Әлфәт Закирҗанов: «Фәхретдинне, холкы бозылыр дип куркып, әтисе рус телен өйрәнүдән тыеп торган»

Сәхифәбезне татар мәгърифәтчесе, дин галиме, әдип Ризаэтдин Фәхретдин иҗаты турында сөйләшү белән дәвам итәргә булдык. Мөфти дәрәҗәсенә ирешкән галим ачлык елларында ничек исән кала? Ни өчен аны СССРның чит илгә чыгучы мөселманнар делегациясе җитәкчесе итеп билгелиләр? Әсәрләренең хатын-кыз исеме белән аталуы нәрсәне аңлата? Болар хакында «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов сөйләде.
«Аның суын безгә эчәсе дә әле, эчәсе…» Җәдитчелек хәрәкәтенең феномены нәрсәдә дип уйлыйсыз һәм Ризаэтдин Фәхретдин эшчәнлегендә аның роле ни дәрәҗәдә әһәмиятле? XIX йөз татар әдәбиятының үзенчәлеге — мәгърифәтчелек хәрәкәтен мәйданга чыгару булса, ә инде XIX йөз ахыры-XX йөз башында җәдитчелек дип аталган хәрәкәт пәйда була. Аларның икесен каршылыкта түгел, ә үсеш-үзгәреш кысасында, җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең яңа баскычы дип карарга кирәк.Җәдитчелек хәрәкәтен бүгенге көндә галимнәр нәкъ менә Россиядәге татарларны, гомумән, мөселман дөньясын, иҗтимагый үсешнең яңа баскычына чыгарган феномен дип атыйлар. Ул, бер яктан, мәгърифәтчелек хәрәкәтен дәвам итүче, аның үзгәргән, баеган дәвамчысы. Үгет-нәсихәт, уку-белем алу, тәрбия-әхлак кебек мәсьәләләр, билгеле, җәдитчелекнең дә мөһим бер тармагы. «Җәдит» сүзе яңача укыту юлын аңлата. Аның нигезендә иҗек ысулыннан, аваз ысулына күчү ята. Икенче яктан, җәдитчелек мәдәниятне алгы планга чыгара һәм татар дөньясының мәдәни үсеше — газет-журналлар чыгару омтылышлары белән бәйле була. Әйтик, бу чорда XX гасыр башындагы беренче газеталар — «Нур», «Казан мөхбире» һ.б. чыга башлый, шулай ук 1906 елда татар театры да мәйданга килә. Бүген без татар мәдәниятен театрдан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Ә бит үз чорында алар беренче адымнарын бик зур кыенлыклар үтеп ясый һәм боларның мәйданга чыгуына әзерлек мәгърифәтчелек, аннары җәдитчелек хәрәкәтләре аша бара.Мәгърифәтчелек хәрәкәте Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, бераз соңрак Ризаэтдин Фәхретдин, Фатыйх Кәрими һ.б. эшчәнлеге аша үсә-үзгәрә барып, җәдитчелеккә килеп тоташа. Җәдитчелекнең нәкъ менә мәгърифәтчелектән төп аермасын билгеләүче өченче сыйфат — татар халкының милләт буларак формалашуына бәйле, аның мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләсен алга кую.1906 елда мөселман «Иттифакъ» партиясе төзелә. Дәүләт Думасында мөселманнарны яклап чыгышлар ясаган әлеге партия вәкилләре Россия күләмендә парламент юлы белән татар һәм башка мөселман халыклары мәнфәгатен яклауга чыга. Менә шуларга бәйле җәдитчелек үзенчәлекле феномен буларак урын ала.Әлеге чорның мөһим күренешләре киң таралуына, үсеш-үзгәрешенә гаять зур йогынты ясаган һәм XIX йөзнең икенче яртысы — XX йөзнең беренче чирегендә яшәп иҗат иткән атаклы шәхесләрнең берсе, чын мәгънәсендә энциклопедик галим, ягъни әдип, журналист, педагог, җәмәгать эшлеклесе, тарихчы — Ризаэтдин Фәхретдин. Күпкырлы эшчәнлегенә беренчеләрдән бәя биреп, Акмулла аны «Ризаэтдин — бер камил зат» дип атый. Алдагы чорларда исә Габдулла Тукай, Җамал Вәлиди, Мидхәт Гәйнуллин, Флюн Мусин, Мәсгуд Гайнетдинов, Миркасыйм Госманов, Равил Әмирхан, Дамир Гарифуллин, М.Рәхимкулова, Хатыйп Миңнегулов, Гайсә Хөсәенов, Раиф Мәрданов һ.б. бөек мәгърифәтченең хезмәтләрен өйрәнүгә зур өлеш кертә.Ризаэтдин Фәхретдин иҗаты бүгенге көндә, Аллага шөкер, киң өйрәнелә. Бу яктан караганда, музейлар эшләп килү, унбиш ел дәвамында аның исемендә Россия күләмендә фәнни-гамәли конференция үткәрелү, ул туып үскән төбәк — Әлмәт районы, Кичүчат авылында аның исемендәге урамнар булу, мәктәп укучылары арасында төрле бәйгеләр оештырылу, шулай ук Ислам диненә йөз белән борылган вакытта, дини-әхлакый эчтәлекле хезмәтләренең күп тапкырлар басылып чыгуы, халыкка җиткерелүе — барысы да бу шәхеснең киң җәмәгатьчелектә зур танылу алуына китерде.Бүгенге көндә без Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш юлын өйрәнү белән генә чикләнмичә, аның иҗатын, әсәрләрен һәрдаим яшь буынга җиткерү өстендә дә шөгыльләнергә тиешбез. Ә алар нәкъ менә Коръән рухы, мөселман тәгълиматы белән тыгыз бәйләнештә. Бу чын мәгънәсендә тирән сулы кое, ә аның суын әле безгә эчәсе дә, эчәсе…«Мәдрәсәдән киткән вакытта ул инде өйләнгән 30 яшьлек ир-ат була» Фатыйх Кәрими белән Ризаэтдин Фәхретдинне нинди туганлык җепләре бәйләгән? Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш юлы кызыклы да, гыйбрәтле дә. Ул 1859 елның 4 гыйнварында Самара губернасы Бөгелмә өязе (хәз.Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында рухани гаиләсендә туа. Тарихчы Дамир Гарифуллин бер бабасының Зөя өязенә кергән (хәз. Яшел Үзән районы) Шырдан авылыннан булуын билгели. Әнисе Мәүһүбә мәгърифәтче-әдип Фатыйх Кәриминең апасы булуы да үзенчәлекле күренеш. Әлеге ике зыялы гаилә — Кәримиләр һәм Фәхретдиннәр гаиләсе — аралашып, туганлашып яшәгән, бер-берсенә мәгърифәт эшендә ярдәмләшеп гомер кичергән. Хәреф танырга да Ризаэтдинне әнисе өйрәтә. 8 яшендә якын туганы Гыйльман Кәрими (Фатыйх Кәриминең әтисе) аны Чистай мәдрәсәсенә укырга илтә. Әмма икенче елны ниндидер сәбәп аркасында Ризаэтдин үзләреннән шактый ерак мәдрәсәгә бара алмый һәм ул кышны өйдә үткәрә. Алдагы елның көзеннән 20 чакрымдагы Түбән Шәлчәле (хәзерге Лениногорск районыны Түбән Чыршылы) авылы мәдрәсәсендә Габделфәттах хәзрәттә укый башлый һәм анда унтугыз ел белем ала.Ризаэтдин мәдрәсәдә тиешле белем һәм тәҗрибә туплагач, укуын дәвам итү белән бергә, үзе дә шәкертләргә дәресләр бирә башлый. Мәдрәсәдән киткән вакытта ул инде өйләнгән 30 яшьлек ир-ат була.«Әтием «холкың бозылыр дип куркам» дип, минем русча өйрәнүемне тыеп торды»— Ризаэтдин Фәхретдин үзенең истәлекләрендә мәдрәсә тормышы, дәреслек буларак дини, дини-әхлакый, ярымдини эчтәлектәге китаплар турында фикерләре белән уртаклаша. Ул чорның танылган әсәрләреннән, аеруча «Исмәгыйль хаҗи сәяхәтнамәсе», «Тәварихе Болгария», Рабгузиның «Кыйссәсел-әнбия», «Рисаләи Газизә», «Тутыйнамә», «Алты бармак» кебек язма әдәбият үрнәкләрен өйрәнүе, аларның үзенә таяныч булуын да билгеләп үтә. Ризаэтдиннең иҗтимагый-педагогик карашларына Ибраһим Гаспралы мөхәррирлегендә Кырымда чыгып килгән «Тәрҗеман» газетасының йогынтысы булу да шик юк. 1883 елда ул чыга башлаган газета турында ишетүгә, Фәрид исемле иптәше белән редакциягә хат яза һәм алдырып укый башлый. Бу турыда истәлегендә шул көннән башлап, газетаның һәр санын укып баруын билгеләп үтә.Бер үк вакытта Ризаэтдин Фәхретдин уку-укыту тәртипләренә тәнкыйди карашта була. Бу очракта аның иске кадими мәдрәсәгә мөнәсәбәтенә ачыклык кертергә мөмкин: бер яктан ул тәнкыйтьләгән, ә шул ук вакытта әлеге мәдрәсә аңа үз чорының алдынгы карашлы, аң-акыл ягыннан алга киткән, дөньяны аек күзалларлык шәхес булып үсү мөмкинлеге дә биргән. Без бу фикерне Габденнасыйр Курсави, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани һ.б. карата да әйтә алабыз.Мәдрәсәдә укыган елларда Ризаэтдин Фәхретдин адрес язарлык кына булса да рус телен өйрәнә. Шул заманда киң таралган карашларга ияргән әтисенең «холкың бозылыр дип куркам» диюеннән соң, рус телен өйрәнүдән тыелып тора. Әмма, алдагы чорларда, һәркем дәүләтнең телен белергә тиеш дигәннән чыгып, рус телен өйрәнүне яклый. Уку елларында ул Коръән тәгълиматын өйрәнүгә зур көч салып, мәдрәсәне тәмамлап чыккан елларда гарәп һәм фарсы телләрендә камил сөйләшә алганлыгын беләбез. Бу үз чоры өчен, һичшиксез, зур дәрәҗә.Шул елларда гарәп телендә һәм үз тәҗрибәсенә нигезләнгән, халыкның педагогик карашларын эченә алган хезмәтләре басылып чыга. «Шәкерт әдәбе», «Тәрбияле бала» кебек хезмәтләре мәдрәсә шәкертләренә атап язылса да, тирә-якка таралырга өлгерә. Диния нәзарәтенә барып имтихан тапшыра, имам-хатыйб, мөдәррис дәрәҗәсе ала. Тиздән Илбәк авылына дини җитәкче — имам итеп билгеләнә. Ул вакытта инде биш хезмәте дөнья күргән Ризаэтдин Фәхретдин белән мөфти Мөхәммәдъяр Солтанов та кызыксынган. Чагыштырмача яшь булуына карамастан, гаять белемле, иҗат дәрте ташып торган, халкына хезмәт итү теләге белән янган имамны ул Диния нәзарәтенә казый итеп чакыра. Ә казый — дини мәсьәләләрне, бәхәсләрне хәл итүче. Аңа әнә шундый зур вазифа йөкләнгәнлеген күрәбез. Ул анда 1906 елга кадәр хезмәт итә, аннан соң Оренбургка күчеп, 1906 елда чыккан «Вакыт» газетасы редакциясе белән актив языша башлый. Ә 1908 елда Ризаэтдин Фәхретдин мөхәррирлегендә «Шура» дигән атаклы дини-иҗтимагый журналның беренче саны дөнья күрә. Әлеге газета һәм журнал 1918 елга кадәр басылып чыга, Совет власте урнашканнан соң, яшәүдән туктый.«Ачлык елларында Ризаэтдин Фәхретдингә Финляндиядә яшәүче мөселманнар азык-төлек белән ярдәм итә»1918 елны Ризаэтдин Фәхретдин Уфага күчә, казыйлык вазифасын үти башлый, әмма зур кыенлык кичереп яши. Кызы Әсма Шәрәф истәлекләрендә әтисенең хәтта ачлыктан тилмерүе турында да әйтелә. Белгәнебезчә, 1921-1922 елларда Идел-Урал территориясендә зур ачлык була, әлеге мәсьәләләрне хәл итәр өчен ул вакыттагы мөфти Галимҗан Баруди Мәскәүгә бара һәм шунда үлеп кала.Галимҗан Баруди вафатыннан соң, мөфтилек вазифасын Ризаэтдин Фәхретдин башкара. Ә инде 1923 елда рәсми рәвештә сайлап куела һәм 1936 елда вафат булганчы Уфадагы Диния нәзарәтенең мөфтие, ягъни Россиянең Үзәк һәм Себер мөселманнарының төп рухи җитәкчесе буларак хезмәт итә.Танылган галим Миркасыйм Госманов, аның тормышын һәм иҗатын өйрәнүчеләрнең берсе, «Котсыз еллар кайтавазы» дип исемләнгән күләмле язмасында Ризаэтдин Фәхретдиннең нәкъ менә 1920 еллардагы тормышына киң тукталып, гаять зур мохтаҗлык кичерүе турында әрнеп яза. Ярый әле мөселманнар, аның хәлен белеп, төрле җирләрдән ярдәм иткәннәр. Аңа хәтта Финляндиядә яшәүче мөселманнардан посылка белән азык-төлек килгәнлеген билгеләп үтә галим.Ризаэтдин Фәхретдин кичергән кыенлык-авырлыкны, мохтаҗлык-ялангачлыкны тулырак күз алдына китерү өчен, кызы Әсма Шәрәф истәлегендәге бер фактка игътибар итик: салым-налоглар түләү вакыты җиткәч, әтисе гомере буенча саклап килгән 20 еллык газеталарын — «Тәрҗеман», «Вакыт» һәм Гарәбстанда, Мисырда чыккан газеталарының 20 томлык төпләнмәләрен 200 сум акчага сатып, бурычларын түләгән. Шул вакытта үзе борчылып, әлеге газеталарның һәрбер томы үзе өчен 200 сумнан артык булса да, сатарга мәҗбүр булуын белдерә. Әнә шундый шартларда яшәргә мәҗбүр ителгән олы шәхеснең түземлегенә, рухи ихтыярына сокланасың.«СССР мөселманнарының җитәкчесе Ризаэтдин Фәхретдин Бөтендөнья мөселман конгрессында рәистәш буларак катнаша»Ризаэтдин Фәхретдин көч-таянычны каян ала? Аның киңкырлы эшчәнлеге ничек бәяләнә? Ризаэтдин Фәхретдин әлеге кыенлыклардан чыгу өчен, беренче чиратта, үзенең дус-тату гаиләсенә таянган. Ул 26 яшьтә Минзәлә өязе Чубытлы авылы ахуны Габденнасыйр кызы Нурҗамалга өйләнә. Гаиләдә алты бала үсеп, Ризаэтдин Фәхретдин аларны тәрбияләүгә гаять зур игътибар бирә. Ата белән ана үзара тату, ихтирамлы яшәүләре белән һәрвакыт үрнәк булалар. Гаиләдәге эчкерсез мөнәсәбәт, яратышып, санлап, хөрмәт итешеп, ярдәмләшеп яшәү аларга тормыш каршылыкларын, авыр яшәү шартларын җиңелрәк үтеп чыгарга ярдәм иткән.Ризаэтдин Фәхретдин яшьтән туры сүзле, принципиаль характерлы булып үсүе, тормышта үз урынын табарга, һәрнәрсәгә ачык караш, мөнәсәбәт булдырырга, үзенең хаклылыгын һәркем алдында исбат итәргә мөмкинлек бирә. Кызы Әсма истәлекләрендә аның сабыр холыклы, йомшак табигатьле һәм кешегә гаять игътибарлы булуын билгели. Ул хезмәттә җан тынычлыгы, рухи көч тапкан. Кечкенә гәүдәле, тыныч холыклы, гаять итәгатьле Ризаэтдин Фәхретдин бу чорда тирән белемле, кызыксынучан шәхес буларак, халкына хезмәт итү, җәмгыятьне үзгәртү, яңарыш юлына алып чыгу фикере белән яши.ХХ гасырның 20-30 елларындагы катлаулы тормыш шартларында да галим эшчәнлеген дәвам итә: кулъязмаларын тәртипкә китерә, кайберләрен китап итеп бастыру өчен әзерли; шәркыять галимнәре Игнатий Крачковский, Александр Самойлович белән хат алышуы да билгеле. Шул елларда Диния нәзарәтенең элекке хокукларын торгызу, мәдрәсәләрдә укытуны җайга салу, Хаҗга бару мөмкинлеге бирү мәсьәләләре буенча зур оештыру эшләре дә алып бара.Ризаэтдин Фәхретдиннең мәдәни-гыйльми эшчәнлегенең СССРда гына түгел, чит илләрдә дә авторитеты зур булуын совет хөкүмәте дә танырга мәҗбүр була. 1925 елның сентябрендә Санкт-Петербургта СССР Фәннәр Академиясенең 200 еллык юбилеена Ризаэтдин Фәхретдин дә чакырыла. Ул анда академиклар Василий Бартольд, Игнатий Крачковский белән сөйләшүләр алып бара, Көнчыгышны өйрәнү институтының бай кулъязмалар фонды белән таныша.Ә инде 1926 елда ул СССР мөселманнары делегациясе җитәкчесе буларак, Гарәбстанга бара һәм анда Бөтендөнья мөселманнар конгрессында рәистәш булып катнаша. Күз алдына китерегез, ул Бөтендөнья Мөселманнар конгрессының эшен алып баручы җитәкчеләрнең берсе булган! Моны Ризаэтдин Фәхретдиннең дөньякүләм танылуын һәм аның гарәп телен, шулай ук Коръәнне, шәригать, фикхе һ.б. белемнәрне яхшы белүен, болардан бик тә әзерлекле булуын дәлилли торган кире каккысыз мисал дип әйтергә мөмкин.«Күпсанлы хезмәтләре белән татарны мөселман һәм дөнья халыклары арасында таныта»Ризаэтдин Фәхретдин энциклопедик характерда киңкырлы эшчәнлек алып бара. Педагог буларак, яшь буынга белем бирү, мәгърифәт тарату максатында мәдрәсәнең өлкән курсында укыганда ук беренче хезмәтләрен яза башлый. Аерым алганда аның «Тәрбияле ана», «Тәрбияле ата», «Тәрбияле бала», «Тәрбияле хатын», «Шәкертлек әдәбе», «Гаилә», «Нәсыйхәт», «Әдәбе тәкълим» кебек хезмәтләре нәкъ менә яшь буынны тәрбияләү, укыту, үгет-нәсыйхәт аша белемгә, әдәп-әхлакка өйрәтү мәсьәләләрен үз эченә ала. Ризаэтдин Фәхретдин «камил инсан» төшенчәсенә гаять зур мәгънә сала һәм шәкертләрнең, гомумән, яшь буынның, әнә шуңа нигезләнеп, кеше булып үсүләрен теләп эш итә.Аның «Асар» («эзләр», «ядкярләр» дип тәрҗемә ителә) дип аталган био-библиографик характердагы әсәре сигез өлештән тора, хәзер инде ике зур томлык рәвешендә басылып чыккан һәм бүгенге көн укучысына аның белән кириллицада танышу мөмкинлеге бар. Анда ул үз чорының йөзләгән атаклы кешеләре тормышы, шәхесе, нәрсә белән шөгыльләнүләре һ.б. турында бай мәгълүмат туплап калдыра.Мөселман дөньясында үз чоырнда танылу алган татар хатын-кызлары турында «Мәшһүр хатыннар» дип аталган китабы, аларның дәрәҗәсен, гаиләдәге һәм җәмгытьтәге урыннарын гаять югары күтәреп куюның бер чагылышы булып тора. Шәрык-мөселман әдәбиятын яхшы белгән галим атаклы шәхесләрнең эшчәнлеген татар дөньясына да үрнәк итеп куя һәм аларга «Әл-Мәгарри», «Имам Газали», «Ибне Гарәбшаһ», «Ибне Гарәби», «Әхмәт Мидхәт әфәнде» һ.б кебек махсус хезмәтләрен багышлый.Ризаэтдин Фәхретдиннең әдәби әсәрләре ни өчен хатын-кыз исемнәре белән аталды икән?Олы шәхеснең киңкырлы эшчәнлегеннән мин бик кыска гына дүртесе турында әйтеп китәргә телим. Берсе — ул журналист. Әйткәнемчә, «Вакыт» газетасында яза башлавы белән бергә, «Шура» журналын чыгаруы һәм ун ел дәвамында аның белән мөхәррирлек итүе Ризаэтдин Фәхретдинне татарның атаклы журналистлары рәтенә күтәрә. Безнең бүген дә аның «Шура» журналында басылган күпсанлы язмалары һәм һәрбер мәкаләсе белән танышу мөмкинлеге бар. Бу мәсьәләдә Миркасыйм абый Госманов, Раиф Мәрдәновларның зур хезмәтен билгеләп үтү кирәк.Ризаэтдин Фәхретдин һич кенә дә дини кысалар белән чикләнми. Монысы зур бер тармак булып барса да, ул иҗтимагый тормыш белән кызыксына, татарны мөселман һәм дөнья халыклары арасында таныта, күтәрә, аны алгарышка, яңарышка китерү өчен хезмәт итә. Үз чорында Идел буе һәм Урал төбәгеннән тыш, башка урыннарга да киң таралган әлеге журналның шул чор укучысына тәэсире, йогынтысы гаять зур була.Икенчесе — ул танылган тарихчы. «Болгар белән Казан төрекләре», «Алтын Урда ханнары», «Казан ханнары» кебек китаплары гына да Ризаэтдин Фәхретдиннең тарих фәнендә Шиһабетдин Мәрҗаниләр башлаган эшне дәвам итүче, милли тарих фәненә нигез салган Һади Атласи, Газиз Гобәйдуллин кебек шәхесләр арасында мактаулы, лаеклы урын алып торуын күрсәтә. Әлеге хезмәтләр — бүген дә кыйммәтен югалтмаган җәүһәрләр. Ул үз чорында бәхәсләр уяткан сорауга да катнашып китеп, безне халкыбызның татарлар булуын, татар буларак тарихта урын алуын билгели.Өченчедән, Ризаэтдин Фәхретдиннең дин галиме булуын, аның эшчәнлегендә дини мәсьәләләр зур урын алып торуын ассызыкларга кирәк. Ул үзен көчле теоретик, дин белгече дип күрсәтә. «Коръәни Кәрим турында», «Тәфсирләр», «Ислам тарихы», «Дин кануннары», «Шәригать», «Ислам дине нинди дин?» кебек язмалары шәрык дөньясында билгеле була.Киң катлам укучыларына ул, әлбәттә, язучы һәм әдип буларак билгеле. Аның педагогика-тәрбиягә караган китапларында да әдәбиятка кагылышлы мәсьәләләр күтәрелә. Ә инде «Сәлимә яки Гыйффәт», «Әсма яки гамәл вә җәза» дип аталган повестьлары үз чорының мәгърифәтчелек әдәбиятында лаеклы, мактаулы урын алып торалар. Исеменнән күренгәнчә, әлеге әсәрләр чиста әдәби әсәрләр түгел, аларга синкретизм хас. Ягъни автор үзе булган, күргән хәлләрне тасвирлый, күпләп географик атамалар, фактлар алып керә, икенче яктан, ул публицистик планда укучысына үгет-нәсихәт тә бирә башлый, шул ук вакытта автор укучы белән әңгәмә кора, табигать күренешләре аша геройларының характерларын ачып бирә. Әдип буларак, гаҗәеп матур, сәнгати тел белән язылган әсәрләрдә кызыклы, гыйбрәтле сурәтләүләр, табигать күренешләре, күңел дөньясы белән кушылып киткән мисаллар белән үрелеп бара.«Сәлимә яки Гыйффәт» китабы, исеменнән күренгәнчә, ике катламлы. Хатын-кыз исеме белән аталу үзе үк бу чорда аларның җәмгыятьтәге урыны мәсьәләсен күтәреп куя. Озак еллар казый, соңрак мөфти булып хезмәт иткән әлеге шәхес шәрык дөньясында хатын-кызның роленә гаять зур әһәмият бирү үрнәге булып тора. Гыйффәт төшенчәсен бүгенге көндә кыз баланың сафлыгы дип аңласак, ул чакта бу сүз киң планда — әдәпле, әхлаклы, дөрес яшәешне аңлаткан. Китапта шәкертнең әдәпле, гыйффәтле яшәеше зурлап бәяләнә.«Әсма яки гамәл вә җәза» китабында Әсма исемле кыз тормышы үзәккә куела. Шул ук вакытта «гамәл вә җәза» дип бирелүе үк әсәр эчтәлегенә ишарә итә. Син нинди гамәлләр кылсаң, аның әҗерен бу тормышта үзең ук алачаксың. Аллаһы Тәгалә синең яхшы гамәлеңә — яхшылык белән, начар гамәлләренә — яманлык белән җавап бирәчәк, дигән фикерне яклый автор. Аның геройлары да гыйбрәтле язмышлар кичерә. Икенче яктан караганда, әлеге әсәрләрнең үзенчәлеге шунда ки, автор татар атамасын кулланмый. Аның өчен мөселманлык алгы планда тора. Аның Сәлимәсе фарсы иленнән килгән егеткә кияүгә чыкканга, аның мөселман булуы да үзәктә тора. Шуңа күрә ул аларның никахын тиеш, Аллаһы Тәгалә ризалык биргән күренеш дип сурәтләп бирә.Шулай ук сурәтләү Коръән тәгълиматына да нигезләнә. Кыз һәм ир баланы, беренче чиратта, бала вакытта ничек тәрбияләргә, аларның өлгерүе, никахлашуы, ата һәм ана буларак аларга нинди сыйфат, билгеләр хас булырга тиешлеге — болар турында автор гыйбрәтле мисалларда һәм үгет-нәсыйхәт рәвешендә укучысы белән әңгәмә кора. Шуңа күрә әлеге ике әсәр турында Габдулла Тукай үз вакытында Әхмәт Урманчиевка язган хатында мондыйрак фикер әйтә: «Риза казый — Әсма, Сәлимә кебек китаплары белән үзенең язу, хикәяләү көчен күрсәткән гүзәл язучыларның берсе». Тукай нәкъ менә шигърият һәм язучылык көче дип әйткән икән, димәк, андагы әдәби телне, сурәтне тойган һәм үз чоры өчен аларның әһәмиятен, кыйммәтен дә билгеләгән дип әйтәсем килә.Ризаэтдин Фәхретдиннең эшчәнлеге татар халкының бүгенге яшәешендә нинди урын алып тора? Бүгенге көндә Ризаэтдин Фәхретдин исеме танылу алса да, нәкъ менә аның киңкырлы эшчәнлеген ачу, башка халыкларга да таныту татар дөньясын, тарихын өйрәнүнең мөһим бер баскычы булып тора. Татар дөньясының шәрык дөньясы белән тыгыз бәйләнеше, дини һәм дөньяви яшәешебезнең ничек үзара үрелеп баруын белергә телибез икән, Ризаэтдин Фәхретдин кебек шәхесләрнең дин, тарих мәсьәләләре турындагы хезмәтләрен укырга бурычлыбыз. Шулар аша гына без татарның ислам дине белән тыгыз бәйләнешен һәм иҗтимагый яшәеш үзенчәлекләрен аңлый, бәяли алабыз.Ризаэтдин Фәхретдиннең эшчәнлеге татар халкының бүгенге яшәешендә дә киң урын алып тора. Алга таба да бөек шәхес хезмәтләрен өйрәнүгә бәйле укучылар, укытучылар, киң җәмәгатьчелек белән күптөрле чаралар үткәрү, дәвам ителер дип уйлыйм. Аларда урын алган фикерләр белән үзебезне, якыннарыбызны, укучыларны баетып, тормышны матуррак, ямьлерәк, мәгънәлерәк итү юлларын эзләүгә һәм табуга килербез дип ышанам.