Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мишәр дурак түгел ул, колхозда эшләми», яки өч атамалы Сафаҗәй авылында күргәннәр

Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында нижгарлар белән бергәләп цәцәкле цәйнектән цәй эцеп кайттык әле. Зерә дә матур сөйләшә икән анда халык. Рәхәт итеп әйтеп куялар – бер сорау да калмый. Сафаҗәйнең биш мәчете, сакланып калган колхозы, өч катлы мәктәбе һәм балаларга дини тәрбия бирү йорты бар.

news_top_970_100
«Мишәр дурак түгел ул, колхозда эшләми», яки өч атамалы Сафаҗәй авылында күргәннәр
Абдул Фархан

Цәцәкле цәйнектән цупыр-цупыр цәй эцик

Һәрбер якның үз сөйләме бар. «Бездә каты сөйләшәләр. Аптырамагыз инде. Әйдәгез, үтегез, цәцәкле цәйнектән цупыр-цупыр цәй эцәбез», — диделәр килү белән. Катылыкка өйрәнгән лә ул, үзем Актаныштан бит. Бездә дә бик тәмләп, баллап-майлап тормыйлар аны. Ну менә нижгарлар рәхәтләнеп цыкылдап күрсәтте. Сорауга да «әйе» дип түгел, «доа!» дип җавап бирәләр.

— Сезнең авылда әллә гел татарча гына сөйләшәрме?

— Доа!

— Әллә татарлар гына яши?

— Доа-да-да!

— Руслар да бардыр бит?

— Доа инде!

Мәктәптә бер кыз фотога төшереп йөри шулай. Бер егет килде дә: «Сугасыңмы?» — дип сорый кыздан. Тегесе «әйе», — ди. Минем күз маңгайга менде инде хәзер. Егет кеше кыздан суктыртып торамыни инде?! Әле үзе килеп сорап бит. Аңламаганга сабышып, «нәрсә әйтте ул егет?» дигән булам. «Сугасыңмыни ди бит. Ну фотога төшерү була инде сезнеңчә», — ди. Җиңел сулап куйдым инде, бездә фотога төшереп йөрдек бит. Шунда килеп, «сугасыңмы?» дип сорасалар, чыннан да сугышып кайтып китмәгәе.

Сафаҗәй=Красная Горка=Собачий остров

Сафаҗәйнең өч исеме бар. Татарчасы шул Сафаҗәй. Русчасы — «Красная Горка». Иске атамасы — «Собачий остров». Бер-берсенә шундый охшаш, име? Аерырлык түгел хәтта. Иске атамасы ни өчен шулай икәнен язам, әмма гаепләмәгез, бу - тарих. «Собачий остров» дип күрше авылларда яшәүчеләр атаган. Биредә яшәүчеләрне мыскыл итәргә дә читенсенеп тормаганнар.

Ә «Красная Горка» Советлар идарә иткән чорда бирелә. Советлар Союзында тавы яшел булса да, кызыл дип кушканнар бит. Ә Сафаҗәй дигән исем тәрҗемәдә «сәгадәт», ягъни русча әйткәндә «благоденствие» дигәнне аңлата.

Сафаҗәй авылының тарихы бик зур. XX гасыр башында авылда биш мең тирәсе кеше яшәгән, сигез мәчет исәпләнгән. 2001 елда зурлап авылның 550 еллыгын билгеләп үтәләр. Хәзер инде Сафаҗәйнең 558 еллык тарихы бар дигән сүз. 1817 елда авылда беренче мәктәп-мәдрәсә ачалар. Сафаҗәйдә халык гомер-гомергә авылның тарихы белән кызыксынып яшәгән. Шулай ук үз нәселләренең шәҗәрәләрен булдыручылар да күп икән.

Сафаҗәй авылы хәзер Пилнә районына керә. Район үзәге Пилнәдән авылга егерме чакрым юл. Хәзер Сафаҗәйгә калкулыктан карасаң, каршыда җәелеп шәһәр яткан кебек. Авылда ике мең ярымга якын кеше яши, ди. 70ләп бала балалар бакчасына йөри, 171 бала урта мәктәптә укый. Урамнарның чутына чыгып булмады. Кыскасы, күп, бик күп. Сафаҗәйдә сигез мәчет булган, хәзер инде бишәү генә калган. Башлыча башка милләт халыклары яшәгән районда шулай яшәү батырлык ул!

Әле шушы тирәдә генә төзелеп беткән яңа мәчетләре дә бар. «Хәбибулла ишан мәчете» дип атала ансы. Ике катлы, кызыл кирпечтән төзеп куйганнар. Ну матур! Сөбеханалла! Биш мәчет янында да балалар мәйданчыгы бар.

Ике катлы дигәннән, монда күп кенә йортлар да ике йә өч катлы. Барысы да диярлек таштан төзелгән. Хан сарае кебек йортлар да бар. Матур яши монда халык, чыннан да матур яши. Әлбәттә, кеше яшәмәгәннәре дә бар. Тик аларга карап, ташландык дип әйтеп булмый. Тыштан карап торуга, рәхәтләндереп яшәп яталар болар дияргә була.

Авыл уртасында күлләр җәелеп ята. Ясалма күлләр, билгеле. Әйтәм бит, урамнарны санап бетереп булмады. Әгәр дә бу авылга берүзең генә кереп китсәң, тиз генә кергән урыныңны таба да алмаска мөмкинсең. Ә менә юллары әйбәт. Шуңа күрә чыга алмасаң да жәл түгел. Юлларны төзекләндерү өчен биш мәчет тә йөзәр мең сум акча биргән. Димәк, халык мәчеткә йөри. Халык биргән акча бит инде ул мәчет акчалары. Димәк, халыкның акчасы кирәкле эшкә юнәлдерелгән. Менә шунысы сөендерә дә.

  • Сафаҗәй — гимнаст Алия Мостафинаның әтисенең, тарихта ныклы эз калдырган Хөсәен Фәезхановның туган авылы да.

Сафаҗәй халкы - казылык осталары

Пилнә районында Сафаҗәй терлек саны буенча беренчелектә йөри икән. Өйләрендә терлек асраучылар да байтак булып чыкты. Өйдә дә шулай ук күпләп сыер, нәселле сарыклар үрчетәләр. Көтүлек җирләре дә бар. Көтүлек тә хуҗалык булган өчен генә бар авылда. Җирләр шәхси кулларга күчсә, сыер түгел, тавык керсә дә суд юлында йөртергә күп сорамаслар. Үзләренеке булгач, ялгыш-молгыш кына басу таптап чыксалар да, күз йомалар, ди.

Авыл халкыннан сөтне дә элек хуҗалык җыеп ала торган була. Хәзер инде шәхси кооператив ачып җибәрүчеләрнең берсе Сеченов дигән шәһәргә сыр заводына илтеп сата. Көненә чама белән бер ярым тонна сөт җыела икән.

Авылда бөтен кеше казы тутыра икән монда. Безнеңчә, казылык ясау була инде. Шулай ук мал асрап, итен Мәскәүгә илтеп саталар, ди. «Казанга барган юк. Шыгырданнар кертми анда безне», — дип шаярттылар.

«Бу мәчеттә мин туганмын»

Бер җитәкче абзый мәчеткә төртеп күрсәтеп: «Менә бу мәчеттә мин туганмын», — диде. Бер мәчеткә, бер абзыйга карап торам хәзер. «Элек монда бала тудыру йорты булган. 1959 елда мин туганмын монда. Аннары мәктәптә хезмәт дәресләрендә шушы бинага остаханәләргә килә идек. Озакламый аннан мәчет ясап куйдылар», — дип аңлатып китте ул.

Мәчет янында чардуган белән әйләндереп алынган таш та тора. Ул ташка «Сталин репрессияләренә эләгеп, атып үтерелгән муллалар истәлегенә» дип язылган. Шушы җирләрдә Советлар заманында күпләп мулла үтерелгән булган. Авылдан читтәрәк, тау башында борынгы зират бар. Зират уртасында шушы чорда атып үтерелгән муллаларның исемнәре язылган таш урнаштырылган. Сафаҗәй кешеләре генә түгел, бөтен Түбән Новгород өлкәсендәге атып үтерелгән 46 мулланың исемнәре уелган бу ташка. Төрлесе төрле җирдә һәлак булса да нәкъ менә Сафаҗәйдә шушындый һәйкәл булдырырга уйлаганнар.

Ул таш белән рәттән генә чардуган белән уратып алынган тагын бер борынгы таш урнаштырылган. Анда «бу зиярәткә безнең изге бабаларыбыз, әбиләребез дәфен кылына. 1460 нчы елдан 1680 нче елга кадәр. Истәлек 1980 елда куела. Амин», — дигән сүзләр язылган.

«Мишәр „дурак“ түгел, ул колхозда мәңге эшләми!»

Сафаҗәйдә колхоз сакланган. Ул «Киров исемендәге СПХ» дип атала. Йортлар белән мәчетләр генә түгел, хуҗалык идарәсе дә ике катлы бу авылда. Шамил Нуриманов — 25 ел буе шушы хуҗалыкның рәисе булып эшли. Мәчеттә туган җитәкче абый да шул Шамил Нуриманов инде. Күмәк хуҗалыкларны кырып-себереп, юкка чыгарып барган заманда Сафаҗәйне хуҗалыксыз калдырмаган рәис ул.

Киров исемендәге хуҗалыкта 65 ләп кеше эшли. Бу зур авыл өчен бик кечкенә күрсәткеч. 2500 кешенең 171е укый, 70е балалар бакчасына йөри, тагын күпмеседер пенсионер, тик аларны сызып ташлагач та шактый кеше кала бит әле.

Шамил Нуриманов моны мишәрләрнең акыллы булуы белән аңлатты.

— Мишәр дурак түгел. Ул җир белән дә мәшәкатьләнми, колхозда да эшләми. Үзбәге дә эшли, русы да — безнең халык эшләми инде. Менә «конкретно категорически», — диде ул.

Хуҗалыкта 900 баш эре терлек исәпләнә, шуларның 290ы савым сыеры. Бер сыердан алты мең сөт савып алына икән. Хуҗалыкта савып алынган сөтне Чуашиядән килеп алалар. Төп табыш та сөт белән игеннән керә монда. 850 гектар җиргә уҗым чәчеп куйганнар. Хуҗалыкта эшләүчеләргә иген күбрәк бирелә, уңышның 600 тонна чамасы аларга таратыла икән. «Элек ничек иде? Машиналап-машиналап урлыйлар иде бит. Ул әйберне бетердек инде. Эшләгән кешегә жәлләмим, — ди Шамил Нуриманов.

Малларга монда да шул ук сенаж белән силос әзерлиләр. Тик аларга пленка белән каплап куяр алдыннан тоз да салалар икән.

— Безнең якта көнбагыш үстермиләр, ә менә кукуруз яхшы була. Соңгы елларны бернинди дә микро, макроэлементлар алмадык. Ә сөтебез арта. Буа районындагы бер фермер хуҗалыгына алып бардым үземнекеләрне. Нигә аларның сөте арта, ә безнеке артмый? Бардык, бик күп нәрсә белеп кайттык без аннан. Комбикорма тибында ашлык әзерли башладык. Бодай, арпа, борчак, солыны бергә кушып болгатабыз да малларга бирәбез. Яңа елдан соң кукуруз кушыла башлый. Бүтән артык бернәрсә дә алмыйм.

Кукурузга бер елны да химикатлар чәчтерткәнем дә, кушканым да юк. Гади сенажны да тоз белән ясыйбыз. Мең тоннага бер тонна тоз салабыз да, өстен пленка белән каплыйбыз. Сенажлар бик әйбәт бездә, тәмле исле, — дип сөйләде хуҗалык рәисе.

Халыкның пай җирләре дә хуҗалык кулында. Шамил Нуриманов җирләрне барысын да хуҗалык исеменә теркәгән. Бер пайга 2,5 гектар җир бирелә. Ә ул җирләрне хуҗалык 35 меңгә сатып ала икән. Кайсы бер җирләрдә бер гектарны биш меңгә сатып җибәрәләр бит. Бер пай җире өчен халыкка 250 кг иген — арпа, солы, бодай, аннары бер рулон печән бирелә.

«Бездә кеше күп, җир аз. Миңа җир сат әле», — дип киләләр. Андыйларга «башта колхозны таратсыннар, аннары чәчермен җирләрне теләсә кемгә», — дип җавап бирәм. Халыкның пай җирләре сандыктагы кебек», — ди ул.


«Район башлыгы хуҗалыкны миңа бүләк итәм диде»

Күмәк хуҗалыклар, чыннан да көннән-көн кимеп бара. Киләләр, саталар, имеш акча эшлиләр, аннары җиргә карап, тилмереп утыралар, ник сатканнарына үкенәләр. Аз булдымыни андый хәлләр? Бу хуҗалыкка ул җилләр кагылмый үтми.

— Миңа район башлыгы: «Мин сиңа колхозны бүләк итәм», — диде бер вакытны. Мин җавап бирмәдем, кайтыйм, калганнар белән сөйләшим дидем. Кайттым, икенче көнне иртә белән нәрәттә әйтәм: «Ну, егетләр, башлык шулай дип әйтте. Миңа бирмәсәгез, Иванга бирәбез дип әйтте», — дим. Без русларны шулай бер сүз белән Иван дип йөртәбез. Завхозны чакырдым да, яр буенда безнең урын бар, шунда өстәл әзерләргә куштым. Төштек, һәрберсенә салам да, күзенә багып, шул ук сорауны бирәм. Хуҗалыкның нигезе булган кешеләр иде монда. Иң соңгы булып, миңа чират җитте.

«Ну, нәрсә?», — диләр.

«Кирәкми», мин әйтәм. Арагызда кемнәр генә юк. Менә баш инженер бар. Мәктәпне, институтны бергә бетердек. 25 ел бергә эшлибез, ул минем урынбасар. Ник ул миңа бирергә тиеш бу хуҗалыкны, дидем. Кагылмадым, — дип исенә төшерде Шамил Нуриманов.

Монда рәиснең үз-үзен тотышы, әлбәттә, гаҗәпләндерә. Калган рәисләр рәхәтләндереп халыкны талап, хуҗалыкны үз исемнәренә теркәп куйган вакытта, аны намусы тотып калган. Чоры шундый булган аның — нәрсә күрәсең, шуны аласың дигән кебек.

Ул әле һаман да «Колхоз юк икән — авыл юк. Чөнки колхоз — ул авылның штабы», — дигән фикергә таянып эшли.

— Унбиш кешене хуҗалык исеменнән ял йортына җибәрдек. Үзем илтеп куйдым, үзем килеп алдым. Танымадым да үзләрен. Хәтта куллары ап-ак булган иде. И, аннары нинди генә сүз ишетмәдем инде. Имеш, хуҗалык исеменнән акча бирергә минем нинди хакым бар, — дип көлеп искә алды хуҗалык рәисе.

Хуҗалыкны кем кулына калдыру турында да уйлана башлаган икән инде рәис.

— Әлегә үземнең ниятләр бар. Киләчәк Алла кулында. Кем белә, бәлки малай кайтыр. Монда да өметле яшьләр бар. Элегрәк ашлама капчыкларын, чишенеп ташлап, егетләр белән бергәләп бушатып йөргән чаклар да бар иде. Бөтен эшне дә җыйнау эшли идек. Хәзер инде картайдык. Җыелгач та «тешегез юк, чәчегез ак, сездән нәрсә алырга» инде дип көләбез.

Диварларында татарча сүз булмаган татар мәктәбе

Сафаҗәй авылы мәктәбе галәмәт зур. 171 бала өч катлы таш бинада белем ала. Шундый зур мәктәпне җылытып бетерергә дә күпме акча кирәк бит. Авыл мәктәбе авыл мәктәбе инде ул. Диварлар да бераз таушалганрак. Мәктәпнең буеннан буена төрле төстәге матур-матур стендлар тезелеп киткән. Алар артында хәтта диварның таушалган булуы да артык сизелми. Тик иң күңелгә тигәне — алар барысы да рус телендә.

— Рус районында яшибез бит. Кунакка килүчеләр дә күбрәк руслар. Татар теле классларында татарча лозунглар эленеп тора. Әмма без ул кимчелекләрне төзәтергә тырышырбыз. Мәктәпнең элмә тактасына да киләчәктә татарча язып эләрбез, — дип ышандырды Сафаҗәй урта мәктәбе директоры Рамил Хәбип улы Мусин.

Шул бер буй булып тезелеп киткән стендлар арасында зерә дә матур күренешкә тап булдык. Русча булулары да онытылып китте хәтта. 1998 елдан алып, хәзергәчә булган чыгарылыш сыйныф укучыларының фотосурәтләре мәктәп диварларында истәлек булып саклана икән. Күз алдыгызга китерегез: балаңны беренче сыйныфка алып киләсең, ә диварда 18 яшьлек син басып торасың. «Кайда соң сез унсигезем, унтугызым, егермем?» — дип, балавыз сыгып алсаң да оят булмый инде ул чакта.

Бу матур гадәтнең каян килеп чыгуын Рамил Мусиннан да сораштым. «Бу мәктәптә директор булып, 1996 елда эшли башладым. Миндә шундый чыгарылыш укучылары мәктәптә үзләренең эзләрен калдырсыннар иде дигән уй барлыкка килде. 1998 елга кадәрге чыгарылыш укучыларының фотолары альбомга җыйналып, мәктәп музеенда саклана», — диде ул.

Тик татар мәктәбе булуына карамастан, дәресләр рус телендә алып барыла икән.

Мәктәптә югары категорияле ике татар теле укытучысы эшли. Гомумән, бу мәктәп балалары, татарча эндәшсәң, татарча, русча эндәшсәң, русча, «цыкылдатып» җавап бирәләр. Цыкылдата, цыкылдата сугып, интернетка да элеп куялар әле. Мәктәпнең «Вконтакте» челтәрендә «Сафаджай-движение» дигән төркемнәре дә бар икән. Сугып, элеп тә куйдылар үзебезне. Вәт җөмлә булды бу. Безнең якларда шулай дип горурлана-горурлана әйтсәң, сугып элгәндәй булырсың, билләһи.

Татар теле дигәннән, хуҗалык рәисе ничек русча гына аралашкан кодагыен татарча сөйләшергә өйрәткәнен дә сөйләде әле. «Оныклар бар хәзер. Русча сөйләшмәгез, Иван буласыз дим аларга. Кодагый гел русча гына сөйли иде. Аны да татарча сөйләштерә башладым. Күз алдыгызга китерегез: әби 65 яшендә татарчага өйрәнде», — дип сөйләде ул елмаеп.

Дини тәрбия бирү үрнәге — Сафаҗәй авылы

Сафаҗәй урта мәктәбендә шул көннәрне әле ислам мәдәнияте нигезләре буенча 4-6 сыйныф укучылар арасында III төбәкара олимпиада да узды. Олимпиадага Түбән Новгород, Пенза, Самара өлкәләреннән, Чувашия һәм Мордовия Республикаларыннан килгәннәр иде. Олимпиада уздыру эшен Россия ислам мәгарифе Советы каршындагы ресурс-методик үзәк башкара.

Үткәрү урыны итеп юкка гына Сафаҗәйне сайламаганнар. Сафаҗәй авылында дини тәрбия кечкенәдән бирелә. Мәктәптә дүртенче сыйныф укучыларына ислам мәдәнияте дәресләре керә. Бишенче, алтынчы сыйныфларда тарих, җәмгыять белем дәресләре кысаларында модульләп дин турында укытыла. Инде әйтеп үтелгән биш мәчеттә дә хәзрәтләр мәдрәсәдәге кебек итеп дин дәресләре үткәрә икән. Ә җәй көне авылда мәдрәсә эшли. Анда Мәскәүдән, Түбән Новгородтан килгән белгечләр балаларга белем бирә. Җәй азагында шушы мәктәп бинасында «Шәкертләр бәйрәме» дигән төбәкара бәйге үткәрүне дә гадәткә керткәннәр Сафаҗәйдә.

Олимпиаданың төп координаторы Наил хәзрәт Җамалетдинов «Татар-информ»га биргән интервьюсында: «Олимпиаданың максаты — балаларның кирәкле белемнәрне, дин культурасын, нигезләрен үзебезчә белеп калуы. Үзебезнең традицион, әби-бабайлардан килгән нигезләрне аңласыннар иде. Алар дини уку йортына китәрләрме, башка җиргәме — анысы безгә мөһим түгел. Максатыбыз икенче», — дип әйткән иде.

Хөкемдарлар — Россия ислам университетының чыгарылыш укучылары, араларында имамнар да бар. Алар Татарстаннан, ягъни нейтраль төбәктән килделәр. Ачылу тантанасында Наил хәзрәт хөкемдарларны гадел булырга өндәде. «Монда иң мөһиме гаделлек. Чөнки гаделлек — ул дөньяның таҗы. Хөкемдарларның гадел хөкем итәчәгенә ышанам», — диде ул.

Нәтиҗәләр буенча, дүртенче сыйныфлар арасында ислам мәдәнияте нигезләре буенча Мордовия, бишенче сыйныфлар арасында Пенза, ә алтылар арасында Түбән Новгород өлкәсеннән җыелган балалар көчлерәк булып танылды.

Сафаҗәй — дини тәрбия бирүче, гореф-гадәтләрне, телне, татарлыкны саклаучы данлыклы татар җире, татар токымы. Аларга карап, чит төбәкләрдәге милләттәшләр бирешми икән әле дип уйлап, сөенәсең. Шундый рәхәт булып китә. Татар төрле тарафка сибелгән шул. Сибелгән булсак та, бер токымнан икәнебезне онытмасак иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100