Исламия Мәхмүтованың "Кыр казлары артыннан" җыры

Бүген көчле авырудан соң Тинчурин театры артисткасы Исламия Мәхмүтова вафат булды.
Социаль челтәрләрдә Исламия Мәхмүтова белән истәлекләрне уртаклашалар. "Татархит" аккаунтында аның легендар "Кыр казлары артыннан" җырын урнаштырганнар. "Бигрәк матур иде, урыны оҗмахта булсын!" "Исламия апабыз. Шундый соклангыч. Тавышы матур. Үзе бик тә чибәр ханым". "Татар халкы өчен зур югалту, мәңге күңелләребездә сакларбыз. "Кыр казлары артыннан" җырын Исламия Мәхмүтова кебек башкаручы булмас. Урыны җәннәттә булсын", - дип язалар.