Россия чемпионы Лия Завгарова авыру балалар белән эшли торган укытучы-тренер булачак

68 килограммга кадәр авырлыктагы спортчылар арасында чемпион, 19 яшьлек Лия Казанда әнисе Гөлнара һәм әтисе Илдар белән яши.
Быел ноябрь башында Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда каратэ буенча Россия чемпионаты булды. Турнирда 68 килограммга кадәр авырлыктагы спортчылар арасында беренчелекне Казан кызы Лия Завгарова яулады.  Лия 2000 елның 21 маенда туган. Ул Казанда яши. Әнисе Гөлнара Завгарова — укытучы, әтисе — Илдар Завгаров каратэ буенча тренер булып эшли. Лия кечкенәдән үк, көн саен диярлек, әтисе белән бергә каратэ белән шөгыльләнә.     Хәзерге вакытта Лия Казан педагогика көллиятендә укый, адаптив физик культура юнәлеше буенча белем ала. Диплом алгач, ул терәк-хәрәкәт аппараты белән проблемалары булган, мәсәлән, сколиоз диагнозы куелган, балаларга ярдәм итүче укытучы-тренер булып эшләячәк. Россия чемпионы киләчәктә авыру сабыйларны терелтү өчен күнегүләр өйрәтәчәк. Бу турыда Лиянең әнисе сөйләде. «Лиянең зур хыялы — дөнья чемпионы булу», — ди Гөлнара Завгарова.