7 декабрьгә һава торышы

7 декабрьгә һава торышы.
7 декабрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән юеш кар, яңгыр явачак. Кайбер районнарда бозлавык булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Урыны белән җил тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы -4..+1˚, көндез -2..+2˚ градус. Юлларда бозлавык.