдретдинова язган. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Раббыбыз бу якты дөньяны яратуга ук,пакь күңелле кешеләр янәшәсендә кара эчле,хөсетле бәндәләр дә пәйда булган күрәсең...Юкка гына тормыш ак-кара полосалардан тормыйдыр.Бу-кешеләрнең чын йөзен ачучы төп фактор!Кемдер әлеге сынаулардан үзенә сабак алып,хаталарын төзәтә,кемдер сына,кемдер сыгыла!Ә Тямай бандасы җыен юк-бар гайбәтләрдән,көнчел,кара эчле кешеләрнең уйдырмаларыннан өстен кала бирде һәм калачак та!!!Без беркемгә дә үч,ачу сакламыйбыз!!!Чөнки безнең намусыбыз чиста!Калганын исә, киләчәк күрсәтер!!!! #тямаев #фирдустямаев #безнентямай #тямайбандасы #тямаевфирдус Бер сэгэть эчендэ язылган жыр

Бинахакка гаеп атмагыз, Яманатлар безгә такмагыз! Ялган сөйләп, җанны кыймагыз, Өстегезгә гөнаһ җыймагыз! Аһ,бу телләр бигрәк үткен лә, Кеше сүзе-кеше үтерә. Белеп,белми кылган гөнаһларны Раббыбыз бар хөкем итергә. Тезләнер бу диеп көтмәгез, Йөрәгемне зинһар өтмәгез! Кунак кына шушы дөньяда Эчегездэ шакшы йөртмәгез! Намусым пакь,шуның өчен дә Мин башкача инде үзгәрмәм. Тезләнсәм дә,ярлыкавын сорап, Бер раббыма гына тезләнәм! (Гөлчәчәк Садретдинова)

Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustyamaev_official)

Бинахакка гаеп атмагыз,
Яманатлар безгә такмагыз!
Ялган сөйләп,
җанны кыймагыз,
Өстегезгә гөнаһ җыймагыз!

Аһ, бу телләр бигрәк үткен лә,
Кеше сүзе-кеше үтерә.
Белеп,белми кылган гөнаһларны
Раббыбыз бар хөкем итергә.

Тезләнер бу диеп көтмәгез,
Йөрәгемне зинһар өтмәгез!
Кунак кына шушы дөньяда
Эчегездэ шакшы йөртмәгез!

Намусым пакь,шуның өчен дә
Мин башкача инде үзгәрмәм.
Тезләнсәм дә, ярлыкавын сорап,
Бер раббыма гына тезләнәм!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100