Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем хәзер бар нәрсәм дә бар». Алинә Заһитова карьерасын туктата

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы үзенең спортчы карьерасын туктата. Бу хакта ул «Время» тапшыруында әйтте.

news_top_970_100
 «Минем хәзер бар нәрсәм дә бар». Алинә Заһитова карьерасын туктата
Абдул Фархан

Алып баручы Алинәнең китү сәбәбе нидә икәнен аңлатырга кушты. Спортчы фигуралы шуудагы барлык казанышларны алганы һәм хәзер алай ук бозга чыкканда мотивациясе көчле булмавы турында сөйләде. «Минем хәзер бар нәрсәм дә бар. Ә мин кабат бозга чыгарга теләү хисен кире кайтуын телим», — ди фигуристка.

«Син зур спорттан китәсеңме?» — дигән сорауга, ул: «Юк, мин беркая да китмим. Ләкин мин Россия Чемпионатында катнашмаячакмын», — дип җавап бирә. Ул Европа һәм Дөнья чемпионатында да катнашмый.

Алинә үзенең карьерасын бары тик бер сезонга гына туктатып торуы турында әйтә: «Мин шулай ук бозда калам, күп кенә тамашаларда катнашачакмын, тренировкаларга йөриячәкмен».

Фигуристка кире зур спортка әйләнеп кайтачакмы, юкмы — билгесез. Башка танылган фигуристкалар да карьераларын «туктатып кына торам» дип әйтә дә, спорт һәм ярышлар турында бөтенләй оныталар. Мәсәлән, Олимпия Чемпионы Аделина Сотникова.

Алинә күптән түгел Туринда узган Гран-при финалында аягына травма алып, соңгы урынга калды. Шул сәбәпле Италиядә узган күрсәтмә чыгышлардан да баш тартырга мәҗбүр булды. «Әйткән сүзләреннән соң, кемдер дә булса сиңа Гран-прида җиңелеп, тренерыңның башка тәрбияләнүчеләре арасындагы конкуренциягә тузә алмадың диячәк. Аларга нәрсә әйтерер идең?» — дигән сорауга, Алинә төгәл җавап бирә алмыйча, барыбер шул ук: «Мин бит инде җиңеп була торган җирләрдә, җиңдем», — сүзләрен кабатлый.

Интернетта Заһитованың тренерыннан китүе турында күп имеш-мимешләр йөрде, әмма ул: «Мин озын юлны бергә үткән тренерларым белән калам», — дип тренерларына, фигуралы шуу Федерациясенә, гаиләсенә һәм җанатарларына мең рәхмәтен җиткерә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100