«Хөкемдарлар идиот түгел, аяк чалу булды» - көрәш турнирында күргән-ишеткәннәрдән | intertat.tatar

«Хөкемдарлар идиот түгел, аяк чалу булды» - көрәш турнирында күргән-ишеткәннәрдән

Ноябрь азагы җиткәч, Татарстанда көрәш сезоны ачылды. Ниһаять! Татарстан батырларын барлап, ызгышып, талашып, кычкырышып һәм рәхәтләнеп көрәш карап кайттык. Раил-Радик ызгышы, Әлмәтләрне «кысу», тезелешеп Лаешка киткән теләчелеләр һәм «идиот булмаган» хөкемдарлар турында әлеге репортажда.

«Монда идиотлар утырмый! Бөтенебез дә нормаль хөкемдарлар!» — ярышның баш хөкемдары урынбасары Әүхәт абый Мөхәммәдиевның шушы сүзләре һаман колакта яңгырап тора әле. Марттан бирле көткән рәсми көрәш ярышында микрофонны алып, шулай дип тутырып әйтте шул аптырагач. Ну ә тагын нишләп була инде? Хисләрен кая куярга белмәгән тренерларның сүзләренә җавап итеп, микрофонны алды да кычкырды, алды да кычкырды. Дөбер-шатыр килеп торган көрәш күрәсегез килгән идеме? Рәхим итегез!

Шаярусыз-нисез, ир-атлар арасында көрәш буенча Татарстан беренчелегендә рәхәт булды. Микрофонны алып кычкырулары да күңелле бер төсмер генә өстәде шикелле. Сагындырган малайкаем. Көрәшчеләр үзләре яшь тайлар шикелле ыжгырып торалар, тренерларын әйтәсе дә юк инде. Хөкемдарларның да үз келәмендәге көрәшне түгел, кырыйдагы келәмне күзәтеп утырганнары булды. Кыскасы, кызык, рәхәт, күңелле һәм бераз гына шаккаттыргыч булды бу.

Чүпрәк-чапрак һәм туры эфир — яңа җитәкче яңалыклары

Беренче шаккаттырган нәрсә — ярышларның дүшәмбе-сишәмбе көннәрендә узуы. Гомер булмаган нәрсә - көрәш турнирын атна башында үткәрү. Әле куар-кодсыз керү дә юк. «Беркем дә булмас инде, хәзер татар көрәше шул адәм көлкесенә калып бетте инде дип уйларлар инде», — дип, тамашачылар секторына күзне йомып кердем. Күз йомык, ә колак бит ишетә. Гүләгән тавыш йөрәккә сары май булып ятты да куйды инде менә! Менә икенче шаккатырган нәрсә шул — халык бар бит.

Кемнең кешенең кычкырганына сөенгәне бар? «Бетә! Бетәчәк! Үлә!» дигән лозунг белән йөрүчеләргә көч-хәл белән каршы килергә маташкан кешеләр сөенә шул тавышка. «Монда идиотлар утырмый!» дип кычкырсалар да инде, кычкырсыннар, иң мөһиме. «Сез идиотлар!» — дип кычкырмагач та хәл. Тып-тыныч залда көрәшүнең ни рәхәте бар ди аның?

Һуш китмәле яңалык та булды Татарстан беренчелегендә. Гомер булмаган туры эфир да оештырган Көрәш федерациясе. Яңа җитәкче Марсель Таһиров йомшак җирдән башлаган эшне. Бөтен кеше дә атна башында (!) Казанга көрәш карарга килә алмый, шул кешеләр өчен махсус өч келәмдә өч камера урнаштырып, күпме көрәш җанатарын бәхетле иткәннәр. Башка елларны инстаграмда туры эфир алып барсалар, мең рәхмәт укып утырыш иде бит. Көрәш федерациясе, афәрин!

Аннары, кыз кеше буларак, күз чүпрәк-чапрак ише нәрсәгә төшә инде. Көрәш федерациясенең дизайнын да үзгәрткәннәр. Түшәмнән идәнгә хәтле элеп куелган стендлар да үзгәреш кичергән. Үзе милли дә, заманча да, күзгә дә ятышлы. Әле хөкемдарлар да, көрәшчеләр дә «Көрәш» дип язылган маска киеп йөриләр. М-маркетинг.

65 кг финалы — көрәш үрнәге

Тик көрәшчеләр саны быел азрак иде сыман. Ун үлчәү авырлыгында утызлап кеше — һәммәсе 320ләп көрәшче катнашкан республиканың иң көчле ярышында. Башка елларны кырык, иллеләр була иде. Тик хикмәт санда түгел бит, сыйфатта. Беренче әйләнешләрдә үк финал алышлары кебек алышлар булды. 65 кг да Раббани Нургалиев белән Илнар Закировны гына алыйк мисал итеп. Раббани — көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы, Илнар — Россиянең спорт остасы. Отылып барган җиреннән Илнар Раббанины чиста алым белән җиңеп чыга.

Закировка өмет баглаучылар бик күп булды. Ул ярымфиналда Әлмәт көрәшчесе Искәндәр Мортазинны да җиңеп чыкты. Үз үлчәү авырлыгына кайтам дип, ун кило куган Искәндәр Закировны котлап, кул чапты. Ихлас инде үзе. Җиңгәч, сөенә белә. Җиңелсә дә бик бетерешми. Астан гына тамашачылар арасында утырган хатынына да: «Борчылма, барысы да әйбәт», — дип әйтте.

Ә Илнар Закиров финалда Балтач егете Илназ Миңмуллинга оттырды да куйды. Үтә кискен һәм үтә эмоциональ алышларның берсе дә 65нең финалы булгандыр. Алексеевск егете Закиров өчен билбау көрәше буенча чемпион калган көрәшче дуслары җан атты. «Утыр-утыр! Йоклама! Әйдә, китте!» — дип бергәләп кычкырды егетләр. Тик Миңмуллин 2:5 исәбе белән җиңелеп барган җиреннән башта бер баллык, аннары ике баллык алым ясап алга ыргылды һәм нәтиҗәдә 11:6 исәбе белән узган елгы җиңүен кабатлады.

Яшьләр җир җимертеп көрәшә. Ә зурлар, күпне күргән, күпне кичергәннәр сузылып йөри. Җанатарга бит кискен хәрәкәтләр, чын эмоцияләр, җирдән кубарып алып, күтәреп салулар ошый. Шуңа күрә авыррак үлчәү авырлыкларында гомер сузып, бил бирмичә, билбавын тоттырмыйча, хөкемдарларны да, халыкны да нервыландырып йөргән көрәшчеләрнең алышлары истә калмады. Закиров белән Миңмуллин көрәше кеше теленнән төшми бит, мәсәлән. «Яшьлек, гомерең кыска синең…»

Лаеш шулпасы

60 кг үлчәү авырлыгында Алексей Абрамов отып чыкты. Абрамов хәзер Лаеш өчен көрәшә икән. Гомумән, бөтен көрәшчеләр дә Лаеш өчен көрәшә кебек тоела башлаган иде. Кем генә юк анда. Көчләрен туплап килгән Лаеш командасы икенче урынны яулады турнирда. Беренчелеккә ия булган Чаллы командасыннан ярты баллга гына калышып икедә калдылар. Ярты балл, Карл! Андый команда белән беренчелек өчен рәхәтләнеп тартышып була, әлбәттә. Лаеш шулпасы эчерү дигән гыйбарә яхшы якка үзгәртелгән — Лаешка дөнья нужасын татырга түгел, акча эшләргә баралар хәзер.

60та Алексеевсктан Алексей Абрамов, тумышлары белән үк Теләчедән булган Динар Кәримуллин белән Ранис Галимуллин, үзе Марий Элдан булып, күпме еллар Теләче өчен көрәшеп, шушы елны гына Лаешка эшкә күчкән Муса Галләмовлы булу ни тора бит! Бу бер дә юк-бар көрәшчеләр түгел. Соңгы өчесе Теләче командасының нигезе дә иде бит. Үзе дә шулай ук Теләчедән булган һәм Теләче данын яклап көрәшкән, хакимияттә эшләгән Азат Нурмөхәммәтовның Лаешка хезмәткә күчүе Теләче командасының тез астына сукты дип аңларгадыр моны. Киек казлар кебек тезелешеп Лаеш якларына юл тоткан Теләче баһадирлары.

Лаешлар да акыллы: Лаеш шәһәре дип бер команда, Лаеш районы дип икенче команда белән килгәннәр. Җирәбәдә генә бераз кызык булган. Мәсәлән, 80 кг үлчәү авырлыгының беренче әйләнешендә үк Габделфәт Хәйруллин белән Дәниф Гарипов очрашты. Ике кәҗә башы бер казанга сыймый шул. 

60 кг авырлыкның финалында да ике «якташ» — Алексей Абрамов белән Шамил Чевик тартышты. Чевик өченче кисәтүен алып оттырды. 60кг үлчәү авырлыгында узган елгы кебек үк Алексей Абрамов чемпион калды.

Теләченең хәле хәл

Теләчелеләр урынга эләкми калды. Зур ярышларда беренчелекне яуларга өйрәнгән теләчелеләр алтынчы урынга канәгать булып кайтып китте. Нигездәге көрәшчеләр Лаешка юл алды дип, барыбер дә мах бирергә теләмәгәннәр үзләре. Мусага алмашка берничә ел Биектау кешесе булып яшәгән Раил Нургалиев та әйләнеп кайткан туган командасына.

Теләчелеләр Раил белән генә разый булып калмаганнар иде. Арчадан Илшат Идиатовның кул астында шөгыльләнгән Фаяз Зариповны алып куйганнар. Фаязның әйтәсе килми торды нигә күченгәнең. «Юк, болай дисәм дөрес булмый, тегеләй дә дөрес булмый», — дип тә карады. «Арча главасы укыса?» — дип тә көрсенеп куйды. Илшат Идиатов кына: «Теләчедә хезмәт хакын әйбәт түлиләр. Ну кире кайтуын теләр идем», — дип ярып салды.

Илшат Идиатов дигәннән, ул тренер буларак әле кызыл карточкага да «ия булды». Ну дулады инде! «Ник минем көрәшчегә кисәтү бирделәр? Дөрес булмады бу, — ди. — Кызыл карточка бирерлек сүз әйтмәдем мин аңа». Көрәшчесенә исә «за неспортивное поведение» дип келәм хөкемдары кисәтү биргән иде. Илшат абый гына аптырашта: «Авыр сүз әйтте ди. Нинди авыр сүз әйтсен ул аңа?» Авыр сүз белән хөкемдар халкының күңелен биздермиләр инде, егетләр.

Радик Сәлахов: «Дөреслек бар!»

Раил дигәннән, 130 кг үлчәү авырлыгында Раил катнашы белән ыгы-зыгы да булып алды. Хәер, Сәлахов-Нургалиев-Галләмов өчпочмагының беркайчан да тыныч кына көрәшеп чыкканы юк инде. Йә бил бирми йөреп, туйдырып бетерәләр, йә дөньясын җимерердәй итеп көрәшәләр. Тик бөтен очракта да тавыш-тынсыз, гаугасыз булмый инде. Бу юлы да аяк чалды дип, Раилгә өченче кисәтү бирелде. Әллә ничә тапкыр карадылар киноларын. Әллә кешесенә карап кына карыйлар инде аны?

Радик шатлыгыннан: «Дөреслек бар!» дип кычкырып җибәрде. Раил, гадәттәгечә, җиңелүен танырга теләмичә, хөкемдарлар янына шәхсән барып та тавыш кубарып килде. «Юк, чалмадым аяк», — ди. Хөкемдарга авыр сүз әйтергә ярамый — чәпеделәр Раилгә кызыл карточка. Көрәшеп, болай да алсу төскә кергән йөзе бөтенләй кызарды, күзләре шарланды Раилнең. Йөзенә матәм төсмерләре кертеп, келәмнән чыгып китте бераз дөньясын кубарып алгач. Бер-ике минуттан май кояшы кебек балкый иде инде Нургалиев абзагыз.

«Дөрес хөкем итмәделәр!» — дип кычкырды җанатарлар Радикның «Дөреслек бар!» дигән сүзләренә. «Раилгә бер балл бирәсе урынга кисәтү бирделәр, шулмы синең дөреслегең?» — дип лаф ордылар. Хәтта спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та үзенең инстаграм битенә Раилне яклап, постлар кертте. Сүз уңаеннан, Хәлил Хәмитович та Теләчедән бит әле безнең.

«25 тапкыр карадым. Хөкемдарлар Раилгә кисәтү бирделәр. Гәрчә кагыйдәләр буенча бер балл бирергә тиеш булсалар да. Бу алышны бәяләгән хөкемдарлар канәгать. Мин моның уйлап эшләлегәнме, юкмы икәнен белмим. Аллаһ Тәгалә хөкемдар. Көрәшчеләр мине аңлар. Бүген Раил… Иртәгә Радик… Аннары Муса… Бөтен кешегә дә киләчәк бу. Бүген берәүләр сөенә, иртәгә икенчеләр», — дип язган Хәлил Шәйхетдинов беренче постында. Аннары якыннан төшерелгән видеоны да урнаштырып: «Раил монда кайда аяк чалды? Көлке…» — дип язган.

Ә Радик Сәлахов финалда Муса Галләмовны отты. Муса аягын авырттырды, көч-хәл белән икенче келәмгә чыгарып утырттылар бахырны. Шулай ук теләчеле, хәзерге лаешлы Динар Кәримуллин йөгереп кенә килеп, аягындагы тезгә кия торган әйберен салып бирде Мусага. Тегеләй дә якташлар, болай да якташлар бит. Инде көрәшәм дип талпынса да, бирелде Муса. Үзендә гаеп тойган Сәлахов кына нишләргә белмәде. «Мин юри эшләмәдем бит аны», — дип, келәм читенә чыгып утырган Муса янына барып, хәлләрен сорашты, икешәр тапкыр күрешеп, кочаклаштылар. Бу очракта Хәлил Хәмитович сүзләре юш килмәсен инде. Имгәнмичә көрәшсеннәр матур итеп.

Әлмәтләрне кысалар?!

Хөкемдарлар белән бәхәсләшүләр, дәгъва белдерүләр, кем әйтмешли, муеннан булды. Әлмәт командасы беренче көнне «әлмәтлеләрне кысалар» дип нишләргә дә белмәде. Алдагы әйләнешләрдә Казанның Яңа Савин командасы өчен көрәшүче танылган Булат Мусинны отып чыккан әлмәтле Айдар Алтынбаев Балтачтан Руслан Рәфыйковка оттыргач, көрәш сараенда утлар сүнә башламыйча, Әлмәт тренерлары дөреслек таптырудан туктамады. Тик балтачлы Рәфыйковның аркасына ятып, кисәтү алырга тиешлеген исбат итә алмадылар. Әлмәт тренерлары Рүзил Ганиев, Руслан Нургалиев, Фәнил Минһаҗев бер-бер артлы килеп тә, бербөтен булып та, куллары белән күрсәтә-күрсәтә дөреслекләрен дәлилләргә тырышсалар да, федерация җитәкчелеге урынныннан да кузгалмады. «Марсель абый, әйдә бергәләп барып карыйк, үзең дә күрерсең», — дип кат-кат әйтсәләр дә, җиңү балтачлыларга бирелде. Чөнки беркем беркая да бармады да, карамады да.

Чөнки әлмәтлеләр хаклы булып, Рәфыйковның аркасына ятканы рас чыкса, хөкемдарлар надан булып кала да, балтачлылар тарафыннан һөҗүм башланачак иде дип уйлыйм. «Булган беткән, ник фикерегезне үзгәртәсез?!» — ише сүзләр Балтач ягыннан очып кунар иде аннары. Өч хөкемдар, шуңа өстәп ярышның баш хөкемдары да ялгышкан була икән, хөкемдар буламы инде алар? Бәлки шуңа федерация җитәкчесе рискка бармагандыр? Ә бәлки дөрес карар чыгарганлыгына шиге булмагандыр да, кабат карауны кирәк тапмагандыр. Тик дөреслек бер яклы гына булырга тиеш түгел бит. Дөреслек икән, ул ярылып ятарга тиеш уртада. Ә Әлмәт барыбер ризалашмый калды.

Шулай да районнар арасында өченчелекне яулады Әлмәт командасы. Аларны чын команда дип әйтеп була. Рүзил Ганиев тренер булып келәм читендә утырса, Руслан Нургалиев кырыйда басып кычкыра. Бик кызып китсә, әлеге дә баягы микрофоннан әйтәләр дә, сакчылар алып чыгып китә читкә үк үзен. Ну ул барыбер аннары шул ук урында пәйдә була ничектер. Ә тамашачылар секторыннан сикереп төшәрдәй булып Фәнил Минһаҗев җан ата. К-команда.  

«Хөкемдарлар „идиот“ түгел»

Дөресен әйткәндә, хөкемдарлар — тренерлар һәм җанатарлар каршылыгы мәңгелек инде ул. Өч хөкемдар да бер төрле бәя бирсә, хәзер җыелышып «кино» карап та тормыйлар. «Өч хөкемдар да бер фикердә. Хөкемдарларның өчесе дә ялгыша алмый», — диделәр. Тик Илнар Галимовка җан ата-ата үзенең келәмен онытып, икенче келәмгә текәлеп утырган, әле шул ук вакытта куллары белән нәрсәдер күрсәтергә омтылган хөкемдарның дөреслегенә ышанып та бетәсе килми. «Күрсәт инде!» — дигәч кенә, икенче келәмгә текәлеп утырган җиреннән сискәнеп китеп, үзе карап утырырга тиеш келәмдәге хөкемдарның кулына карап, бәя биргән ян-як хөкемдар ялгыша алмыймы дигән шикле уйлар килә. Кызык та, кызганыч та инде. Ә җанатарлар дулый башласа, микрофон кабына да: «Монда идиотлар утырмый!» — дигән тавыш яңгырый. Аптырарсың да инде, билләһи.

Бәхәсле булган мизгелләрне зур экранга чыгарып, беркемнең дә шиге калмаслык итеп күрсәтсәләр, мондый бәхәсләр дә, ызгышлар да, нервы бетерүләр дә булмас иде, бәлки. Менә гомер булмаган туры эфир оештырганнар бит әле. Бәлки, Ходайның амин дигән чагына туры килеп, киләчәктә зур экран турында булган хыяллар да чынга ашып куяр.

Кәлимуллиннар нәселе

75 белән 80 кг авырлыкларында бертуган Кәлимуллиннар батыр булып калды. 80дә Ренас Кәлимуллинга күптән тиңнәр юк. Ул финалда Әлмәттән Марат Каримовны отты. 75тә икенче ел рәттән Ренасның бертуган энекәше Рафаэль чемпион калды. Нәрсә ашатып үстерделәр икән бу батыр улларны? Әллә ул канга сеңгән талант микән? Ренас энекәшенә дөрес үрнәк күрсәтеп үстергән. Андый абый булса, чемпион булмавы гөнаһ булыр иде.

Рафаэль ярымфиналда Лаеш өчен көрәшүче Динар Кәримуллинны кисәтүләр белән отып чыкты. Динар моңа ышанырга теләмичә, бик озак башын тотып утырды. Ә финалда кече Кәлимуллин Яр Чаллының тәҗрибәле көрәшчесе Ленар Садыйков белән тартышты. Башта яшьлек алга ыргылды, тик Рафаэль кулын авырттырып, ярты көчкә көрәшә башлагач, Садыйковның алга китү мөмкинлеге бар иде. Әмма Кәлимуллин каны аккан Рафаэль тиз җиңелә торганнардан түгел. Авырткан кулын бинт белән урап, тешен кысып көрәште һәм җиңде дә. Шатлыгыннан елап ук җибәрде бахыр. Куллары белән йөзен каплап елады. Хөкемдар авырткан кулын өскә үк күтәргәндә дә түзде — җиңде бит.

Сүз уңаеннан, Рафаэль Кәлимуллин күптән түгел генә өйләнде дә бит әле. Рафаэль белән тормыш иптәше Регинага бәхетле, парлы тормыш телибез!

Яр Чаллы триумфы

Лаешлар теләчелеләрне җәлеп итте, Теләченекеләр нәтиҗәдә алтыда калды, ә Яр Чаллы командасы хәзер бер дә беренчелекне бирергә уйламый. Шәһәрдә көрәш федерациясе төзелгәч, Яр Чаллы көрәш мәйданында утлар уйната башлады. Чөнки финанс дигән нәрсә буш сүз түгел.

Бу юлы да командалар арасында беренчелекне яулады Яр Чаллы. Чаллыларның тренерлары да шәп. Бик күп чемпионнар тәрбияләгән Илнур Хәйбуллинны көрәшчеләр күккә чөйде. Зур кубокны да Илнур Хәйбуллинга тоттырып куйдылар. Кадерен беләләр кадерле тренерның.

Илнур Хәйбуллин да үтә дә хисле тренерларның берсе. Келәм читендә тыныч кына утыра алмый ул. Кадаклап куйсалар да, идәне белән бергә суырып алыр иде, билләһи. 85 кг авырлыкта Ренат Шәйхетдинов ярымфиналда Кукмарадан Раил Сәлахетдиновка чиста алым белән оттыргач, Илнур Хәйбуллин торып басты да, чын күңелдән «Браво!» дип кычкырып, кул чаба башлады. Сәерләнү түгел бу, бары тик Илнур Хәйбуллинда ирония чалымнары көчле. Чиста түгеллегенә инанган тренер кычкырып та, акырып та, сүгенеп тә карамады. Бу хөкемдарларга карата кылынган бер протест. Кычкырып тавыш әрәм итмим диде, ахры. Ренат та көлемсерәп куйды. Янәсе, нинди чиста инде монда, пычрак ич. Эх, зур экранга бер чыгарып күрсәтсеннәр иде аны…

Шәйхетдиновны откан Раил Сәлахетдинов финалда арчалы-теләчеле Фаяз Зариповны отты. Фаяз үзен тыныч тота, ә Раилнең эчендә бер туктамый лава агызып утыручы янартау бар сыман. Тик торган җирдән бер кычкырып куя Раил — парларын чыгарып ала да, аннары көрәшә башлый пыр туздырып. Җиңгәч тә, бер-ике кат кычкырып ала. Әле шуңа өстәп мимикасы шәп Кукмара егетенең. Келәм читендә салкын битараф караш ташлап йөри дә, көрәштә бөтеп эмоциялар спектрын чәчеп сала.

Йомгак

Узган ел Татарстан чемпионаты Россия беренчелеге үтеп киткәч кенә булган иде. Ягъни, Россиядә Татарстан данын шул елгы чемпионнар якламады. Быел да шундыйрак нәмәрсә ясап куярлар микән дип уйлаган идек, хак. «Башны башка терәп көрәшеп ята торган заман түгел», — дип килделәр бит моңарчы. Ул коронавирус әллә татарлар арасында гына көрәштә генә тарала микән дип тә уйлый башлаган идек инде.

2021 елгы Татарстан беренчелеге рәхәт булды. Көрәшкә сусаган җаннарга мичкәсе белән китереп салдылар. Кызыл карточкалары, бәхәсле мизгелләре, Әүхәт абыйның көчле һәм хөр тавышы белән истә калыр быелгысы. Алдагылары да хәерле булсын иде!

Җиңүчеләр исемлеге:

60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Алексей Абрамов (Лаеш)

2 урын — Шамил Чевик (Лаеш)

3 урын — Динар Миңнебаев (Яңа Чишмә), Раил Валиев (Казанның Яңа Савин районы)

 

65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Илназ Миңмуллин (Балтач)

2 урын — Илнар Закиров (Чистай)

3 урын — Искәндәр Мортазин (Әлмәт), Дмитрий Левашев (Яр Чаллының Комсомол районы)

 

70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Ислам Фәләхов (Казанның Вахитов районы)

2 урын — Рафаэль Бильданов (Әлмәт)

3 урын — Илназ Димиев (Мамадыш), Рамил Камалов (Баулы)

 

75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт)

2 урын — Ленар Садыйков (Яр Чаллының Комсомол районы)

3 урын — Динар Кәримуллин (Лаеш), Фирдүс Галимуллин (Балтач)

 

80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Ренас Кәлимуллин (Теләче)

2 урын — Марат Кәримов (Әлмәт)

3 урын — Габделфәт Хәйруллин (Лаеш), Илшат Таһиров (Минзәлә)

 

85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Раил Сәлахетдинов (Кукмара)

2 урын — Фаяз Зарипов (Теләче)

3 урын — Ренат Шәйхетдинов (Яр Чаллының Комсомол районы), Максим Степанов (Мамадыш)

 

90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Илмир Төхвәтуллин (Казанның Яңа Савин районы)

2 урын — Айрат Сәмигуллин (Әлмәт)

3 урын — Фәрис Хуҗин (Актаныш), Илнар Галимов (Алабуга)

 

100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Руслан Рәфыйков (Балтач)

2 урын — Рәдис Сәмигуллин (Балтач)

3 урын — Эльдар Хәмитов (Яр Чаллының Комсомол районы), Булат Кәримуллин (Актаныш)

 

130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Радик Сәлахов (Әлмәт)

2 урын — Муса Галләмов (Лаеш)

3 урын — Руслан Газизуллин (Лаеш), Эльмир Ахунҗанов (Мамадыш)

 

130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын — Фирдүс Зәйнуллин (Яшел Үзән)

2 урын — Рәнис Гыйләҗетдинов (Яр Чаллының Комсомол районы)

3 урын — Илфат Гыймадиев (Норлат), Рөстәм Бәдретдинов (Минзәлә)