Төзелеш-архитектура университеты галимнәре: “Русларның да күпчелеге “Исянмисез!” дип татарча исәнләшә" | intertat.tatar

Төзелеш-архитектура университеты галимнәре: “Русларның да күпчелеге “Исянмисез!” дип татарча исәнләшә"

Казан дәүләт төзелеш-архитектура университеты — техник уку йортлары арасында республикада татар телендә белем бирүче бердәнбер.
Университетта 25 кешедән торган татар төркемнәре җыела. Күпчелеге авыллардан килгән егет-кызлар 3 елга якын татар телендә белем ала, фәнни эшләр яза, татар телен, татар мохитен баету юнәлешендә эш алып бара. Соңгы курсларда исә, башка студентлар кебек үк, русча укыйлар һәм ике телне дә камил белгән белгечләр булып чыгалар.

Төзүчегә татар теле ни дәрәҗәдә кирәк? Татарча укыган студентлар заманнан артта калмыймы? Мондый ысуллар белән белем алуның уңай һәм тискәре яклары хакында “Интертат” корреспонденты университетның җитәкчелеге һәм татар телендә белем бирүче укытучылар белән әңгәмә корды.


Татарча белем бирүгә — 26 ел

— КДТАУ — Татарстанда татарча белем бирә торган бердәнбер техник югары уку йорты. Укыту  системасында әлеге методны файдалану кайчанрак башланды?

Татар телендә укыту буенча методик кабинет мөдире Рәшит Шакирҗанов: Татар телендә белем бирү безнең уку йортында 1930 елларда ук башланган. Ул вакытта галимнәр төрле фәннәрне студентларга татар телендә укыткан. Шул чордан алып, 1940 елларга кадәр татар телендә белем бирелгән. Репрессияләр башлангач, укытучыларның күбесе кулга алынган һәм татарча укыту туктатылган. Бөек Ватан сугышы елларында институт эшен бөтенләй туктатып торган. 1946 елда укыту процессы яңартылган, тик рус телендә генә. 1990 елларда Вагиз Шәйхулла улы Фәтхуллин дигән атаклы кеше бар иде. 1991 елда ул уку йортында татар телендә белем бирүне кабат кайтарды. Хәзергә без техник фәннәрне татар телендә укыта торган бердәнбер югары уку йорты саналабыз һәм моңа инде 26 ел тулды. 

— Сез, методик кабинет мөдире буларак, студентларны нинди ысуллар ярдәмендә укытуыгыз хакында да сөйләсәгез иде.

Р.Ш.: Методика теләсә кайсы югары мәктәпнеке кебек. Фәннәр буенча лекцияләр, аерым практик дәресләр уздырабыз, студентлар курс эшләре һәм фәнни эшләр яза. Болар барысы да татар телендә башкарыла. 

Дәреслекләр язуны үзебез башладык, чөнки техник фәннәр буенча алар юк иде. Һәрберсен үзебез яздык. Башлаганда русча язылган курсларны татарчага тәрҗемә итеп эшли идек. Тора-бара оригиналь дәреслек язылды. Аларның саны 10нан артып китә. Галимнәр дәреслекләрне үз тәҗрибәләренә таянып язды.

— Замана үзгәрә бара. Төзелеш өлкәсендә дә шулай ук яңа сүзләр өстәлә. Сез ул дәреслекләрегезне яңартып торасызмы? Яңалыклар кертәсезме?

Р.Ш.: Төп фәннәрдә үзгәрешләр юк дәрәҗәсендә. Шулай да яңа техникага бәйле терминнар бар икән, без аны нинди телдә килеп чыккан —шул телдә кулланырга тырышабыз.

"Болай эшләүче — бер без генә"


— Татар телендә белем бирүегезнең максаты нинди?

Университет ректоры Рәшит Низамов: Ул эш файдалымы-юкмы, киләчәктә перспектива бармы-юкмы — без татар кешеләре һәм бу юнәлештә эшләргә тиеш. Перспективалар безнең бик яхшы түгел. Татар теле һәр көн саен кулланыла торган тел түгел. Ул язарга да, укырга, да, сөйләшергә дә кирәкми. Шуңа да без аны акрын гына бөтенебез дә онытып барабыз. Мин аны үзем дә яхшы сизәм һәм күрәм. Ни генә булмасын, без татар милләте вәкилләре буларак, шул юнәлештә эшлибез һәм эшләячәкбез. 

Дөньяны белеп булмый, бәлки ул үзгәрер һәм без — татар телен белүчеләр, бик кирәкле булуыбыз ихтималы бар.

Икенчедән, авыллардан укырга килгән балаларның югары уку йортларына кергәч проблемалары башлана. Алар авылда татар телендә укый, сөйләшә, имтиханнарын бирә. Безгә килгәч тиз генә рус теленә күчеп укырга авыр. Аларга күнегү өчен күпмедер вакыт кирәк. Шуңа да без 1990 елларда татарча укыта башладык һәм узган 25 ел безнең дөрес эшләвебезне күрсәтә. 

Безгә менә дигән егетләр-кызлан укырга килә. Телне дә беләләр, башлары да яхшы эшли. Берәр нинди эш башкарасы булса, руслар да, татарлар да татар төркемендә белем алучы студентларны соратып ала. Чөнки алар белән уртак эш башкару җиңел. Татар төркемендә белем алучылар 2,5 ел татарча укый. Шул дәвер эчендә алар телләрен шомарта. Ни дисәк тә, без Россиядә яшибез. Шуңа да уку программасының калган 1,5 елы рус телендә укытыла. Диплом алганда алар татар телен дә онытмаган була, русча да яхшы белә.

Бу өлкәдә без генә эшлибез. Калганнар эшлибез, дип алдаша гына. Техник югары уку йортларында чын эш бездә генә алып барыла. Без  моны акчасыз, бернинди ярдәмсез башкарабыз. Без моннан финанс яктан файда да күрмибез, эшебезне дә алай күрүче юк. Тик без үрнәк булырга тиеш. Тәҗрибәбезне башка югары уку йортлары белән дә бүлешергә әзер.

Татарча белүче 25 кешелек тагын бер төркем җыябыз. 

— Татар төркеменә авыллардан килгән балалар гына укырга керергә теләк белдерәме, шәһәр мәктәпләрен тәмамлаучылар да бармы?

Р.Н.: Күбрәк авыллардан. Əлмәт, Казан, Яшел Үзән мәктәпләрен тәмамлаучылар да бар. 

— Укытучыларыгызның күбесе урта яшьтә. Татар телендә белем бирә алырдай яшь укытучыларны җәлеп итә аламызмы? Укытучыларга кытлык проблемасы бармы?

Р.Н.: Андый кыенлыклар юк диярлек. Урта яшьтәге укытучылар белән бергә, алар кул астында яшь укытучылар әзерләнә. Хәзер яшьләр күбрәк файда күрергә тели. Бушка эшләргә кешенең исәбе юк. Шул карашларны бозарга кирәк. 

Миңа калса, аз гына булса да, сәяси ирек булырга тиеш. Əгәр рәсми хат язасың икән, ике телдә язарга кирәк. Доклад ясыйсың икән, теләсәң русча ясыйсың, теләсәң татарча яса. Кемдер аңламый икән, нишлисең инде: без бит Татарстанда яшибез.

Татар телен белү профессиональ үсешкә ярдәм итә

— Укытучыларны финанс яктан кызыксындырып җәлеп итәргә мөмкин дидегез. Ə студентларны татар теленә ни рәвешле өйрәтеп була дип саныйсыз?

Р.Н.: Бездә “безгә укырга керсәң, сиңа 100 мең сум акча бирәбез”, дигән институтлар бар. Бу фахишәлекнең бер төре дип атар идем. Без әле андый хәлгә калмадык. 

Безгә русча да, татарча да  укырга теләүчеләр үз теләкләре белән килә.

Университетның уку-укыту буенча проекторы Илфак ВильдановБарысы да үзләре теләп, мондый төркем җыелганга бик шатланып килә. Документларны тапшырган вакытта  ук килеп сөйләшәләр. Беренче курска кергәндә аларга дөрестән дә укырга авыр була. Без үзебез рус мәктәбен тәмамлап кердек. Тик авылда гел татарча гына сөйләшкәч, аралашу булмагач, безгә кыен иде. Балалар мәктәптә дә татарча гына укый, шуңа да бу алар өчен бик җайлы.

— Татар төркемендә белем алучыларның күпмесе үз белгечлекләре буенча эшкә урнашуы белән кызыксынганыгыз юкмы?

И.В.: Алай кызыксынганыбыз юк. Тик безнең университетны тәмамлаучылар 100 процент эшкә урнаша, шуларның 90 проценты белгечлеге буенча эшли.

— Татарча белем бирүнең уңай һәм тискәре якларын атап китә аласызмы?

Р.Н.: Беренчедән, балаларга татар мохитендә уку мөмкинлеге бирелә. Икенчедән, ул балалар телне онытмыйча саклап кала, белемнәрен ныгыта һәм профессиональ өлкәдә ике телне дә белә. Татар телен белү профессиональ үсешкә ярдәм итә. Кеше ике телне белсә, аның мөмкинлекләре күбрәк. Күбрәк тел белүче кешеләр алар югарырак дәрәҗәдә. Мин 55 яшемдә инглиз телен өйрәнә башладым.

Минусларына килгәндә. Безгә: “китаплар язасыз, ул татарча китаплар нәрсәгә кирәк инде? Русча китаплар бар бит”, диләр. Финанс ягыннан безнең югары уку йортына аның файдасы юк. Моның өчен дәреслекләр, укытучылар, аерым аудиторияләр кирәк. Алты төркемме, әллә берме — аларга лекцияне бер укытучы укый. Тик без бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез.

КДТАУда “төзү материаллары” фәненнән укытучы Заһирә Кашапова: Минусларына караганда, уңай яклары, билгеле инде, күбрәк. Безнең балалар адаптация чорын бик тиз үтә. Аларның үзара мөнәсәбәтләре бик яхшы. Мин куратор булып эшләгәндә театрларга бергә бара идек, туган көннәрен бергә үткәрә идек. Татар төркемнәрендә укучылар бердәмрәк.

Мин үзем төзелеш материаллары буенча белем бирәм. Имтихан алганда, кайчагында татар һәм рус төркемнәре бергә туры килә. Татарча сөйләшкәнне ишетеп, кайчагында рус балалары да татар теле белән кызыксына башлый. Алай гына да түгел, русларның күпчелеге минем белән: “Исянмисез!” дип татарча исәнләшә. Терминнарның да татарча тәрҗемәләре ничек була дип еш кына кызыксыналар.

Университетта татарча укыту — телне генә түгел, ә мохитне саклауга да ярдәм итә. Алар татарча шигырьләр яза, курс эшләре язганда да кызыксыну сизелә. Яңа Татар бистәсендә, республикабызның танылган архитектур биналарының фасадын бизәүдә татар милли бизәкләрен файдалану, шәһәр урамнарында милли мохит тудыру, парк-скверларны татар стиленә якынлаштыру, авыл өйләрендә милли бизәкләрнең яңа вариантларын, милли стильләр кушып, нинди капкалар ясарга мөмкин булын тәкъдим итә.

Безнең бөтен биналар да соры бетоннан төзелгән. Нишләп аларны милли төстәге бетоннардан ясамаска, милли стильдәге бизәкләрне кулланмаска ди? Студентлар бу юнәлештә дә эш алып бара.

Татар телендә төзелеш өлкәсендә белгечләр әзерләү республикабызны да, татарларыбызны да, милләтебезне дә, рухыбызны да, мохитебезне дә саклап калырга бик зур өтәргеч булып тора.

— Татарча белем бирүдә нинди дә булса кыенлыклар белән очрашканыгыз булдымы?

З.К.: Беренче вакытта авыррак иде. Болгарларда да татарлар беренче булып корыч ясарга, кадаклар ясарга өйрәнгәннәр. Төзелеш өлкәсендә татарларның зур тарихы  булуга да карамастан, терминнар сакланып калмаган. Шуңа да без эшне методик күрсәтмәләр әзерләүдән башладык. Төзү материаллары буенча хәзер бездә 15ләп методик күрсәтмә бар, зур дәреслек чыгарылды.

Р.Ш.: Кыенлыклар юк дәрәҗәсендә. Чөнки татарча белгән кешегә татарча җөмләне аңлатуы җиңелрәк. Беренче курсларда студентларның белемнәре сайрак була. Әмма 3 курсларда татар төркемнәре студентлары рус төркемендәгеләр белән бер дәрәҗәдә, кайчагында узып та китәләр.

— Шәхсән сезнең фикерегезчә, кешегә татар телен өйрәтү өчен ниндидер шартлар тудыру, таләп кую кирәкме?

З.К: Иң беренче бала гаиләдә татар мохитендә яшәргә тиеш. Телне дә, гореф-гадәтләрне дә белергә тиеш. Шуннан башланырга тиеш. Мин әби-бабай белән үстем. Ул телебезгә, динебезгә ихтирам, халкыбызга мәхәббәт уятты күңелебездә.

Хәзер татар телен күтәрү өчен татар-инглиз мәктәпләрен ачарга кирәк. Казанда инглиз телендә укытучы мәктәпләр бик күп, алар бик кыйммәт, аларда югары дәрәҗәдәге, бай кешеләр генә балаларын укыта. Татар-инглиз телендә мәктәпләр ачылса, анда да укытырга бирерләр иде.

И.В.: Син үзеңне татар кешесе дип саныйсың икән, бу үзеңнән башланырга тиеш. Минем балалар кечкенә әле, бакчага йөргәнгәме, алар өйдә күбрәк русча сөйләшә иде. Гәрчә, өйдә  хатыным да, мин дә татарча гына сөйләшәбез. Аңа татар баласы, син татар телен белергә тиеш дип аңлатканга, ул хәзер татарча да, русча да миннән матуррак сөйли. Сыйныфларында да татарча иң матур сөйләүче ул. Кыз әле татарчаны-русчаны кушып сөйләшә. Ел саен балаларны авылга кайтарабыз, алар анда татарча гына аралаша. Әгәр өйдә безнең барыбызга да җиңел була, дип русча гына сөйләшсәк, әлбәттә инде, татар телен саклап кала алмыйбыз.

Мәктәптә татар телен рус балалары да, татар балалары да укый. Барысына да таләпләр бер төрле. Татар балаларына ул юлны үтү җиңелрәк булса, рус балаларына катлаулы. Рус балаларында татар теленә карата нәфрәт булмасын  дисәк, алар өчен гадиләштерелгән методика булырга тиеш. Аларны дөрес язарга һәм грамматикага өйрәткәнче, дөрес сөйләшергә өйрәтергә кирәктер. Рус балалары татар балалары белән аралашса, шул аларга җитә. Ә тирәнтенрәк  белергә теләүчеләр аны үзеннән-үзе өйрәнәчәк.