Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитова турында кызыклы җиде факт

Олмипия чемпионы Алинә Заһитовага исемне кем хөрмәтенә кушканнар, спорттан киткәч нәрсә эшләргә җыена, кемгә карап бизәнә башлаган?

news_top_970_100
Алинә Заһитова турында кызыклы җиде факт
Абдул Фархан

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова турында берничә кызыклы факт Леди.Майл сайтында чыкты.

Алинәгә исемне танылган гимнаст Алинә Кабаева хөрмәтенә кушканнар.

Алинәнең әтисе — хоккейчы, тренер, әнисе фигуралы шуу белән шөгыльләнгән. Алинә 5 яшендә беренче тапкыр бозга тимераякта баскан. 7 яшендә спорт белән җитди шөгыльләнә башлаган.

Алинә Заһитованың тренеры Этери Тутберидзе.

Алинә Тутберидзе командасына килгәч, өлкәнрәк кызларга — Женя Медведева, Юлия Липницкая, Серафима Сахановичка карап бизәнә башлаган. Төрле экспериментлар эшләгән. Алинә иреннәрен шәмәхә, кара төскә буяган. Ләкин урамга шул килеш беркайчан да чыкмаган. Бу турыда ул «Советский спорт» басмасына интервьюда сөйләгән.

Алинә социаль челтәрләрдә утырмый диярлек. Ул вакыты-вакыты белән генә постлар язгалый.

Алинә япон ашлары рестораны ачарга хыяллана. Ул роллы, суши һәм чукка салаты ярата икән.

  • Дөнья, Европа һәм Олимпия уеннарының гамәлдәге чемпионы, фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова быел «Советский спорт — ел нәтиҗәләре» илкүләм премиясенең «Халык спортчысы» номинациясендә җиңде. Бу турыда «Советский спорт» газетасы сайтында хәбәр ителә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100