Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Безнең ханнарыбыз: Казан ханлыгы белән кемнәр идарә иткән?

«Интертат» Казан ханнарына күзәтү ясый. Ханнар турында мәгълүматны тарихчыларыбыз Илнур Миргалиев, Әнвәр Аксанов, Булат Хәмидуллиннар ярдәме белән тупладык.

news_top_970_100
Безнең ханнарыбыз: Казан ханлыгы белән кемнәр идарә иткән?
Светлана Щеглова баннерлары

Казан ханлыгының тарихы бер гасырдан аз гына артык - 114 ел. Шул вакыт эчендә ханлык белән 14 (Сөембикә белән Үтәмешгәрәйне бергә санаганда) хан идарә итә. Уртача алганда һәрберсе 8 ел тәхеттә була.

Казан ханнарының исемлеген төзүне булдыруда зур тырышлык керткән шәхесләр - Карл Фукс, Һади Атласи, Шиһабетдин Мәрҗани.

Дөрес, "уртача" дигән сүз бик үк дөреслеккә туры килми. Ханлык барлыкка килгәндә ханнар озак вакыт утырса, (мәсәлән, Мәхмүд хан 20 ел тәхеттә була), азакка таба ханнар берничә ай гына идарә итеп өлгерә. Аз утыру буенча рекордчы - Шаһгали, икенче тапкыр хан булып килгәндә ул бер ай гына тәхеттә була.

Кайбер ханнар тәхеттә өчәр тапкыр була. Шундыйларны кертеп исәпләгәндә, тәхеттә 20 хан алышына дип әйтергә була. Болай санаганда, ханлыкта утыруның уртача срогы - 20 ел.

Ханлыкны оештырган беренче хан - Олуг Мөхәммәд (Олы Мөхәммәд дип тә язалар, рус чыганакларында Улу-Мухаммед). Тарихчы Дамир Исхаков Татарстан дәүләтчелегенең тарихын Олуг Мөхәммәд ханнан башларга кирәк дигән фикердә.

Олуг Мөхәммәттән соң тәхеткә, ханлык кануннары буенча, аның улы Мәхмүд килә. Ул - Казан ханлыгы тарихында иң озак идарә иткән хан.

Мәхмүттән соң аның уллары Хәлил һәм Ибраһим тәхеткә утыра. Хәлил үлгәннән соң Ибраһим аның хатыны Нурсолтанга өйләнә.

Ибраһим вакытында Казан ханлыгының Касыйм ханлыгы белән дәгъвалары башлана. Ибраһимның абыйсы Касыйм, Казан ханлыгына дәгъва белдереп, Иван III ярдәменә таянып, сугыш башлый. Ибраһим хан Казан ханлыгының бәйсезлеген саклап кала.

Ибраһим үлгәннән соң аның хатыны Нурсолтан Кырымга киткәч, Бакчасарай шәһәрендә Кырым ханы Мәңгли-Гәрәйгә кияүгә чыга. Бу Казан ханлыгының Кырым ханлыгы белән араларын ныгыта.

Ибраһим ханнан соң тәхеткә килгән Илһам хан Мәскәү ханлыгы белән солых төзи. Мөхәммәдәмин аны тәхеттән кууга ирешә.

Мөхәммәдәмин урта гасыр әдәбиятының бер вәкиле һәм талантлы сәясәтче, гаскәр башлыгы буларак та тарихка кереп кала.

1506 елда ул Василий III нең зур гаскәрен җиңүгә ирешә. Мәскәү кенәзе Казан ханлыгы белән дуслык турында солых төзергә мәҗбүр була. Бу сугышның әһәмияте бик зур дип бәяләнә - ул Казан ханлыгын алуны ярты гасырга диярлек кичектерә.

Мамык хан - Себер ханзадәсе, Себер ханы Ибакның энесе. Абыйсы үтерелгәннән соң (1495), Төмәннән куыла. Гаскәрләре белән Казанга килеп, тәхетне яулап ала, әмма җирле бәкләр аны тәхеттән төшерә.

Габдел-Латыйф хан - Ибраһим хан һәм Нурсолтанның улы. Мамык ханны төшерә, әмма ханлыкта ул вакытта Мәскәүнең йогынтысы зур була, бәйсез сәясәт үткәрергә теләгәч, Белоозерога сөргенгә җибәрелә.

Габдел-Латыйфтан соң исеме сатлыкҗанлык символына әйләнгән Шаһгали беренче тапкыр килә. Ул Касыйм ханы Шәех Әүлиярның олы улы. Ул Казан тәхетенә 13 яшендә утыра.

Мөхәммәдәмин һәм Габдел-Латыйф үлгәннән соң Олуг Мөхәммәд нәселе тукталып кала. Шул сәбәпле Казан зыялылары чакыруы буенча Кырымнан Гәрәйләр нәселеннән Сәхибгәрәй үз гаскәре белән Казанга килә.

Җангали хан — Касыйм һәм Казан ханлыкларының ханы. Шәех Әүлияр солтан улы. 1533 елда Сөембикәгә өйләнә. Василий III вафат булганнан соң тәхеттән куып чыгарыла. Иске Казанга сөргенгә җибәрелә.

Үтәмешгәрәйне Казанның соңгы ханы дип тә атыйлар. Әмма рәсми яктан бу дөрес түгел, чөнки соңгы хан - Әстерхан ханлыгы шаһзадәсе булган Ядегәр-Мөхәммәт.

Казан ханлыгының байрагы

Казан ханлыгының җирләре

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100