Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан флешмоб игълан итте

Мин - татар, паспортымда «татар» дип язылган, мин татарча сөйләшәм, татарча җырлыйм, татарлар да минем татар икәнемне белә, башкортлар да, ди җырчы. Ул үзен башкорт дип атауны популярлыгыннан файдалану максатыннан махсус оештырылган әйбер дип атады.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан флешмоб игълан итте
Гүзәл Уразованың инстаграм аккаунтыннан

Гүзәл ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан флешмоб игълан итте. Ул милли киемнән — махсус программа белән «түбәтәй киеп» Татарстанны ни өчен яратканлыгын әйтә.

Җырчының тәкъдиме буенча, калганнар да бу флешмобка кушылып, түбәтәй киеп, ни өчен Татарстанны яратканлыгын әйтергә тиеш.

«Мин мәсәлән, Татарстанны тырыш, уңган халкы өчен, сокланып туймаслык Казаны өчен һәм мең еллык бай тарихы өчен яратам», — ди җырчы.

Флешмобны игълан итәр алдыннан Гүзәл Уразова бер аңлашылмаучанлыкка дучар булуы хакында хәбәр итте.

Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисткасы Гүзәл Уразова ире Илдар Хәкимов белән Башкортстанда гастроль турына җыена. Шушы уңайдан ул «БСТ» телеканалындагы иртәнге тапшыруда чыгыш ясады. Тапшыру барышында алып баручы Наил Юнысов, күпсанлы сораулар бирә, һәм: «Гүзәл Уразова Пермь башкорты дип әйтәләр. Бу ысынмы?» — ди. Пермь краеның Барда районында туып-үскән Гүзәл: «Ысын!» — дип җавап кайтара.

Күп еллар үзен татар җырчысы дип атап килгән, балаларын татар мәдәниятендә тәрбиялим дип чыгышлар ясаган җырчының болай дип әйтүе социаль челтәрләрдә зур ыгы-зыгы тудырды. Җырчының җанисәп алдыннан мондый чыгышын «хыянәт итү» дип бәяләделәр.

Гүзәл Уразова Инстаграм сәхифәсендә әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан видео урнаштырган.

Үзен Пермь башкорты дип атавы белән килеп туган ыгы-зыгыны ул массакүләм мәгълумат чараларының җырчының популярлыгыннан файдаланып, үзләренә рейтинг ясарга теләве белән аңлата.

Җырчы әйтүенчә, тапшыру башланганчы алып баручы аның белән сөйләшкән, туу турындагы таныклыгында чыннан да «Пермь башкорты» дип язылганмы дип сораган. Дөрестән дә шулай язылу сәбәпле, Гүзәл «әйе» дип әйткән һәм тапшыруда да бу сорауга җавап биргән.

Гүзәл Уразова ни өчен туу турында таныклыгында «башкорт» дип язылганлыгын белмәвен әйтә.

«Ник алай булгандыр ул, мин анысын аңлата алмыйм. Ләкин мин татар, паспортымда «татар» дип язылган, мин татарча сөйләшәм, татарча җырлыйм. Татарлар да минем татар икәнемне белә, башкортлар да.

Мин мондый сорау туар дип уйламадым да һәм уйларга мөмкин дә түгел. Чөнки мине татарлар һәм башкортлар гына түгел, чувашлар да, руслар да тыңлыйлар, концертларыбызга йөриләр, Аллага шөкер.

Моңның, җырның аның теле юк. Әгәр җаны, моңы, күңеле булса, сине бөтен ил вәкилләре тыңларга мөмкин», — дип ачыклык кертә Гүзәл.

Ахырда, кирәкмәгән сораулар белән буталып, нинди дә булса бүлешү турында сүз булырга тиеш тә түгел дип кисәтә.

Социаль челтәрләрдә Гүзәл Уразованың туган ягында татарлар яшәве, аларның бары тик кәгазьдә генә башкорт дип күрсәтелүе, моның җанисәп вакытында махсус эшләнүе хакында язалар. Гүзәл Уразова да шул сәбәпле документларда "башкорт" дип язылган. Әмма җырчы паспорт алган вакытта үзен татар дип яздырган һәм үзен татар дип билгели.


Социаль челтәрләрдә Гүзәл Уразованың туган ягында татарлар яшәве, аларның бары тик кәгазьдә генә башкорт дип күрсәтелүе, моның җанисәп вакытында махсус эшләнүе хакында язалар. Гүзәл Уразова да шул сәбәпле документларда "башкорт" дип язылган. Әмма җырчы паспорт алган вакытта үзен татар дип яздырган һәм үзен татар дип билгели.

Видеоны күргән инстаграмчыларның реакциясе төрлечә.

«Никтер бөтен җирдә ызгыш, башка эшегез юкмы әллә» ;

«Соң, Гүзәлкәем, үзең Уфада, җитмәсә экран каршында, авыз тутырып «Пермь башкорты» дип утыргач нәрсә була инде? Казанга кайтып «татарча җырлыйм, мин «татар» бит дисең. Гафу итегез, җил кая исә, шунда аварга тормагыз инде, конкрет булыгыз», — дип шелтәләүчеләр дә табылган.

«Нәрсәсе бар инде аның, татар кызымы, башкортныкымы. Кешегә кемгә булса да бәйләнергә генә булсын, кеше тормышына кысылмыйча бер дә китә алмыйлар инде. Иң мөһиме, җырчы үзенең эшен эшли бит!»;

«Сезне ничек бар шулай яратабыз. Сезнең тавыш, моңыгыз, көчле энергитикагызны берни белән дә чагыштырырлык түгел. Сез халык мәхәббәте. Татарлар һәм башкортлар гына түгел, минем Кыргызстандагы дустым да сезнең иҗатыгызга гашыйк. Сез безнең йөрәктә, ә аннан алып атып булмый», — дип язып, яраткан җырчыларына мәхәббәт белдерүчеләр дә байтак.

«Мин шулай ук Барда районыннан, тик, Татарстанда яшим. Әмма мин башкорт булсам да, татар телендә укыдым. Татарстан мине һәрвакыт үзенә тартты. Башкортлар шулай ук әйбәт кешеләр бит»;

«Минем кайнатамның паспортында милләте «башкорт» дип язылган. Ә үзе ул татар кешесе. Чөнки аларның авылы башкортныкы булып саналса да, күпчелек татарлар яшәгән. Ә таныклыклары буенча башкорт булганнар», — дип Гүзәл белән килеп чыккан аңлашылмаучанлыкның сәбәбен аңлатучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100