Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хач ману көннәрендә көчле салкыннар булачакмы?

Хач ману йоласы 19 гыйнварда узачак.

news_top_970_100
Хач ману көннәрендә көчле салкыннар булачакмы?
pixabay.com

Тагын бер атнадан, 19 гыйнварда, православлар Хач ману йоласын билгеләп үтәчәк. Фаразлар буенча, хәтта көчле салкыннарда уза торган бу бәйрәмдә дә быел салкыннар булмаячак.

«Челнинские известия» газетасына КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләгәнчә, быел гыйнварның беренче декадасын Атлантик циклонның көньяк чиге билгеләгән. Шуңа күрә һава температурасы нормадан югары булган.

Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, 18 гыйнварга кадәр һава температурасы аномаль җылы, бу вакыт өчен нормадан 8 градуска югары булачак. Термометр баганалары нибары 3-4 градус салкынны гына күрсәтәчәк. Аннан соңгы атнада да якынча шундыйрак һава торышы сакланачак.

Быелгы кышта явым-төшемнәр белән дә хәлләр мөшкел — кар катламы биеклеге бары тик 12-13 сантиметр гына.

«Быел раштуа салкыннары булмады, шулай ук Хач ману салкыннары булу да икеле. Әлегә көчле салкыннар күрмибез, инде була калса да алар нормага якын булачак. Гомумән, хәзер һава торышы буенча халык сынамышлары бик туры килми, чөнки без климатның глобаль җылынуын күзәтәбез һәм һәрбер ай торган саен җылырак була», — диде Юрий Переведенцев.

2014 елда гыйнварның беренче декадасы шулай ук җылы булган. Ә 2007 елда 19 гыйнварда, Хач ману көнендә +5 градус җылы булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100