Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ел фаҗигаләре - 2021: Татарстанны нинди вакыйгалар тетрәндерде?

Бәла аяк астында. Көтмәгәндә-уйламаганда әллә нинди йөрәк өзгеч фаҗигаләр килеп чыга. Көн туса, аянычлы кеше үлемнәре турында хәбәрләр килеп тора. Аерым бер һәлакәтләр, фаҗигаләр бөтен республиканы, хәтта илне тетрәндерде.

news_top_970_100
Ел фаҗигаләре - 2021: Татарстанны нинди вакыйгалар тетрәндерде?

ГЫЙНВАР

Югары Ослан районындагы Пятидворье коттедж бистәсендә агач йортта янгын чыга. Янгын сүндергәндә өйдә дүрт мәет — ике бала һәм ике олы кеше табыла.

Мәскәү районы 5нче полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары, подполковник Илдар Камалов, аның уллары 12 һәм 9 яшьлек Марат белән Камил, аларның әнисенең әтисе Фәргать Хәлилов (1953 елгы) өчен соңгы иртә була.

ФЕВРАЛЬ

14 февраль көнне Баулы янында Октябрьск ягына таба йөк машинасы белән җиңел автомобиль бәрелешә. Йөк машинасы каршы як юлга чыккан булган. Авария нәтиҗәсендә, җиңел машина йөртүчесе һәм 15 яшьлек пассажир һәлак булган, тагын ике пассажир һәм йөк автомобиле руле артында булган ир-ат имгәнгән.

МАРТ

8 март иртәсендә, 05.50 сәгать тирәсендә Самара-Тольятти юлында Красноярск районында Volkswagen Tiguan автомобиле һәм Isuzu йөк машинасы кара-каршы бәрелешә. Фаразлар буенча, җиңел машина каршы як полосага чыккан. Фаҗигадә җиде кеше — ике хатын-кыз һәм биш ир-ат берьюлы һәлак була. Аларның иң олысына — 26, иң кечесенә нибары 17 яшь. Йөк машинасын йөртүче зыян күрми.

Volkswagen руле артында 23 яшьлек Егор Мухин була. 21 яшьлек Александр Космиров, 17 яшьлек Виктория Якимова, 18 яшьлек Никита Гулыманов, 19 яшьлек Данила Горбачев, 26 яшьлек Никита Степанов һәм 24 яшьлек Алёна Уразаеваның бер машинага төялеп, күршедәге Волжск (Царевщина) бистәсендәге бардан кайтып килешләре була.

АПРЕЛЬ

14 апрельдә Аксубайдагы Мазилин урамындагы ике катлы йортта дүрт кешедән торган гаилә үлгән. Алар ис белән агуланган дигән фараз бар. Валентина Лодырькина ире, ике баласы — Маша һәм Илья белән бергә яшәгән. Балаларына әле 22 һәм 18 яшь кенә булган. Аларның инвалид балалар булуы билгеле.

МАЙ

11 майда Казанның 175нче гимназиясендә Илназ Галәвиев атыш оештырды, фаҗигадә 9 кеше һәлак булды. Зыян күрүчеләр 600ләп кеше исәпләнә.

Галәвиев берьюлы дүрт маддә буенча гаепләнә: «Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү», «Ике яки аннан да күбрәк кешегә, шул исәптән, балаларга үтерү ниятенән гомумкуркыныч ысул белән һөҗүм итү», «Шартлаткыч матдәләр һәм җайланма әзерләү һәм саклау», «Чит кеше мөлкәтен алдан уйлап юкка чыгару һәм зарарлау». 

ИЮНЬ

19 июнь кичке сәгать биш тирәсендә Татарстанның Югары Ослан районы Ключищи авылында юл һәлакәтендә бер бала үлгән, өч кеше имгәнгән.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, квадроцикл йөртүче хатын-кыз кырда авыллар арасындагы юлдан барган. Бер мизгелдә ул идарәсен югалткан һәм зур тизлектә килгән килеш сарайга барып бәрелгән.

Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә 11 яшьлек бала үлгән. Ике яшьлек кыз баланы төрле имгәнүләр белән хастаханәгә китергәннәр.

21 июнь көндез Казан-Чаллы юлында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган.

Шаһитлар сүзләренчә, Nissan внедорожнигы кырыйдагы уң як полосадан хәрәкәт иткән тракторга килеп бәрелгән. Каты бәрелешүдән соң, трактор бер ягына әйләнеп капланган, ә җиңел машина юл кырыендагы коймага килеп бәрелгән.

Внедорожникның йөртүчесе һәм ике пассажиры үлгән. Тагын бер кешене хастаханәгә китергәннәр.

ИЮЛЬ

28 июль көнне җырчы Ринат Рәхмәтуллинның төркемендә эшләүче биюче кыз Алинә Идрисова юл һәлакәтендә вафат булган. 

АВГУСТ

1 августта Мамадышның Исхакый урамында кичке сәгать унберләр тирәсендә квадроцикл коймага бәрелгән. Авариядә 12 яшьлек кыз үлгән, 20 яшьлек егет имгәнгән.

12 яшьлек кыз, хокукы булмаган килеш, квадроцикл белән идарә иткән. Ул юлдан чыгып китеп, коймага барып бәрелгән.

14 август көнне Актаныш районының Пучы авылы янында М7 трассасында коточкыч авария була. «Лада» машинасы каршы полосага чыга һәм Volkswagen белән кара-каршы бәрелешә. Нәкъ шул «Лада» машинасында Чаллыга барган Гөлсинә белән Илфак Акмаловларның гомере өзелә. Ике бала ятим кала.

СЕНТЯБРЬ

9 сентябрь көнне Казан-Оренбург трассасында, Балык Бистәсендә Ford микроавтобусы һәм Honda җиңел машинасы бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә, җиңел машина руле артындагы кеше вафат булган, автобусның 11 пассажиры, шул исәптән бала тән җәрәхәтләре алган. Имгәнүчеләрне Казан хастаханәләренә илткәннәр.

ОКТЯБРЬ

Минзәлә районында 10 октябрьдә L-410 самолеты җиргә килеп төшә. Аның бортында ике пилот һәм 20 парашютчы булган. Һәлакәттә 16 кеше үлде, тагын алтысы төрле имгәнүләр алды. Пилотлар самолетны йортлардан читтәрәк басуда утыртырга тырышса да, ул әйләнеп капланган.

25 октябрь көнне Чаллыда 48/20 адресы буенча урнашкан торак йортта газ шартлау сәбәпле, алты фатир җимерелгән, аларда 14 кеше яшәгән. Көчле шартлау вакытында 5 кеше зыян күрде. Кызганыч, корбаннарсыз да булмады. Фаҗигадә вакытсыз һәм бик аянычлы рәвештә 22 яшьлек Аделина Заһриеваның гомере өзелде.

НОЯБРЬ

19 ноябрьдә 24 яшьлек Татарстан егете, «Сәләт» хәрәкәте лидерларының берсе, быел Кама Тамагындагы «Аргамак» аланын җитәкләгән Айдар Якупов Төркиядә Урта диңгездә батып үлде.

16 ноябрь көнне Казанда метанолдан массакүләм агулану турында куркыныч хәбәр килеп иреште: 15 студенттан торган компания Казан янындагы Салмачи бистәсендә арендага коттедж алып, туган көн бәйрәм итмәкче булалар. Студентларның күпчелеге Башкортстанның Эстәрлетамак шәһәреннән килгән. Башта яшьләр кулдан сатып алган биш литрлы суррогат алкоголь эчеп агуланган дип әйткәннәр иде, соңрак «незамерзайка» белән бутаганнар диделәр. Яшьләрне хастаханәгә салдылар.

Башкортстан дәүләт медицина университетында балалар педиатры белгечлеге буенча өченче курста белем алган Настя Прокудина хастаханәдә вафат булды.

25 ноябрь көнне су ташый торган «КамАЗ» машинасын йөртүче 65 яшьлек Илдар Саттаров 7 яшьлек малайны бәрдергән.

Фаҗига Можайский һәм Горький шоссесы урамнары киселешендә була. Бала яшел утка җәяүлеләр кичүеннән чыга торган була, шулчак аны «КамАЗ» машинасы бәрдереп китә. Алынган җәрәхәтләрдән малай шунда ук үлә.

ДЕКАБРЬ

1 декабрь көнне Алабугада йөк автомобиле һәм микроавтобус бәрелешкән. Бер кеше (микроавтобус пассажиры) юл һәлакәте урынында вафат булды, һәлакәттә зыян күргән 16 кешене табиблар дәвалады.

Авария нәтиҗәсендә 21 кеше зыян күргән. 

6 декабрь көнне Казанның Отрадная урамындагы 32нче йорт каршында трамвай 11 яшьлек кызны бәрдердергән. Алган имгәнүләреннән бала шунда ук һәлак булды.

6 декабрьдә Казанның Короленко урамындагы фатирда 45 яшьлек хатын-кыз һәм 48 яшьлек ир-ат ис тиеп үлә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ел башыннан Татарстанда ис тиеп агулануның 41 очрагы турында хәбәр итә, аларда 15 олы кеше һәм 1 бала һәлак булган, тагын 75 кеше, шул исәптән 27 бала зыян күргән.

15 декабрь көнне Актаныш районында М-7 трассасында «Шевроле Лачетти» җиңел машинасы «Вольво» йөк машинасына бәрелә. Авариядә дүрт кешенең гомере өзелде.

Һәлакәт урынында «Шевроле Лачетти» машинасы белән идарә иткән 1999 елгы егет, аның 1967, 1995, 1998 елгы пассажирлары вафат. 1998 елгы пассажир Уфадан, өчесе Башкортстанның Эстәрлетамак шәһәреннән.

21 декабрь көнне Казанның Симонов урамында урнашкан йортларның берсендә ике ир-ат һәм ике хатын-кыз суррогат алкоголь белән агуланган. Аларның өчесе ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үк үлгән.

Зыян күргән бер хатын-кызны Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр.

27 декабрь Удмуртиядә Ми-2 вертолеты һәлакәткә очрады. Якынча версия буенча, вертолет кар өермәсенә очраган, аннары егылып төшкән. Пилот белән пассажир салонда кысылып калган булган. Аларны сигез сәгать эзлиләр. Пилот Дамир Гафуров табиблар кулына тапшырылгач үлә. Икенче кешенең дә хәле авыр дип бәяләнә.

«Татар-информ» белешмәсе буенча, вертолет Казан авиапредприятиесенеке, ул көндезге уникедә Ижевск аэродромыннан чыккан. Нефть үткәргеч тирәләрен әйләнеп узарга тиеш булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100