Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс»та Эмиль Гариповка уйнарга ирек бирмәгәннәр

«Ак Барс» миңа зур яхшылык эшләде, алар мине җибәрде», — дип сөйләгән Эмиль Гарипов.

news_top_970_100
«Ак Барс»та Эмиль Гариповка уйнарга ирек бирмәгәннәр

Казанның «Ак Барс» хоккей клубының элеккеге капкачысы Эмиль Гарипов командадан китү сәбәбен аңлаткан. Ул хәзер Омск шәһәренең «Авангард» командасына күчте.

«Ак барс» командасында яңа капкачылар уйный.

«Тимур Билалов һәм Адам Рейдеборн хәзер бик көчледер дип уйламыйм. Миңа шанс бирмәделәр. Баш тренер мине командада күрмәде, әгәр мин клубта калган булсам, ул миңа уйнарга ирек бирмәс иде, ә бу минем өчен начар булыр иде дип уйлыйм. „Ак Барс“ миңа зур яхшылык эшләде, алар мине җибәрде», — дип сөйләгән Эмиль Гарипов «Чемпионат» сайтына.

Ул 2019 елда алган травмасы төзәлүен дә әйткән. «Минем проблемалар операциядән соң февральдә үк бетте. Хәзер бар да яхшы, мин уйнарга әзер. Мин „Авангард“ өчен тулысынча бирелеп уйнарга әзермен, бу хакта һич шик юк», — дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100