Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевның «Хуш, балам!» җыры

Җыр үз балаларын югалткан әти-әниләргә багышлана.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевның «Хуш, балам!» җыры
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев күптән түгел Г.Садретдинова сүзләренә йөрәкләрне тетрәндерә

торган җыр язган. «Хуш, балам!» дип аталган җыр автор-башкаручының Уoutube каналында чыкты.

«Бу җырым иң кадерле дусларым Фаяз абый һәм Раүс абый гаиләләренә багышлана. Бу кайгы беркемгә дә килмәсен. Балаларыбыз исән-имин булсын, үз ризыклары, малы белән тусыннар, бәрәкәтле, изге, мәрхәмәтле, тәрбияле булсыннар. Амин! , — дигән җырчы әлеге җырның бер өлеше чыккан Интсаграм сәхифәсендә. — Кемнәр бу кайгыны кичергән, барыгызга да сабырлык, йөрәгегезгә дәва телим. Ачуланмагыз мондый жырлар язганга. Язмышлар төрле, ә кайгылар бер булырга мөмкин», — дип язган ул.

Фирдүснең виртуаль дуслары да әлеге җырның бик тә мәгънәле, көчле җыр булуына басым ясаган.

«Җылап беттем. Аллаһ сабырлык бирсен»;

«Шундый җырны йөрәк аша үткәреп җырлау. Молодец. Амин. Ходаем, рәхмәтеннән ташламасын берук берәүне дә»:

«Аллам сакласын. Күңелгә үтеп керә бу җырыгыз»;

«Бик көчле җыр. Үзәкләрне өздерә. И, Рабьым, шушындый авыр хәсрәт кичерүчеләргә ярдәм итче!»;

«Ходай бала хәсрәтен күрсәтмәсен»;

«Бала кадерен үзең әти- әни булгач кына анлыйсын шул. Бала хәсрәте күрергә язмасын. Бик авыр югалту. Кем кичерә бу хәлне, Ходай Тәгалә сабырлык бирсен!», диләр алар.

Җырны тыңлаганнан соң, үзләренең башларыннан кичкән аянычлы хәлләрне язучылар да булган.

«Күз яшьләрсез карый алмадым. Бик шәп җыр. Унбер ел элек мин дә үземнең улымны җирләдем. Аңа 22 яшь иде. Армиядән генә кайткан иде. Һәм менә шул 11 ел буена мин шул вакыттагы коточкыч вакыйганы оныта алмыйм. Ул көн саен минем белән… Мин ышанам, аңа күкләрдә әйбәттер»;

«Баланы гүргә иңдерү ана өчен бик авыр. Безнең ир туганыбыз да үтте дөньядан 36 яшендә. Язмыштан, узмыш юк! Үлем дә төрлечә килә, кемнедер уйламагн җирдән, кайберәүләре ятып, чирләп үләсен белеп китә. Авыр, бик авыр аналарга. Калган гаиләсенә (булса) торыга җиңел түгел. Әмма шундый сүзләр картлардан калган — калганнар тора, үлгәннәр кире кайтмый. 19 ел инде, туганыбыз салкын гүрләрдә ята. Мәрхүмнәребезнең урыннары оҗмахта булсын!», — дип язалар җырчының виртуаль дуслары.

«Хуш, балам!»

Көннәрем, төннәрем, төшләрем, өннәрем,

Бер мизгел эчендә буталды.

Әрнетеп канымны, өзгәләп җанымны,

Йөрәгем мәңгелек ут алды.


Кушымта:

Хуш инде, хуш, балам,

Бәхил бул, багалмам!

Йөрәгем сагыштан өзелә.

Әрнүгә түзалмыйм, кайлардан көч алыйм,

Салкындыр күз нурым гүрләрдә.


Язмышның сынавы, сикәлтә юллары,

Ничекләр сыгылмый үтәргә.

Ник болай аралап, йөрәкне яралап,

Баламны урладың күкләргә.


Кушымта:

Хуш инде, хуш, балам,

Бәхил бул, багалмам!

Йөрәгем сагыштан өзелә.

Әрнүгә түзалмыйм, кайлардан көч алыйм,

Салкындыр күз нурым гүрләрдә.


Сизгәндәй уйларым, күңелем кылларын,

Ак карлар түшәде каберең.

Тик җаным җылысын, инде син тоймыйсың,

Шуңа да өзелә үзәгем.


Кушымта:

Хуш инде, хуш, балам,

Бәхил бул, багалмам!

Йөрәгем сагыштан өзелә.

Әрнүгә түзалмыйм, кайлардан көч алыйм,

Салкындыр күз нурым гүрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100