Галим Хатыйп Миңнегулов: «Үземне белгәннән бирле мин гел хәрәкәттә!»

Татар әдәбиятын һәм мәдәниятен армый-талмый таныта, татар әдәбиятын борынгы чордан алып бүгенгесенә кадәр өйрәнә, журналистларга мөһаҗирлектәге татар матбугатын кайтара һәм дәреслекләр төзи. Бу вазифаны бер кеше башкара ала дип башка да сыймый. Сүзебез күренекле галимнәренең берсе – Хатыйп абый Миңнегулов турында булыр
Хатыйп Миңнегуловның яшь булып калу сере нәрсәдә? Хатыйп Миңнегулов гомере буе Казан университетында студентларга белем биргән олуг мөгаллим. Татар әдәбиятының бай мирасын бөртекләп-бөртекләп яшь буынга тапшырган. Егетләр-кызлар дигәнебез инде абый-апалар, ханым-әфәнделәргә әйләнгәннәр. Ә Хатыйп абый һаман да яп-яшь, шул килеш кала бирә! Яшьлек сере нидә? Моның Хатыйп абый үзе ачты. — Инде хәзер фәлән ел үтеп киткән, 18 яшемә дә җиткәнем! Моны кайберәүләр аңламый. Ничек инде икенче 18 яшь булсын, диләр. Минәйтәм, 81нче яшьне кирегә әйләндерәсең икән, 18 килеп чыга, дим. Үземне белгәннән бирле мин хәрәкәттә, эштә, укуда. Булдыра алган кадәр халкыма, милләтемә ярдәм итәргә тырышам. Хезмәтемнең зур өлеше мәктәпләр, уку йортлары белән бәйләнгән. Мин гомеремдә бер ел студент вакытымда ук Пенза якларында эшләдем, аннан тыш мәктәп мәктәп директоры булдым, соңыннан 1957 елдан бирле Казан университетында лекцияләр укыйм. Китаплар яздым, әмма боларның үзәгендә татар халкының рухи мирасы, тарихы, аның дөньядагы урыны. «Януларым, көюләрем тик синең өчен генә» дип әйтәләр. Шуның өчен хезмәтемнең үзәгендә — халкым, аның мәнфәгатенә хезмәт итү. Хезмәтеңне бәялиләр, күрәләр икән, минем өчен ул зур бәхет!Сәүдәгәр Хатыйп: борыч тарихы — Берчак әнкәй мине борыч сатарга дип, базарга җибәрде. Борычның русчасын белмим генә бит. Бер марҗа янына килеп: «Прдаю», — дим. Ә ул: «Что?», — ди. Тоттым да төен борыч салынган янчыкны бу хатын алдында селкедем. Шуннан марҗа, төчкереп: «А-а, перец!» — диде. Шунда мин бу сүзне өйрәнеп калдым инде. Хатыйп абыйның беренче мәхәббәте һәм хатыны белән кавышу тарихы — Беренче мәхәббәтем икенче класста булды. Карыйм-карыйм, бу кыз миңа карамый. Бер кыз белән тора иде, бардым да, янына шалт итеп бастым каршысына. Ул кызның әнисе минем әнкәй килгән дә: «Менә синең улың…», — дип сөйләп биргән. Әнкәй коры кеше иде. Нәрсә дип әйтим. Булды инде анысы, ярар. Кызлар, хатын-кызлар булгандыр инде яшь чакта. Калганын әйтеп тормыйм (көлә). Рәмзия апагыз белән 1964 елны гаилә корган идек. Чыгышы буенча Сарман районыннан булса да, Әлмәт районында балалар йортында үскән ул. Ятим калган. Шушы вакыт эчендә минем азмы-күпме уңышларым бар икән, кызымның, улымның әнисенә бурычлымын.Бүре кыйссасы — Җидене тәмамлаганнан соң каникулым бер елга сузылды. Әмма бу вакытта колхозда эшләү дә, «егет булып йөрү» дә уку дәртен баса алмады. Ниһаять, Сарман районы Иске Кәшер мәктәбендә укуымны дәвам итәргә булдым. Әни дә бу фикерне хуплады. Сарайлыга әбиләргә барганда-кайтканда Иске Кәшер аркылы йөрелде. Әнинең туган авылыннан ерак түгел: биш кенә чакрым. Кыен хәлләрдә әби-бабайларга таянырга мөмкин. Бик сирәк кенә булса да, Апачтан Кәшергә барып укучылар да очрый. Шулай итеп тәвәккәлләдем. Әйткәнемчә, ара шактый ерак: Апач белән Кәшер арасы егерме биш чакрым. Калын-калын ике урманны үтәсе бар. Атна саен кайтып киләсе килә. Кайтышлый еш кына төнгә калына. Күбрәк үзем генә, ялгыз йөрдем. Берничә мәртәбә бүреләргә дә очрадым. Тугызынчы сыйныфта укыган чак. Көз көне аякта чабата, аркада капчык. Йөгерә-йөгерә алга барам. Караңгы төшеп килә. Бер урманны узып, икенчесенең кырыена җиттем. Юлның уң ягында берничә рәт агач, аннан — басу-кыр. Икенче тарафта — урман. Кызу-кызу барган чакта, миннән берничә генә метр ераклыкта, уңда — бүре. Таза, елык-елык килеп тора. Карашы бик усал күренмәде. Нишләргә? Шулвакыт арттарак, урман тарафында, чыбык сынган тавыш килде. Борылып караган идем — янә бүре. Нишләргә? Өнсез калдым. Әнкәй, әби өйрәткән, үзем белгән догаларымны укый башладым. Йөгереп качып та булмый. Бүреләрнең гаять тиз йөгерү-чабуын һәркем белә. Икесе дә әлегә тик утыра. Менә каршыдарак кына торган бүре янәшәсеннән дә узып киттем. Адымнарны тизләттем. Бераздан йөгерә башладым. Борылып караган идем, ике бүре дә урманга кереп китте. Явызлык-ерткычлыклары белән даннары чыкса да, рәхмәт үзләренә: миңа тимәделәр; бәлкем, бу арык, ябык малайны ашаудан ни файда дип уйлаганнардыр. Мин шактый калын урманны караңгыда бик тиз йөгереп уздым. Аннан инде тауларны төшкәч — туган авыл. Өйдәгеләр көтеп торган. Әнкәй кайнар бәрәңгеләрне алга куйды. Катык белән аларны тәмләп ашадым. Шунда әнкәй: «Нәрсә булды, улым, чигәңдә ак чәчләр күренә», — диде. Мин инде: «Бернәрсә дә булмады», — дип кенә әйттем. Бүреләр белән очрашуны сөйләсәм, мәктәпкә кабат укырга җибәрмәс дип курыктым. «Залдагыларның яртысы — Хатыйп абый шәкертләре» Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чарада утырган ярты зал тамашачыны алсак, яртысы — Хатыйп абыйның шәкерте икәнлеген, хәзерге көндә татар әдәбиятын, тарихын бүлгәләү баруын, шушы мәсьәләдә галимнең милләтне яклавын әйтте. — Моннан утыз ел элек элекке союздаш республикалар хәзер аерым дәүләтләр булды. Соңгы тапкыр Казахстанда булган Азия язучылар форумыннан да сыкрап, янып кайттым. Сөембикәбезне да казахлар үзләренеке дип сөйли. Безнең бу абыебыз андый форумнарда була. Милләтебезне, татарның әдәбиятын да, мәдәниятен дә саклаганда ул алар белән бәхәсләшеп, дөреслекне исбат итә.Мин бик яхшы беләм, синең анда барып, йөрәгеңнән кан саудырып, исбатлап кайтканыңны беләм. Әгәр дә анда Хатыйп Миңнегулов кебек белемле булмасаң — йомыласың да каласың. Хатыйп абый кебек галимнәр урынына кемнәр килер соң? Кем милләтебезне, әдәбиятны алар белән бәхәсләшә-бәхәсләшә дөнья картасына куяр? 120 тапкыр юбилеең үткәрелсә да, татар халкы рәхмәтле булырга тиеш! Хатыйп Миңнегуловка якын дусты «үзеңнән соң дәвамчыларыңны эзләр өчен» дип фонарь бүләк иттеТатарстанның халык шагыйре, Хатыйп Миңнегуловның якын дусты Рәдиф Гаташ юбилярга «үзеңнән соң дәвамчыларыңны эзләр өчен» дип фонарь бирде. Галим бүләк ителгән фонарьне яктыртып та карады. Бу урында көләргәме, әллә еларгамы? Төптәнрәк уйласак, шуның кадәр мирасны өйрәнүче дәвамчылар бармы? Табылырмы? Бу сорауга ләм-мим. — Яшьләр, ана телебезне аңлаучылар булырмы, юкмы? Үзе шикелле галим, язучылар үсәрме? Шуларны, дустым, син дә киләчәкне яктыртып, шул фонарь белән эзлә. Хатыйп белән илле ел танышбыз. Бик мавыгучан иде, энтузиаст булды. Әмма кызыллыгы бетеп, милләткә мәхәббәткә күчте. Милләт өчен хезмәттән дә, татар өчен яшәүдән дә зуррак нәрсә юк икән дигән уйга килдем. Күргәнегезчә, тау-тау эшләр башкарды. Уен-көлке ярата ул. Мөхәммәт Мәһдиев аны көлгәндә күзлеген төшерә-төшерә көлә дия иде, - диде Рәдиф Гаташ. Аның төп сыйфаты — тугрылыкФоат Галимуллин Хатыйп Миңнегуловны гомер буена тугрылыкка мисал булуын искәртте. — Университетта укыган вакытта остазлары Хатип Госман, Нил Юзиевлар: «Синдә фән өчен бөтен мөмкинлекләр бар, син шуның өчен тугансың», — диләр. Моның өчен фанатик булырга кирәк. 29 яшендә университетка аспирантурага укырга керә. Хатыйп Миңнегулов Казан дәүләт университетына эшкә килгәч тә, аңа министрлык дәрәҗәсендә эш тәкъдим итәләр. Никадәр көч сарыф ителгән, халкыбызга, телебезгә куелган гаҗәеп олы хезмәт. Моны тугрылык димичә нәрсә дисең? Ул үзенең шәкертләрендә дә шушы сыйфатларны тәрбияли. Алар да фәнебез өчен кайгырып, әдәбиятны үстерү өчен тырышучы шәхесләр.«Быел Хатыйп абый елы кебек тоелды…» Әдәбият галимен Казан федераль университетындагы Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина да котлап үтте. Ул чыгышында бүгенге көндә дә галимнәр әзерләвен ассызыклады. — Хатыйп абый бүгенге көндә дә университетта хезмәт итә, ул кафедрада аксакалларның берсе. Гомере буе җыйган байлыгын түкми-чәчми безгә, студентларга җиткерә бара. Быел Хатыйп абый елы кебек тоелды. Әгәр дә халык галимнәрен зурлый икән, милләт яши, аның иманы бар дигән сүз. Хатыйп абый әдәбият кафедрасының йөзек кашы. Әле күп еллар бергә шушы юнәлештә эшләргә язсын. «Таптап үтсәң дә, атлап үтмә!» Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, галим Әлфәт Закирҗанов Хатыйп Миңнегулов татар әдәбиятын күп гасырлык шәрык, мөселман әдәбиятының бер өлеше буларак өйрәнә башлавын искәртеп узды.Бүгенге көндә дә әдәбият хәленең шактый йомшак урыны булып торган әлеге өлкә Хатыйп абый кебек шәхесләребез исән вакытта, аны үстерү, баету, яңа шәхесләр әзерләү кирәк. Шәрык илләрендә сәяхәттә була икән, алар белән хезмәттәшлекне юлга салуны кайгыртып йөри.Аның аерым әйтә торган сүзе бар: «Таптап үтсәң дә, атлап үтмә!». Ул үзен фән юлына керткән остазларын гаять зур хөрмәт белән искә ала, аларның хезмәтләрен тәнкыйтьләп тә сөйли, ләкин син аларның барлыгын күр, казанышларына таян, шул вакытта гына үзең яңа үрләргә өлгерерсең, җитешерсең дип әйтә.Галим буларак, барыбызга да мөрәҗәгать иткән бер фикерен таныйм. Карагыз сез, борынгы чордан алып, бүгенге көнгә кадәрге меңъеллык татар әдәбиятының бөтен чорларын бертигез дәрәҗәдә өйрәнгән шәхесләребез бармак белән генә санарлык! Кол Галине дә, Тукайны да, Исхакыйны да, Рәдиф абый белән Клара апа Булатоваларны да менә дигән белә, һәрберсе турында язып чыкты. Чын галимлекне мин шулай дип күрәм. Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Хатыйп Миңнегуловка «Мәдәният алдындагы казанышлары өчен» Мәдәният министрлыгы билгесе белән бүләкләде. «Сез әдәбиятта да, фән өлкәсендә дә иң югары дәрәҗәгә ирешкәнсез. Сезгә зур бәхет, шатлык, сәламәтлек, тагын да югары нәтиҗәләргә ирешергә телим», — дип теләкләрен җиткерде ул. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановтан да Рәхмәт хаты тапшырылды. «Белем бирү системасында күп еллык нәтиҗәле хезмәтегез, татар мәгарифен үстерүгә яшь буында милли үзаң тәрбияләүдә куйган зур көчегез өчен тирән ихтирамымны һәм рәхмәтемне белдерәм. Эшегездә иҗади эзләнүләр һәм табышлар, хезмәтегезнең дәвамлы булуын теләп калам», — диелде министр хатында.